Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 сентябрь 2021, 16:53

Ләлә САБИРОВА. Мыеклы "фәрештә"

Йолдызларны кем яндыра?

Ләлә САБИРОВА. Мыеклы "фәрештә"
Ләлә САБИРОВА. Мыеклы "фәрештә"

Ришат уеннан һәрвакыт караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Дөресрәге, аны дәү әнисе табып алып кайта. Шунсыз булмый, кечкенә Ришат, уен белән мавыгып, караңгы төшкәнне дә, йоклар вакыт җиткәнне дә сизмичә кала. Бүген дә дәү әнисе чакырып алганда аның иптәшләреннән аерыласы килмәде.

— Дәү әни, әкрен генә кайтабыз, яме.

Ришат, бер кулы белән дәү әнисенең куштан итәгенә ябышып, чак кына артка калган килеш, каерылып күккә карап бара. Әнә, өй янында бер йолдыз да кабынды.

— Дәү әни, дәү әни дим! Ә йолдызларны кем яндыра? Кем анда ут кабызып йөри?

Дәү әнисе туктап хәл алды:

— Фәрештәләр яндыра, балам, фәрештәләр.

— Ә синең фәрештәне күргәнең бармы, дәү әни?

— И-и, балам, шулай сөйләргә ярыймыни? Күзгә күренеп йөрми алар!

Ришат тагын нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, өйгә кайтып җиткәннәр икән.

— Ник ут алмадылар соң болар, — дип сөйләнә-сөйләнә, дәү әнисе оныгын ияртеп өйгә керде. Ришатның әнисе белән мыдыр-мыдыр нидер сөйләшеп алдылар да, әби малайга ни булганын аңлатып бирде:

— Иликтырның әллә кай төше бозылган ди. Әтиең шуны төзәтүчене чакыра киткән.

Ул арада ишектән кемнәрнеңдер кергәне ишетелде. Әтисе калын тавышлы бер абый белән кайткан.

Нәрсәдер эшләделәр шунда, караңгы булгач Ришатка күренмәде. Кинәт лампочка гөлт итеп кабынып китте. Ришат утны кабыза алган абыйның үзен дә күреп алды. Кап-кара мыеклы, дәү итекле. Малай аңа күзләрен зур ачып карап торды, йөзе олыларныкы кебек җитди, тик авызын гына ябарга оныткан, кулларын әтисе кебек артка чалыштырып, түшен киереп, аякларын аерып басып тора. Кара мыеклы абый аны шаяртып, үчекләп алды, Ришат йөгереп барып дәү әнисенә сыенды. Алай да сорап куйды:

— Ә син йолдызлар да кабыза беләсеңме?

— Беләбез, улым, без булдырмаган эш бармыни! — диде абзый, күзен кысып. Саубуллашып, малайга кулын бирде. Ишек ябылгач, Ришат әбисенең колагына пышылдады:

— Мин фәрештәне күрдем. Ә син, күренмиләр, дисең...

— Ниткән сүз ул? Кайчан күрдең син аны?!

— Озын мыеклы, калын тавышлы, итеге дә зу-ур... Утлар кабызып йөри!

Дәү әнисе яулык чите белән ирен почмагын каплап, кеткелдәп көлүдән башка берни дә әйтә алмады.

 

Фото: pikabu.ru

 

Балалар язучысы Ләлә Сабирова  Биектау районының Мәмдәл авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, “Татарстан яшьләре”,  “Сабантуй” гәзитләрендә эшли.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: