Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 сентябрь 2021, 13:52

Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (1)

"Әнкәй!" – дигән сүзне ишетүгә, Мәрхәбә апа башта борылып карады, аннан, хәлсезләнеп, җиргә чүгәләде... Иреннәренең дерелдәвеннән,  сүз әйтерлек хәлдә түгел иде.

Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (1)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (1)

Хәрби хезмәтен тутырып кайтып баручы Таһирның башкала вокзалына килеп җиткәнен кисәтергә кондуктор онытып җибәрдеме, әллә барлык кеше дә чыкты, дип уйладымы, вагонда тәмам тынлык урнашкач та, изрәп йоклап яткан морякны уятучы табылмады. Атнадан артык поезд текелдәве дә, сәгатьләр буе зур-зур станцияләрдә туктап торулар да, аның гадәтенә дә кереп китте, ахры. Егет изрәп кенә йоклавын дәвам итте.

– Ә бу монда нишләп ята? – дип буш вагонны яңгыратып кычкырып җибәргән тавышка, ул хезмәттәге кебек үзен-үзе атып җибәреп, үрә басты. Кулына чүпрәкле таягын тотып, вагон җыештыра башлаган формадагы юан ханымнан:

– Без кайда? – дигән соравына,

– Мәскәүдә! – дигән җавапны ишеткәч, ул аны таягы белән бергә күтәреп алганын сизми дә калды.

– Родина! – дип, кабатлый-кабатлый чемоданын алып чыгып йөгергән һәм әллә ничә  тапкыр рәхмәтен әйтергә өлгергән  морякка карап:

– Исән-сау кайтып җит! – дип кенә әйтә алды ханым.

Таһир вокзалга очып диярлек барып керде. Уфага кадәр билет кулына килеп эләккәч, аның йөрәген шатлык кысып алды. Өч ел буе сәгатьләп санаган мизгел иде бит бу.

Поезд килгәнче капкалап алу теләге белән ул каршыдагы ашханәгә йөгерде. Тик андагы су буе чиратны күреп, буфеттан күмәчләр белән пешкән йомыркалар гына алды да перронга чыкты, һәм шул минутта поездның өченче юлга килгәнен игълан да иттеләр. Ул күперне чыгар өчен баскычка ашыкты. Аның алдыннан гына бер баласын күтәргән, икенчесен җитәкләгән, өстәвенә үзеннән дә зур төенчеген аркасына аскан һәм шул килеш олы яшьтәге карчыкка да булышырга тырышкан чегән хатынының хәлен җиңеләйтү йөзеннән, чак тәпиләгән малаен җелт итеп күтәреп алып, поезд ягына чыгарышып та куйды Таһир.

Чегән карчыгы аңа әллә үз телендә, әллә урысча нәрсәдер әйтте. Тик сызгырып килгән поезд тавышы астында егет аның бер сүзен дә ишетмәде. Туган ягына алып кайтасы вагонга кереп утыргач, йоклап кайтсаң, вакыт тизрәк узасын уйлап, өске киштәгә үрмәләде. Соры чемоданын баш очына куеп, шәһәрне чыкканчы карап бару теләге белән, пәрдәне ачты. Тик Мәскәүне поезд тәрәзәсеннән генә карап бетерә алмасын уйлап, бу уеннан да кире кайтты. Стенага борылып ятып, иртәгә булачак вакыйгаларны күз алларга тырышты.

Менә ул, фуражкасындагы тасмаларны җилфердәтеп, авыл урамы буйлап бара... Сөенчене алырга авылның җитез малайлары әзер инде ул!.. Таһир абыйлары киткәндә капка астыннан гына чыгып йөргән малайлар шактый үскәннәрдер инде! Менә әнисе йөгерә-йөгерә аның каршысына чыга... Башында төсен җуйган шул зәңгәр яулыгы... Бу соры чемоданда иң кадерле бүләк – әнисенең зәңгәр күзләре төсле зәңгәр яулык. Яулыкның да иң матуры, авылда беркемдә дә юк андый алтын җепләр белән йөгертелгәне... Анысын өйгә кергәч бирер инде улы. Әнисе түрдәге көзгегә барып, үзенә карап торыр да, улына тагын бер тапкыр рәхмәт әйтеп, аны күкрәгенә кысып сөяр. Ә үзенең күзләреннән бертуктаусыз шатлык яшьләре агар... И сагынды да инде ул әнкәсен!..

Өйләрен, аунап үскән бәбкә үләнле ишек алларын, әнисе гел ап-ак итеп агартып кына торган мичкә хәтле сагынды Таһир. Сагынмаслык та түгел шул, ул мичтә әнисе аңа күпме тәмле ризыклар пешерде!

Ятим үссә дә, өстәлләре гел мулдан булды. Көне буе колхозда эшләгән Мәрхәбә апа, төннәрен авылдашларына кием-салым тегеп тә шикәр-чәйлек акча эшләде. Алай гынамы соң әле, Таһирына әллә нинди матур ситсылардан күлмәген, чалбарын тегеп, кеше арасында ким-хур итмәде. Хәтта аныкы кебек затлы бишмәтле малайлар аларның мәктәбендә юк иде. Әтисе Әхмәт абый гына малаеның үсеп, хезмәт итеп кайтуларын күрә алмады... Таһирга алты яшь тулган көнне, мәктәп төзергә трактор белән агач өстерәтеп кайткан җиреннән, иске күпер җимерелеп, фаҗигале рәвештә һәлак булды. Бөтен авыл елады аны күмгәндә. Мәрхәбә апага ул чакта нибары егерме тугыз яшь иде. Тормышка чыгарга кыстап карадылар, тик Таһирымны үгисетерләр дип, килгән яучыларны кире борды.

Киртә-кураларны да яңартасы булыр. Инде Таһир үсмер малай гына түгел, чын ир-егет.

Татлы уйларына бирелеп, йоклап киткәнен сизми дә калды ул. Бала елаган тавышка уянып китте. Үрелеп аска караган иде, поезд янына баскычтан чыгарга булышкан теге чегән малае, нигәдер, көйсезләнә иде. Таһир аңа күмәченнән зур гына кисәкне бүлеп тоттырды. Бала, тартып алмасыннар дигән кебек, кабалана-кабалана ашарга кереште. Икмәк булса, яшәп була шул ул, вагонда тагын тынлык урнашты.

Чегәннәр турында ишеткәне бар Таһирның. Аларның кеше алдап, азаккы акчасына кадәр күз буып алып, бик күп кешеләрне, туган якларына кайтырлык та рәтләре калмаслык итеп, ачы язмышка дучар итүләрен дә күп сөйләделәр. Ничектер, кыен булып китте егеткә.

– Бөтен чегәнне дә алай дип уйлама син, улым. Менә мин озын гомер яшәсәм дә, кешенең тиененә дә тимәдем, – диюенә, Таһир дертләп китте. Аның уйларын укый ласа бу чегән карчыгы.

– Беренче хезмәт хакыңа ук әниеңә зәңгәр төймә ал, ул хыялында йөрткәнне. Син бүләккә алган зәңгәр яулык белән бик килешәчәк аңа. Әйе, әйе, әниеңнең күзләре төсле зәп-зәңгәрне ал. Тик шофёр булып эшкә урнашма. Сине бәла машина янында сагалый.

Таһирның тыны кысылгандай булды, аның бу минутта вагоннан чыгып йөгерәсе килде. Шулай да үзен кулга алып:

– Сез кая кайтасыз? – дип сорарга үзендә көч тапты.

– Уфага, Максимовкага, кызымның әтисе үлгән, аны җыештырырга кайтабыз, ул башка гаиләдә яшәде, – дип өстәде.

Гомер буе күрше Шакир абыйсы кебек шофёр булырга хыялланып, гел аның машинасы янында кайнашып үскән Таһирга карчыкның сүзләре аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ничек инде шофёр түгел? Ул бит учебкада да шушы хезмәтне үзләштерде. Әнисе әйтмешли, аңа бит техника җене кагылган.

“Юк, юк, буш сүзләр болар! Бу карчык әйтте дә шулай булды дигән сүз түгел бит әле монда. Тәкъдир каләмен тотып, барлык кешегә дә язмыш язып утыручы түгелдер әле... Аның бит әле кайтып, техникага утырып алып, каралты-кураны төзәтәсе, печән-салам, утын әзерлисе дә  бар. Аңа җил-яңгыр тидертми курчалап үстергән әнисен,  зәңгәр яулыкларын гына бәйләтеп, район үзәгенә алып барып, кирәк-ярагын алдыртып йөртеп кайтарасы бар. Күрсен иде әле әнисе аның машинаны Шакир абыйсыннан да  ким йөртмәгәнен...”

  Гомер буе авыр сумкасын күтәреп, 25 чакрым араны күпчелек җәяү йөргән кеше бит ул Мәрхәбә апа. Дөрес, күрше авылга кадәр машина очраштыра, тик аннан соң да тугыз чакрым кала бит әле.  Җәяүлегә янчык та авыр, диләрме әле?  Ә аның кайткан чагында сумкасын урыныннан да кыймылдатырлык булмый. Ярмасын, онын, чәен, шикәрен ул гына түгел,  авыл халкы гел үзәктән ташыды.

Аның уйларын тагын чегән карчыгы бүлде:

– Минем сүзләргә һаман ышанмыйча интегәсең. Исеңә төшәр, тик соң булыр. Язмышлар, улым, алдан языла. Таһирның тәмам күңеле кырылды, карчык аның уйлаган уен да укый.

Уфа дигән язуны укыгач, ул, кайтып җитү шатлыгыннан бигрәк, күрәзәчедән арынасына сөенде.

Ул аларга вагоннан чыгарга булышты да, хушлашып, трамвай тукталышына борылмакчы иде, карчык аның иңенә җиңелчә генә кагылды:

– Улым, күрше авылдан кара күзле чибәркәйне алма, ул сине бәхетсез итәчәк, ә үзең белән уйнап үскән зәңгәр күзлесен ал. Аның белән генә тормышың уңачак. Ул да синең кебек ятим бала. Әнисез дә булгач, камыт киеп, дөнья йөген тартып үскән, әйбәт хатын булачак, кара аны. Ярар, фәрештәләр саклап йөртсен инде сине!

Авылына кайтасы автобусына утыргач та, карчыкның сүзләре күңеленнән китмәде.

Ышанасы килмәсә дә, кәефен тәмам җибәрде карчыкның сөйләгәннәре. Ничек инде, ул зәңгәр күзлесен ал дигәнгә, дуслык хисеннән гайре башка төр уй күңеленә дә кереп чыкмаган килеш, Илүзәне алсын? Ул бит аның дусы, күршесе, классташы. Аннан, аның әтисе Шакир абый да аңа туган абыйсы кебек, әнә мунчаларын сипләп салганда ничек булышты! Киңәш кирәк булса да, машина кирәк булса да, ул аларга йөгерде. Инде хәзер аңа кияү булып, аны бабай, дисенме? 

Гомумән, кешегә өйләнү өчен гашыйк булырга кирәк түгелме соң ул? Тәпи киткәннән башлап, ул Илүзәне белә, бергә су керделәр, күрше булгач, көтү чиратында да иртәдән кичкә кадәр ялгыз каен басуында сыер көттеләр, мәктәпкә бергә бардылар, бергә кайттылар. Берсенең әнисе, икенчесенең әтисе булмаган Илүзә белән Таһир абыйлы-сеңелле кебек яшәделәр. Тик ике дистә еллап берсеннән башка берсе санаулы сәгатьләр генә яшәү дәверендә Таһирның мәхәббәт чиренә юлыкканы булмады. Аның Илүзәгә карата мөнәсәбәте башка яшьтәшләренә кебек икәнен бу карчык белми булып чыкты. Аны армиягә озату кичәсендә кыз Мәрхәбә апасына булышырга дип тә керде,  ә инде иртән машина арбасына менеп барганда Таһир Илүзәнең  дә күзләрендә яшь күрүен күрде, тик ул әнисен жәлләп кенә елый кебек иде.

Автобустан төшеп калып, авылына җәяү атлаганда да чегән карчыгының сүзләре һич күңеленнән чыкмады. Җырлый-җырлый үтәсе юлын авыр уйлар астында атлады егет.

Ул уйлаганча, сөенче алырдай малай-алай да күренмәде урамда. Капканы ачып ихатага үтүгә, ишектәге келәне күреп, кәефе кырылган иде дә, күзе бәрәңге бакчасындагы, кояшта уңган зәңгәр яулыгын чөеп кенә бәйләп, чүп утап йөргән әнкәсенә төште.

– Әнкәй! – дигән сүзне ишетүгә, Мәрхәбә апа башта борылып карады, аннан, хәлсезләнеп, җиргә чүгәләде. – Балам, Таһирым! – дип әллә  эндәште, әллә йөрәгеннән генә шундый аваз чыкты, ул, иреннәренең дерелдәвеннән,  сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Шатлыктан шулай да була икән: аяклары да камырга әйләнде, сүзен сөйләрлек хәле дә булмыйча җәфаланды. Таһир бәләкәй генә гәүдәле әнисен күтәрмәгә хәтле күтәреп кенә алып керде. Үзе елый, үзе көлә иде бу вакытта Мәрхәбә апа. Өйгә кергәч тә, самавырга су салырга чүмечен таба алмыйча азапланды. Ярый әле, ничектер күреп калып, Илүзәсе йөгереп килеп керде. Ул Таһирны кочаклап, бит очыннан үбеп алды да, үзенең кызарганын күрсәтмәс өчен, өстәл әзерләшергә кереште.

 Улы алып кайткан, күзнең явын алырлык зәңгәр яулыгын бәйләгән Мәрхәбә апа Таһиры кайткач дип саклаган тәм-томнарын чыгара тора, Илүзә матур итеп турап та куя. Кич буе күрше-күлән, дуслары морякны күрергә керә тордылар, аларны чәй өстәле артына утырта тордылар. Илүзә Мәрхәбә апасына, чын мәгънәсендә кызы кебек, савыт-саба да юыша, ашарга да әзерләшә, көтү каршысына барып, сыерны да алып кайтып лапаска ябып куйды.  Ана белән улына сөйләшергә комачауламас өчен ул хәтта утырып чәй дә эчеп тормады, чыгып йөгерде. Кире ишеккә башын тыгып:

– Сез сөйләшегез, мин сыерыңны үзем савып, сөтен чоланга куярмын, – дигәч, Мәрхәбә апа: – И, киленем генә булсачы шушы бала, – дип ычкындырганын сизми дә калды.

(Дәвамы бар.)

Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (1)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: