Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 сентябрь 2021, 09:56

Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (1)

Менә берәү арттан килеп йомшак кына кагылды да әбиләр тавышы белән: “Килен, түзәргә тырыш. Үлгән артыннан үлеп булмый. Аннан, безнең мөселманга елау яхшы фарыз булып та саналмый. Мәет юештә ята”, – дип дәште...

Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (1)
Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (1)

Беренче бүлек
Хатынның күзеннән яшьләре акты да акты. Алар
аның матур битен юешләп бетте, ачык авызына,
борын тишекләренә керергә азапланды, тыпылдап
идәнгә төште, зәңгәр кофтасын чылатты... Ара-тирә
кулы белән сөрткәләп алды ул аларны. Тик өй кыегын-
нан тамган язгы тамчылар кебек яңалары пәйда
булды. Алары янә битен чылатты, идәнгә тамды, коф-
тасын юешләде, борын тишегенә керергә азапланды,
авызына тулды...
Менә берәү арттан килеп йомшак кына кагылды да
әбиләр тавышы белән: “Килен, түзәргә тырыш. Үлгән
артыннан үлеп булмый. Аннан, безнең мөселманга
елау яхшы фарыз булып та саналмый. Мәет юештә
ята”, – дип дәште. Кая, хатын Йосыфының юештә
ятуын телиме соң?! Юк, юк!.. Ләкин, туктау урынына,
ул үз-үзен белештермичә янә үксеп елап җибәрде.
Мулла абзый Коръәннән ниндидер өзекләр укыгач,
дүрт көчле ир кәфенгә төрелгән мәетне күтәреп,
чыгарга ишеккә юнәлде. Хатын, чәчрәп торып: “Юк,
бирмим!” – дип, теше-тырнагы белән тегеләргә барып
ябышты. Хәтта авылдашлары табутны чак идәнгә
төшереп җибәрмәде. Ниндидер көчле куллар бу
бәхетсез хатынны эләктереп алды. Дүрт ир мәетне
күтәреп юлларын дәвам итте. Алар ишектән чыга
башлагач, хатын көчсезлектән илереп-илереп еларга
кереште, Ходайга ялварды, үкседе, шыңшыды, чина-
ды, тешләрен шыгырдатты, нәфис кулларын йодрык-
ка йомарлады, күзләрен чытырдатып йомды, очарга теләгәндәй, һавага талпынды һәм, хәлсезләнеп,
идәнгә чүгә башлады. Аны баягымы, әллә башкамы
куллар эләктереп алды һәм күрше бүлмәдәге
сиртмәле тимер караватка кертеп салды. Кемдер
беләгенә укол кадады, авызына дару каптырды. Һәм
ул әллә һушын югалтты, әллә йоклап китте – бүтәнен
хәтерләми...
Күпме яткандыр – әйтүе кыен. Берчак ул нурсыз
күзләрен ачты. Эчендә бушлык. Җанын да суырып
атканнар кебек. Яшәү мәгънәсе дә юк. Эх, икесен
янәш, бер табутта күмсеннәр иде. Бәлки, әле дә соң
түгелдер, иренең кабере янында буш урын калгандыр.
Кайдадыр, чоланда бау булырга тиеш. Хәлсез кулла-
ры белән матрац читенә тотынды, тик торырга көче
генә җитмәде. Артык көчәнүдән хәле бетеп, ул янә
караңгы бушлыкка чумды.
Кемдер иркәли ич аны. Әнә, ничек әп итә. Ул тәмам
уянып бетте. Әмма күзләрен генә ачарга ашыкмады.
Бәй, Йосыфы үлде ич. Димәк, бу төш кенә. Нинди
матур төш. Эх, ул беркайчан да өзелмәсен, мәңге
дәвам итсен иде! Ә тегесе юеш җылы авызы белән
битләреннән үпте һәм танау очыннан җиңелчә генә
тешләп алды. Хатын куркудан күзләрен ачты. Бәй, бу
улы Рөстәм ич. Әнисен уятырга теләп, иркә малай әнә
нәрсәләр кылана.
Бала, анасының ачык күзләрен күргәч, ихлас елма-
еп җибәрде. Сабый коеп койган Йосыфы ич. Ул, яра-
тып, улын җылы кочагына алды. Малайга да әнисе
белән бик рәхәт иде, тик бала озак чыдый алмады,
тыпырчына башлады. Торып утырып, әнисен баягы-
дан да татлырак итеп әп итеп алды һәм эчәргә чәй
сорады, ашыйсы килүен дә әйтте.
Ирен җирләүләренә күпме вакыт үтте микән?
Рөстәмен туганнары алып китеп торганнардыр да
хәзер менә китереп куйганнардыр. Хатын, сабые
хакына бар көчен җыеп, чак торып утырды. Башы
зыңлап авырта. Хәлсез куллары белән су салып, газга
чәй куйды. Анысы кайнап чыккач, улы белән икесенә
дә чәй ясады, ашамлыклар тезде. Ләкин тамагына
ризык үтмәде, бер йотым чәй белән авызын гына
чылатып куйды. Шөкер, Рөстәме бар. Юкса, акылдан
шашарсың.
Хатын Йосыфының җидесенә дә юньләп әзерләнә
алмады. Ярый әле, ике яктан да туганнары бик
булышты. Кайгысы башыннан ашкан, тере мәет кебек
чак аягында басып торган хатынны, акылдан шаша
күрмәсен дип бик нык кызганып, икетуган сеңлесе
үзләре белән шәһәргә китәргә кыстады. Бүтәннәр дә
аларның бу фикерен бик хуплады. Хәзер аңа дөньяның
бер кызыгы да юк. “Йолдызлыдан китсәм, әз булса да
онытыла алмаммы?” – дип, ул үзенең һәм сабыеның
иң кирәк әйберләрен кечкенә чемоданына тутырды да
икетуган сеңлесенә ияреп, автобус тукталышына
чыгып басты.
* * *
...Кызның педагогия училищесы тәмамлап, яңа гына
Йолдызлыда эшли башлаган мәле иде. Ул дәресләрен
укытып бетте дә мәктәп интернатыннан үзенә дип
бирелгән кечкенә генә бүлмәсенә кайтырга чыкты.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

***

Автор үзе турында

Көзләремә кереп барам...
Әгәр кеше гомерен ел мизгелләре белән чагыштырып булса, мин дә көзләремә
кереп барамдыр. (Чөнки серле язларым, җылы җәйләрем әллә кайчан томаннар
артында торып калды инде.) Әмма көзләрем матур, уңдырышлы һәм җылы килсә,
салкын кышларыма да байтактыр әле.
Тәрҗемәи хәлемә килгәндә, минем чишмә башым Бәләбәй районының татар
әдәбиятына биш язучы биргән Мәтәүбаш авылына барып тоташа. Анда мин 1967
елның 10 ноябрендә, әти-әниемне куандырып, дүртенче бала булып дөньяга
килгәнмен.
Үз авылыбыздагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң матур әдәбиятка
мәхәббәтем һәм язучы булу теләгем мине Башкорт дәүләт университетының
филология факультетына алып килде. (Икенче курстан соң армиядә хезмәт итеп
алырга да өлгердем әле.) Университетны тәмамлау белән үк “Өмет” гәзитенә
чакырдылар. Журналист булып эшләп йөргән җиремнән, күпләрне шаккаттырып,
туган авылыма кайтып киттем. Моның өчен җитди сәбәбе дә бар иде: әнием авы-
рый башлады. Исәбем аны бер-ике атнада аягына бастырып, кире Уфага китәргә
иде. Әмма язмыш галиҗәнаплары бүтәнчәрәк хәл итте: әниемне яңадан 21 ел ярым, ягъни газизем
картлыкның чигенә җитеп, 92 яшендә бакыйлыкка күчкәнче карадым.
Авылда үз эшемне ачып, күп еллар эшкуарлык белән шөгыльләндем. Бүгенге көндә “Бәләбәй хәбәрләре”
гәзитен чыгарып йөрим.
Гаилә хәлемә килгәндә, үземнең мәхәббәтемне – Люциямне – бары 42 яшемдә генә эзләп таптым.
Әмма соң дип тормады, Ходай безгә балалар шатлыгы да бирде.
Ике китап авторымын. 2017 елдан Язучылар берлеге әгъзасымын. Соңгы арада повестьлар яздым. Әле
“Чыңгызхан оныгы” исемле күләмле әсәремне тәмамлап киләм.
Гәзит эшеннән бушаган арада шау-гөр килеп балаларым белән уйныйм, спорт белән шөгыльләнәм,
татар халкы язмышы турында борчылам һәм дөньяны яхшырту турында хыялланам.
Бер карасаң, 52 яшь артык күп тә түгел. Әле пенсиягә кадәр дә 13 елым бар. Җитмәсә, балаларым да,
әти-әти, дип, янымда буталып йөри. Ә тугыз яшьлек кызның һәм биш яшьлек малайның әтисе карт була
димени? (Әнә, онык үстерүче сыйныфташларым картайсын.)
Алда гомер булса, Аллаһ бирсә, салкын кышларыма кадәр башкарасы эшләрем күп әле...

Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (1)
Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: