Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 сентябрь 2021, 20:30

Флүрә СӘЛИМОВА. Яшьлек күгендәге давыл. Хикәя. (Ахыры)

Нурсиләнең күзләрен яшь томалады. Яшьлеге күгендә купкан давыл үтеп китте шикелле. Ана еламаска тырышты. Ә күз яшьләре үзеннән-үзе акты да акты.

Флүрә СӘЛИМОВА. Яшьлек күгендәге давыл. Хикәя. (Ахыры)
Флүрә СӘЛИМОВА. Яшьлек күгендәге давыл. Хикәя. (Ахыры)

* * *

Шушы вакыйгадан соң, озак та тормый, Нурсилә авылдан чыгып ук китте. Шәһәрдә яшәүче Зөбәрҗәт апасы, әнисенең бертуган сеңлесе, Нурсиләне үзе эшләгән тегү фабрикасына өйрәнчек итеп урнаштырды. Баласы тугач, аңа эш урыныннан бер бүлмәле фатир бирделәр. Берничә ел тырышып эшләп, үзен алдынгылар исәбендә таныткач, фатирын киңәйтергә дә ярдәмләштеләр. Кызының бәхетсез язмышы йөрәген каты яралаган әнисе кинәт кенә авырып, якты дөньядан китеп барды. Нурсилә әнисенең үлүен бик авыр кичерде. Кайгылы вакытларында юанырга өлдө өле Илнуры бар. Ул үсә барган саен, ана яшәү ямен ныграк тойды. Чибәр, яшь хатынга күз атучылар, өйләнергә теләүчеләр дә булмады түгел, булды. Улын чит күзләр кимсетер, җәберләр кебек тоелды аңа. Рөстәме эзләп килгәч, аның тәкъдимен дә кире какты.

– Сиңа булган саф сөюемне, мәхәббәтемне саклый алмавымны да кичердең, гаепле түгеллегемне дә аңладың. Сиңа булган тойгыларымның кайнарлыгы кояш нурларына тиң булра да, тәкъдимеңне кабул итә алмыйм. Куенымдагы баламда икенче кешенең каны барлыгын да онытма. Яшьлек языңның дөньясына бала күтәреп килеп керәсем килми. Тәүге мәхәббәтебез саф килеш калсын!

Онытырга теләде Нурсилә Рөстәмен, оныта алмады. Төшләрендә күреп, елап уянды. Ә гомер дигәнең акты да акты.

Менә шуларны – үзенең әрнүле яшьлеге, газаплары турында улына күптән сөйләп бирәсе, эчендәге серләрен бушатасы килгән чаклары күп булды аның. Булдыра алмада. Улының йөрәгенә яра салырга теләмәде. Һәм менә соңга калды.

 


* * *

Нурсилә төнен йокысыз чыкса да, иртүк торып, үзен тәртипкә китерде. Йоклап яткан улының чәчләреннән иркәләп сыйңап куйды. Битләреннән дә ипләп кенә үбеп алды.

– Эй, бала, бала! Әтиеңнең кемлеген белгән булсаң, бу кадәре өзгәләнмәс идең. Белмисең шул, белмисең...

Ул шулай сәйләнеп, аяк очларына гына басып, кухняга үтте. Газ плитәсен кабызып, чәй кайнатырга куйды. Юк, йөрәге аның үз урынында түгел. Бүген барсы да хәл ителер, улыннан яшереп килгән, озак еллар җанын кимереп, әрнетеп торган серенең төенчеге бүген чишелер кебек. Теләр-теләмәс кенә бер чынаяк чөй ясап эчте.

Шунда ишек шакыдылар. «Бу вакытта кем булыр икән?» –дип, ул ишеккә килде.

– Кем бар анда?

– Бу Нурсилә Галиеваларның фатиры буламы?

– Ә сез кем буласыз?

– Мин Кәрим булам.

– Кәрим?..

– Әйе, әйе. Илнурның әтисе...

Нурсилә бозлы коега төшеп киттемени? Йөрәге ярсып тибәргә кереште. Куллары теләр-теләмәс кенә ишек келәсенә үрелде.

Һөм менә Кәрим. Аны танырлык та түгел. Картайган. Чәчләре агарган. Иске киемдә. Кулында кечкенә таягы да бар.

– Улым белән икегезне күрәлмичө үлеп китәрмен, дигән идем.

Ул шулай сөйләнеп, кулындагы таягын бер почмакка сөяде дә эшләпәсен салып, чөйгә элеп куйды.

– Исәнме, Нурсиләкәй? Очрашмаганга ничә еллар. Сагындырган, бик тә сагындырган. Кил әле, яшь чаклардагы кебек үзеңне бер кочагыма алып, кысып үбим. Син бер дә үзгәрмәгәнсең. Элеккечә яшь, чибәр көенчә.

Нурсилө колачын җәеп каршысына килгән Кәримне этөп үк җибәрде.

– Бәй, бәй. Бик салкын каршылыйсың бит әле, Нурсиләкәй!

– Ә син миңа, тумаган сабыйга күрсәткән ерткычлыгыңнан соң, җылы очрашу өмет иткән идеңмени? Нишләп әле безне эзләп, ил бастырып йөрисең?

– Эзләсәм, үз хатыным, үз балам...

– Үз хатыным, үземнең балам, дисеңме? Оялмыйсыңмы? Хәер, ул оят дигән нәрсә синдә башта ук юк иде бит инде.

– Нигә, улымның атасы мин түгелмени? Синең балаң, дип артымнан калмый йөргәнеңне оныттыңмыни?

– Мине хатының, карындагы туачак сабыебызны балаң итеп кабул итмәдең бит, Көрим.

– Итмәсөм. Утырып чыккач та сезне эзләп йөрмәгән дә булыр идем. Улым нәкъ үзем. Суйган да каплаган.– Шунда кинәт сискәнеп:– Ә улым үзе кайда соң әле? – дип сорады Кәрим.

Нурсилә тиз генә аның бүлмәсенең ишеген ябып куйды.

– Сиңа охшарга Ходай язмасын инде!

– Начар, бик тә начар каршыладың, Нурсилә. Хәтта түрдән урын дә тәкъдим итмисең.

Ул залга үтеп, диванга килеп утырды.

– Түрдән урынны хөрмәтле кешегә генә бирәләр. Синең бит безнең алда хөрмәтең юк, Кәрим.

– Алай димә, Нурсилө! Мин элекке шаталак, җилкуар Кәинм түгел инде. Бераз акыл утырды шикелле. Мин әле һаман өйләнмәгән. Буйдакмын. Бәхеткә каршы, син дә тормышка чыкмагансың. Төрмәдә утырганда озак, бик озак уйландьм. Исән-сау срогымны тутырып чыккач, барыбер сезне эзләп табарыма ышандым. Һәм менә таптым. Алла бар икән ул, Нурсиләкәй! Улыма үземне таныткач, бик җылы кабул итте. Хәер, үз атасын нишләп инде кабул итмәсен! Дөрес, башта ышанмый торды. Син бит аңа мине үлде дип әйтеп килгәнсең. Начар, бик начар эшләгәнсең. Төрмәдән үзеңә хат язарга әллә ничә тапкыр уйлап куйдым. Адресыңны да эләктергән идем.

– Авырлы чагымда син «Убырлы чокыры»ына ыргыта язганда, тракторы белән Хәлим килеп чыкмаса...

– Анда бит мин шаярдым гына...

– Шаярдың гына? Минем язмышым, яшьлегем, мәхәббәтем белән бик усал шаярдың син, Көрим! Илнурым уянганчы өебездән чыгып сыпыр. Синең миңа күрсәткән газапларыңны, кансызлыгыңны әле ул белми. Тагын сиңа миннән ни кирәк? Улым дип авызыңны да ачасы булма! Минем артымнан да, аның артыннан да башкача яхшылык өмет итеп йөрмә! Минем соңгы сүзем бу.

– Юк әле! Монда минем улым бар. Ул синең кебек таш бәгырьле булмас. Авыру әтисен, мөгаен, куып чыгармас. Мин авыру. Әйе, әйе, бик тә авыру. Моторымның ыңгыр-шыңгыр булуы гына җитмәгән, өстәвенә менә аягымны да сындырып озак кына ятьш. Минем сездән башка күз терәргә беркемем дә юк. Кума мине, Нурсилә! Бала икебезнеке бит. Сиңа булган яратуым, хисләрем дә шул килеш. Сине, улымны күргәч, яшисем килеп китте. Әнием мәрхүм оныгын күрсә нишләр иде икән? Минем кайгыдан ул да китеп барган. Шагыйрь әйтмешли – әй, бу тиле яшьлек! Бик тә тиле булдым шул, Нурсиләкәй! Яшьлегемнең иң матур еллары төрмәдә үтте бит. Үкендерә, бик тә үкендерә. Ишеткәнсеңдер инде, тәүгесендә бер кызны әрәм иткән өчен утыртканнар иде. Икенчегә исерек килеш берәү белән бәхәскә кереп, башына шешә белән җибәргәнмен. Синең күз яшьләрең чынлап та миңа бик кыйммәткә төште.

– Бу хәбәрләреңне нигә әле миңа тезәсең? Мин бит тормышың, үткәннәрең белән кызыксынып сиңа сораулар бирмәдем. Үзеңне кызгандырырга җыенасыңмы? Син бит мине кызганмадың. Туачак сабыемны да кызганмадың. Тагын бер тапкыр әйтәм, улым уянганчы чыгып китүеңне сорыйм! Мин аңа безнең арада ниләр булганын барсын да үзем сөйләп бирәчәкмен.

– Мин сезнең сөйләткәннәрнең һәммәсен дә ишетеп, тыңлап тордым, әнием, – диде Илнур акрын гына залга үтеп. – Нигә син моны миннән шулкадәре озак еллар яшереп килдең? Нигә син боларны, әтиемнең кемлеге турында элегрәк сөйләмәдең?

– Илнур! Улым! – Кәрим аңа таба талпынып куйды.

– Юк, минем сезнең улыгыз буласым килми.

– Илнур, туктале, улым! Мине тыңла! Мин бит синең әтиең, үзеңнең әтиең...

– Сүзегезне дә тыңлыйсым килми. Әнием әйткәнчә, башкача безне эзләп тә, юллап та йөрмәгез! Мин әтием булган кешене мондый итеп күз алдына китерми идем.

Илнурның бу сүзләрендә ниндидер йөрәк тетрәндергеч аваз яңгырады.

Илнур башка бер сүз дә әйтмичә, үз бүлмәсенә кереп китте.

Кәрим башын түбән игән килеш, сүзсез утырды да утырды. Аннары акрын гына урыныннан торып, таягын, эшләпәсен алып, ишеккә юнәлде.

Нурсиләнең күзләрен яшь томалады. Яшьлеге күгендә купкан давыл үтеп китте шикелле. Ана еламаска тырышты. Ә күз яшьләре үзеннән-үзе акты да акты.

Илнур әнисе янына килеп, аның иңбашына кулын салды.

– Елама, әнием! Сиңа күрсәткәннәре өчен язмышы аны шулай хөкем иткән. Син үзең өчен генә түгел, минем гомерем өчен дә батырларча көрәшкәнсең.

Нурсилә шунда кинәт кенә борылып, таза, матур булыпүсеп килгән улының күкрәгенә башын салды.

– Рәхмәт, улым! Син мине аңладың, – диде ул күз яшьләрен сөртеп.

 


Фото: stihi.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: