Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 август 2021, 22:48

Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (1)

Матур итеп киенгән, искиткеч бер мөлаем апа күренде. Класс укытучыны гадәттәгечә аягүрә басып каршы алмады – һәркем авызын ачып катып калган иде...

Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (1)
Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (1)

– Карагыз әле, кызлар, мин бит кичә “Корыч ничек чыныкты” китабын укып чыктым. Вәт ичмасам әсәр. Вәт ичмасам герой! Ә сез укыдыгызмы? – дип сүз башлады Хәлимә.

– Башладык та ташладык, – дип куйды Зөбәйдә, – эш бетәмени...

– Мин дә укыдым. Чыннан да, әдәбият дәресендә бирелгән өзекләр генә укып  калмагыз, китабын укыгыз, – дип Хәлимәне хуплады  Айлигөл .

– Геройны заман тудыра, авыр чакта батырлар күбәя. Хәзер менә шундый хәл булса, безнең арадан да батырлар чыгар иде. Алар турында китап язарлар иде.  Мәсәлән, “Мирхаб” дигән китап, – дип кызлар сүзенә кушылды  Мөхәррәм.

– Юк, миннән булмас иде. Шәһәр халкына утын кисәм дип кыш көнендә пимасыз йөри алмас идем, – диде җавап итеп Мирхаб.

– Чыннан да, ил өчен, халык өчен үзеңне корбан итү зур батырлык ул.

– Әйе, уйланырга мәҗбүр итә торган әсәр, – диде Хәлимә. – Мин шулай булдыра алыр идем микән? – дип сорамыйча булдыра алмыйсың.

– Исегез китмәсен әле, бу китап кына бит. Ә чынында күпме бай малайлары Корчагин утын кискәндә өйләрендә утырганнар. Бәлки, мин дә шулай итәр идем. Ә нигә шулкадәр көчәнергә? Бүген көн бетми бит, иртәгә дә эшләп була, – дип кирегә сукалады Барыс.

– Дөрес, андыйлар, бәлки, күп тә булгандыр, ләкин китап алар хакында түгел, ә Павел Корчагин турында, – дип мәгънәле генә әйтеп куйды Мирхаб.

– Шулай да, андый кешенең булуына ышануы авыр.

Бу сүз тәмамланып өлгермәде, ишек ачылып китте.  Матур итеп киенгән, искиткеч бер мөлаем апа күренде. Класс  укытучыны гадәттәгечә аягүрә басып каршы алмады – һәркем авызын ачып катып калган иде. Бу апа үзенең булачак укучыларыннан бер-ике яшькә олыдыр, ләкин эш анда түгел, яңа укытучы култык таяклары белән йөри иде.

Менә ул җай гына өстәл янына килде, култыксаларын кырыйга сөяп куйды, иңендәге сумкасыннан класс журналын, китап-дәфтәрен алып өстәлгә тезде һәм карашын укучыларга юнәлтте. Балаларның һаман да тораташ кебек кымшанмый торуларын күреп җиңел генә елмаеп куйды һәм тәүге сүзен әйтте:

– Исәнмесез, кызлар, егетләр. Мин әдәбият укытучысы Миләүшә Харрас кызы булам. Беләм, сез сәләтле укучылар, шулай булгач, бер-беребезне яхшы аңлап, ихлас күңелдән әдәбиятны яратып, матур нәтиҗәләр белән унынчы классны тәмамлап чыгарбыз.

Шунда гына класс табигый хәленә кайтты, парта арасына кереп басты.

– Исәнмесез, апа.

– Бик исән әле, дускайларым, Аллага шөкер. Сез дә исән, мин дә исән, ә дәрескә вакыт җиткән. Ягез, әйтегез әле, кайсы бүлектә калган идек.

Кызык үтте бу дәрес. Яңа укытучы берничә баладан үтелгән бүлекләрнең эчтәлеген сөйләтте, ә аннары класска сорау бирде.

– Йә, әйтегез, Зөбәйдәгә ничәле куйыйк?

– Бишле! – дип чәчрәп чыкты чыпчыктай өлгер Хәлимә, ахирәтен хуплап. Чөнки Зөбәйдә моңа кадәр беркайчан да бишле алганы юк иде.

– Ни өчен?

– Чөнки ул китабын укыган, әсәрнең идеясын дөрес аңлаган. Илгә авырлык килгәндә ир-егет батыр булырга тиеш. Моның белән генә эш бетми, әгәр дә халык тырышып эшләсә, матур, имин тормыш корырга мөмкин. Һәм кеше үз эшеннән канәгать булып, горурланып яшәргә тиеш.

– Йә, балалар, килешәсезме, Зөбәйдәгә бишле куябызмы?

– Куябыз, – диде кызыксынган класс. – Килешәбез.

– Ә менә мин килешеп бетмим. Мондый акыллы сүзләре өчен  Хәлимә дә бишлегә лаек. Аңа да куябызмы?

– Куябыз, – диде тагын да җанлана төшкән класс. Шулай итеп бу көнне көндәлекләрне кызыл билгеләр баетты, ә әдәбит дәресе бер көн эчендә яраткан предметка әйләнде. Укытучы апага килгәндә, аның сумкасын эләктереп алып класска китереп кую малайлар өчен бәхет булды.

Дала ягында туып үскән Миләүшә өчен урман авылы тормышы кызык тоелды. Монда иген икмиләр, чәчмиләр, урмыйлар. Язгы сабанда тургайлар сайрамый, август төннәрендә комбайннар гөрелтесенә ияреп кырлар өстендә икмәк исе таралмый. Биредә халык тузансыз, ләкин ифрат авыр эштә. Кыш буена агач кисәләр, урман аударалар. Ә елга боздан ачылуга шул агачны суга ташлап, сал бәйләү башлана. Аннары инде шул салларны еракларга куып китәләр. Стенадай басып торган чыршы-наратлар, урман һавасы, салкын елга күңеленә хуш килде кызның. Ә елга ярында ул инде, хисләргә бирелеп, күз яшен дә тамызып алды. Үзләренең авылындагы Озынкүлдә ул балыктай йөзә иде бит. Кайда соң ул чаклар? Кайда ул аяклар? Ә хәзер кулда таяклар...

Уйлары белән ялгыз калып кыз самими күңелен айкаганда артта аяк тавышлары ишетелде. Куркытылган болан баласы җитезлегендә ул борылып карады – бер егет басып тора.

– Исәнмесез! – диде анысы йомшак кына.

– Исәнмесез, – диде кыз.

Шуның белән сүз тәмам. Гаҗәп хәл, уйлап карасаң, аларны Зөбәйдәгә куйган бишле очраштырды бит. Кыз өендә әдәбияттан бишле алуы белән мактанды, бер уңайдан яңа укытучының фәрештәдәй мөлаем, ягымлы булуын чәчи-чәчи сөйләде, гүя чыннан да тере фәрештә күргән. Ә абыйсы Назил бу сүзләрне колагына элә барды. Һәм менә су буенда култыксалы кызны күреп, тукталып калды.

Ниһаять, икенче сүз туды.

– Матурмы?

– Матур.

Хе, әдәбият укытучысының  кеше сүзен кайтаваз кебек кабатлап торуы ничектер ошап бетми бит әле. Әллә бар белгәне шушымы? Егет башындагы бу уйны тиз куды. Соң, каушап калгандыр, кыз кеше бит! Ә син үзең нигә телсез? Сүз юктанмы, әллә мең сүз берьюлы миеңә килеп тыгылдымы?

– Ямьле, – дип өстәп куйды кыз.

– Әйе, матурдан “ямьле” матуррак.

– Нәрсә?

– Мин матур дигәч, сез ямьле дидегез, “матур”дан матуррак сүз таптыгыз.

Арада күзгә күренмәгән бәйләнеш барлыкка килде. Өстән тау төште. Инде хәзер җиңел сүздән кармак салырга була.

– Фатыйма әби исәнме? – диде Назил, кызның кайда фатир торганын белүен күрсәтеп.

– Фатыйма әби исән, сезгә сәлам әйтте. Яшьлек дустымны күрсәң, сәламемне бер үк җиткерә күр инде, диде.

Ах, тел бу кызда!

– Юк шул, Фатыйма әби миннән чак кына олырак булырга тиеш. Сез, бәлки, ялгышкансыздыр. Минем исемем Назил.

– Ә мин Миләүшә булам.

– Бик шатмын сезне күрүемә.

– Мин дә шатмын сезне очратуыма, тик кайтырга вакыт.

– Телисезме, мин сезне озата барам.

– Юк, озатышу ул кич була, гашыйклар эше.

Назил мин инде сезгә гашыйк, дип шаяртмакчы иде дә, телен тезгенләде. Күрә бит нинди кыз икәнен, үпкәләве бар. Ләкин сөяксез тел сүз тапмыймыни.

– Алайса, мин сезгә ияреп кенә барам.

– Барыгыз соң, икәү басканга карап юлның биле биртенмәс.

Очраклы очрашу. Гадәти сөйләшү. 365 көннең нибары чираттагысы. Ләкин, шулай да, бу очрашу Назилның хәтеренә сеңеп калды. Уйландыра, шатландыра... һәм көендерә иде. Ничек яшәрләр? Оныту хәерле түгелме? Мин онытырмын ла ул, ләкин аңа барыбер яшәргә кирәк бит. Икесенә дә авыр булыр.  Ә Миләүшәнең берүзенә җиңел булырмы? Шулай да, тәвәккәлләве авыр. Менә кайда кирәк ул Корчагин йөрәге.

Итәк астына ут яшереп булмый. Назил белән Миләүшәнең танышлыгы тиздән бөтен авылга билгеле булды. Бу хәбәр гайбәт-сәйбәттән тыш, эчкерсез кызыксыну да уятты: тап-таза егет һәм... Ни булып чыгар?

(Дәвамы бар.)

Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (1)
Заһит МУРСИЕВ. Укытучы (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: