Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 август 2021, 23:04

Зәйфә САЛИХОВА. Соңгы мөгаллимә

Иң юан, карт тупылларның берсе төбеннән үк гөрселдәп авып, мәктәп бинасы түбәсенең урта бер җиренә төшкән һәм аны чәрдәкләп, сытып, җимереп беткән иде

Зәйфә САЛИХОВА. Соңгы  мөгаллимә
Зәйфә САЛИХОВА. Соңгы мөгаллимә

Беренче сентябрь таңы туды. Кояш белән бергә торып сыер савасы, иртәнге өй мәшәкатьләрен бетереп, киенеп-ясанып мәктәпкә барасы булмаса да, Зөһрә Гали кызы иртә торды. Югыйсә кичтән ярыйсы ук арып яткан иде: күркәм йолага әйләнеп беткән инде – һәр елдагыча, беренче сентябрь алдыннан гына була торган күңел күтәренкелеге белән өйләрен җыештырды. Тәрәзә төпләрен тутырып шау чәчкәдә утырган яран, тамчы гөлләренә су бөркеде, яшь киленнәргә хас бер җитезлек белән идәннәрен юды. Иң матур вазасын сайлап, бакчасында үзе үстергән чәчәкләрне кертеп утыртты. Түр яктагы бер як стенаны тоташ биләп торган китап шкафларына гына якын килмәскә тырышты. Ә күңеле, ничә көн инде, гел шунда тартыла! Шундагы исәпсез-сансыз калын, юка дәфтәрләргә, рәт-рәт итеп тезеп куелган журналлар, китаплар, методик кулланмалар, дәреслекләргә… Шкафны ачып, сыйпыйсы, сыпырасы, кулга алып актарасы килә үзләрен. Яшь кыз чагында туган авылында укытучы булып эшли башлаганнан бирле күпме гомер үтте, күпме сулар акты, шушы еллар дәверендә күбәйгәннән-күбәя барган китап-әсбаплары аның өчен гади кулланмалар гына түгел, ә бәлки дуслары, туганнары, сердәшләре – иң якыннары, иң кадерлеләре булып беткәннәр шул… Ә кичә ул шул кадерлеләрен күрмәскә тырышты, дөресрәге, күрмәмешкә салышып йөрде. Нәрсәгә барып тотынса да, үзенең әле китаплар, дәреслекләр, әле журналлар актарып, программалар белән танышып, өр-яңа, тәмле исләр аңкып торган калын дәфтәргә яңа уку елына планнар төзеп утырган чагы күз алдыннан китмәде. Әнә ул, чәчләренә чал кергән, йөзен җырчыклар каплаган бүгенге шактый өлкән, алтмыштан узган Зөһрә ханым читтән генә көләч йөзле, дәрт-дәрманлы, җигелеп эшләп йөргән яшь Зөһрәне күзәтә. Ә анысы ап-ак эскәтер җәелгән язу өстәле артына утырган да галәмәт җитди кыяфәттә дәфтәренә яза да яза, хәрефләре, каз тешләремени, тезелеп киткән… Башка укытучылар сыман, аның да: “Гомер үтте, шул дәрес планнары төзеп”, – дигән чаклары бар иде бит, бар иде… И-и –х… Менә хәзер план төзисе дә, дәфтәр тикшерәсе дә, иртә таңнан ашыга-ашыга әзерләнеп, мәктәпкә чыгып китәсе дә юк… Теләгән вакытыңда йокыдан тор, иркенләп иртәнге чәеңне чәйлә… Беркем бер сүз әйтми.Тик… Бу тынычлык, бу тынлык Зөһрә Гали кызын бер генә дә шатландырмый. Бар тормыш, вакытның үзе туктап калган сыман тоела аңа. Кырык ел гомерен балалар укытуга багышлаган авыл укытучысы Зөһрә Гали кызы бүген беренче мәртәбә беренче сентябрьдә мәктәпкә бармый!..

Баштарак сизелмәде дә: авыл уртасында ике агач бинага урнашкан сигезьеллык мәктәпкә һәр сентябрь саен урам тутырып балалар агылды. И-и шул мәлнең дөньядагы иң матур, иң моңлы җырга тиң илаһи гүзәллеге! Капка төбе саен әби-бабайлар, әти-әниләр, хәерле юл теләп, балаларын мәктәпкә озатып кала. Изге теләкләр, сокланулы карашлар, шатлык-сөенеч… Ап--ак алъяпкычлар кигән, ак чәчкәдәй ап-ак бантлар таккан кызлар, йөзләренә бик тырышлык белән җитдилек чыгарырга омтылган малайлар, урам уртасыннан шундый горурлык вә бер тантана белән атлыйлар ки, әле укырга барырга яше җитмәгән бот буе малай-салай, мышык-мышык борынын тартып, кызыгып карап кала. Кызыгырлык та шул: өстә энәдән-җептән чыккан өп-өр яңа кием, бер кулда – өп-өр яңа портфель, икенчесендә – укытучы апага бүләккә чәчкәләр…Зөһрә Гали кызы үткәннәрнең якты, кабатланмас моңы булып калган шушы манзараны ничәмә-ничә тапкырлар күз алдыннан үткәрә һәм ямансулап, үзалдына елмаеп куя. Ахыр чиктә, аның сабыр канатлары сынды – түзмәде, бу гүзәллекнең инде кабатланмаячагын яхшы белсә дә, тәрәзә янына килде дә, ап-ак нәфис пәрдәсенең читен генә күтәреп, урамга күз салды. Беренче сентябрь, әмма җаны булдырырга теләгән гүзәллек, яшәүнең ихлас, чын матурлыгы анда … юк, юк (!) – урам буп-буш иде. Аның барыбер ышанасы килмәде, ул сабыйларча беркатлылык белән могҗиза күрергә теләгәндәй, кәлүшләрен генә эләктереп, капка якка ыңгайлады. Кеше-мазар күрмәсен дипме, нигә икәнен үзе дә аңламастан, башын гына чыгарып урамга карыйсы итте. Көтү киткән, урам тып-тын, буп-буш иде. Юк, буш түгел, Зөһрә Гали кызының күңеле шикелле, сагыш белән мөлдерәмә тулы иде. Күк йөзен елак болытлар каплаган, якында, баш очында гына, менә явам, менә явам дип, көзге яңгыр посып качып тора. Бакча турларында күзнең явын алып утырган чәчәкләр, башларын иеп, сагышка чумганнар. Сары кунган агачлардан якты моң тама… Бу таңда авыл, мәктәпкә озатасы бер генә баласы булмаганга үзе гаепледәй, уңайсызланып башын игән, күзләрендә нур сүнгән, яшәүдән ваз кичкән мескен кешене хәтерләтә иде. Бөтенләй юк дип… Бар инде ул… Өч бала, тик алар күрше авылда, урта мәктәптә укуларын дәвам итәчәк. Башлангыч сыйныфларда Зөһрә апалары укыткан соңгы балалар. Утын өстәп тормаганга сүнә барган учак кебек эчтән генә сызып, бетеп барган авылда бәби алып кайтырдай яшь гаиләләр юк шул, юк. 10-15 еллап элек кенә сигезьеллык мәктәбе, клубы, магазины булган, гөрләп торган авыл шушы көнгә калыр дип кем уйлаган?!. Хәер, яшьләрне дә аңларга була: район үзәгенә йөрердәй адәм рәтле юлың булмасын; колхоз белән бергә сарык фермасы юкка чыгып, ООО диләрме әле, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырылу белән ике кулыңа бер эш калмасын; бар нәрсә акчага барып терәлсен дә ди, шундый авылда кемнең төпләнеп каласы килсен ди инде ул?! Йорт салу, үз эшеңне башлап җибәрү өчен дә тәвәккәллек һәм акча кирәк. Колхоз вакытында җитәкчеләрнең ә дигәненә җә дип, кайда кушсалар, шунда эшләп көн күргән колхозчының баласы да тәвәккәллек, башлап эшкә тотыну, кыюлык кебек әлеге заман таләп иткән сыйфатлардан мәхрүм булып үсте түгелмени? Авыл халкы олыгая барган саен балалар саны азайды, элек ел саен яңа укытучы кыз килгән(!) дигән, егетләрнең тынычлыгын алган күңелле хәбәр авыл өстендә яңгырамый башлады, әле хаклы ялга чыгарга байтак вакыты булган хәллерәк берничә укытучы гаиләләре белән зуррак авылга яки шәһәргә күченде. Менә шулай сигезьеллык мәктәп тора бара башлангычка әйләнде, аннары аз комплектлы башлангыч мәктәп булып торып калды. Ун бала булганда да, укучылары биш-алтыга калгач та, вөҗдан кушуы буенча укытты алар, укучыларын һәр яктан зур мәктәпкә әзерләп озатырга тырыштылар. Тик каты авырудан дүрт ел элек Мусасы да вафат булып куйды. Зөһрә апа май ахырында соңгы өч укучысының документларын күрше авыл мәктәбенә үз куллары белән тапшырып кайтты. Югалтулар, югалтулар… Иң соңгысы – мәктәпне ябу турында күрсәтмә дә озак көттермәде… Укучыларсыз нинди мәктәп булсын соң инде?!

 


* * *

… Авылның соңгы мөгаллимәсе күңелсез уйларыннан арына алмыйча, капка баганасына сөялеп, озак басып торды.

Әй ышаныч, әкият таңнарыннан,

Хыяллардан туган ышаныч,

Сабый бала кебек гел сафлыктан,

Яктылыктан торган ышаныч…

Яраткан шагыйре Әнгам Атнабаевның шушы шигырь юллары келт итеп исенә төште, күңеле яктырып киткәндәй булды. Тик дөнья гына үзгәрмәде, ничек бар, шулай кала бирде.

 


* * *

Шулай да Шигырь – бөек көч! Зөһрә Гали кызының югалту арты югалтулардан телгәләнгән күңеленә чиксез рәхәтлек биреп, бүгенге мәгънәсез көнен кинәт балкытып җибәрде ул. Тукта, нигә дип ул шулкадәр мәлҗерәп төште әле? Укучылары, хезмәттәшләре булмаса да, рәсми ябылса да, мәктәп үзе, бинасы исән, бар бит әле. Ул да 1 сентябрь көнне ятимсерәп, Зөһрә Гали кызы кебек боегып, бер ялгызы утырмасын, барырга, һичшиксез, хәлен белергә кирәк! Зөһрә апа, батып барганда саламга ябышкан кешедәй, шушы ниятеннән кабынды да китте. Тиз генә өенә кереп, кием шкафын ачты, ап-ак кофтасын, соры төстәге затлы, әмма тыйнак итеп тегелгән костюмын киде, чәчләрен артка өеп, гомер буе йөрткән прическасын ясады… Барсын әле, барсын, ачкычы кулында бит, классларда йөрсен, өстәл, парталарга куллары белән кагылсын. Ул эшли башлаганчы ук мәктәп ихатасына утыртылган тупыллар шаулавын тыңласын. Алар бит күпме еллар мәктәп бинасын көзге ачы җилләрдән, кышкы ыжгыр бураннардан саклый, эссе май, җәй көннәрендә җиләс күләгәсендә ял итәргә чакыра. Алар да, туган мәктәбе, укучылары кебек, үз, якын, кадерле булып беткәннәр …

…Матур итеп киенгән авыл мөгаллимәсе, башын югары тотып, урамнан атлады. Сирәк кенә каршысына очраган авылдашлары, аны ихтирам итеп, әллә кайдан ук: “Исәнмесез, апа!”, – дип эндәштеләр.

Мәктәпкә якыная төшкәч, Зөһрә Гали кызының адымнары акрынайды. Әллә нинди шом, хәвеф барлыгын тою йөрәгенә капты. Ул капкадан ары үтеп, берничә адым атлауга, берни аңламыйча, катып калды. Алдында коточкыч күренеш: иң юан, карт тупылларның берсе төбеннән үк гөрселдәп авып, мәктәп бинасы түбәсенең урта бер җиренә төшкән һәм аны чәрдәкләп, сытып, җимереп беткән иде. Бәгыренең кайсыдыр җиреннән “Аһ” дигән иңрәү булып әрнү-сызланулары тышка бәреп чыккан авыл мөгаллимәсе, үкси дә алмыйча, бөгелеп төште.

Калган тупыллар да шауламыйлар, ә авасы сәгатьләрен көтеп, авыр сулыйлар, ыңгырашалар иде.

 


Фото: russiainphoto.ru

 

 

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: