Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 август 2021, 11:19

Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (2)

Зират. Кечкенә кабер каршында утыз биш яшьләрдәге ханым утыра. Кулында кыр чәчкәләре булса да, үзе кара киемнән. Ә кабер ташында сигез яшьлек ир бала сурәте...

Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (2)
Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (2)

(Дәвамы.)

Назилның өендә дә тирән борчылу һәм киеренке уйлар белән бастырылган киңәшү булды.

– Бу кызга тормыш көтүе читен булыр, ярдәм итүе савап булыр. Ә авырлыкның юан башы ире җилкәсенә төшәр. Барысын да ачык итеп күз алдына китергәнче уйла, шуннан карар кыл. Без фатиха бирербез.

Ата-ананың сүзе шул булды.

Миләүшәгә бер карарга килүе тагын да авыррак иде. Гомерем ялгызлыкта үтәр инде,  сөю шатлыкларын татымам, бала багу бәхете насыйп булмас, дип күңел төпкелендә авыр хис йөрткән кызга егет гашыйклыгы, гаилә кору мөмкинлеге төнлә чыккан кояш кебек булды. Иренә бәхет китерерме ул? Сөяр. Анысына иманы камил. Ләкин тормыш ул сөешеп утыру түгел, ә олы арбага җигелеп йөк тарту. Иренә имгәк булмасмы?

Шундый уйлар белән йөргәндә кызны директор чакыртып алды.

– Исәнмесез, Кадим Гарифович, – диде ул, ишек шакып кергәч.

– Исәнмесез, сеңлем, әйдә, уз.

– Чакырдыгызмы?

– Чакырырга туры килде, үзең гаепле.

– Мин гаепле? Ничек?

– Син, туганым, балаларның үзләренә билге куярга рөхсәт итәсең икән...

– Әйе.

– Ә нигә инде?

– Шулай иткәндә, Кадим Гарифович, берьюлы берничә куянны атабыз. Балалар үз белемнәренә бәя бирергә, уйларга, әдәби әсәрнең үзенчәлекләрен күрергә өйрәнә. Моннан тыш, җаваплылык тоялар, иптәшләре алдында оятка каласылары килми, шунлыктан дәрескә җитди әзерләнәләр.

– Шулаймыни? – дип юри гаҗәпләнгән булды директор. – Нәрсә инде хәзер, шулай дәвам итәргә уйлыйсыңмы?

– Әйе, Кадим Гарифович. Алай гына түгел,  мин укучыларга дәрес алып барырга да кушачакмын. Ышанычлы укучым дәресне алып бара, яңа теманы аңлатып чыга, үтелгәне буенча сорау ала, журналга билге куя. Ә мин бары тик тыңлап, сокланып кына утырачакмын.

– Җиргә төш, Миләүшә, без монда куян атмыйбыз, ә дәүләт программасы буенча эшлибез. Кара аны, башкача тәртип бозма.

Миләүшә нигәдер “ярар” дип куйды. Юк, ул алай дип әйтергә теләмәгән иде бит, теләмәгән иде. Олы кешеләрнең абруе зиһенен чуалдырдымы әллә. Һәм ул шул халәтендә чыгарга борылды.

– Сау булыгыз.

Шулай дигәндә күзләре завуч Зәлифә Зәкиевна карашы белән очрашты. Тегесе сизелер-сизелмәс кенә зәһәр елмаеп утыра иде. Барысы да аңлашылды.

***

Зират. Кечкенә кабер каршында утыз биш яшьләрдәге ханым утыра. Кулында кыр чәчкәләре булса да, үзе кара киемнән. Ә кабер ташында сигез яшьлек ир бала сурәте.

– Менә карагыз, бу сезнең абыегыз Тәфкил була. Таһир, Тәбрис, Тимер, Тәүфыйк балакайларым, абыегызны онытмагыз, әгәр дә миңа бер-бер хәл булса, бу кабер дә сезнең тәрбиягә кала. Үзегез дә дус, тату булыгыз, сез бит туганнар! Тормышның авыр чагында туганнар ярдәмгә килә, җиде ят түгел.

Миләүшә хатирәләргә бирелә. Киде ул теге чакта туй күлмәген, киде. Туе да бик матур үтте. Яшь киленне биетмәделәр, әмма кат-кат җырлатып куандылар. Назил да бик яхшы ир булып чыкты, хатынына авыр эшне калдырмаска тырышты. Ләкин Миләүшә яраксыз хатын булырга теләмәде, сыерын сауды, бакчасын утады. Читтән торып укып, кызыл дипломга институтны тәмамлады. Аннары олы шатлык булып Тәфкил туды. Кара башлы шул малайны сөеп туялмадылар. Тик, барыбер, бала иркә булмады, белмәгән нәрсәсе, кысылмаган җире юк иде. Әллә шушы кызыксынучан, тиктормас булуы харап итте үзен. Язгы ташу вакытында харап булды. Ай, ул көннәр! Миләүшәнең күз яшьләре язгы ташудан да мулрак булгандыр.

Аннары инде, Ходаның шәфәгате ачылды микән, бер-бер артлы малайлар туды. Башкалар кебек, Миләүшә еллар буена декрет ялында утырмады, эшкә чыкты. Укучылар да, ата-аналар да безгә башка укытучы кирәкми, дип кенә тордылар. Бала югалту кайгысыннан синең ничек шаңгырап йөрүеңне, аякларың сызлавын кеше белми. Ә, бәлки, әнә шулай эшкә чумуың тән һәм җан сызлауларына бирешмәскә ярдәм иткәндер.

– Бала табу белән бик артык мавыкмаска киңәш итәр идем, – дигән иде аңа табиб.

Ә менә Назил чат ябышты.

– Өй тулы малай, ә менә үзеңә ярдәмче юк. Әллә бер кыз табасыңмы?!– ди.

– Минем малайларым кызлардан әдәплерәк. Бөтен эшне эшлиләр.

– Анысы шулай. Тик, кызлы йорт – назлы йорт.

Мондый ныкышу Миләүшәнең әнисе үлгәч көчәеп китте.  Мәрхүмәне җирләргә барганнар иде, Миләүшәнең сеңлесе Сәвия дә кайткан иде, әлбәттә. Өч кызын ияртеп. Менә шунда курчак кебек киенгән кызчыкларга карап, Назил әсәрләнеп кайтты да инде. Кыз кирәк тә, кыз кирәк. Әйтерсең, камырдан әвәләп кенә кыз ясап була. Нишләсен Миләүшә, иренең якты ниятен аяк астына салып таптамады.

Ямьле яз килә. Миләүшә янә авырга калганын сизә. Тик, көтмәгәндә Назил харап булып куйды. Агач саллаганда аягы таеп суга төшкән, юан-юан бүрәнәләр кысып күкрәген изгән.

Инде ничәнче югалту, ничәнче кайгы. Авыру хатын башына күпме сынау. Өстәвенә, йөкле дә бит әле. Бирешмә, түз, сыгылма җилгә, сине бит укучыларың, үз улларың, туачак сабыең көтә, дип юатты ул үзен. Берничә айдан Миләүшә төпчеге  Тәүфыйгын тапты. Назилның хыялын берничек тә тормышка ашыра алмый калды ул.

Сагындыра бит үзе, сагындыра. Сөйкемле карашы, ягымлы сүзләре исеннән чыкмый. Тәфкиленең йөгереп йөрүләре дә күз алдына килә. Андый чакларда Миләүшә култык таякларын ала да елга буена, Назил белән танышкан урынга килә.

Елга, елга, сагышымны

Килә суга саласым.

Хәсрәтләремнән котылып

Килә тынып каласым.

Ханым акрын гына җыр җырлый. Елга кебек озын, сагышлы көй агач араларында уралып йөри. Их, син, елга! Дусмы син, дошманмы? Син авыл халкына эш бирәсең, суыңны эчерәсең, ирләр балык тотып юана, җәй буена синдә казлар үсә, игелекләреңне санап бетерерлек түгел. Шул ук вакытта ел саен корбан аласың. Кайчан хәтта бер белән генә дә туймыйсың. Миләүшәнең башта баласын, аннан ирен тартып алдың, артыграк усал булмадыңмы таяклы хатынга?

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (2)
Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: