Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 сентябрь 2021, 09:09

Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (4)

...Ире эшеннән канга батып кайтты. Зөләйханың коты очты.– Ни булды, жаным? Кем тиде? – дип өзгәләнде хатын.– Минеке түгел лә ул. Ә дошманнар каны, – дип көлгән булды Йосыф...

Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (4)
Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (4)

(Дәвамы.)
– Син чирле түгелмени, син сагынудан гына үләсеңмени?
– ди кыз, яшьләрен сөртә-сөртә, сөенеп.
– Әйе. Мин синнән башка яши алмыйм. Ашаула-
рым – ашау, йокыларым – йокы, уйларым уй түгел.
Сагынулардан саргаеп үлеп китүләрем бар. Мин
янәшәмдә һәрчак синең булуыңны гына телим. Әйт,
син ризасыңмы?
Кыз күңеленнән “риза, бик риза” дип кычкырып
җибәрергә әзер булса да:
– Болай гына җавап бирәләр димени, син миңа
уйларга вакыт бир, Йосыф, – дигән була.
– Күпме вакыт бирим?
– Өч көн.
– Өч көн бик күп бит ул. Өч көннән мин үләм. Сиңа
өч минут вакыт бирәм, – ди дә, кызып-кызып, аягы
белән кар чокырга керешә.
– Син нишләргә җыенасың? – дип аптырап сорый
кыз.
– Мин үземә үләргә урын әзерлим. Кеше көлдереп
урам уртасында үлеп ятмам бит инде. Үлгәч, өстемә
кар сибәрсең дә китеп барырсың.
Кыз ни еларга, ни көләргә белмичә, Йосыфка бага.
Егет, форсаттан файдаланып: “Сиңа өч минут бирәм”,
– ди дә сәгатенә карый. “Ун секунд, унбиш, егерме
тугыз”...
– Риза.
– Нәрсәгә риза?
– Кияүгә чыгарга.
– Кемгә чыгарга?
– Сиңа.
– Миңа?
– Әйе, сиңа.
– Нәрсә миңа?
Егетнең нәрсә әйттерергә теләвен аңлап алган кыз:
– Исәрем, сиңа кияүгә чыгарга ризамын, – ди.
Егет аны кысып-кысып кочаклый да битләреннән
үбәргә керешә. Аннан бер мизгел тын калалар. Кызга
сөйгәне кочагында бик рәхәт. Әнә, бер-берсенең
йөрәк тибешләрен тыңлыйлар. “Яратам, яратам“...
Туйны да озакка сузмаска булалар. (Белмәссең,
сагыну-саргаюлардан үлеп китүләре ихтимал ич.)
Зөләйханың әтисе белән үги әнисен дә сөендереп
килергә онытмый яшьләр.
Ә туй көнендә алар шундый матур һәм бәхетле иде.
Күргән кешеләр бу гүзәл парга сокланып туя алмады.
Сөйгән кешең белән бергә яшәүләре бигрәк рәхәт
икән. Күзләреңне ачасың, янәшәңдә – ул. Чәй эчәргә
утырасың, янәшәңдә – ул. Хәтта йокы базарына да
аның кочагында китәсең.
Тик менә Йосыфы гына аңа аяк атларга да ирек
бирми. Тышка чыкса да, әти-әнисенең күзеннән чак
кына читкә тайпылса да, эләктереп алып, сөяргә-
иркәләргә тотына һәм печән башынамы, салкын мун-
чагамы, авыл читендәге урмангамы әйдәргә тотына.
Ә яшь киленнең ашарга пешерәсе, өй җыясы, кер
юасы, мал карыйсы, сыер савасы, бакча утыйсы,
иртәгәсе көнгә дәрескә әзерләнәсе дә бар. Ничек
шуларны аңламыйдыр Йосыф? Гел кочаклашып-
үбешеп кенә торып булмый ич. Җитмәсә, иренең әти-
әнисеннән дә оят. Көннәр буе печән башларында
ятсаң, ялкау киленгә юлыктык, дип уйлаулары бар ич.
Йосыфны өзелеп сөйсә дә, кайчак баш бирми иренә.
Ә шулай итсәң, бетте баш. Йосыф турсаерга гына
тора. Үпкәләп йөрүләрен күрсәң, көләселәр дә, елый-
сылар да килә шулчак. Ире әйтерсең өч яшьлек бала.
Йөзен чыткан була, эндәшми, каршына килеп бассаң
да күрмәмешкә салышкан була. Аннан күзләре күзгә
очраша да үпкәләгәннәрен онытып көлеп җибәрәләр
һәм китәләр абзар түбәсенәме, яки салкын мунча
ягынамы.
Шулай бик бәхетле яшәп яткан көннәрнең берсендә,
иртәнге чәйгә жыелгач, һич уйламаганда, Йосыфның
әтисе:
– Балалар, минем рәхәтләнеп әниегезне кочаклап
ятканым да булмады, – дип сүз башлады.
Карт дүрәк, әллә исәрләнә башладыңмы, дип уйла-
ды чирек гасыр бергә гомер иткән карчыгы, ә килене
белән улы аптырап бер-берсенә карап куйды.
– Әйе, балалар, шул гомер бергә яшәп әнкәгезне
рәхәтләнеп кочаклап яткан да булмады. Башта әткәй-
әнкәй белән яшәдек. Аннан балалар китте. Хәзер
килеп, менә улым белән киленем һәм бәләкәй генә
Таһирҗан... Шулардан чыгып, башыма бер уй килде –
әллә башка чыгасызмы, балалар?
Моны ишеткәч, әткәй бездән туйган икән, дип уйлап
куйдылар Йосыф белән Зөләйха. Тик корткасы гына
авызын ябып кала алмады:
– Син нәрсә сөйлисең, карт дүрәк? Килен рәхәтен
күрдек дигәндә генә балаларны куасыңмы? – дип
кызып китте ул яңа гына кайнап чыккан самавыр
шикелле. – Башка чыгасың килсә, үзең кит. Мин
Зөләйха кызымны да, Йосыф улымны да беркая да
җибәрмим!
– Син дөрес уйламыйсың, карчык. Мин аларны бер-
кая да кумыйм. Тик аларның үзләренең бездән башка
рәхәтләнеп яшәүләрен телим. Менә бүген көтү куган-
да бер яңалык ишетеп кайттым әле: бакча оч Куян
Галиләрнең балалары әтиләренең нигезен сата икән.
Әллә, балалар, шуны сатып алып, бергә-бергә авыл-
да йорт салып керикме, диюем. Безнең кассада акча
да бар бер алтыпочмакка. Җитмәсә, якын да.
Балаларыгызны да үзебез карашыр идек шунда,
диюем.
Әниләре дә:
– Алайга китсә, ярый соң, мин дә каршы түгел, – дип
җөпләп куйды.
Шәһәргә яңа күтәрелгән өйләрен ябарга шифер
эзләп барганнар иде, Зөләйха юл уңаеннан табибка
кереп чыгарга булды. Моны ишеткәч, коты очты яшь
кияүнең:
– Чирлисеңме әллә, жаным?
– Юк, чирләмим.
– Алайса нигә табибка керәсең?
– Кирәк.
– Кирәк? – диде аптырап, аннан: – Безнең ротада
Шаров дигән бер солдат бар иде, менә аның бер дә
санчасть юлыннан кайтып кергәне юк иде, – дип
сөйләнеп алды да: – Бәй, бичәм, син дә симулянт
Шаров кебек минем янда озаграк булыр өчен мәктәпкә
бармаска справкага керәсеңмени? – дип кычкырып
җибәрде, башына алма төшкән Ньютон кыяфәте
белән.
Зөләйха иренә тышта эскәмиядә көтеп торырга
кушып, дәваханә эченә кереп китте дә аннан сәгать
ярымнан гына бик дулкынланып килеп чыкты.
– Табиблар нәрсә әйтте? – дип, каршысына йөгерде
көтә-көтә көтек булган ир.
– Күп нәрсә әйттеләр инде, – диде хатын, хәйләкәр
елмаеп.
– Чир тапмадылармы?
– Юк.
– Димәк, син сау-сәламәт, – дип куанды сөйгәне.
– Юк, сау-сәламәт үк тә димәделәр.
Бу сүзләрне ишеткәч:
– Зөләйхам, дөресен әйт инде, чиреңне яшермә, без
бергә-бергә теләсә нинди авыруларны да җиңә ала-
быз. Минем көчле мәхәббәтем теләсә нинди сырхау-
ны да аякка бастыра ала. Аннан, җаным, тәүбә-тәүбә,
синдә теләсә нинди авыру булса да мин сине ташлар-
га җыенмыйм ич, – дип үрсәләнде ир.
– Дөресен әйтергәме? – дип сорады Зөләйха, көлеп.
– Әйе.
– Алайса ишет: безнең балабыз булачак, – дип
җаваплады хатын, бик дулкынланып.
Яшь ирнең күзеннән яшьләре бәреп чыкты. Ул алар-
ны кул сырты белән сөртеп куйды да көлеп җибәрде,
аннан эскәмиягә менеп басып:
– Урра, безнең балабыз булачак! – дип, бар дөньяга
кычкырды.
Тирә-яктагылар, аңлаганы – яшь ир өчен куанып,
аңламаганнары, бу тагын нинди дүрәк, дип аптырап,
аңа бакты. Ә Йосыф кешеләргә игътибар итмәстән
маймыл кебек сикереп җиргә төште дә сөйгәнен чуп-
чуп үбәргә кереште, аннан:
– Кем дип исем кушабыз, малай диделәрме, әллә
кызмы? – дип, аптырап, хатынына бакты.
– Кычкырма ул кадәр, тавышланма, бар дөнья
ишетә ич! – диде хатын, оялып.
– Ишетсен, бар дөнья ишетсен! – дип, ир яңадан
әтәчләнеп эскәмиягә менә башлаган иде дә, ярый
әле, аны хатыны тотып алып калды.
– Кем була диделәр, малаймы, кызмы? – дип
үҗәтләнде ир.
– Сиңа малай кирәкме, әллә кызмы?
Бу сораудан ир югалып калды.
– Малай да яхшы, кыз да. Малай булса, батыр була,
кыз булса, матур. Мин кайсына да риза, тик тәүфыйклы,
сәламәт бала булып тусын. Син көттермә инде, кар-
чык, малай була, диделәрме, әллә кызмы, безгә бит
исем эзли башларга вакыт!
– И Йосыф, Йосыф, ул бит бик бәләкәй, каян инде
аның җенесен белсеннәр! – дип көлде хатын.
– Минем сабыемны кулыма алып сөясем килә!
– Чынлапмы?
– Әйе.
Зөләйха иренең көрәктәй уң кулын кешеләргә
сиздермичә генә эченә тидерде, һәм шулчак бала
селкенеп куйгандай тоелды.
Өйгә Йосыф бөтенләй бүтән кеше булып кайтты.
Кояштай балкып, очып кына машинасыннан төште,
хатынын күтәреп кенә алды. Зөләйхасының ай-ваена
карамыйча, сыерын да үзе сауды, идәнен дә юды, чак
кына авыр әйбер дә күтәрттермәде. Әти-әнисе улла-
рына мәзәк кенә итеп карап куйдылар да, әллә инде
алар да бу гамәлен аңлады – бер сүз дә әйтмәделәр.
Йокларга ятарга әзерләнә башлагач:
– Йосыф, – диде хатын, май кояшы кебек балкып
йөргән иренә эндәшеп.
– Әү! Кем тия, гүзәлем?
– Табиблар синең өчен бер начар сүз әйттеләр бит
әле.
– Нәрсә әйттеләр? – диде Йосыф, коты очып.
– Сиңа сабыебыз туганчы минем белән йокламаска
куштылар.
– Чынлапмы? – диде ир, борынын тартып, мескен
генә.
– Әйе.
– Синең аяк очында мескен генә төн үткәрергә дә
ярамыймыни? – дип сорады, күңелендә өмет чаткы-
лары кабызып.
– Исеңдәме, син миңа бер анекдот сөйләгән идең,
– диде яшь хатын, көлеп.
– Кайсысын күз алдында тотасың, мин бит сиңа
аларны күп сөйләдем.
– Мулла абзый турында.
– Мулла абзый турында?
– Әйе. Онытсаң, исеңә төшереп китәм. Бер мулла-
дан егетләр: “Кызлар белән йоклау гөнаһмы?” – дип
сораган икән, ди. Тегесе: ”Кызлар белән йоклау гөнаһ
түгел дә, тик сез, ятсагыз, йокламыйсыз бит, менә
монысы гөнаһ”, – дип җавап кайтарган икән, дип
сөйләгән идең. Менә син дә янәшәмә ятсаң,
йокламаячаксың бит.
– Күрерсең әле, – диде Йосыф, үпкәләп.
Ә кичен ут сүнгәч, ул сөйгәне янына барды да, арка-
сын куеп ятты. Нәрсә, ул туасы сабыена зыян килүен
телимени? Нәрсә, ул хайванмыни, нәрсә, аның тота-
нагы юкмыни?
Икенче көнне хатынын мәктәпкә колхоз машинасын-
да илтеп куйды. Авыл халкы моны күрде дә, яшьләрнең
бала көтүен аңлады. Күпләр бу яңалыкка куанды, тик,
кызганычка каршы, көнләшүчеләр дә булды.
Сабыйларын алар бик зарыгып көтте. Бичәсендә
тулгак башлангач, Йосыф аны агрономның машина-
сында үзе Бәләбәйгә бала тудыру йортына илтеп
куйды һәм акушер хатын баласын тәрәзәдән китереп
күрсәтмичә, авылына кайтып китмәде. Руль артында
ул я җырлады, я елады, я бертуктаусыз: “Минем улым
туды!” – дип, төн караңгылыгын яңгыратты.
Бала табу йортыннан кечкенә улларын алып кайту
аларның үз гомерләрендәге иң бәхетле көннәре иде.
И ул бәллү тирәли әйләнеп йөрүләр!.. Аның бер ягына
Галинур абзый белән Роза апа килеп баса, икенче
ягына – Йосыф белән Зөләйха. Кечкенә Таһирҗан да,
“апай, апаем”, дип тыкшынган була. Сабый тын аламы,
уңайсыз ятмыймы, асты корымы, өсте ябыкмы –
һәркем үзенчә аны кайгыртты. Чак кына еларга маташ-
са да, яшь әни кечкенә улын кулына алып ими
каптыра. Шул арада да Йосыф читкә китми, янәшәдә
“улым, улыкаем” дип, яшь әтәч кебек горурланып,
бөтерелеп йөри. Ә Зөләйхага үз баласын күкрәгенә
кысып йомшак диванда имезеп ятулары бигрәк рәхәт.
Шул чагында ире дә: “Карчык, син шундый бәхетле
ятасың, ник мин дә хатын-кыз булып тумаганмын, дип,
ак көнләшү белән үзеңнән көнләшеп тә куям”, – дигән
була. Ә Зөләйхага кызык: ирен бала имезеп яткан
итеп күз алдына китерә дә көлеп җибәрә.
Берничә көннән күрше-тирә әбиләрне, туганнарны
чакырып, исем куштылар. Мулла абзый сабыйның
колагына өч тапкыр “Рөстәм” дип пышылдады.
Ә беренче бәби мунчасы мәңге исләреннән чыкмас.
Йосыф суны, йомшак була, дип, улы өчен яраткан
ерак чишмәдән көянтәләп үзе ташыды. Кара мунчаның
исе беткәч, әти кеше йомшак юрганга төреп улын
күтәрде, аңа хатыны белән әнисе иярделәр. Эчкә
кергәч, Зөләйха улын алдына яткырды, бианасы
әз-әзләп кенә су салып торды. Азактан кечкенә
Рөстәмне:


Атаң чапкан утын түгел,
Инәң яккан мунча түгел,
Мунча ташы, бүрәнә башы,
Аю баласын чабам,
Бүре баласын чабам,
Чәт-чәт-чәт, чәт-чәт-чәт,


дип каен миллеге белән чабып та алдылар әле. Ә
сабый, әллә эсседән, әллә рәхәтлектән, еларга да
онытып ята бирде, бары төргәндә генә мунчаны
яңгыратып елап җибәрде.
...Көннәрнең берсендә Йосыфның әти-әнисе,
кечкенә Таһирҗанны да ияртеп, Ташкент шәһәренә
кунакка киттеләр. Яшь әти-әни уллары Рөстәм белән
өйдә өчесе генә торып калды. Йосыф, хатынына
үзенә генә авырга килмәсен дип, эшеннән ял алды.
Йөриләр хәзер икәүләп бәллү тирәли. Чак кына
читкәрәк китәргә дә куркалар үзләре. Сабый тугач,
Роза әниләре яңадан ашарга әзерли башлаган иде
дә, хәзер яшьләрнең моңа вакыты калмый. Тиз генә
манный болгатып, корсактагы бүреләрнең авызын
томалыйлар да, яңадан бәллү тирәли әйләнәләр.
Берничә көннән мунча ягып керергә булды яшьләр.
Бу юлы да Йосыф суны ерак чишмәдән ташыды.
Мунча яккан арада һаман улы янына кергәләде,
Зөләйхасына һаман ярдәм итәсе килде, анысының
ай-ваена карамый, баланың астын алыштырырга
тотынды.
Шулай йөри торгач, кичке уннарда гына киттеләр
“мунча Фатыйма” кулына. Алдан, кызыл байраклы
командир кебек, күкрәк киереп, малаен күтәреп
Йосыф атлады, аның яныннан, ат тирәли чабучы
колын сыман, хатыны теркелдәде. Зөләйха дәшеп
бармаса да, аның тел төбен яхшы аңлады ир. Янәсе,
берүк җиргә төшереп җибәрә күрмә улыбызны. Ә ул
җаныдай күргән баласын егарга исәр димени!
Мунчага кергәч и еларга кереште сабыйлары.
Туктатырлык та түгел. Авызына каптырылган имине
дә төкереп кенә чыгарды чукынчык малай. Елый дип,
юындырмыйча кайтып булмый бит инде: Зөләйха
сабыен алдына салды, Йосыф терсәк тыгып таманла-
ган суны тагын бер кат тикшергәч, сак кына коеп
торды. Баланы юындырып бетеп, ак юрганга төреп
алып кайтып киткәндә хатыны: “Еласа, утны сүндереп-
кабызып хәбәр бир”, – дип калырга да онытмады.
Юраганы юш килде: өйгә кайткач та Рөстәм акырып
елый башлады. Нишләсен инде Йосыф, хатынына
Ильич бабай уты ярдәмендә хәбәр итмичә булдыра
алмады. Бераздан хатыны да, янгыннан качучы кеше
сыман, сабынланган баш белән кайтып керде. Ана
кешенең ана кеше инде, улына бер-ике генә сүз әйтүе
җитте: тегесе аңлагандай тып-тын булды. Хатын
яңадан мунчага барып, чәчен юып, тәнен сабынларга
гына өлгергән иде – иреннән яңадан “кайт” дип хәбәр
килде. Зөләйха күбекләрен агыза-агыза, тагын бала-
сын тынычландырырга өенә чапты. Шулай итеп, ул
юынып чыкканчы ике араны әллә ничә кабат урап
килде.
Зөләйха юынып кайтып, ниһаять, баласына ими
биреп йоклаткач кына, бәхетле әти-әни кара-каршы
чәй эчәргә утырдылар.
– Әй, әтисе, әтисе, мунча кереп чыкканчы ике араны
җиде тапкыр йөгерттең бит, – диде хатыны, бәхетле
елмаеп.
– Синдәге әйберләр миндә булса, мин дә тынычлан-
дырыр идем аны, – дигән булды бирешергә теләмичә
ире дә.
Шулчак ниндидер тавыш килгәндәй булды да торып
чаптылар икәүләп күрше бүлмәгә. Бәхетләре – сабый
матур төшләр күрә-күрә бәхетле йоклый. Алай бул-
гач, чәйләрен эчеп бетерсәләр дә ярый.
Өстәл өстен җыеп беткәч:
– Бар син ят, – диде хатын иренә.
– Ә син?
– Мине бөек эшләр көтә, – диде хатын, сабыеның
керләренә ымлап.
– Малай – минеке дә, шулай булгач, мин дә юышам.
Ир белән хатын идәнгә аяк бөкләп утырдылар да
икесе ике савытка су алып, кечкенә Рөстәмнең
керләрен юарга тотындылар. Зөләйха сабынлы җылы
су белән уып, ә ире салкын чиста суда чайкап торды.
Әйе, адәм баласына бәхетле булыр өчен күп тә
кирәкми икән. Үзеңнең көтеп алынган улыңның
керләрен сөйгән кешең белән кара-каршы утырып
юулары үзе бәхет түгелмени? Кайчак ир белән
хатынның исе китә: алар моңа кадәр бу дөньяда улла-
рыннан башка ничек яши алды икән?
Йокларга алар төнге икенче яртыда гына ятты. Тик
шуңардан соң да алар белән бер гадәттән тыш хәл
булып алды әле. Балалары елаудан икесе берьюлы
ут капкандай сикереп тордылар һәм шап итеп
маңгайга-маңгай килеп бәрелештеләр. Бу шундый
кинәт һәм нык булды ки, хәтта күзләреннән утлар
күренде. “Әй, карчык, әле икебез дә үлеп киткән бул-
сак, безнең данлыклы милиционерларыбыз кемгә
ягарлар иде микән? Өй бит эчтән бикле, шулай бул-
гач, әти-әнисен үтергән дип, Рөстәмебезне кулга
алырлар иде микән?” – дип көлгән булды әти кеше,
күбеп чыккан маңгаен уа-уа.
Бер атна дигәндә “Ташкент кунаклары” да кайтып
төште. Инде эшләр җайланды. Роза әниләре тәмле-
тәмле ашлар пешереп торды, Галинур әтиләре мал
карады, тыштагы эшләрне башкарды, дәресләрдән
соң Таһирҗан җиңгәсенә бала карашты. Шулай бул-
гач, Йосыф та эшенә чыгарга булды.
Тик колхозның автопаркына китеп ике-өч сәгать тә
тормады, көтүдән качучы алама сыер кебек, улыбыз-
ны сагындым, дип, кайтып та керде. Тагын китте,
бераздан тагын кайтты. Шулай ике арада чапты гына.
Алдагы көннәрдә дә бик еш кына урап киткәләде.
Улын күрмичә ярты көн дә түзә алмады.
Шулай бер кичне Зөләйха, үпкәләгән кыяфәт чыга-
рып, авызын бөрештереп:
– Син мине яратмый башладың әле, – дигән булды.
– Кем әйтте? – диде ире, көлеп.
– Беркем дә әйтмәде. Мин үзем беләм.
– Эй, карчык, карчык, ни сөйлисең тагын?
– Элек син мине янәшәңнән битараф кына үткәрми,
хәтта бәдрәфкә барган чагымда да эләктереп алып
кочаклый идең, әп итә идең. Ә хәзер уйлап та
бирмисең, әйләнеп тә карамыйсың. Менә, бүген,
мәсәлән, улыбызның хәлен өч тапкыр белеп киттең, ә
мине бер тапкыр тотып үпмәдең дә.
– Эй, карчык, карчык, мин сине элеккечә яратам, юк,
алдадым, элеккедән дә ныграк яратам. Тик гафу, улы-
бызны бит сиңа караганда да ныграк яратам.
– Ничек инде? – дип, аңламаганга салышты яшь
хатын.
– Мин сине гармун кебек яратам, ә улыбызны эше-
лон хәтлек. Шуннан үзең уйлап кара инде, карчык, –
дип шаркылдап көлеп җибәрде дә хатынын күтәреп
әйләндереп алды.
И чукынчык, сүзен дә тапкан була. Аңа ничек
үпкәлисең ди. Әнә, күзләре үк яратуын әйтеп тора ич.
Ә улын яратуга ничек көнләшәсең ди. Анысы – уртак
мәхәббәт җимешләре ләса!
Рөстәмнәре дә ай үсәсен – көн, ел үсәсен ай үсте.
Бераздан үзе таныган кешеләргә матур итеп елмая
башлады, башын да бүтән балалардан иртәрәк
күтәрде. Күп тә үтмәде, идән буйлап шуышып та
китте. Моның өчен ата-ананың куануларын күрсәң! Ә
җиде ай тулар-тулмастан өй буйлап дүрт аякта чапты-
ра башлады. Эштән кайткач, аңа әтисе дә иярә. Икесе
дүрт аякта бүлмә буйлап җилдерәләр генә. Ул Рөстәм
куана, ул Йосыф куана! Бераздан бала өй эченә генә
сыешмый башлады. Әледән-әле алгы бүлмәгә дә күз
төшерә, шул якка чыгарга маташырга кереште. Ә
арада биек тупса. Тик әти кеше яраткан улы өчен
моның да җаен тапты: тупсаның ике ягына да
нәнәсенең каз мамыгыннан ясалган мендәрләрен
тезеп чыкты. Аннан үзе улына күрсәтеп, алпан-толпан
дүрт аяклап теге якка чыкты, аннан бераздан кире
килеп керде. Моны Рөстәм дә күрде һәм әтисенең
гамәлләрен кабатлап карады. Хәзер ул ике бүлмәне
бер итеп җилдереп кенә йөри. Тик, әтисе белән
әнисенең әллә күзләре тиде инде: бала йомшак
мендәр өстенә менеп тә китте, чалкан егылып, елап
та җибәрде. Йосыф та мендәр өстенә менеп китте
һәм авызын бәлшәйтеп еларга тотынды. Ә бала,
әтисенең дә елавын күргәч, әллә кызык булып китте
инде, еларга да онытып туктап калды... Ә бераздан
инде алар аталы-уллы күрше бүлмәдә йөреп ята иде.
Тик күрше әбиләр генә боларны күреп тиргәшә:
“Баланы артык нык яратырга ярамый, бәхетсез була”,
– ди. Ничек үз сабыеңны яратмыйсың ди инде? Үз
сабыеңны яратасы урынга кешенекен яратырга ди
микәнни?
Йосыф сүзне бүтән темага борган була да, бераз-
дан әбиләрнең үзләреннән:
– Балаларыңны яратасыңмы, әби? – дип сорап куй-
ган була.
Тегеләре, берни уйламастан:
– Яратам инде, үз баламны ничек яратмыйм, – дип
җавап кайтаралар.
– Бик нык яратасыңмы? – дип төпченгән була
Йосыф.
– Бик нык, – ди тегеләр.
– Нигә балагызны бик нык яратасыз, үз балаңны нык
яратырга ярамый бит, – дип, тегеләрнең авызын бик
тиз томалый.
Әбиләр, Йосыфның дорфалыгына ачулары килеп,
бу тирәдән китүне кулай саный.
Рөстәмнең беренче туган көнен, күп кунаклар җыеп,
яңа өйләрендә үткәрделәр. Зөләйханыкыларны да
чакырганнар иде, тик аның ягыннан әтисе генә килә
алды. Йосыфның туганнары, дус-ишләре һәм укыту-
чылар кечкенә Рөстәмгә уенчыклар гына түгел, хәтта
йорт котлап бүләкләр күтәреп килде. Яшь гаиләгә
бәхет-шатлык теләп, җырлап-биеп, төнге икеләргә
кадәр күңелле генә утырды алар.
* * *
Зөләйха – бик бәхетле хатын ул. Кыз баланың
бәхет-шатлыгы – ирдән, диләр. Икенче яртысыннан
уңса, гомер буе рәхәттә яши, уңмаса, соңгы сулышы-
на кадәр җәфа чигә хатын-кыз. Бу яктан да, бүтән
яктан да, күз тимәсен, аның бар да яхшы.
Йосыфын мактап туймаслык. Андый яхшы ир дөнья
йөзендә бүтән юктыр. Сөйгәненең әти-әнисе дә
Зөләйха өчен үлеп торалар, кызым дип кенә йөртәләр.
Мәктәптә дә бик нык яраталар үзен. Йортлары да
иркен, күрше Кадрия апа әйтмешли, туп тибәрлек.
Җитмәсә, шуларга өстәп, яннарында “әни, әнием” дип,
сөеп туймаслык уллары тыпылдап йөгереп йөри.
Әйе, тормышыннан бик канәгать ул. Төрле язмышлы
кешеләр була бит. Әнә, ерак китәсе түгел, элекке
сыйныфташларыңа карасаң да моңа төшенергә була.
Гел “бишле”гә укучы Алсулары институтка да керә
алмады, маляр булып китте. Рәзинәләре икенче курста
укыганда яман шештән үлде. Мәрьям ирсез бала
тапты. Гөлнараны әти-әнисе яратмаган кешесенә
көчләп кияүгә бирделәр. Гөлчирә бер елдан ук иреннән
аерылды, әле ялгыз бала карый. Светлананың, җиде
ел ир белән яшәвенә карамастан, баласы юк.
Теге чакта Йосыфы велосипедта Зөләйха каршына
килеп чыкмаса, әле килеп аның язмышы да бүтәнчәрәк
булыр иде. Ул бу кадәр бәхетле була алыр идеме?
Өздереп әйтә ала – юк! Ә иренең бер килмәгән ягын
да таба алмый. Күз камаштырырлык дәрәҗәдә матур.
Озын буйлы. Мускуллары да, бүтәннәрнеке кебек
мыскыл түгел, калкып тора. Күп итеп китап укый – бер
белмәгәне юк. Эчми дә, тартмый да. Шуңа өстәп, көн
дә спорт белән шөгыльләнә. Әти-әнисен дә ихтирам
итә. Улы өчен дә үрнәкле әти. Йосыф – фәрештә
булырлык кеше. Тик фәрештә генә була алмый. Чөнки
аның бер җитешмәгән ягы бар. Йосыф дөреслек
ярата. Моның өчен ул хәтта үләргә дә әзер.
Артык хаклык яратуы аркасында, мәктәпне
тәмамлаганда алтын медаль аласы урынга көзгелеккә
калдырылган. Ул чакны, имтиханнар алдыннан,
мәктәп директоры унынчы сыйныф егетләренә, яхшы
билге аласыгыз килсә, миңа бәрәңге утыртырга киле-
гез, дигән булган. Бар да барган, иреннән башкалары.
Ә Йосыф, мин эшләп түгел, ә баш белән имтихан
бирәм, дип, бармаган. Нәтиҗәдә, барысы да имтихан
тапшырган, ә Йосыф директор укыткан фәннән
көзгелеккә калдырылган. Сентябрьдә тапшыруын
тапшырган, тик институтка документлар бирергә соң.
Егетне көзен армиягә алганнар. Анда да Йосыф
Йосыфлыгын күрсәткән: Әфганга җибәрүләрен сорап
гариза язган.
Хәрби хезмәттән кайткач, аның янына мәктәпләре-
нең яңа директоры килеп: “Син – авыл тарихында
армиядән батырлык медале тагып кайткан бердәнбер
кеше, җитмәсә, шуңа өстәп, яхшы спортчы да. Безгә
физкультура һәм НВП3* укытучылары кирәк. Аннан
читтән торып институт та тәмамлар идең. Үземнең
киләчәктә Йолдызлыдан китәргә уем бар, шулчагын-
да минем урынга директор да булып калыр идең”, –
дигән. Тик Йосыфның гына җавабы кискен булган:
“Мин – Әфганда кулга корал тотып, ялган идеология
өчен сугышып йөргән кеше. Шул башым белән сабый-
ларга дәрес бирергә мораль хакым юк. Укытучы
булыр өчен Чыңгыз Айтматовның “Беренче укытучы”
әсәренең төп герое кебек саф булырга кирәк”, – дип,
директорны кире борып чыгарган.
Армиядә шофер булып йөргән Йосыф тик ятмаган,
колхоз машинасына утырган. Анда да, әлбәттә, бүтән
шоферлардан аерылып торган. Колхоз милкенә кул
сузмаган, әби-чәбигә утын-печән кайтарса да, бер
тиен алмаган. Бүтәннәрнең машиналары ватылса,
ярдәмгә һәрчак атлыгып торган. Юл читеннән җәяүләп
кайтучыларның яныннан, алар олы булса да, кече
булса да, битараф кына үтеп китмәгән, һәрчак утырт-
кан.
Менә шундый фәрештәдәй зат – Зөләйханың сөйгән
ире, Рөстәменең яраткан әтисе. Тик кичәге вакыйга
гына хатынның кәефен бозды, йөрәгенә шом салды.
Чөнки ире эшеннән канга батып кайтты. Зөләйханың
коты очты.
– Ни булды, жаным? Кем тиде? – дип өзгәләнде
хатын.
– Минеке түгел лә ул. Ә дошманнар каны, – дип
көлгән булды Йосыф.
Хатын ирен җентекләп карый башлагач, сөйгәненең
башы тишелүен ачыклады. Комганга җылы су салып,
бит-кулларын юдырды, киемнәрен алыштырды,
башындагы ярасын дарулар белән эшкәртте.
– Кем тиде сиңа, җаным? Әйт! Мин хәзер барып шул
кешенең күзләрен чокып чыгарам, йөзенә төкерәм.
Тырнакларымны песи кебек аңа батырам.
– Берни дә булмады, ишектән кергәндә башымны
гына бәрдем, мин озын бит.
– Ишектән кергәндә күз төбеңне дә бәреп алдыңмы,
ишектән кергәндә төймәләреңне дә койдыңмы,
җиңеңне дә умырдыңмы?
Ир, кызарып башын аска иде.
– Җаным, син шушы яшькә җитеп алдаша белмисең.
Әле дә дөресен сөйләмәгәнеңне күреп торам. Без –
ир белән хатын. Бер алманың ике яртысы. Безнең
арада сер булырга тиеш түгел. Җитмәсә, мине
беләсең, җепнең очына чыкмыйча тынычланмаячак-
мын!
– Мин көндез үк басудан иген ташыганда Саескан
кушаматлы бер шоферның председатель Бурсык
белән нәрсәдер пыш-пыш сөйләшүләренә игътибар
иткән идем. Әле эштән кайтышлый карасам,
Саесканның “ГАЗ”игы председатель ихатасына кереп
бара. Чиста эш түгел, дип шикләнеп, яннарына барып,
койма ярыкларыннан карасам, иген бушатып ята
болар. Үз-үземне белештермичә йөгереп кереп,
Саесканны сугып очырдым да Бурсыкның бугазыннан
алдым. Үтерә идем, билләһи, ярый әле
председательнең кияве арттан килеп күсәк белән тон-
дырды.
– Милиция чакыртырга иде, юләрем.
– Чакырттым, тик алар килгәнче Саескан барча
игенне ындыр табагына илтеп бушаткан, ихаталарын
ашлыкның бөртеген дә калдырмыйча себереп куйган-
нар.
– Боларны милициягә әйттеңме соң?
– Әйттем, тик тегеләр ялган дип бара, җитмәсә,
шуңа өстәп, ихатабызга кереп сугыш башлады,
өстеннән гариза язабыз, башын төрмәдә черетәбез,
диләр.
– И Йосыф, Йосыф, кайчак үзеңнең өй тоткасы, әти
кеше икәнеңне дә онытып ташлыйсың!
– Әй, Зөләйха, гаделсезлек күрсәм әллә нишлим,
бүтән кешегә әйләнәм дә китәм шул. Икенче яктан
караганда, без иген үстерәбез, ә ул урлап ятарга
тиешме, Зөләйха?
– Тиеш түгел дә, тик кайчан гаделлек күргәнең бар
бу дөньяда?
– Күргәнем юк та. Тик кемдер аның хакына көрәшергә
тиештер ич. Мин булмасам, кем? Гафу ит, әмма мин
колхоз мөлкәтенә кул сузучылар яныннан ваемсыз
гына үтеп китә алмыйм.
– Шулаен шулай да. Мин сине аңлыйм. Тик син миңа,
әтиеңә, әниеңә, Таһирҗанга һәм Рөстәмебезгә исән-
сау кирәк.
– Кайгырма карчык, синең ирең – Әфганнан да исән
кайткан кеше. Җитмәсә, мин Рөстәмебезнең әтисе
куркак булуын теләмим.
Аңлый Зөләйха: ул иренең фикерен, яшәү рәвешен
һич кенә дә үзгәртә алмаячак. Тик аның гомере өчен
бик борчыла. Рәис кулында власть, шуннан файдала-
нып иренә каршы берәр нәрсә эшләп ташлый
күрмәсен.
Шушы сөйләшүнең икенче көнендә Зөләйханың
туган авылы Ташкичүдән: “Кайт, әтиең авыр хәлдә”, –
дип телефоннан шылтыраттылар. Нишләсен инде,
елый-елый ире янына чапты. Йосыфы тиз арада
Ташкичүгә барырга өлтерәп беткән булса да машина
тапты.
Юлга чыгар алдыннан Йосыфның әти-әниләренә
кереп, кош-кортларын, бүген-иртәгә бозаулыйсы
сыерларын, симертергә калдырылган тәкәләрен
карап торуларын сорадылар. Алар да кодаларының
чирләп китүенә бик нык кайгырды, мал-туарларга күз-

колак булу гына түгел, хәтта өйләрендә яшәп торырга
булды.
...Зөләйха янып-пешеп барып кергәндә, йөзенә ак
чырай кунган әтисе урын өстендә ята иде. Кызын
күргәч, талпынып куйды, әмма кузгала алмады.
– Кызым, кызым, балам килгән... – диде ул, куанып.
Тавышы да бик акрын чыкты.
– Хәлең ничек әти? – дип сорады Зөләйха, күзенә
тыгылган яшьләрен сиздермәскә теләп.
Менә, үзең күрәсең дигәндәй, атасы


____________
*НВПЗ (начальная военная подготовка) – башлангыч хәрби
әзерлек.

(Дәвамы бар.)

Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (4)
Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: