Ресторанга?! Румия миңа уйланып торырга урын калдырмады: «Көн дә чакыралармы әллә безне ристаранга? Барганың да юктыр әле. Хет күреп кайтыйк аның нәрсә икәнен! Киен тизрәк! — һәм элгечтәге күлмәкләрне җилтерәтеп караватка ыргыта башлады. — Кайсы күлмәгеңне киясең?» Минем дә күңелдә нидер кыбырсып куйды. Ресторан кебек җиргә кереп утыру түгел, яныннан да берничә кат кына узганым булды әле. Анда безнең кебек гади кеше йөрми, ә әллә кемнең дә әллә кемнәре йөри кебек. Пычак, чәнечке, кашыкны ничек кулланырга өйрәттеләр анысы укыганда. Шулай да куркыта!
Минем икеләнеп торуымны күреп, Румия аяк тибеп үк куйды: «Әйдә инде, көттермә! Чәчне-башны да көйлисе бар!» Булачак пешекче буларак, андый җирләрдә ниләр әзерлиләр икән дигән кызыксынуым да баш калкытты. Һәм мин, ризалык белдереп, Румиягә баш кактым. Менә шулай көтмәгәндә, киенеп-ясанып, үз гомеремдә беренче тапкыр ахирәтемә ияреп ресторанга чыгып киттем.
Румиянең егете чакырган ресторанга без җәяүләп кенә киттек. Биек үкчәле түфлиләр аякны кыра — аларны салып, куаклар арасына ыргытасы килә башлады. Шулай да җәяү атлыйбыз — автобуска акча жәл! Барганда Румия мине кисәтте: «Мин Әнсафка исемемне Мэри дидем. Әйдә кызык өчен син Зарина буласың?» Румиянең бу аферасына ни диим? Зарина икән, Зарина! Бер белмәгән кешегә бөтен кәртләрне дә селкеп ачарга кирәкми, ди бит «Мэри»!
Без барып җиткәндә Сочиның тиз төшә торган кичке караңгысы шәһәр өстенә үрләгән иде инде. Румия балкып янган ут яктысында егетен тиз танып алды: «Әнә Әнсаф!» Һәм мине ресторан бинасы янында тәмәке тартып торган ике егет янына өстерәде. Икесе дә куе кара мыеклы, чем кара чәчле, озын буйлы егетләр безне, алтын тешләрен балкытып, елмаеп каршылады.
Мин бераз кыенсынып торган арада егетләр үзләре белән таныштырды: «Әнсаф. Морат». Исемнәре дә гел безнеңчә, саф татарча икән, дип уйлап куйдым. «Минеке» дигәне «кылыч борынлы» Морат була икән алайса. Егет тә миңа игътибарлырак итеп карап куйды. Егетләр безне бик нәзакәтле итеп кенә ресторан эченә узарга чакырды. Җиңелчә күңелле музыка уйнап торган бина эченә кердек. Ярым караңгы залда кеше артык күп түгел. Парлашып биючеләр, өстәл артында кәеф-сафа корып утыручылар шәйләнә. Егетләр безне алдан заказ бирелгән өстәл артына китереп утырттылар.
(Дәвамы бар).
Фото: gazinokonsisilani.com