Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 август 2021, 22:41

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сафлыгыңны саклыйм дисәң (3)

Үзем калтыранам, үзем кабатлыйм: «Румия, алар безне әрәм итмәкче була бит! Сизмисеңмени?!»

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сафлыгыңны саклыйм дисәң (3)
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сафлыгыңны саклыйм дисәң (3)

Аны-моны сөйләшеп бераз утыргач, Морат безнең алга меню папкасын куйды: «Кызлар, ни телисез? Сайлагыз. Без сыйлыйбыз!» Гомергә туйганчы ашамаган ач тамак булып күренмәс өчен, Румия белән салат-мазар кебек җиңелчә кабымлык китерүне сорадык. «Нинди шәраб эчәсез?» — дигән сорауга, юк, юк, без эчмибез, диешә-диешә тизрәк баш селкедек. Егетләр үзара елмаеп куйдылар да үзләренә мулдан заказ бирделәр: табын тиздән шашлык, кыздырылган тавык, алма-хөрмә, аракы, шәраб шешәләре белән тулды.

Пычак-чәнечкене этикет буенча кулланырга тырышып, ашамлыкны чокып утырган булабыз Румия белән. Егетләр кыенсынып тормый, бер-бер артлы тутырып, рүмкәне авызларына коя гына тора! Рүмкә бушаган саен кыюлана бара үзләре. Морат карашын минем ачык изүдән алмый сыман тоела башлагач, иңемдә яткан җиңелчә шарфымны алдан бант ясап бәйләп үк куйдым— әдәпле кыз сәдәпле дия иде безнең инәй. Күзләрен майландырып, «Мэри”га һәм миңа туктаусыз комплиментлар яудыра торгач, якын ук килеп утырдылар. Бер-берсенә карап, үзләренең телендә ни хакындадыр сөйләшеп, көлешеп тә алалар.

Румиягә ничектер, ә миңа моңардан кыен булып китте — әйтерсең дә, егетләр бездән нидер яшерәләр. Безнең өчен алган җиңелчә шәрабны мин эчмәдем, әлбәттә. Румия дә иренен генә чылатып куйды. Моны күреп, егетләр безне эчәргә ныклап кыстый башладылар. Тост әйтергә бик оста булып чыктылар. Җиләткеч күренгән озын-озак һәр тостның азагы күтәренке «Так выпьем же за это!» белән төгәлләнде. Румия егетләр кыстауга бирешә башлады — берничә рүмкәне күтәреп тә куйды.

Ә мин, йөземә «ресторанда нинди ризыклар әзерлиләр икән» дигән ясалма кызыксыну чыгарып, менюга төбәлеп тик утырам. Мине болай гына җиңә алмагач, ярыйсы гына исерә башлаган Морат көчләп диярлек биергә тартып чыгарды. «Син миңа бик ошыйсың!» — дип кабатлый-кабатлый, бөтен гәүдәсе белән миңа сыенып биегән егетнең куллары билдән астагы җирне сыйпый башлагач, кире урыныма барып утырдым. Морат, артымнан килеп, бергәләп каядыр китәргә ымлый башлады. Мин аңламаганга салышам.

Инде миңа егетләрнең нияте ачыкланды. Йә Аллам! Болар бит безнең белән бер-бер хәл кылмакчылар! Колагымда инәйнең борчулы һәм кисәтүле тавышы яңгырады: «Балам, зинһар өчен, анда азып-тузып йөри күрмә!» Минем өчен ресторанның яме-кызыгы калмады. Румия Әнсафның кочагына сыешып беткән— якын барырлык түгел! Үземне үбәргә маташкан бәйләнчек Моратның кочагыннан шуып чыктым да Румиянең колагына пышылдадым: «Румия! Әйдә дим, бәдрәфкә чыгып керәбез!» Шәраб пары башына йөгергән Румия хәлне аңламады, булса кирәк, бар, үзең генә чык, дип кире борылды.

Башыма бер исәп керде. Румияне калдыра алмыйм мин монда ялгызын. «Әйдә инде бәдрәфкә генә чыгып керәбез», — дип «Мэри”ның аягына мәгънәле итеп нык кына бастым да көчләп диярлек артымнан иярттем. Нидәндер шикләнеп булса кирәк, безнең арттан Әнсаф та чыкты һәм ирләр бәдрәфенә кереп китте. Ә мин, бәдрәфкә керү белән, Румияне үз артымнан кире сөйрәдем. Үзем калтыранам, үзем кабатлыйм: «Румия, алар безне әрәм итмәкче була бит! Сизмисеңмени?!»

 


(Дәвамы бар.)

 


Фото: avto.goodfon.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: