Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 август 2021, 10:15

Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (3)

Әйе, чир ул – куркыныч нәрсә, ләкин кешегә канатлы булырга берни дә комачаулый алмый...  

Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (3)
Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (3)

(Ахыры.)

Миләүшә бар булмышын яраткан хезмәтенә багышлады. Их, шул сызланулар булмаса, кайбер төннәрне еламас өчен тешен кысып үткәрмәсә бәхетле булачак иде бит ул. Барысы да аны ярата, хөрмәт итә. Укучылары бер-бер артлы район олимпиадаларында җиңү яулый башлагач, ай-ваена карамыйча, үзен дә конкурска чакырдылар. Комиссия аның эше белән танышкач, бу бит кандидатлык диссертациясенә торырлык хезмәт, дип бәяләде.

– Сезгә мин Халык мөгаллимәсе исеме бирер идем, тик министрлыкның шундый исем булдырырга юне җитмәгән шул, – дип, кулын кысты мәгариф бүлеге башлыгы.

Шулай итеп, ул елны конкурстан Миләүшә Харрасовна ел укытучысы булып кайтты. Ә тормыш барыбер җиңел түгел. Сумкасын малайлар йөгертеп йөреткән кебек, тормыш авырлыгын башка кеше күтәрешә алмый. Җәйге каникулларда дәваханәгә барып ятып чыкса да, полиомиелит дигән зәхмәтне медицина җиңә алмый иде. Шуның өстенә, гомерләре иртә өзелгән ирен, газиз баласын юксынып та йөрәк майлары сызды. Әгәр дә шул яраткан эше, нурлы йөзле, илһамланып белем алырга тырышкан балалар булмаса нишләр иде ул. Шулар өчен яшәде бит. Үзенең уллары да гел шатлык китерде. Ләкин, нишләптер, берсе дә укытучы булмады. Заманы шулдыр, акчалы һөнәрләр сайлап  югары белем алдылар һәм юрист, финансист, малтабар, нефтьче булып киттеләр. Ярый инде, аларның мул яшәвеннән аналары да файда күрә ләса. Туган йортларына кайтсалар: “Әни, телевизорың искергән бит!”, “Әни, газ плитәң хан заманыннан калган!” – дип чыгарып ташлыйлар да, яңасын алып кайтып куялар.

***

Еллар үтте. Олы хөрмәт белән Миләүшә Харрас кызын да лаеклы ялга озаттылар. Чәчкәләр, мактау сүзләре чамасыз акты. Күпләр хәтта елады. Тантана, ә һавада ниндидер шик-шөбһә эленеп торган шикелле. Миләүшә апасыз мәктәп буламы? Икенче көнне күңелләре тулган укытучы янә дә шул елга ярына юнәлде. Кадерлеләрен тартып алган елгага ул кайчан рәнҗеп куйса да, барыбер шунда килә. Чөнки биредә яшь кыз чагында Назил белән танышты, ул көнне ничек онытасың. Иренең гомере кыска булса да, бердәнбер мәхәббәте, сөйгән яры булды бит. Аның үзе кебек әдәпле, уңган балалары Миләүшәгә күпме шатлык китерде.  Елга усал булса да, нәкъ тормыш кебек бит ул. Әнә, аның сулары үрдән агып килә, карап торсаң ул сулар, көне-төне ага торгач, агып бетәр кебек. Ә ул бетми. Тормыш та шулай, – дәвам итә. Миләүшә кечкенә чакта әтисе үлде, аннары гомер буе укытучы булган әнисе вафат булды, кечкенә улы, ире Назил китте, Миләүшә дә китәр, вакыты җитәр, ә тормыш дәвам итәр. Аның әнә өрлектәй дүрт улы кала, оныклары, меңләгән укучылары ил буена сибелеп яңа тормыш учаклары тергезгән. Горурланырлык сәбәп түгелмени болар.

Ак чәчле укытучы, уйларына уранып, елга ярында басып торганда авыл ягыннан бер ханымның төшеп килүе күренде. Бик фырт, шәһәрчә киенгән үзе, кем булыр? Ялгызы түгел, өч баласы әниләренең бер алдына, бер артына чыгып уйный-йөгерә.

– Миләүшә апа, Миләүшә апа, мин Хәлимә булам! Таныйсыз микән, онытмадыгыз микән? – дип ерактан ук кычкырып килеп, өлкән укытучыны кочаклап алды кунак.

– Таныдым, Хәлимә туганым, таныдым. Сине онытып буламыни. Йөрәккәйләремне кансыраткан кыз син бит инде ул.

– Әйе, дөп-дөрес! Мине Барыс кабәхәт көчләгәч, менә шунда, текә ярга килдем, янәсе суга сикерәм. Шунда мине сез күреп калдыгыз. Йөрәкләремә үтеп керерлек сүзләр таптыгыз, яшәргә көч бирдегез. Барысы да нәкъ сез әйткәнчә булды. Мин нинди бәхетле!

– И-и, Хәлимәкәй, син сикермәсәң дә бу елга туганнар каберлеге кебек бит инде ул. Я, сөйлә, тормышың ничек, кай якларда оя кордың?

– Гафу ит, Миләүшә апа, кайтып өлгерәлмәдем, кичә бит миңа Рәсәйнең атказанган укытучысы исеме бирделәр. Мин дә бит сезнең юлдан киттем, туган телдән укытам.

– Әйе безнең мәктәптән укытучылар, журналистлар, хәтта язучылар күп чыкты. Рәхмәт инде үзегезгә. Мактаулы исем алуың белән дә котлыйм. Бу бик зур эш.

– И-и, безгәмени рәхмәт. Үзегезгә мең рәхмәт. Гафу итегез инде без сантыйларны.

–  Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, ни өчен?

– Без бит сезне Корчагина дип атый идек. Үзебез шулай сөйләшәбез, ә үзебез белә күрмәсен иде, дип куркабыз. Нык яраттык шул сезне.

– Ишеткән идем ул ишетүен. Үпкәләмәдем инде. Начар исем түгел бит.

– Сез бит беренче тапкыр класска килеп кергәндә без Корчагин турында сөйләшеп утыра идек. Аннары, сез кыю булырга, яши белергә өйрәттегез. Алай гына да түгел, үлем авызыннан тартып алдыгыз. Менә хәзер мин мактаулы укытучы, мәхәббәтле хатын, менә шул тиктормасларның сөекле әниләре. Мин бәхетле, Миләүшә апа.

Укытучы:

– Их, яшибез болай булгач, Хәлимә туганкаем! – дип, култык таякларын күтәреп, канат сыман итеп җилпеп куйды.

Әйе, чир ул – куркыныч нәрсә, ләкин кешегә канатлы булырга берни дә комачаулый алмый...

Фото: Pixabay.

Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (3)
Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: