(Дәвамы.)
Менә, үзең күрәсең дигәндәй, атасы мескен генә
елмаеп куйды. Шул арада Йосыф та өйгә кереп, баба-
сы белән исәнләшергә көрәктәй кулын сузды.
– Исән-сау гына килеп җиттегезме, балалар? Гафу
итегез инде, менә мин сезне бераз борчып ташладым.
– Нинди борчу булсын инде, – диделәр кызы белән
кияве бертавыштан, – әти-әнинең хәлен белеп тору –
бала кешенең изге бурычы бит.
– Кияү, сиңа дөнья йөзендәге күз карасыдай иң
кадерле кешемне – кызымны ышанып калдырам.
Берүк нык сакла, сүз белән дә, кыек күз карашың
белән дә рәнҗетә күрмә. Сиңа васыятем шул.
– Әй, бабай, васыять әйтергә ашыгасың түгелме?
Син бит әле яшь. Безнең бергәләп әллә никадәр
эшләр эшлисе, балыкка барасы, Рөстәмебезнең туен-
да бииселәр бар бит әле.
– Ә кая минем иң-иң-иң яраткан бәләкәй улым?
Ишек янында оялып басып торган оныгы шушы
сүзләрдән соң түргә үтеп, бабасын кочаклады һәм ике
битеннән дә тартынмыйча үбеп алды.
– Улым, улым килгән, – диде картәти кеше, балалар-
дай куанып, һәм шул мизгелдә – елмайган килеш
аның җаны чыкты.
Калганын Зөләйха юньләп хәтерләми дә. Күрше-
күлән керде, авыл табибы килде, туганнар кереп
тулды, мулла абзый әтисенең баш очына утырып ясин
чыкты. Ул бу кайгыларны ничек күтәрер иде, билгесез,
ярый әле янәшәсендә таянычлары – ире белән улы
бар.
Их, әтисе белән бер утырып юньләп сөйләшеп тә
булмады бит. Һәрчак араларында үги ана торды. Ул
ата белән кызны бер дә ялгызын калдырмады.
Зөләйханың үз әнисе үлгәндә кызга ун яшьләр
чамасы гына иде. Ул чакта аның өзгәләнүләре, кайгы-
рулары! Әтисенә дә жиңел булмады.
Бу хәлне күреп, туганнары Рәсүл абзыйны яңадан
өйләнергә үгетли башлады: “Ялгызыңа гына бәләкәй
бала үстерү бик кыен, җитмәсә абзарың тулы мал.
Авыл җирендә бакчасыз да яшәп булмый, әллә
өйләнәсеңме?” – диделәр. Бераздан ире авариядә
үлгән баласыз Талиганы да табып бирделәр. Әтисе
әллә ялгызлыктан, әллә кызын кызганудан,
туганнарының сүзен ега алмады – өйләнде.
Зөләйха беренче көннән үк, әни бер генә була дип,
Талиганы “апа” дип кенә йөртте. Тегесенең дә “кызым”
дигәне булмады, берәр йомышы төшсә, йомшак кына
итеп, исеме белән дәште.
Әтисе яшь хатын белән бәхетле була алды микән –
билгесез. Уйлап карасаң, юктыр, яшьли яратып
өйләнгән Зәбирәсен алыштыра алмагандыр. Нечкә
күңелле Зөләйха моны сизенә иде. Араларында җылы
мөнәсәбәт булган кебек күренсә дә, нидер җитмәгән
кебек иде. Әмма бу турыда әтисе белән ачыктан-ачык
сөйләшкәннәре булмады.
Соңгы баруларында Рәсүл абый кызы белән
киявенә, Талига тышка чыгып киткәч, көчләп ун мең
акча бирде. Тегеләр алмаска тырышса да, әти кеше
нык торды – сүзен ектырмады. Менә Зөләйха шул
очрашуны яңадан исенә төшерә дә, әтисендә нинди-
дер эчке сиземләү булгандыр дип уйлап куя.
Әтисенең өчен-җидесен бергә укытып, халык тара-
ла башлаган иде – капка төпләренә ак машина килеп
туктады. Үзләренең мәктәп директоры Айдар
Зәкиевичны күргәч, никтер хатынның күңеленә шом
йөгерде. “Мин сезне алырга килдем әле, Зөләйха
Рәсүлевна”, – диде мәктәп директоры. Гадәттәгечә
тыныч күренсә дә, хатынга Айдар Зәкиевич нәрсәдер
яшергәндәй тоелды. Өйгә кереп, чәй эчәргә кыстап
карадылар – ул катгый гына баш тартты, тәки өстәл
артына утырта алмадылар.
Туганнар, күрше-тирәләр белән саубуллашып, кай-
тырга чыккач, Айдар Зәкиевич руль артында барган
җиреннән тавыш-тынсыз гына елап җибәрде. “Һич
уйламассың, кырыс кына җитәкче бөтенләй чит-ят
кеше үлеменә кайгырып, балавыз сыгып кайтсын
икән. Күрәсең, таләпчән директор битлеге астында
бөтенләй бүтән нечкә күңелле кеше икән”, – дип уйла-
ды Зөләйха, җитәкчесенең бу гамәленә исе китеп. Ул
аны юатырга да уйлаган иде, тик ничек икәнен генә
күз алдына гына китерә алмады.
Директор атылып чыккан күз яшьләрен кул сырты
белән сыпырып алды да, туктап, ярга дулкын чыгарып
ташлаган балык кебек, авызын ачып, еш-еш тын
алып, эчәргә су сорады. Зөләйха кирәге чыкса дип
улына юлда эчерергә алган сөтсез чәйне аңа сузды.
Директор бер-ике йотты да тагын, баягыдан да ныграк
елап җибәрде. Хәзер инде Йосыфка рульгә үзенә уты-
рудан башка чара калмады. Ире дә пошаманга калган,
берни дәшми. Шулай көчергәнешле тынлыкта авылга
кайтып җиттеләр.
Үзәк урам буйлап төшкәндә, бар кеше, барган юлла-
рыннан туктап, алар артыннан карап калган кебек
тоелды. Күрәсең, әтисе үлүен ишеткәннәрдер дә
шулай кызгануларын белдерүләредер. Үз урамнарына
борылгач, андагы халыкның күплегенә исе китте.
Борынына төтен исе дә килеп бәрелгәндәй тоелды.
Бәй, аларның таудай калкып торган өйләре кая соң?..
Хатынның миен куркыныч уй өтеп алды: “Юк, моның
булуы мөмкин түгел!” Күзләре әлҗе-мөлҗе килде,
дөнья карангыланган сыман булып китте...
Йосыф, туктап та җитмәгән машинадан сикереп
төшеп, беренче очраган кешенең җилкәсеннән
эләктереп алып: “Әти кая?!” – дип сорады. Тегесе
дәшмәүне хуп күрде. Аннан икенче кешегә шул ук
сорауны бирде. Анысы да башын читкә борды. “Ә
әни?!” – дип илереп кычкырып җибәрде Йосыф. Һәм
шунда гына барча халыкның елап басып торуларына
игътибар итте. “Ә Таһирҗан?!” – дип сорады, ялынып,
янәшәсендә басып торган Сәрби карчыктан, күзенә
бәреп чыга язган яшьләрен чак тыеп. Күрше әби,
анысы да юк дигәнне аңлатып, баш селкеде һәм күп
елаудан кызарып беткән күзләрен яулык очы белән
сөртеп алды.
Йосыф җирне тырный-тырный озак елады. Яшьләре
беткәч тә торырга ашыкмады – исәнгерәп тик утырды.
Шулчак кечкенә Рөстәме арттан килеп кочаклап:
“Әтием, әтием, кем тиде, ник җылыйсың, күрсәт шул
кешене – мин пәп итәм”, – диде. Йосыф яраткан улын
кулларына алды, кысып кочаклады, чәчләреннән
үпте. Шул бер сүзе белән сабые аны тормышка кире
кайтарды, Рөстәме генә ирне шулай итеп исәрләнүдән
саклап алып калды.
Ир кешеләрдән газизләренең мәетләре турында
сорашты. Өчтуган Фәрит абыйсы: “Без аларны чолан-
нан таптык. Чыгарга килгән булганнардыр да, төтеннән
исереп егылганнардыр. Артык янган җирләре дә юк.
Яңарак кына моргка җибәрдек”, – дип җавап кайтарды
гаепле кыяфәт белән. Йосыф әле кайчан гына нурлар
сибеп, сарай кебек балкып торган, хәзер инде
күмерләре генә торып калган элекке өе янына килде.
Озак кына уйланып басып торды. Аннан җирдә яткан
нәрсәгәдер игътибар итеп, аяк очы белән чокырга
кереште һәм бераздан тимер лом тартып чыгарды.
Җентекләп карагач: “Бу безнеке түгел, җитмәсә,
әтинең дә, әнинең дә, Таһирҗанның да, Зөләйханың
да, минем дә коралны теләсә кайда ташлап калдыра
торган гадәт юк”, – диде. Аннан, бар авыл ишетерлек
итеп: “Әти-әни һәм апай чоланнан чыга алмаганнар,
чөнки ишеген ут төртеп яндырыр алдыннан шушы
тимер белән терәтеп куйган булганнар, һәм мин
моның кемнәр эше икәнен дә беләм!” – дип, янып бетә
алмаган капкага юнәлде.
Шулчак аны көчле куллар эләктереп алды. Йосыф,
моңа җен ачулары килеп, борылып карады. Аны
өчтуган Фәрит абыйсы, күрше Гыйндулла абый,
әтисенең энесе Зөлфәт абый, сыйныфташы Рамил
һәм якын дусты Самат эләктереп алганнар иде. Әгәр
чит кешеләр тотып алса, ул аларны җилпеп кенә очы-
рыр иле. Ә боларга каршы көч куллана алмады.
Шулчак Фәрит абыйсы улын кочаклап елаган
Зөләйханың кулыннан Рөстәмне күтәреп алды да:
“Мә улыңны, сине төрмәгә утыртсалар, аны мин
карыйммы? Гафу, үземнең ыштансыз өч балам бар.
Аннан, атаны бары ата гына алыштыра ала. Җитмәсә,
син төрмәдә чакта Бурсык балаларының Рөстәмеңне
җәберләүләрен телисеңме? Үзеңне түгел, ә килен
белән улыңны уйла. Сыерның фәлән нәрсәсе кебек
авызыңны җәеп торма, мә улыңны”, – дип, усал гына
әйтеп, сабыйны Йосыфка сузды. Ә кечкенә Рөстәм,
әтисе үзен кулларына алгач, бармак очлары белән
аның яшьләрен сөртергә кереште.
Хәзер инде Зөләйхалар яңадан Йосыфның әти-
әнисе йортында яши башладылар. Тик өйләре генә
әллә каян нур чәчеп балкып тормый. Йөз чакрымнан
ук моннан мәет чыкканлыгы сизелеп тора.
Хатын нәрсәгә караса да, йөрәгеннән кан тама.
Менә әниләренең яраткан яулыгы, әтиләренең утыра
торган урындыгы белән телевизор караганда кия тор-
ган күзлеге, Таһирҗанның велосипеды, математика-
дан яза башлаган дәфтәре. Алары үзләре дә монда
төсле. Әниләре ягымлы тавышы белән: “Балалар,
әллә чәй эчеп алабызмы?” – дияр сымак. Әтиләре дә
мал карап керер кебек. Таһирҗан да монда гына
уйнап йөри шикелле.
“Эх, нигә мин малларны карап торырга, өйгә күз-
колак булырга куштым микән?!” – дип, үз-үзен
битәрләде Зөләйха. Чукынып китсен иде маллары,
чукынып китсен иде кош-кортлары. Өйләре януга да
“эһ” тә димәсләр, яңадан унны салып керерләр, тик
әти-әниләре белән Таһирҗан гына исән булсын иде.
Әмма моның мөмкин түгеллеген хатын үзе дә аңлый.
Зөләйха үз әтисен дә, Йосыфныкыларны да бик кыз-
гана, сагына, ә Таһирҗанны әйтеп торасы да юк.
Анысы өчен бөтенләй йөрәге телгәләнә хатынның.
“Эй, сабый-сабый! Ни өчен шулай фаҗигале
тәмамланды аның кыска гына гомере? Утта янарлык
нинди гөнаһлар эшләгән фәрештәдәй ул бала? Кайда
монда гаделлек? Нигә колхоз рәисе һәм аның куштан-
нары дөрләп янасы урынга шушы сабыйның гомере
өзелде? Кая карыйсың син, Ходай?” – дип, күкләргә
дә рәнҗеп күз сала хатын.
Явыз Бурсыклар һичьюгы бер көн иртә, я бер көн
соңрак “кызыл әтәч” җибәрсәләр булмый иде микәнни?
Алар, әлбәттә, Галинур абзый белән Роза апаны
үтерергә уйламаган да, тик менә шушылай туры
килүен әйт инде!
Үзләре өйдә булса, Йосыф аларны коткарыр, чолан
ишеген тибеп ача алыр иде. Чыга алмыйча өчесе
бергә янып үлсәләр дә, Зөләйха үкенмәс иде. Чөнки
үлгәннәргә түгел, исәннәргә кыен, бик кыен.
Хәзер инде Зөләйха элекке кеше түгел, Йосыфы да
бик нык үзгәрде. Ире көннәр буе бер ноктага карап
утыра да утыра. Я сәгатьләр буе Рөстәмен сөя, аның
белән мәш килә. Ир белән хатын бу олы кайгылардан
акылдан да шашарлар иде – ярый әле, уллары бар,
шул бераз юата аларны.
...Зөләйха уянып китте дә, сәгать карарга иренеп,
торыр вакыт җиттеме, әллә иртәрәкме, дип уйланып
ята иде, ишек япкан тавыш ишетелде. Бәй, иренең
урыны буш түгелме?.. Урам капкасы да ачылып ябыл-
гандай тоелды. Хатын сикереп торды да, тиз генә
өстенә халатын элде. Шул арада стена сәгатенә дә
күз атарга өлгерде. Иртәнге алтынчы ярты. Эшкә
барырга иртәрәк. Паркка булса, хатынына эндәшми
китмәс иде. Әле нәрсә микән уенда? Йөгереп урамга
чыгып караса, Йосыфы ашыга-ашыга түбән очка таба
төшеп бара. Ә кулында балта.
Бурсык үзеннән шикләнмәсеннәр өчен янгынга
кадәр бер көн иртәрәк авылдан чыгып киткән. Ярсаң
өч кеше чыгарлык хатыны Фәймә, колхоз эшен яхшы
алып барганы өчен районнан санаторийга путевка
бирделәр, диде. Ире дә Бурсыкның авылдан чыгып
качуын белә. Тик шулай да газизенең нәрсә икән
уенда?
Йосыфның әти-әнисен һәм энесен Бурсыклар
үтергәнен алар үзләре генә түгел, ә бар авыл белә.
Санаторийга да колхоз рәисе эз югалту һәм үзеннән
шикне алып ташлар өчен генә киткән. Аңа, акчалы,
элемтәле кешегә “кызыл әтәч” җибәрү өчен төнлә
әшнәләре белән кайтып килү я берәрсен яллау берни
тормый.
Кызганычка каршы, Бурсык гаиләсен алып авылдан
чыгып качмады. (Алай булса, Зөләйхага бик яхшы
булыр иде.) Рәис барыбер туган нигезенә кайтачак.
Менә монысы хатынны бик нык куркыта да. Бурсык
Йолдызлыда пәйда булу белән, я Йосыф рәисне
ботарлап атачак, я тегеләре газизенең башына
җитәчәк. Менә бу уй аны бик нык хафага сала, газизе
өчен төн йокыларын качырыр дәрәҗәдә борчылдыра.
Йосыфыннан өзелеп-өзелеп Бурсыклар белән
бәйләнешмәвен сораса да иренең колхоз рәисен бер-
кайчан да гафу итмәячәген һәм җәзасыз калдырмая-
чагын белә.
Хатын, ирен эндәшеп туктатып, аның кая юл тотуын
сорый да ала иде. Тик болай эшләмәскә булды, чөнки
газизенең уенда нәрсә икәнлеген белергә теләү
көчлерәк булып чыкты.
Менә ире, һич көтмәгәндә, балтасын күтәргән
килеш, ялгыз яшәүче туксан дүрт яшьлек Зөлхиҗә
әбинең ихатасына кереп китте. Монысы хатынны
бигрәк тә нык аптыратты. Нәрсә калган аңа шушы
фәрештәдәй карчыкта?
Сәбәбен белергә теләп, Зөләйха койма ярыгына
елышты. Йосыфы чолан ишеген шакып тора иде.
Хуҗабикә һаман күтәрмәдә күренмәгәч, ир, барып, өй
тәрәзәсенә чиртте. Менә бераздан, аякларын чак-чак
сөйрәп, йөзьяшәр карчык үзе килеп чыкты.
– Исәнме, Зөлхиҗәттәй, – диде ире көр тавыш
белән.
Әби, танырга теләгәндәй Йосыфның йөзенә бакты.
– Бу – мин, югары оч урманчы Галинур малае шофер
Йосыф, – диде ире тыйнак кына.
Моны ишеткәч, әби, көтелмәгән кунакны кочаклап,
тавыш-тынсыз гына елап җибәрде. Аннан бераз
тынычланып, яшьләрен сөрткәч, кунагын өйгә, татар
гадәте буенча чәйгә чакырды. Йосыф әби
үпкәләтмәслек итеп йомшак кына баш тартты да
үзенең гозерен әйтте:
– Әби, утыныңны ярыйм әле.
– Нәрсә дисең әле, улым?
– Зөлхиҗәттәй, йөрәк яна, үземә урын табып бул-
мый, эшләгәндә генә бераз онытылып торам. Беркөнне
ихатаңа күз атсам, утын кайтарткансың икән. Шуны
ярып, өеп бирим әле. Үзеңнән бер тиен дә сорамам.
Әби мондый тәкъдимнән югалып калды:
– Үзем кеше эзләргә тора идем, улым, тик “бер тиен
дә алмыйм” диюең белән генә килешмим. Ә балтаң
бармы соң, балам?
– Бар, әби, бар.
Хуҗабикәнең рөхсәтен алгач, Йосыф, кизәнеп-
кизәнеп, утын ярырга кереште. Ирнең көч-кодрәте
астында ботаклы юан-юан каен утыннары, нөҗүм
гыйлеме укыгандагы кебек, вак-вак кисәкләргә
телгәләнеп, читкә оча торды, хәтта аяк астындагы
җир селкенде. Ә Йосыф арырга да, туктарга да уйла-
мады. Утыннарны солдатлар кебек бер рәткә бастыр-
ды да, калуны4 белән янә эшкә тотынды. Алары
ярылып икенче өемгә очкач, яңа “дошман солдатла-
ры” пәйда булды.
Ир, арып туктыйсы урынга, икенче сулышы ачылган
йөгерешче кебек, тагын да ныграк кызулады. Хатын
аны сокланып та, шул ук вакытта куркып та күзәтте.
Әнә, финишка беренче килгән иң яхшы чабышкы
атлары да бит кайбер чакта “яналар”. Иренең дә артык
тырышудан башына кан сава күрмәсен, Ходаем.
Зөләйха аны туктатырга теләп, арттан килеп кочаклап
алды.
– Син нишләп йөрисең, Зөләйха?! – дип аптырап
сорады ире.
– Артыңа да борылып карамадың ич. Бәлки,
Зөлхәбирә карчык кочакламакчы булгандыр, – дип,
ничә көнгә беренче тапкыр шаяртып алды хатын.
– Синең җылыңны әллә каян тоям, карчык, – дип
җаваплады ир.
– Арыгансыңдыр. Кайтыйк инде, кадерлем.
– Күп калмады инде, бетерим.
– Ярый алайса, тик ашыкма, ял итә-итә генә.
– Ярар, килештек. Тик Зөләйха, мин эшләгәнемә
акча алмасам, син ачуланмассыңмы?
– Нишләп инде. Ул бит япа-ялгызы, җитмәсә, бала-
лары да юк.
– Зөләйха, син шундый яхшы – фәрештә кебек.
Күңелең дә бик чиста.
– Ә син миннән дә яхшырак.
Ир утынны ярып беткәч, алар җитәкләшеп өйләренә
кайтырга чыкты.
– Зөләйха, мөмкинме, мин утынны өеп тә бирәм, –
диде Йосыф.
– Әйдә мин дә сиңа булышам, – дип җаваплады
хатыны.
Икенче көнне ир, фаҗигадән соң тәү тапкыр, эшенә
чыгарга булды. Иренең бу ниятен Зөләйха да хупла-
ды. Чөнки күпме үз-үзеңне бетерергә була? Эштә,
ичмасам, әз булса да юаныч табар, кайгылары бераз
таралыр.
Зөләйха ирен эшкә озатты да, элекке гадәт буенча,
улын күрер өчен чабып кайтып җитәр, дип, көтәргә дә
кереште. Сөйгәне генә күренмәде. Хатын борчылып
та куйды, тик азактан, эше күптер дип, үзен юатты.
Гаилә башлыгы көндезге ял вакытында гына өенә
кайтты. Бертын улы белән уйнады, теләр-теләмәс
кенә ярты йомры5 сөтсез чәй эчеп яңадан эшенә
китте. Күренеп тора: һаман тынычлана алмый. Һәм
мөмкин микән якыннарының үлемен оныту? Әйе, бу
мөмкин түгелдер. Зөләйха үзе дә ут йота. Ничек инде
үз әтиеңне, Йосыфыңның әти-әнисен һәм Таһирҗанны
истән чыгарып ташлыйсың?
Көннәрнең берсендә Йосыфы эшеннән вакытында
кайтмады. Зөләйха борчылып тәрәзәгә дә күз атты,
урамга да чыгып уңга-сулга караштырып торды.
Шофер бит, берәр еракка җибәргәннәрдер дә, я
батып, я ватылып ятадыр, дип, үзен тынычландырган-
дай итте. Аннан янә, кайда йөри микән бу кадәргәчә,
дип йөрәге телгәләнде. Көтүләр кайтып, кешеләрнең
маллары да ябылып бетте, эңгер-меңгер дә төшә
башлады, ә ире юк та юк.
Бик нык хафалана торгач, колхозның машина паркы-
на барырга булды хатын. Улын да ялгызын гына өйдә
калдыра алмый бит инде – аны да үзе белән ияртте.
Иренең эшләгән җиренә турыга юл бар да, тик зират
янындагы Кысык күпердән үтәргә кирәк. Ә анысы
бигрәк шомлы. Төнлә түгел, аннан көндез үткәндә дә
тән күзәнәкләре кымырҗып китә, әйтерсең койма аша
әрвахлар карап тора. Шулай булгач, туры юлны
уйлыйсы да юк, урау олы юлдан барырга булды
хатын.
Баланы бер күтәреп, бер төшереп, арып-талып,
машина паркына барып җиткәндә, анда үле тынлык
хөкем сөрә иде. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас,
хәтта каравылчыдан да җилләр искән.
Әнә, колхоз машиналары арасында Йосыфыныкы
да ай яктысы астында әллә каян балкып тора. Тик
сөйгәне үзе генә күренми. Арып китеп, я авырып кереп
ятмаганмы дип, кабинаны да ачып карады хатын. Тик
анысы буш иде.
Машинасы монда, ә ире юк. Димәк, улы белән урау
юлдан килгән арада ире турыга кайтып киткән дә
аймылыш булганнар. Хәзер өендә көтәдер газизе.
Хатын, улын күтәргән килеш, йөгереп дигәндәй
кайтты. Тик кызганычка каршы, Йосыфы монда да юк
иде. Кая булыр газизе? Әллә берәр хатын тапканмы?
Юк, юк, мондый уйны Зөләйха башына да китерә
алмый. Чөнки, Йосыф аны, бары тик аны гына ярата.
Яшь хатын ире турында шофер Ризваннарга барып
сорарга булды. Анысы урамның теге очында яши. Ара
ерак кына. Тик моңа карап тормады, улын җитәкләгән
килеш аларга торып чапты. Әллә йоклап та киткәннәр
иде, әллә бүтән эш белән мәшгуль иделәр – бик озак
ишек ачмый тордылар. Иң башта чәчен-башын тузды-
рып хатыны Розалина килеп чыкты, аңардан ирен
сорагач, бераздан ишектә Ризван үзе пәйда булды.
Анысы да Йосыф турында өзеп кенә әллә нәрсә әйтә
алмады, авызын зур ачып, берничә тапкыр иснәнеп
алды да: “Мин киткәндә Йосыф паркта калды, бәлки,
инженер бүтән машинага утыртып берәр кая
җибәргәндер”, – дип, кире кереп югалды. Бәлки, чын-
нан да шулайдыр. Юкса, Йосыфы шушы вакытка
кадәр кайда йөрсен?
Хатын өенә кайтып улын кочаклап яткач та, керфеккә
керфек тигезә алмады. Күңелен теге вакыттагы кебек
шом биләп алды. Кайда микән, кайларда йөри икән
сөекле ире?
Иртән сыер савыр вакыт җиткәч ихатага чыкса, ачык
капкадан Көзән Рәсиме килеп керде. Үзләренә бер-
кайчан да аяк басмаган, чыбык оч туган да тиеш бул-
маган чит-ят кешенең таң тишеге белән килеп керүен
күргәч, аның яхшыга йөрмәвен, яхшы хәбәр алып
килмәвен аңлап алды. Тегесенең дә уңайсызлануы
күренеп тора. Ул бертын батырлык җыйгандай, үзенең
ботинка очына карап торды да тотлыга-тотлыга:
“Килен, Йосыфың Кысык күпер астында...” – дип, тиз
генә чыгып китте.
Йосыфы Кысык күпер астында? Ул төштә баткак
сазлык урын бар, шунда машина белән кереп чумган-
мы? Әллә, Ходаем, төнлә караңгыда өенә кайтышлый
күпердән егылып, берәр җирен авырттырганмы? Я
әрвахлар берәр төрле зыян салганмы?
Сулуы кабып йөгереп килеп җиткәндә, Кысык күпер
янында биш-алты кеше кызып-кызып нәрсә турында-
дыр бәхәсләшеп торалар иде. Кайда аның ире һәм
нигә болар Зөләйханы күргәч шым булды? Шулчак
хатын чирәм өстендә йөзтүбән ятучы сөйгәнен
шәйләп алды. Нәрсә булган аңа, нигә кешеләр аңа
ярдәм итми?
Зөләйха йөгереп барып, ире өстенә иелде һәм шул
ук секундта һушын да югалтты. Авылдашларының:
“Мескен Йосыф, бәхетсез Зөләйха, ирен үтергәннәр
дә авызына кыйммәтле коньяк койганнар, шешәсен,
җитмәсә, оятсызлар, мыскыл итеп кесәсенә үк тыгып
куйганнар, мондый затлы эчемлекне кибеттән табасың
димени, аларны күрсәң дә рәиснең затлы стенкасын-
да гына күрәсең. Йосыф эчеп йөри торган бала диме-
ни, аның хәмерне авызына да алганы юк бит,
җирбитләр, исерек баштан күпердән егылып төшеп
үлгән, дип уйласыннар өчен махсус шулай эшләгәннәр.
Галинур абый, Роза апа, сабый Таһирҗанның гына
түгел, менә Йосыфларының да башына җиттеләр. Бу
– комсыз Бурсыклар эше, алар, мин әйтте, диярсең,
Зөләйха белән улының да башын ашаячаклар әле. Ул
кабахәтлекләр перси эше икәнен бар халык белсә дә,
башыннан бер бөртек чәче дә коелмаячак, чөнки
милиция белән прокуратурада әшнәләре күп, әнә,
погонлы козгыннар үзләре дә килә, тайыйк моннан
яхшы чакта”, – дип сөйләшүләрен ишетмәде дә.
*Калун (русча колун) – утын яру өчен балта.
*Йомры (диал.) – чынаяк.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.