(Дәвамы.)
Һәм шул ук секундта
мылтык тавышы яңгырады.
Икесе дә таш сындай катып калды. “Йосыф!” – дип
уйлады кыз. “Зөләйха!” – дип уйлады егет. Һәм алар
шул ук секундта бер-берсенә борылып карады да, һәр
икесенең исәнлекләренә төшенгәч, елмаеп җибәрде.
Тик бу хәл йонлач башка ошамады. Янә: “Атам!” –
дип кычкырды ул, бар тирә-якны сискәндереп. Егет
кызны көчле куллары белән сак кына тузанлы юл
уртасына сузып салды да үзе аның өстенә менеп
ятты. Һәм шул ук секундта янә ату тавышы яңгырады.
Йосыфка ядрә тимәсә ярар иде, дип уйлады кыз. Егет
тә туташ өчен борчылып куйды. Кыз егетнең тере
икәнлеген йөрәк тибешеннән сизде. Йосыф та
Зөләйхасының исәнлеген тын алышыннан аңлады.
Кызга егет белән шулай яту рәхәт иде. Кара инде,
Йосыф атлы шушы чибәр зат аны ядрәдән саклап,
хәтта үз гомерен куркыныч астына куеп, гәүдәсе
белән капларга да әзер. Ә берәү булса, әллә кайчан
торып чапкан булыр иде.
Ай, ояты ни тора, кыз көпә-көндез урам уртасында
юньләп таныш та булмаган әллә нинди ят егет астын-
да ята бит. Ә кеше күрсә?
Зөләйха ачудан тыпырчы-
нып куйды: “Төшегез минем өстән!” – дип пышылдады.
Егеткә болай яту рәхәт булса да, торып басудан бүтән
чара калмады. Туташка ярдәм йөзеннән кулын сузды.
Тик тегесе генә, аңламассың, әллә күрмәде, әллә
күрмәмешкә салышты. Икесенең дә өсләре пычранып
беткән иде. Ә кызның ак күлмәге бигрәк тә карарлык
түгел. Йосыф, ярдәм итәргә теләп, Зөләйханың итәген
кагарга уйлаган иде, тегесе шундый итеп ачулы карап
куйды ки, егет бу уеннан бик тиз кире кайтты.
Калган араны алар сөйләшмичә генә үтте.
Интернатка җитәрәк егет: “Кер порошогыгыз бармы?”
– дип сорап куйды. “Әйе”, – дип алдады кыз. Һәм
үзенең дөресен сөйләмәвен танып, комачтай кызар-
ды.
Зөләйха күтәрмәгә менеп җиткәч, егет, үтә кырыс
йөз чыгарып: “Кичен клубта очрашырбыз. Кара аны,
мин соңга калганнарны яратмыйм!” – дип, бармак
янап китеп барды.
Кыз үзенең бүлмәсенә кергәч, җанына урын таба
алмый җәфаланды. Кара инде, соңгы бер сәгать
эчендә никадәр маҗарага юлыкты. Тынычлана алмый-
ча, урынына бер барып ятты, бер торды. Ашарга
пешерергә тырышып караган иде – кулы бармады.
Укучыларының дәфтәрләрен дә озак тикшерә алма-
ды. Иртәгәсе көнгә уку планы төзисе дә килмәде.
Рәсем төшерү, чигү белән дә озак юана алмады. Күз
алдында бары тик Таһирҗанның абыйсы гына торды.
Һәм шунда ул үлеп гашыйк булуын аңлады. Һәм бу
уеннан үзе оялды, бите комачтай кызарды. Юк, юк,
Йосыфны хәзер үк баштан чыгарып атарга кирәк. Һәм
бүтән беркайчан да беркемгә дә гашыйк булмаска.
Тормыш юлын да ялгыз гына үтәргә.
Эх, киңәшләшергә кешесе дә юк бит. Әнисе исән
булса ни дияр иде микән?
Кино актерлары кебек үтә чибәр Йосыфның шаяр-
туы гына булгандыр бу. Һәм кем аның урам саен кызы
юк дип гарантия бирә алыр.
Җитмәсә, моңа өстәп, егетне кыз янына махсус
җибәрүләре дә бик мөмкин. Әнә, Йолдызлыга килүенең
беренче көнендә, комсомоллар белән танышып бул-
масмы дип, клубка чыккан иде, авыл хулиганнары аны
сырып алдылар да “бу минеке, бу минеке” дип сугы-
шып киттеләр бит. Кыз аларның үзара ызгышуыннан
файдаланып, бу тирәдән тайган иде. Һәм шуннан соң
Зөләйха авыл клубына бүтән аяк та басмады.
Әле килеп, шул авыл хулиганнарының, моның үчен
чыгарырга теләп, кызны алдап клубка китертер өчен
Йосыфны махсус җибәртүләре дә бик мөмкин. Алай
дисәң, кара эчле кеше булса, гомерен куркыныч асты-
на куеп, аны үз гәүдәсе белән каплар идемени?!
Ә клубта нинди кино була микән? Әһә, укучылары
сөйләшкәне исенә төште. “Зита белән Гита”. Һинд
фильмнарын ярата кызыкай. Һәм клубка баруның бер
гөнаһы да юктыр. Ул бит егетләр күзләргә түгел, ә
рухи илһам алырга, ял итәргә бара.
Ә фильм ничәдә башлана микән? Тукта, Рәзиләдән
сорарга кирәк. Күрше бүлмәгә кереп бу турыда сүз
каткач, инглиз теле укытучысы: “Гашыйк булдыңмы,
дускай?” – дип көлеп үк җибәрде. Зөләйханың оялып
күзен яшерүенә каршы: “Сизәм, сизәм”, – дип тантана
итте Рәзилә. Тик Зөләйха гына бер сүз дә әйтмәүне
кирәк санады.
Рәзилә алырга кергәндә кыз киенмәгән дә иде.
Киемнәрен күптән әзерләп куюына карамастан, аның
кыставына каршы да озак киреләнде әле кызыкай.
Әкрен генә интернат күтәрмәсеннән төшүләре булды,
яннарына бер шәүлә килеп тә басты: “Бүген әбием
пенсия алды, кино карарга киттекме, кызлар?” – диде
ул, Рәзиләнең йөргән егете Салават тавышы белән.
Тик егет, шәүләләр икәү булгач, каушап калды,
башта аларның кайсысы үзенең сөйгән кызы икәнен
аңламый торды. Рәзиләсе култыклап алгач кына
яңадан теленә җан керде.
Киттеләр шулай өчәүләп клубка: Салават, Рәзилә
һәм Зөләйха. Күзгә төртсәң дә күренмәслек дөм
караңгы көзге төн. Ярый әле егет өеннән “гыж-гыж”
фонаре алган, юкса, барып җитә дә алмаслар иде.
Биек күтәрмәдән атлап клубка кергәч, яннарында
кояштай балкып, нөҗүм гыйлеме* укыгандай, сизмәгәндә
Йосыф пәйда булды. “Сәлам, Зөләйха”, – диде
ул, күзен кыздан алмыйча. “Исәнмесез”, – диде туташ
һәр күзәнәгенә тиклем кызарып.
Салават белән Рәзилә бер-берсенә карашып алды-
лар да, серле елмаеп, бу тирәдән китү ягын карады-
лар. Калдылар шулай Йосыф белән икәүләп клуб
уртасында. Зөләйха нишләргә дә белмәде. Китсә дә
уңайсыз, егет янәшәсендә басып торса да оят. Һәм
кая китәсең ди, әнә стена буендагы утыргычка санду-
гач балалары шикелле авыл хулиганнары тезелеп
утырган. Алар кызның һәр хәрәкәтен энә күзеннән
үткәреп, я тәкәббер апа, карап карыйк, дигән кыяфәт
белән, астыртын елмаеп утыра бирә.
Ярый әле шулчак, кызны уңайсыз хәлдән чыгарырга
теләгәндәй, киномеханикның: “Акчалылар – эчкә,
акчасызлар – тышка, өйләренә”, – дигән карлыккан
тавышы яңгырады. Яшьләр кемузардан чиратка
тезелде. Зөләйха акчасы артыннан кесәсенә сузыл-
ган иде – Йосыф аны ягымлы елмаюы белән туктат-
ты.
Егет белән кыз залга үткәч, алдагы рәтләрнең
берсеннән үзләренә урын алдылар. Ул арада ут та
сүнде, гадәттәгечә, алдынгы бер фабрика эшчеләре
турында кыска гына өзек күрсәттеләр. Менә, ниһаять,
“Зита белән Гита” башланды. Кешегә әйтсәң, кеше
ышанмас: кызның унтугыз яшькә җитеп, әле бер егет
белән дә шулай янәшә утырып кино караганы юк иде.
Ул хәтта, караңгыдан файдаланып кул суза башласа
дип, Йосыфтан куркып та куйды. Тәртип боза башла-
са, туп кебек йомарланып чыгып качарга әзерләнеп тә
бетте. Тик егет әллә артык тәртипле иде, әллә кинога
артык мөкиббән иде: экраннан күзен дә алмады. Шул
сәбәпле кыз да кино дөньясына чумды. Экранда –
мәхәббәт, ә янәшәдә – чибәр егет. Эх, алар да сике-
реп торып, җырлый-җырлый шулай биеп китсен иде.
Аларга бар клуб кул чаба-чаба кушылыр иде. Тик
менә егет-җиләннең әледән-әле сугышып торуы гына
кызга ошап бетми. Ул чагында Йосыфына да эләгер
иде ич. Һәм кыз егет белән бии алмас – оялыр иде.
Ярый әле ул һинд кызы түгел, ә татар кызы булып бу
дөньяга килгән. Менә шунысы куандыра аны.
Әмма һәр нәрсәнең дә ахыры була. Менә “Зита
белән Гита” бетеп, ут кабынды, алар яңадан чынбар-
лыкка кайтты. Кешеләр кинодан алган тәэссоратлары
белән бүлешә-бүлешә ишеккә юнәлде. Ә Йосыф,
әлбәттә, Зөләйханы озата китте. Кыз, шүрләп, авыл
хулиганнары килмиме дип, артына да борылып кара-
ды. Алары күренмәгәч, егетнең үзеннән куркып куйды.
Кочакларга маташса, әп итәргә чамаласа, кая качып
котылырсың? Тик егет кенә бәйләнергә уйлап та кара-
мады. Җитмәсә, шуңа өстәп, авызын ачып бер сүз дә
дәшмәде, тын гына янәшәсеннән бара белде. Кыз, бу
көндезге Йосыф түгел, ә, бәлки, бүтән кешедер, дип
шөбһәләнеп уйлап та куйды. Ә, әйе, аның бертуганы-
дыр. Үзе бара алмагандыр да туганын җибәргәндер.
Юкса, әле сандугач кебек көндезгедән дә өздереп
сайрар иде. Юк, бу Йосыфтыр, дип, үзенә-үзе каршы
чыкты. Тик менә, кызны ошатмый башлагандыр да
шуңа сөйләшмидер. Я, укытучы кызны озатып куям
дип, авылдашлары белән бәхәсләшкәндер генә. Ә
кызның егет белән бик сөйләшәсе, тегенең сораула-
рына “әйе, юк” дип булса да җавап бирәсе килгән иде.
Нигә янәшәсеннән уҗым бозавы кебек бара микән?
Эх, беләсе иде шуны.
Менә интернат янына кайтып җиттеләр. Кыз, ул-бу
әйтеп тормыйча, күтәрмәгә менеп китте. Ишеге ябыл-
ганчы: “Иртәгә дә клубка барыйк”, – дигән сүзләрне
ишетеп калды. Иртәгә. Димәк, иртәгә дә. Димәк, егет
аны ошаткан!
Кыз, бүлмәсенә кергәч, күбәләктәй очып кына
йөрде. Әледән-әле җырлап җибәрде, ара-тирә тыпыр-
дап та алды. Йокларга яткач та Йосыф аның күз
алдыннан китмәде. Я көндезге очрашуындагы кебек
гел каршында елмаеп торды, я кичен клубтан кайткан-
дагыдай янәшәсеннән сүзсез генә атлады. Артык
дулкынланудан, күпереп торган хис-тойгылардан әвен
базарына да иртәнге дүрт-бишләрдә генә китте. Һәм
моның нәтиҗәсендә чак йоклап калмады: салкын су
белән битен юды да, бер стакан чәй эчеп, мәктәбенә
чапты.
Сулуы кабып, кыңгырау тавышы белән бергә сый-
ныфына керсә, иң яраткан укучысы Таһирҗаны юк.
Кая булган бу бала? Әллә чирләп-мазар киткәнме?
Шушы соравына бер укучысы да анык кына җавап
бирә алмады. Дәресләрдән соң өйләренә барыр иде
дә, Йосыфыннан оят, үзе эзләп килгән, дип уйлавы
бар.
Беренче дәресен дә бетерергә өлгермәде, ишектә
Таһирҗанның башы пәйда булды. “Апа, әтиләр кунак-
ка киткән иде, абый мине уятасы урынга үзе йоклап
калган”, – дип такылдады бала, кояштай балкып. Ә
нигә укытучысының күзләренә карый һәм нигә артык
нык елмая? Әллә абыйсы белән кинога баруын
сизгәнме? Шулай булса, оятыңнан җир тишегенә
кереп китәрсең. Халык: “Без капчыкта ятмый”, – ди
бит. Сабый барыбер укытучы апаның абыйсы белән
кинога баруын беләчәк һәм шул чагында аның “апа-
апа” диясе урынга “җиңги-җиңги” дип кул күтәрмәвенә
кем гарантия бирә ала?
Ә бала сайрады да сайрады. “Апа, Җир шары кыш
көне кызурак әйләнәме, әллә җәй көнеме? Апа, бал
кортына инә тараканны кияүгә бирсәң, аларның бала-
лары кем булып туа? Апа, кар базыннан нефть чыксын
өчен аны тагын ничә метрга тирәнәйтергә кирәк?”
И бала-бала... Аның сорауларыннан кызның
бертуктаусыз
көләселәре килә. Тик ярамый. Чөнки
педагогия училищесында укыганда кураторлары
Зинира Зиннуровна, сабыйның бер генә соравын да
җавапсыз калдырырга ярамый, дип сөйли торган иде.
Әле дә, шуңа күрә, укучыларының һәрбер соравына
җавап табар өчен көннәр буе китапханәдә утыра,
шуның белән бергә үзенең дә белемен камилләштерә.
Ә Таһирҗанга килгәндә, шушы баланы тотып алып
тупылдатып сөяселәре килә. Тик ярамый. Чөнки бу
бернинди дә педагогика кысаларына сыймый.
Җитмәсә, шуңа өстәп, укытучылар, бүтән балалар ни
уйлар? Сабый ике тамчы судай абыйсына охшаган.
Кызык, аның да Йосыф белән баласы шушындый
матур, шушындый такылдык булып туармы? Һәм кыз
шушы уеннан бурлаттай кызарды. Исәр, дип тиргәде
ул үзен, бер генә кинога барудан бала туа димени?
Кич җиткән саен ул сәгатенә ешрак карады. Клубка
барыргамы, юкмы? Баштарак бүгенгә бармаска уйлап
торса да, кич җитүгә, киенеп-ясанып, клуб ягына чабу-
ын үзе дә сизми калды.
Шулай итеп, Зөләйха белән Йосыф йөреп киттеләр.
Көн саен егет тугыз тула унбиш минуттан мәктәп
интернаты янына килә, күтәрмәсенә менеп бераз тап-
танып торганнан соң кыяр-кыймас кына тамак кырып
куя, аннан оялып кына ишек шакый. Бераздан кыз,
ашыкмыйча, үз бәясен белеп кенә килеп чыга һәм
алар кабаланмыйча гына клубка китә. Ара ерак түгел
дә, алар юри урау юлдан бара. Килеп җиткәч, авыл
мәдәният учагында бертын яшьләр белән сөйләшеп
торгач, кино күрсәтүче абзыйның кыңгыравы чылты-
рый. Халык кем узардан ишеккә ташлана. Йосыф
Зөләйханың ай-ваена карамыйча, билетка акча түли
дә алар залга кереп утыра. Һәм бирелеп кино карый-
лар. Тамаша беткәч, озак тоткарланмыйча гына кай-
тырга чыгалар. Бу юлы, әлбәттә, килгәндәгедән дә
әкрен атлыйлар. Юк-бар сөйләшкән булалар. Күктәге
йолдызларны саныйлар. Төн караңгылыгы белән
хозурланалар. Сөйләшкәнне әйткән дә юк, бергә
эндәшми тын гына атлаулары да бик рәхәт. Төне дә
серлерәк вә матуррак күренә, йолдызлары да якты-
рак яна.
Интернат янәшәсенә килеп җиткәч, сөйләшми басып
торалар да, кыз: “Тыныч йокы, Йосыф”, – дип кереп
китә. Тик егет кенә кайтып китәргә ашыкмый. Бертын
уйланып басып тора, аннан арлы-бирле йөренгәләп
ала. Кыз, тәрәзә пәрдәсен япкан булып, тышка күз
сала. Тора егет. Үзенең сөйгәне янына йөгереп чыгасы
я чакырып кертеп җылы чәй белән сыйлыйсы килә.
Тик ярамый. Чөнки мәрхүм әнисе, татар кызлары
инсафлы вә горур булырга тиеш, дип әйтә торган иде.
Менә, бераздан, Зөләйха янә тәрәзә пәрдәсен
рәтләгән булып тышка күз сала. Тора. Ә өченче кара-
вында ул әкрен генә китеп барган була. Кыз аны күз
карашы белән караңгылыкка кереп югалганчы карап
кала һәм икенче көннең тугыз тула унбиш минутын
көтә башлый.
Бүген – очраша башлауларына төп-төгәл өч ай.
Моны Йосыф белә микән? Беләдер. Әнә, бүген нинди
матур костюм да киеп килгән. Җитмәсә, үзе нәрсәдер
әйтергә тели төсле. Тик булдыра гына алмый.
Шуңадырмы, әледән-әле Зөләйхага карап куя,
көрсенеп тә ала. Менә интернат янына кайтып та
җиттеләр. Хәзер, гадәт буенча, кыз кереп китәргә
тиеш. Моны егет тә аңлый. Һәм, бөтен батырлыгын
җыеп: “Зөләйха”, – ди ул йомшак кына.
– Әү, – дип җавап кайтара кыз.
– Мин үләм!
Бу сүзләрне ишеткәч:
– Нәрсә? – дип ачыргаланып кычкырып җибәрә кыз.
– Әйе, – ди егет.
Кызның аяк астыннан жир шугандай була, күзләренә
яшь тула.
– Мин синнән башка яши алмыйм. Мин үләм, миңа
кияүгә чык! – ди Йосыф.
* Нәҗүм гыйлеме (диал.) – астрономия, бу урында – тылсым
мәгънәсендә.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.