Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 сентябрь 2021, 09:59

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (9)

...Күренеп торган бер әйберләре дә юк, өй эче шыр-ялан! Исе китеп чыкты Нурия: ничек инде бай булган кешенең бернәрсәсен дә калдырмаганнар?! Мондый бөлгенлек хәлләрен күз алдына да китерә алмаган авыл аксакалы менә шулай, күченеп йөрергә мәҗбүр ителеп, һәртөрле кимсетүләргә дучар булды. Фотода: Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (9)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (9)

(Дәвамы)

Шәйхул карт язмышы

Авылның “черегән бае” Шәйхул карт урында ята. Яткан җиреннән караватның икенче башына бәйләнгән бауга тотынып, гәүдәсен калкыта... Карчыгы Мәрьям – бик көчле, таза хатын – төрле юллар белән азык табып кайта. Елга буена төшеп, каз-үрдәк йоннары җыеп, мендәр ясый да ашау ризыкларына алмаштыра. Шулай йөргәндә, кешеләрнең кош-кортын да, муеннарын борып, капчыгына сала, диләр...

Шәйхулның ике катлы йортын колхоз мөлкәте иткәч, анда авыл Советы депутатлары кереп урнашты. Амбар-складларын сүтеп, бүрәнәләреннән клуб кордылар.

Элекке хуҗа колхозга кермәде. Тартып алынган мөлкәтен дә бирми тарткалашмады. Хәтта авылдан ерак түгел, урман эчендә урнашкан умарталыкларын “күмәк байлык” итеп язганда да, бер сүз дәшмәде. Нәтиҗәдә, бар мөлкәте конфискацияләнде...

Шәйхулны, барыбер, гаиләсе белән сөргенгә җибәрделәр. Сөргеннән иртәрәк кайтарылып, колхоз эшләренә чумган малае Галихан икенче урамда, зыярат янында, кечкенә бер йорт салып керде. Сөрген срогы беткәч, Шәйхул шул малаена кайтты. Килене Саракай бераз вакытлар ашатты-эчертте.

Бераздан Кифаялар күршесе, Тәүфика карчыкның буш торган өенә күчтеләр. Нурия инәсенең юк-бар йомышын йомышларга яңа күршеләренә керде. Күренеп торган бер әйберләре дә юк, өй эче шыр-ялан! Исе китеп чыкты Нурия: ничек инде бай булган кешенең бернәрсәсен дә калдырмаганнар?!

Мондый бөлгенлек хәлләрен күз алдына да китерә алмаган авыл аксакалы менә шулай, күченеп йөрергә мәҗбүр ителеп, һәртөрле кимсетүләргә дучар булды. Берничә еллардан кире үз йортына кайтырга тәкъдим ясалса да, Шәйхул карт ышанмады. Чиреннән җәфаланып, чит түшәктә җан бирде...

Мәетне күмәргә килүчеләр дә табылмады. Төн карасы кергәч кенә, картның малайларына ярдәмгә килгән Мөхәммәтнур абзый белән җир куенына тапшырып куйдылар.

Комсомоллар булып язылып, большевиклар партиясе кушканны берсүзсез үтәргә алынган авыл яшьләре күмәк байлыкка үзләренеке итеп карарга күнегә башладылар. Һәм дә илдә партия алып барган буйсынмаучыларны төрлечә юк итү эшләрендә үзләрен аямадылар. Шәймәрдәннең икетуган энесе Гайса, комсомолга кереп, яңа хәкимиятнең кушылган бурычларын җиренә җиткереп үтәп йөрде.

Бераз олыгая төшкәч, Гайса мич чыгару эшенә башлады. Авылның бердәнбер остасына әйләнде. Аны күрше авылларга да чакырып алып китә башладылар. Тиздән комсомол эшләреннән читләште. Карар кабул итүче төрле җыелышларга йөрмәгәнгә күрә, комсомолдан чыгардылар.

Хатыны Разифаны үзе артыннан ияртеп йөртә. Олы кызлары Әдия чәчәктән кәкре беләкле булып калды. Нәкый, Нәзир исемле уллары да бар. Роза – Нуриянең әхирәте. Төпчек балалары – Рәфкать.

Галихан бервакытны зур бәлагә юлыкты. Пар ат әйләндерә торган ашлык суктыру корылмасының уалына кысылып, сыңар аяклы булып калды...

 – Кычкыруы бөтен авылга ишетелде, – ди Нуриянең инәсе, шул вакыйганы исенә төшереп. – Басуда эшләүчеләр дә ишеткән...

 – Инәй, ничек исән калды соң ул, күп каны аккандыр бит? – дип кызыксына кызы.

 – Авылның мал врачы якында булган. Тиз генә бот төбен кысып бәйләгәннәр.

 – Бер аягы юк бит, барыбер...

 – Әйе, бүлнискә алып барып җиткәнче, шул бәрчәкләнеп сынган аягы үлгән, диделәр, кызым...

Шәйхул гаиләсе бу авыр сынауны да үтте. Ә менә нәселе кичергән газаплар үтәрлек кенә булмады.

Яңа тормыш кануннары йорт-җирлене йортсыз калдырды, шәхси байлык законсыз тартып алынды. Беркем дә бу җинаятьләр өчен җавап бирмәде, алдагы елларда “совет кешесе” дип атала башлаган халыкның яшәү-көнкүреше бердәм калыпка кертелде. Бар эшләре дә партия тарафыннан контрольдә тотылды. Кешеләр акрынлап буйсынып яшәргә күнекте. Һәркем “коммунизм” дип аталган якты киләчәкне көтеп яши башлады...

 

Җир үлчәүче

Дүрт класс белемле, унике яшьлек Нурияне утау һәм урак вакытларында җир үлчәүче итеп билгеләделәр.

Кичкә чаклы үзе дә урак урып, я утауда булып йөрсә дә, эштән соң кешеләрнең: язларда – уталган, ә көзләрен – урылган җир мәйданнарын исәпләү йөкләнде. Надан бригадирларга, алар өчен җир исәбен алып, колхозчыларның һәрберсенә эш көнен чыгарып бирү бурычын үтәп йөри башлады.

Моңа чаклы абыйсы шундый исәп-хисапны алып барганга, Нурия эз-мәз бу эш белән таныш иде. Шуңа күрә карышып тормады – булдырырмын дип уйлады. Нурия утауда да, уракта да исемлек буенча эшкә чыккан кешеләрнең эш көнен язып бара.

Эш көне бетәр алдыннан, кичкә таба, җир үлчәргә керешә. Кулында – 2 метрлы сажень таягы. Шул таяк белән, басуны иңләп-буйлап, йөгерә-атлый йөргән яшь кызга барысы да ихтирам белән карыйлар, җирләрен үлчәтми кайтып китмиләр.

Ләкин араларында хәрәмчеләр дә күп. Нурия кайбер колхозчыларның җирләрен үлчәткәч тә кайтып китү гадәтләрен белә, шуңа күрә аларныкын иң азактан үлчи.

Кайберәүләр кычкырып ризасызлык белдерәләр. Яр бакасыдай тавышлары кич тынып калган бөтен басуга яңгырап ишетелә...

 – Кызым, табель сорадылар бит әле, – диде килеп җиткән бригадир Мөхәммәтнур абзыйсы.

 – Менә, барысыныкын да яздым.

 – Кызым, укы әле, кемнеке күпме булды икән?..

Нурия исемлекне баштан азагына чаклы әкрен генә укый. Эштән кайтышлый, идарәгә кертеп бирә.

Укый-яза белмәгән Тубал кушаматлы бригадир абзый, тыңлый да, төрле эштә йөрүчеләр турында:

 – Моныкы күбрәк, бераз кис, яме, кызым... Монысына өстә, яме, – дип, язманы төзәттерә.

Баян абыйсы үзе ясаган җир үлчәгеч – төп-төгәл 2 метрлы. Дүрткырлы ике рейка бер очларыннан бер-берсенә беркетелгән. Бер рейканың беркетелгән очы тотар өчен озын калдырылган. Бу – кул белән тотып, әйләндерү хәрәкәте кулланып, таякны әле бер, әле икенче аягын җиргә куйдыртыр өчен кирәк. Ике “аяк”ны бергә тоташтыручы аркылы тимерчыбык элгече дә бар.

Ничә чакрымнар атлаган икән үсмер кызның тал чыбыгы кебек кенә аяклары? Ничә тапкыр борып-әйләндергән икән шушы үлчәгечне тоткан нәзек куллары? Барлыгы ничәмә гектар җир мәйданнарын аркылы-буй йөреп үлчәгән икән ул?.. Чуты юк!!!

Төрле колхозчылар бар арада. Кайсылары – колхозга кергәч кенә хәлләнгән элекке хәерчеләр, кайберләре – элекке аерым хуҗалыкларын оныта алмаучы “хәллерәкләр”. Аларның “яңа тәртип”ләргә үз карашлары...

Менә Нуриянең күршесе Зәкия. Аны, эш рәте белми, дияргә була. Җирендә башакларын таптап бетерә, көлтәләре килбәтсез килеп чыга. Кем белә: ризасызлык билгеседер, бәлки, бу эшләре?!

Кунафия исемле колхозчы бик нык хәрәмләшә. Урылган җире шешә муены кебек килеп чыга. Урталыкта тар калдыра. Андыйларның җирен Нурия икегә бүлеп үлчәр булды. Болай иткәч, төгәлрәк килеп чыга, ике яктагы күршеләре дә кызның бар язган цифралары белән ризалаша. Ләкин хәрәмләшүче колхозчылар, чын-чынлап тиргәшеп, үзләренчә итәргә тырышалар, аларны Нурия тыңлап та тормый – башкаларныкын үлчәргә китә дә бара.

Быел абыйсы белән икесенең эш көненә күпләп ашлык тиде. Сәке аслары, идән өсләре тулды. Сөенечләренең чиге булмады. Ачлы-туклы яшәгән Шәймәрдән балалары азыкка тиенде. Авылның су тегермәнендә он тарттыру – үзе бер бәйрәм бит!

(Дәвамы бар.)

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (9)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: