Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 август 2021, 10:23

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (8)

Әхмәтгәрәй исемле авылдашы, әлегә колхоз җитәкчесе, Баянга болай диде: "Улым, гафу ит, әтәгезне җибәрттереп, мин ятим иттем сезне!"

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (8)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (8)

(Дәвамы.)

Иртә башланган хезмәт юллары

Кышкы айларда почтальон яисә клуб мөдире булып эшләсә, язлы-көзле җир үлчәүдә йөрде Баян. Шул тырышлыгы һәм ныкышмалыгы белән җитәкчелек “күзенә күренергә” өлгергән егетне идарәгә хисапчы итеп куйдылар. Төннәр буе бригадир белән отчёт төзеп утыралар. Фәүзи карт өйрәтә дә, әмма үзе дә Баяннан чутлашырга өйрәнә...

Яңа эшенә тиз төшенде ул, тик озак эшләргә насыйп булмады...

Харрасов Хаффазны тиздән бригадир итеп билгеләделәр. Беркөнне, Баянның эшен хурлатып, ул стена гәҗите чыгартты. Иртән идарәгә килгәндә, ишеккә эленгән кәгазьгә күрсәтеп:

 – Карале, Баян, ничек торасың, ә? – диде.

 – Әй, Хаффаз абзый, бу нәрсә генә әле ул, мин сине туңкайтып төшерермен әле... – дип, Баян эш бүлмәсенә кереп китте.

Бу сүзләрне нигез итеп алып, егетне эшеннән алдылар, ә аның урынына, әзер генә торгандай, Хаффазның улы Хәбиб кереп утырды.

Шәймәрдәннән күпкә хәлле тормыш белән яшәгән, ләкин “раскулачивание”дан ничектер (акчалы кешеләр власть органнарын да сатып ала алалар шул!) котылып калган Әхмәтгәрәй исемле авылдашы, әлегә колхоз җитәкчесе, Баянга болай диде:

 – Улым, гафу ит, әтәгезне җибәрттереп, мин ятим иттем сезне!

Аптырап калган Баян сорый:

 – Нишләп соң син гаепле моңа?

 – Минем мөмкинчелегем бар иде, бер сүзем җитә иде җибәртмәскә...

Шул чакта да, соңрак та ятимлеккә күнеккән бала бу турыда тулырак сорарга кыймады.

Нурия басуга эшкә йөри башлады. Бүген әнисе белән Бурсыктау буендагы үзләренең икенче бригада җиренә көлтә бәйләргә чыктылар. Кулбашларына салып килгән уракларын тотып, алтын төсендәге басуны карашлары белән бер иңләп алдылар да ат дугасын күмәрлек биеклектә үскән арышны ура башладылар.

Нуриянең беренче урак басуына килгән чаклары исенә төште. Җиде яшьлек баланы әнисе, үзенә ияртеп, басуга йөртә башлаган иде.

Әнисе урып ташлаган сабакларны бер урынгарак ташып йөрде Нурия. Ыштансыз артлары, ялангач ботлары камыл башларына сыдырылып бетте. Өйгә кайткач, су белән юганда, тырналган тәне нык ачытты. Ләкин түзде, еламады. Вак-төяк бәлаләргә, көтелмәгән хәлләргә каршы тору, бирешмәү инстинкты кыз характерында формалаша башлады.

 – Кулыңны кисмә! – әнисенең тавышыннан куркып китте. – Бер учлам тоткан сабакларны кулыңнан ике илле астанрак кис, яме...

 – Беләм, әйттең ич! – дип җаваплады кызы.

Беренче көлтәсе сыек килеп чыкты Нуриянең.

 – Менә болай ит, – диде әнисе, “сытылырга” торган кызына. – Кысыбрак бәйлә.

Ничек кенә тырышса да, көлтәләр бәләкәй булып чыкты һәм урталыктан уратып бәйләп куя торган “көлтәбау” берничек тә Нурияне тыңламады. Аны ишү өчен осталык сорала. Бер учлам башаклы сабакларны ике як очларыннан тотып, бер кулыңның бармаклары белән ярдәмләшеп бөтерәсең дә, көлтәнең уртасыннан уратып, бер кат бәйлисең дә очларын көлтә эченә тыгып куясың.

Кифая да мондый көлтәләр белән “груда” куеп булмасына тиз төшенде. Шуңа күрә кызына урып барырга гына рөхсәт итте. Үзе көлтәләр бәйләде. Тиеш булганча, төбе белән җиргә куелган һәр өчәр-өчәр итеп бергә җыйналган көлтәләрне бер-берсенә сөяп куеп, шуларны тугыз данә итеп берләштереп, унынчы көлтәнең башакларын як-якка аерып, җирдәге көлтәләрнең башларына каплатып кидереп, рәтләргә тезеп барды. Сүз арасында, кызын өйрәтергә дә өлгерде:

 – Болар “сослан” дип атала, кызым, – диде ул, – урыс сүзедер инде... “Груда” дигәне дә була. Анысының төптә шулай ук тугыз көлтәсе, ә өскә өч көлтә яткызып куела.

 – Белдем, инәй, – диде кызы, уруыннан туктамыйча гына.

Кифая “ликбез”ны дәвам итте:

 – Яңгырдан саклар өчен шулай эшләнә... Әз-мәз саклар өчен инде. Хәер, яңгырга калдырсаң, бик әйбәт булмый. Бөркәү астына ташырга кирәк...

Соңрак бу “әз-мәз”нең ничек булуын Нурия бик яхшы аңлады: берничә көн буена яуган койма яңгырлардан соң, шул “груда”лардагы башаклар бер-берсенә ябышып шыткан иделәр...

Кырларында эшләгән күрше кызлары боларның сөйләшүен ишетеп, Нурияне мактарга тырыштылар:

 – Бик оста ура бит кызың, Кифая апа! Бераздан үзеңне өйрәтер әле, – дип шаярттылар.

Көн кызулана барды. Колхозчылар күмәкләп тә, аерым-аерым да грудалар ышыгына ял итәргә утырыштылар. Төенчекләреннән алып килгән ипи кисәкләре, сохарилар, йомыркалар, сөт һәм кабыгында пешкән бәрәңгеләр чыгарылды.

Басуга бәрәңгене пешереп алып барасың. Аның шаян сүзе дә бар: “Бәрәңге алып бара, ләкин кайтканда теләсә ничек кайт, дип әйтә, ди”. Шуңа басуга алып килгән суык бәрәңгене, кайтырга хәл булсын өчен, төш вакыты узгач кына ашарга кирәк, дигәннәр картлар. Бәрәңгене тамактан юдыру өчен, ачыган сөт алып киләләр. Ачы әйрән сусауны бик тиз баса... Шушы азыкларың булса, син иң бәхетле кеше!

Нурия башта, авыз тирәсендәге тузан катыш тирен сөртеп, шешәдән су эчте. Көлтәләр ышыгында булса да, су җылынган иде. Сусавын басар өчен, тагын бер зур йотым уртлады.

 – Эчеп бетермә! Көн озын әле... Чишмә дә ераграк, – дигәч, сусаганы басылмаса да, яртылаш эчелгән шешәне әнисенә тоттырды.

 – Инәй, бераздан тагын ээчәрмен, яме... Бетсә, чишмәгә барып килермен...

 – Барырсың, бармай ни – бригадир килеп чыкса... Аша тизрәк!

Ашап алган кешенең йоклыйсы килә бит ул. Кыз кеше әнисеннән җәлләү сүзләре ишетергә теләде:

 – Инәй, мин әзрәк ятып тораем әле...

 – Тор! Бригадир артыңа тибәр, килеп чыкса...

Груда ышыгында утыру рәхәт, ә торырга вакыт.

 – Бригадир килә! – дип кычкырдылар.

Ана белән кыз, шартлы сигналны ишетеп, тиз генә сикереп тордылар да үзләре биеклегендә үскән арыш сабакларына тотындылар.

Бераздан, чынлап та, атына атланып, бригадир килеп җитте. Кемнең ничә груда куюын саный башлады.

Кайбер колхозчыларга шелтә бирергә дә онытмады:

 – Нәкыя, бер җил чыкса, грудаларың авып бетәчәк, – диде янәшәдә эшләгән югары-оч кызына. Нурияне мактап узды:

 – Кифая кызы оста инде ул, әнә, өстәге көлтә ничек әйбәт куелган – яңгыр үтмәячәк...

 – Камылны ярты метр калдырыгыз, – дип, соңгы күрсәтмәсен биреп, китеп барды. Кояш батканчы, тагын ике тапкыр ялга тукталдылар.

Кайтыр вакыт җитүгә, бригадир тагын килеп туктады. Бу юлы ул тарантаслы арбасын җигеп килде. Кулында калын кенәгә иде. Ачып яза башлады. Эшчеләрен исемлек буенча барлады. Нурияне дә азакка язып куйды. Кайтырга рөхсәт биреп, үзе басу буйлап грудаларны санап китте.

 – Иртәгә ат белән урылган басуга барасыз, – диде ул, тарантасыннан күтәрелеп. – Тарлау якка!

Урак вакытында шулай басудан басуга күчәләр.

Ашлык басуының аерым таләпләре дә бар. Кыр-басу эшләрендә һәркемнең үз билгеләнеше, аны кырындагы иптәше генә алыштыра ала. Лобогрейка белән чабылган ашлык сабакларын көлтәләргә бәйләп йөрүчеләр артыннан көлтә кертүчеләр йөри. Аларны “сложный” дип аталган суктыру машинасы тирәсенә ташыйлар.

“Сложный машина”ны берьюлы 40 лап кеше хезмәтләндерә. Кемнәрдер көлтә биреп тора, кемнәрдер ашлыгы койдырылган саламын алып тора. Капчыкка ашлыкны тутыручылар да берничә. Якындагы көлтәләр суктырылып беткәч, бу “гыйфрит” машина яңа урынга күчерелеп корыла.

Курсларда әзерлек үткән Сибәде авылы кызы ЧТЗ тракторы белән бу катлаулы машинаны эшләтә. Тракторның моторындагы тәгәрмәчкә кидерелгән ремень аша “сложный” ның бөтен механизмы хәрәкәткә килә.

Караңгы төшеп, кайтырга кузгалгач, Җәннәт бер кызык нәрсә сөйләп куйды:

 – Кояш баеганны көтеп арыган мари: “Кояшым! Син бер баерсың баюын – мин генә үлгән булырмын...” – дип әйткән, ди. Көлештеләр. Күрше авыл халкының телен әзрәк “ипилек-тозлык” белгән хатыннар “кояшым” сүзен икенчерәк мәгънәдә аңладылар. Башкаларга да әйтеп, тагын көлештеләр. Тамаклары ач булса да, көләргә хәлләре бар иде...

(Дәвамы бар.)

Автор стиле сакланды.

Фото: Pixabay.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (8)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: