(Ахыры.)
Зөлфинә артыгын ычкындырганын аңлавын аңлады да бит, тик соң иде шул. Аңлатып, барысын да сөйләп бирергә хәле калмады. Ул тик:
– Соңыннан аңлатырмын, соңыннан. Әзрәк ял итим. Талчыгып киттем, – дип, күзләрен йомды. Һәм бүтән күзен ачмады.
Менә бишенче ел Гәрәй ике ут арасында. Бишенче ел бер сорау кара корт булып йөрәген кимерә. Әтиләре аларның үз балалары түгеллеген беләме? Әллә юкмы? Кай чакларны мәрхүмә әнисен шелтәләде: “Их, әни, әни, нигә дип шулай әйттең син? Белмәгән булсак, яхшырак буласы иде”. Ә кайчакларны әтисе беләдер, сизенәдер кебек тоелды. Белсә дә, белмәмеш булып кылана кебек тоелды аңа. Әниләре үлгәч, сеңлесе:
– Үзебезнең әти булмагач, без аны карарга тиешме, безнең әти кем соң ул? — дип, абыйсыннан әллә ничә сорады. Бүтән сорар кеше дә юк. Читләрдән сорамассың бит инде. Абыйсы:
– Мин белмим. Минем өчен әти бер генә. Миңа бүтән әти кирәкми. Әтине үзем карыйм, – диде.
Сәлимә шулай бер сөйләшкәндә:
– Әллә әтинең үзеннән сорыйбызмы булмаса? – дип ычкындырган иде дә, абыйсы бала башы чаклы йодрыгын сеңлесенең борынына китереп терәде. Ачуланып:
– Менә моны беләсеңме? Бирермен мин сиңа. Ишетеп кенә калыйм. Муеныңны борып очырырмын, – диде.
Шуңардан соң Сәлимә бу турыда башка сүз катмады. Гәрәй, күңеленнән генә, берәр вакыт җаен туры китереп әтинең кылларын чиртеп карармын әле дип уйлады.
Әле менә бүген әтисенең ял йортыннан кеше аша шылтыраттырып кайтырга теләвен ишеткәч, хафага калды. Нәрсә уйларга да белмәде. Әтисенең капка төбендә үк чыгып көтеп торуына бөтенләй аптырады. Бөтенләй бетеренеп, картаеп киткән үзе. Иңсәләре төшеп йөзенә яңа сырлар өстәлгән, булган сырлары да тирәнәйгән төсле. Ә бит ял йортына ничек теләп, шатланып киткән иде.
– Нәрсә булды, әти? Әллә ял килешмәдеме? Нигә болай бик тиз?
– Әллә инде улым. Авырып торам. Мөгаен да, кояшта магнит бураны купкандыр, – дип, шаяртырга чамалаган иде дә Хисмәт, барып чыкмады. Ничектер, бик күңелсез булып китте.
Машинада Гәрәй әтисенең үзенә карап-карап алуына тәүдә игътибар да итмәде. Ә Хисмәт үзенчә фикерләде. “Буй-сыны минеке. Чәчләре, күзләренең төсе дә минеке кебек. Сәлимәсе бөтенләй Хисмәтнең бертуган сеңлесенә охшаган. Моны әнисе исән чакта ук әйтә торган иде. “Кызың бигерәк үзебезнең якка тарткан. Холык, уңганлыклары безнең каннан”, – ди торган иде”.
Хисмәт берничә тапкыр: “Әниең сезгә берәр әманәт-мазар әйтеп калдырмадымы?” – дип сорарга талпынып караган иде дә, батырлыгы җитмәде. Тозсыз сорау. Улым дөрес аңламас, дип уйлады. Шуннан инде бүтән уйлар биләп алды. “Нигә, үзенең баласы булмаслык идемени? Булды бит, булды. Хатыны икенче авырын төшертте. “Әле иртә, Гәрәебез бераз ныгынсын”, – дигән булды. Аннан соң, эштән бирделәр дигән юллама белән ял йортына барып кайткач, кызлары Сәлимә туды. Сәлимәдән соң да әле тагы ике балалары туарга тиеш иде дә бит. Зөлфинә аларына да: “Болары исән үссеннәр. Заманалары бит замана төсле түгел. Хәзер бит сан түгел, ә сыйфат кирәк”, – диде. Башка дәлилләр, башка сәбәпләр табып, тәки ирен күндерде. “Фамиляне дәвам итәргә – улың, кияү кирәксә, кызың бар,” – дип тынычландырды. Нигә шунда ир булган кеше: “синеңчә генә түгел, минемчә дә булсын әле” дип, өстәлгә сукмады соң? “Барысын да үстерәбез. Табасың гына!” – дип кырт кисәсе булган.
Елыйсылары килде Хисмәтнең. Тик күзеннән яшь таммады. Бәгыре чакматаш булып каткан иде аның бүген.
Шулчак ул машина көзгесенә күз төшерде дә катып калды. Ни селкенә алмый, ни кычкырырга тамагына төер утырды. Куркышыннан чәчләре үрә торды. Кул сыртындагы йоннарына кадәр торып бастылар. Бөтен тәненә каз тәне калыкты. Машинаның арткы урындыгында тешләрен ыржайтып көлә-көлә скелет-сөлдә утыра түгелме?! Аңа хәтта теге сөлдәнең тешләре шыкылдавына чаклы ишетелгән кебек булып китте. Күзләрен чак көзгедән алып, берчә куркышыннан тик кенә утырды, берчә бизгәк тоткандагы кебек калтыранырга тотынды. Саташам, ахры, дип, уртын тешләп карады. Авырта. Кулын чак кузгатып үзенең ботын чеметте. Авырта. Улына күз кырые белән генә карап алды. Юк, Гәрәй күрмәде дә, сизмәде дә шикелле. Тагы ныклабрак, игътибар белән карап-карап алды. Улының күзе юлда иде. Хисмәт күземә генә күренде, ахры, дип уйлады, бераз тынычлана төште. Барча булган ихтыярын җыеп, борылып арткы урындыкка карады. Урындык буш, беркем юк. Кире көзге аша карарга курыкты.
Хисмәтнең кайчандыр әллә берәр китаптан укыганы, әллә берәрсеннән ишеткәне бар иде. Имеш, һәр көзге – үзенчә серле бер дөнья. Имеш, тылсымын белсәң, аннан кешенең үткән тормышын да, киләчәген дә белеп була икән, ди. Тик монда сөлдәнең ни кысылышы бар? Әмма баягы күренеш Хисмәтнең күз алдыннан һич китмәде. Сөлдә әле тешләрен шыкылдатып шаркылдап көлде, әле, бер сүз дәшми, картның кулбашына сөяк бармаклары белән суккалады. Инглизләрнең “һәр гаиләнең шкафында сөлдә-сер яшеренеп ята” дигән әйтемен ишеткәне бар иде Хисмәтнең. Ул көлгән булган иде. “Кемдә-кемдә, ә безнең гаиләдә андый нәрсәнең булуы мөмкин түгел”, – дип бәхәсләште. Ә менә бүген килеп, теге сөлдә машинаның арткы урындыгында утыра. Ул гына да түгел үзенең сөяк бармаклары белән кулбашыннан сыпырып, тешләрен шыкылдатып буш, галәмәт зур авызы белән ыржаеп көлә…