+3 °С
Облачно
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 сентябрь , 17:02

Флүрә СӘЛИМОВА. Яшьлек күгендәге давыл. Хикәя

Нурсилә егет кочагында, музыка дулкынында хисләнеп, аккош кебек йөзде дә йөзде. Ул үзен күкнең иң биек ноктасында итеп тойды.

Флүрә СӘЛИМОВА. Яшьлек күгендәге давыл. Хикәя

Нурсилө бу төнне йокысыз чыкты. Яткан җирендә үзенә урын тапмады. Җаны өзгәләнде. Ул бит Илнурына барсын да үзе сөйләп бирергә, ата исеменә лаек булмаган түбән җан турындагы серен үзе чишәргә тиеш иде. Улына серен чишәргә иртәрәк дип исәпләгәннән генә иде бу. Һәм менә бүген көтелмәгән хәл. «Кайдан безнең барлыгыбызны исенә төшереп, эт кебек иснәнеп, монда килеп чыккан соң әле бу адәм актыгы? Әй, Ходаем! Минем язмышымны челпәрәмә китергәне җитмәгән, улымны үзенә карата күрмәсен тагы!» Нурсилә үзен дөрләп янган ут эчендә калгандай хис итте. Яшьлеген, намусын урлаган бу кеше – улының әтисе Кәрим белән булган газаплы, авыр хатирәләре җанланып, берәм-берәм күз алдыннан үттеләр.

Нурсилә үзенең тиңдәшләре арасында төскә-башка чибәрлеге белән генә түгел, сөйкемлелеге, акыллылыгы, хезмәт сөючәнлеге белән дә авылда дан тотты. Зур кара коңгырт күзләр, куе озын керфекләр! Энҗедәй ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп, тыйнак кына елмайганда тирә-як яктырып киткәндәй була. Кыз яшьлегенең иң матур, иң бәхетле чорын кичерә иде. Ә инде йөрәгендә тәүге сөю хисләре талпынган ләззәтле дә, шул ук вакытта газаплы да минутларын ул бервакытта да онытмас!

Урта мәктәпне тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе бара. Зал чәчәкләр хуш исенә күмелгән. Талгын гына җыр агыла. Күңелләрдә аерылышу сагышлары. Классташлар таралыша. Туган мәктәп, укытучылар кала. Алда билгесез юллар, билгесез язмышлар. Ә хәзер алардан да бәхетлеләр юк кебек. Менә гармун телләре дәртле бию көйләрен тарата. Түгәрәктә яшьләр бөтерелә. Йөзләрдән, күзләрдән яшьлек чаткылары бөркелә. Нурсилөне үзе яшерен генә яратып йөргән, параллель класста укучы Рөстәм исемле егет биергә чакыра.

Кыз ак ефәк күлмәктән. Аягында биек үкчәле ак түфли. Биленнән түбәнгә үк төшеп торган калын чәч толымнары аның болай да матур йөзе, зифа гәүдәсенә тагы да күркәмлек өстиләр иде.

Рөстәм дә бер карашы белән кызлар йөрәгенә ут ягарлык. Таза, төз, матур гәүдәле. Дулкынланып торган куе кара чәчләре җыйнак итеп артка таралган. Өстендәге күксел костюмы, галстугы да үзенә килешле.

Кичә кызганнан кызды. Җыр-биюләр озак дәвам итте. Нурсилә егет кочагында, музыка дулкынында хисләнеп, аккош кебек йөзде дә йөзде. Ул үзен күкнең иң биек ноктасында итеп тойды. Рөстәмен җитәкләп әллә кайларга китәсе, әллә кайларга йөгерәсе килә иде аның. Җәйге таңны да алар бергә каршыладылар. Йөрәкләр бер-берсенө тартылды. Табигать ал нурларына төренеп йокыдан уянганда, сирень чәчәкләренең хуш исе кочагында алар тәүге мәхәббәтләренең саф хисләренә коенып, тәүге үбешүнең кайнар ләззәтен татыдылар. Бу бәхетле минутларын, яшьлегенең иң татлы бу таңын Нурсилә онытамы соң?!

Алар бер-берсен сагынышып очраштылар. Рәхәтләнеп серләштеләр, көлештеләр. Егет белән кызның серләре уртак булган кебек, тормышка карашлары, киләчәккә якты өметләре, хыяллары да уртак сымак иде.

Рөстәм югары уку йортында белем алып, агроном булып, туган колхозына эшкә кайту хыялын күз уңында тотса, Нурсиләне медицина дөньясы үзенә тартты. Егетнең әле ил алдында изге бурычын үтәп кайтасы бар. Икесенең арасын вакытлыча гына булса да еллар аерачак. Бер-берсенә булган олы: мәхәббәт сынавын алар уңышлы үтәрме?

– Нурсиләм, саф мәхәббәтебезгә тап төшермичә мине көтәрсеңме?

 


(Дәвамы бар).

 


Фото: Pinterest

 

Автор:Мунир Вафин