+3 °С
Облачно
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 август , 23:04

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сафлыгыңны саклыйм дисәң (4)

Менә шунда гына ике юләр кыз кемнең тырнагына эләгә язуыбызны аңладык.

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сафлыгыңны саклыйм дисәң (4)

Ваемсыз җанлы ахирәтем дә бу сүзләрдән айнып киткәндәй булды: «Мин дә шуны уйлап куркып куйдым шул! Бик елышалар болар безгә!» Бәхеткә, Румияне башкача үгетләргә туры килмәде. Икебез дә бәйләнчек егетләрдән качарга карар кылдык. Бәдрәф ишегеннән башымны тыгып, Әнсафның якын-тирәдә юклыгына ышандым да, Румияне җитәкләп, тышка чыгып йөгердем.

Ә кичке урам көндезгедәй яп-якты! Бөтен җирдә балкып ут яна! Артыбыздан чыксалар, урам буйлап йөгергәнебез күренеп торачак! Безгә ничек тә, кая булса да тизрәк яшеренергә кирәк! Шул уема буйсынып, юл читендәге куе куаклыкка таба йөгердем. Румия дә, мышный-мышный, минем янга килеп чүгәләде. Тын алырга да куркып, ресторан ишеген күзәтә идек, аннан йөгерә-чаба Морат белән Әнсаф килеп чыкмасынмы! Безне эзләүләре! Алар яннан гына сүгенә-сүгенә лап-лоп басып узып киткәндә куркудан җаным табан астыма төште.

Шүрләүдән кычкырып җибәрмәсәк иде, дип бер кулым белән үземнең авызны, икенчесе белән Румиянекен кысам. Безгә күптән түгел генә мактау сүзләре яудырган майлы тавышлары бу юлы ачулы. Ашасыннар, эчсеннәр дә түләмичә качып китсеннәр әле! Үзләрен алдап качкан ике кызны кызу канлы кавказ егетләре иң шакшы сүзләр белән сүгәләр генә! Радж Капурның сөйкемлелеге Әнсафның битеннән шул арада юып алгандай юкка чыккан! Каракучкыл йөзләре ачудан тагын да карала төшкән!

Менә шунда гына ике юләр кыз кемнең тырнагына эләгә язуыбызны аңладык. Үч алу теләге белән янган егетләр гасабиланып ары-бире чабышып йөрделәр дә, ресторан болдырына басып, тәмәке кабыздылар. Кычкырып сөйләшүләренә караганда, аларның безгә булган ачулары эчләренә сыймый иде. Йодрыкланып йомылган кулларына эләксәк, нишләтерләр иде икән, күз алдына китерергә дә куркыныч! Тирә-якларына каранып, бераз басып тордылар да кәефләре кырылган «тау бөркетләре» ишектән кереп киттеләр.

Ә без, алар ишектә югалу белән, куаклыктан чыгып, бар көчкә торып йөгердек. Тезләре, күлмәкләре пычранса да, сафлыкларын саклап кала алган ике кыз, тулай торакка җиткәнче, артка борылып карарга да куркып, чаптык та чаптык. Күлмәк тә, тез дә берни түгел. Пычранган күлмәкне юарга була, ә тапланган сафлыкны — юк. Менә шулай барып кайттык без Румия белән беренче тапкыр ресторанга.

 


(Ахыры бар.)

 


Фото: fotostudiamk-izhevsk.blogspot.com

Автор:Мунир Вафин