Ресторан сые өчен үз тәнең белән түләргә кирәклеген башка да китермәгән юләр, беркатлы авыл кызлары! «Кара» халыкның бәйләнчек булуларын белә торып, алар белән ресторанга барырга ризалашкан ике авыл тинтәге! Кайткач бер-беребезне сүктек кенә Румия белән. Практиканың калган ике атнасын, тулай торактан таң белән чыгып китеп, караңгы төшкәч кенә кайтып, курка-курка гына чак үткәрдек. Вахтер карчыкның: «Ниндидер Мэрины эзләп килделәр. Нинди Мэри булсын монда?» − дип мыңгырдавы колакка чалынып калды. Тишек авыз Румия кайда яшәгәнебезне тегеләргә әйтеп өлгергән булып чыкты. Чын исемнәрне әйтмәскә баш эшләгән өчен дә сөендек. Үзләренчә барып чыкмаган өчен үчле дә икән бу «кара» халык! Ушлар китте. Якларга абый-апа, әти-әни янда юк.
Ирле хатынга бүре дә тими дигәндәй, бозылмаган авыл кызларына бәйләнергә әзер йөргән «кара» халык монда мыжгып тора икән! Аннары, кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә, юл өстендә. Ул кичне безнең белән бер-бер хәл була калса, язмышларыбыз кая борылыр иде, билгесез.
Рәдифемә чыкканчы егетләр белән күп йөрдем дип әйтә алмыйм. Шулай да күз атып йөргәннәре булмады түгел. Үпкән, кочкан — җилгә очкан дигәндәй, ансыз яшьлек булмыйдыр. Румияне белмим, ә мин Рәдифемә кыз килеш, саф көе чыктым. Тормышның төрле чагы күп булды. Тиргәшкән, ачуланышкан чакларда иремә мине, син кыз түгел идең, дип битәрләр өчен бер генә дәлил дә калдырмадым. Үскән чакта әтәйнең «керпе бияләе», инәйнең дөрес тәрбиясе белән бергә алар кылган догалар иң четерекле чакларда да коткарып калгандыр.
Пешекчегә укысам да, мин повар булып озак эшләмәдем. Рәдифем, авыр баклар күтәреп, эсседә тирләп-пешеп эшләвемне бер генә күрде. Башкача эшләмисең анда, дип ул хезмәтемнән азат итте. Бераздан, түләп, хисапчы курсларын бетердем һәм әлегәчә бухгалтер вазифасын башкарам. Ә ахирәтем Румия нык булып чыкты. Авыр булса да һөнәрен ташламады. Бүгенге көндә ул бер шәхси ресторанның шеф-повары.
Румия гаиләсе һәм без бергә җыелышканда, икебез генә белгән серләрне искә алып, туйганчы көлешәбез. Кыз балаларны мыскылларга әзер торган әзмәверләрне алдап качтык бит, үзебез дә үзебез, янәсе! Ярый әле, елаш белән түгел, көлеш белән бетте ул хәлләр! Шул кичтә коткарган өчен ахирәтем миңа гомере буена рәхмәт әйтә. Инәемнең, балам, зинһар өчен, азып-тузып йөрмә, дигән тәрбия сүзләрен кызыма кабатларга инде минем чират җитте. Ана кеше кыз баласының язмышы өчен борчылмый буламы соң?! Үз вакытында инәем минем өчен төн йокламады. Ә хәзер минем чират. Үзең теләп пычранмасаң да, дөньяның кешене пычратасы җирләре күп. Кыз кеше — мыскалга салынмаган ак ефәк.
Фото: citatnica.ru