– Ышан миңа, Рөстәмем!
– Үзем ышанам да бит... Кемдер арабызга төшәр төсле. Куркам. Син минем якты йолдызым, Нурсиләм! Якты йолдызым булып сукмагымда гомер буе янсаң иде!
Хезмәткә китәр алдыннан алар кызның капка төбендә төнне үткәреп, менә шулай сөйләштеләр, вәгъдәләр бирештеләр.
Егет белән кызның араларында хатлар еш йөрде. Хатлар аларның сагышларын, йөрәк тибешләрен бер-берсенә җиткереп торды.
Әмма бер көнне... Бер көнне барсы да челпәрәмә килде дә куйды. Бер-берсен өзелешеп яратышкан ике яшьнең арасыннан көтмәгәндә кара давыл үтте.
* * *
Кызу печән өсте иде. Колхозның «Урман арты» яланында куна ятып печән әзерләүнең соңгы көне. Калган күбәләрне, чүмәләләрне җыеп, салына башлаган кибәнне очлыйсы гына бар.
Һәр җирдә эш кайный. Җитмәсә, печәнчеләрне ашыктырып, күктә болытлар тирәләп йөри. Һәм менә кибән дә салынып бетте, һәркем үзенең әйберләрен тиз-тиз җыйнаштырып, атларга да төялә башладылар. Нурсилә дә сумкасын, зур гына төенчеген күтәреп, иптәшләре янына ашыкты. Шунда юлын авылның югары оч егете Кәрим бүлде.
– Кая ашыгасың, Нурсилә? Анда болай да кеше күп. Миңа утырып кайтырсың.
Кыз егеткә сынаулы караш ташлады.
– Нигә аптырап калдың? Әллә миннән курка-сыңмы? Аю түгелмен, ашамам. – Аннары өстәп куйды. – Курыкма, Гыйбай абый да миңа утырып кайта. .
Нурсилә җанланып китте:
– Гыйбай абый булгач, әлбәттә, курыкмыйм.
Шуны гына көткән Кәрим, кызның кулыннан әйберләрен алып, арбасына илтеп салды.
– Син бит әле атыңны да җикмәгәнсең.
– Өлгерербез, Нурсилөкәй, ашыкма! Ашыккан ашка пешкән. Тәгәрмәчләрне караштырып алырга кирәк. Юлда ватылып утыруыбыз бар.
– Элегрәк карарга иде. Күрәсең бит, болытлар кабара. Яңгырга кадәр кайтып өлгерсәк кенә ярар иде. Юкка сине тыңлап, иптәшләрдән аерылып калдым.
– Тоз түгел, эремәбез, – диде Кәрим кызга елмая биреп. Аннары чүкече белән арба тәгәрмәчләренә суккалап йөргән булды.
Нурсиләнең тынычсызлыгы артканнан артты. Ул шунда сискәнеп китте.
– Гыйбай абыйны да безнең белән кайта дигән идең. Ә кайда соң үзе?
– Мин сине шаярттым гына, Нурсилөкәй! Алай димәсәм, син бит миңа утырып кайтырга риза түгел идең.
– Шаярттым, дисеңме?
– Ә нигә шаяртмаска? Мин дә егет бит әле.
Ул чүкечен бер якка атып бәрде дә колачын җәеп, Нурсиләгә таба килә башлады.
Кыз кычкырып ук җибәрде:
– Якын киләсе булма!
– Куркак болан баласы! – диде Кәрим аңа усал карашын ташлап. – Теге вакытта да концерттан соң озаттырмаган булган идең.
– Мин сиңа яраткан егетем барлыгы турында әйттем бит инде.
– Бар янына бар сыймыйдыр шул!
– Я, тизрәк атыңны җик инде, Кәрим! Кешеләрдән торып калгач, әниемнең дә борчылып торуы бар. Яңгырга кадәр кайтыйк. Яланда яшен дә бик куркыныч була.
– Мин булган җирдә бер нәрсәдән дә курыкма!
Шунда ерактарак япюн уты ялтырады. Нурсилө дертләп китте.
– Әйттем бит, яңгырда калабыз, дип. Әнә бит, яшенли дө башлады.
Яшен тагын кабатланды. Җирне селкетердәй булып, дөбердәп күк күкрәде.
Нурсилө Көрим кырыена ук килде.
– Мин яшеннән куркам.
– Әйттем бит, мин бар җирдә бернидән дө курыкма дип.
Салкын җил дулкыны килеп бәрелде. Ул да бу¬мый, җиргә эре яңгыр тамчылары тама башлады.
Кәрим кызны җитәкләп:
– Киттек, минем куышка!—диде.
Нурсилә кулын Кәримнән тартып алды.
– Син моны юри эшләдең. Тәгәрмәчләрең дө төзек иде синең. Алдаштың. Авызыңнан аракы исе дә бөркелеп тора.
– Бу алдашу түгел, шаяру гына. Аз гына капканмын икән, кыюлык өчен генә. Яратам бит мин сине, Нурсиләкәй! Бик тө яратам! Әйдә, курыкма! Тырнагым белән дә тиячөгем юк.
Яшен инде туктаусыз ялт та йолт. Тау-ташларны җимерердәй булып, дөбердәп күк күкри дә күкри. Яңгыр чиләкләп коя башлады.
Менә алар икесе генә куышта. Нурсиләнең күңелендәге шом куерганнан куера. Карашлары куышның эчен күзәтте. Түшәлгән печән өстендә ташландык папирос каплары, гәзит кисәкләре. Шунда ук бушаган аракы шешәләре аунан ята.
Яшен якында гына бер агачны атты булса кирәк. Көчле шартлау баш очында гына кебек тоелды. Нурсилө кычкырын ук җибәрде.
– Әникәем!
– Көримкөем! – дип әйт. Монда бит әниең юк, Кәримкәең генә, – диде егет кызны шаяртмакчы булып.
Нурсилә куркуыннан аңа сыена барганын үзе дә сизми калды. Кызның кайнар сулышы егетнең бөтен төненә таралып, аңа ниндидер рәхәтлек бирә иде. «Эләккән асыл кошыңны ычкындырма, Кәрим! Кыз бүген синең кармакта. Авызыңны ачын калма! Кыз синеке... синеке... синеке... Ниндидер эчке тавьш аңа шушы сүзләрне туктаусыз кабатлый кебек. Ниһаять, ул бөтен түземлеген җуеп, кызны кочагына алың, аны үбәргә кереште. Көтелмәгән хәлдән каушап калган Нурсилө, ике кулы белән дө Кәримнең чәченә ябышты.
– Нишлисең,Кәрим? Җибәр!
– Җибәрмим. Мин сине яратам, Нурсиләм! Яратам! Аңлыйсыңмы, өзелеп яратам!
– Җибәр, димен, оятсыз!
– Мәхәббәткә оят юк.
– Минем белән нишлөмөкче буласың?
– Хатыным бул, Нурсиләм! Үзең теләп, минеке бул!
– Ни сөйлисең, кабәхәт! Җибәр! Минем егетем, Рөстәмем бар. Җибәр!
– Синдәй асыл кош Рөстәмгә тәтеми торсын әле!
Ул ярсып, баягыдан да җитез хәрәкәтләнеп, Нурсилөне яңадан үбә башлады.
Кыз инде үзенең чынлап та дошман тырнагында икәнлегенә ышанды. Ничек кенә талпынса да, аның тимер кыршау кебек каты кочагыннан аерыла алмыйча, еларга ук кереште.
– Акылыңа кил, Кәрим!
– Мәхәббәттә акыл юк!
– Мондый оятсыз уйлар ничек башыңа килде? Җибәр, зинһар газаплама! Мин сине үлсөм дә ярат-маячакмын! Мәхәббәтне болай яуламыйлар.
– Мин сине яраткач та җитә.
Көрим шулай дип, кызны егып салды һәм авыр гәүдәсен аның өстенө каплады.
Нурсиләнең озак тыпырчынудан хәле бетте, сул¬шы кысылды. Дошманының кулына бөтен җан ачуы белән тешләрен батырды. Тегесе сүгенеп, кызның башына сукты.
Алыш күпмегә баргандыр, таң беленеп килгәндә күп елаудан күзләре шешенгән Нурсилә сулган, тапталган чәчәккә охшап, һаман да үксүеннән тыела алмыйча, йөзе белән капланып ята иде.
– Эчкән баш белән үземнең нәрсә эшләгәнемне дә белмәгәнмен. Арада булган бу хәлне кешегә сөйли күрмә! Үзеңнән көләрләр.
– Кабәхәт! Эчең тулы пычрак икән синең. Күз яшьләрем сине атлатмасын!
Нурсиләнең күз алдына Рөстәме килеп басты. Мәктәптә чыгарылыш кичәсе... Ул вакытта кыз нинди бәхетле иде. Колагына да Рөстәмнең тавышы ишетелгәндәй булды.
— Нурсиләм, саф мәхәббәтебезгә тап төшермичә мине көтәрсеңме?
Юк, саф сөюе белән көтә алмады ул Рөстәмен. Кәримнең мондый оятсызлыгын, пычрак һәм бозык уен белгән булса, ул баш өстендә ут ялкыны дулаганда да авылга, юк, юк, Рөстәменә булган чиксез олы һәм саф мәхәббәтен саклап, җирнең читенә үк торып йөгерер иде.
Хәзер соң инде, соң...
Фото: mrtwisterchaser.wordpress.com