Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 август 2021, 10:21

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (4)

Гайбәт дигән нәрсә – ул шундый әйбер: теләсә нинди тишектән, теләсә нинди ярыктан үтеп керергә сәләтле. Аңа бернинди дә дивар, таш коймалар киртә була алмый...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (4)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (4)

(Дәвамы.)

Менә шулчак ялгышмадымы икән Хисмәт? Юктыр, мөгаен. Алар бит Зөлфинә белән бер-берсен шулкадәр хөрмәт итеп, яратышып яшәделәр.

Хисмәтнең борчулы, газаплы уйларын капыл гына бүлмәгә кайтып кергән Сәлим бозды. Чыраенда бер җыерчык-фәлән юк. Бите шоп-шома. Үзеннән, ирләргә хас булмаганча, татлы хушбуй исләре килә. Күзләре өстәлгә менеп каймак урлап, этлек эшләгән песи күзе кебек елтырый. Бар кыяфәтеннән ниндидер бер ялагайлык, елмаюлы ясалмалылык аңкып тора. Җитмәсә, мактанчык та бит әле үзе. Нишләп андыйларны хатыннар ярата соң? Байлыгына кызалармы? Әллә инде гомере буе җиңел-җилпе эштә генә йөреп, һич ватылмый-имгәнми ирлек көчләрен шушы яшләренә кадәр саклый алгангамы? Килгән көнендә үк бер яшь кенә хатынкайны ияртеп кайтты. Бөтен сөйләгәне: үзенең ничек юктан акча ясый алганы, теге рәесне ничек алдаганы, бу бухгалтерны ничек акылга утыртканы да, кайсы авыл-шәһәрдә ничә сөяркә тотканы турында иде. Әле дә бүлмәгә кайтып керүе белән, өстендәге плащын сала-сала:

– Менә шулай, Хисмәт, минем шул авылда улым белән кызым үсә. Зөлфинә исемнәрен дә әйткән иде. Хәтеремнән чыгып тора. Исемнәрен  дә минең исемгә туры килерлек итеп куштым дигән иде, – дип, өзелгән истәлекләрен яңадан ялгап сөйләп китте. Хисмәт үзененең балаларының исемнәрен чагыштырып карады. Кызы Сәлимәсенең исеме бу ахмакның исеменә туры килә килүен, ә улының исеме – юк. Ник берәр хәрефе туры килсен, ичмаса. Ә Сәлим, сөмсез, һаман үзенең юньсез истәлекләрен барлый. Әйтерсең дә, ул шакшы истәлекләренә бөтен гәүдәсеннән баткан, һәм шул пычрак аяклары белән Хисмәтнең күңеленең түренә үк менеп китте. Була бит кайбер кешеләр: ишек тә шакып тормый пычрак аяк киемнәре белән өеңә килеп керәләр дә, түреңә үтеп, тирес тазартып йөргән киемнәре белән диваныңа йә кәнәфиеңә үк җәелеп утыралар. Син шулкадәр әрсез дорфалыктан бер сүз дә дәшә алмый телсез каласың. Ә теге юньсез син дәшмәгән саен аягындагы пычрагын келәмеңә ышкып тазартырга тотына. Хисмәт тә шул хәлдәрәк иде.

– Зөлфинәне утыртып алып кайткан көнне үк сындырдым. Клубта эшли иде. Өйләре авылның теге очындарак. Җырлап җибәрсә… ул тавыш, ул моң! Тегенди-мондый артисларың бер якта торсын. Әтиләренә ике кышлык утын, агасына мунчалык агач китереп бирдем. Жәл түгел. Урманда агач беткәнмени. Йөри торгач, үзем дә чак гашыйк булмадым тегеңә. Авырга калды.

– Авырга калдым, өйләнешергә туры килер, – дип куркыта, теңкәгә тия башлагач, паспортны чыгарып күрсәттем. Паспортта өйләнгәнем генә түгел, малай да язылып, мөһер сугылган. Өйләнмәсемне белсә дә барыбер очрашып йөрдек. Ярты төн үткәч бакча артларында, килешенгән урында көтеп тора мине. Үзендә ул буй-сын! Аллаһы Тагәлә биргәч бирә бит. Әйтәм бит, ул җыр-моң, ул аяклар! Ә толымнарын сүтеп җибәрсә, теләсә нинди ир-егетләрне тилертерлек. Билләһи, чәчләре тез башларына чаклы төшеп тора. Минем әлеге яшәгән карчык яшь чагында да бик һуш китәрлек түгел иде. Бер өйләнгәч нишлисең, яшисең инде. Әмма байлыгы чиксез. Райкомда әтисе икенче кеше булды. Авылда иң беренче җиңел машинаны мин алдым, – дип мактанды.

Хисмәт бу минутта үзенең булачак кайнагасына мунча бурасы бураганын, Өметдин бабаеның тау итеп кисеп ташлаган утынын ярнын исенә төшереп утырды.

Сәлим, Хисмәтнең боегып, каядыр тәрәзәгә карап утырганын күреп:

– Син мине тыңламыйсың да шикелле? Төсең дә үзгәргән, сырхауладыңмы әллә? Әллә үзебезнең табибны чакыртыйммы? – дия башлады.

– Юк, кирәкмәс. Минем дә яшь чаклар искә төшеп китте. Миндә дә андый хәлләр булып, Сәбилә исемле бер чибәр күңелемне яулады, – дип алдашты. Тавышы үзенә, әйтерсең дә, җир астыннан, ниндидер торба эченнән чыккан кебек ишетелде. Ә үзе: “Нигә алай әйттем әле? Минем бит чит хатыннар белән мәңге булганым юк. Сәбиләне ни дип китереп кыстырдым? Ул бит Стәрлетамакта яши. Мәңге андый хатын түгел ул”, – дип уйлады. Бер ул белән кыз дип сөйли, мөгаен, игезәк булгандыр балалары дип, өзек-өзек фикерләде. Түзмәде:

– Әллә балаларыгыз игезәк тудымы? – дип сорамыйча булдыра алмады. Сәлим бүлмәдәше үзен игътибар белән тыңлый дип уйлап, тагы да җанланыбырак китеп сөйләргә тотынды.

– Юк, игезәк түгелләр. Кызын азактан бүләк иттем, – дип, нәрсәнедер исенә төшерепме, әллә кызык күреп, берчә кеткелдәп, берчә гөрелдәп көлеп алды. Бер мизгел нәрсәдер исенә алып, башын чайкап торганнан соң: – О-о-о, монысы аерым бер маҗара. Колхозга түрә булмасам да, дилбегәсе үз кулымда иде, – дип, дәвам итте. – Бер-ике ел үткәч, Стәрлетамак базарында ничектер ялгыш кына килеп очраштык. Тәүге баладан соң теге, малай, бөтенләй йомрыланып, матураеп киткән киткән. Ул янбашлар, ул ботла-ар! Билләре тагы да нечкәреп киткән төсле. Ә күкрәкләре... Җәйге җииңел генә күлмәге аша түшләре төртеп тишеп чыгарга тора. Гәүдәсенең һәр борылышы, һәр йомры урыннары күзне кытыклап, йөрәкне җилкендерә. Райкомда эшләгән бабайның каты кулы булмаса, күптән хатынны ташлап качкан булыр идем. Җитмәсә, бабай район үзәгендә миңә эш тә сөйләшеп куйды. Тәк што, качарлык түгел. Менә шунда, базарда, күрешергә сөйләшеп вәгъдәләштек. Профкомнан ял йортына ике юллама кулга төшердем. Берсен, әлбәттә, Зөлфинәгә тоттырдым. Икәүләп барып рәхәтләнеп ял иттек.

Сәлим ничегрәк ял иткәннәрен тәсфилләп сөйләргә керешмәкче иде дә, төшке аш вакыты җитте. Халык ашханәгә кузгалды. Хисмәт бу бәндәдән котылырга форсат табылганга шатланып, бүлмәдән җәһәт кенә чыгып китте. Ашханәгә барып тормыйча табибка китте. Бүген үк кайтып китәргә теләвен әйтте. Табиб хатынның, аптырап:

– Бәй, абзый кеше, нәрсә булды? Әле тагы бер атна вакытың бар. Рәхәтләнеп ял итеп бетерегез, – диюенә бераз югалыбрак калды. Чөнки аның башында төрле уйлар берсен-берсе бастырышып гү киләләр иде.

– Өйдә карчыгым сырхаулап киткән. Үземнең дә кәефем бик шәптән түгел, сагындым, балам, – дигәч, табиб бабайга тагы бер карап алды. Үзе эчтән генә “күрәсең, нәрсәдер булган, ахры”, дип уйлап алды һәм:

– Әйдә әле абзый кеше кан басымыңны үлчәп карыйк, – дип, бабайның кан басымын үлчәп, йөрәк тибешен санады.

– Кан басымың күтәрелгән, йөрәгең дә ешрак тибә. Менә шушы даруларны аптектан алып эчеп ятып тор. Кирәкле кәгазьләрне мин әзерләрмен. Кызлар ярты сәгатьтән кертеп бирерләр, – диде.

Табибәнең сүзләрен әллә тыңлады Хисмәт, әллә юк. Уйларында һаман Зөлфинәсе иде. “Табибка нигә болай дип әйттем әле? Хатыным мәрхүмә булганга озакламый биш ел тула бит”, дип уйланды.

Аннан ул туры почта бүлегенә китте. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, анысы төшке ялга туктаган булып чыкты. Шундагы урындыкларның берсенә барып утырды. Йөрәге урыныннан кубып, чатанлаган ат  сыман тарсылдап тибеүеннән бераз басыла төште. Берсеннән-берсе котсыз  хатирәләр бер сүнеп, бер яңардылар, күңелен кара песи булып тырнадылар. Их, нигә дип шушы ял йортына килергә ризалашты соң ул? Килене белән улы үгетләп жибәрделәр шул. Имеш:

– Бар әти, әзрәк ял итеп кайт, – дигән булдылар. Җитмәсә, улы машинасы белән китереп үк куйды.

Хәтеренә балалары килеп төшкәч, шикле уйлары тагы аны урап алды. Балалары бу турыда беләләрме? Белмиләрдер. Ә белгән булсалар? Мөгаен, беләләрдер. Шуның өчен дә аны көчләп диярлек ял йортына җибәргәннәр алар. Зөлфинәсе мәрхүмә булгач, кызы ничек әнә тырыс-мырыс килеп, сырты белән торды. Авылда да беләләрдер. Юктыр, белмиләрдер. Белсәләр, берсе булмаса берсе ачуланышканда ычкындырыр иде. Алай дисәң, аның бик дошман кешесе дә юк.

Гайбәт дигән нәрсә – ул шундый әйбер: теләсә нинди тишектән, теләсә нинди ярыктан үтеп керергә сәләтле. Тишек-тошык булмаса, ул үзенә барыбер юл таба, барыбер үтеп керә. Аңа бер нинди дә дивар, таш коймалар киртә була алмый. Сәлим, Хисмәткә сөйләгән кебек, тагы берәрсенә сөйләгән булса? Йә булмаса, берәр таныш-тонышка сайраса? Алай дисәң, балалары, авылдашлары тарафыннан үзенә карата һичбер кыек сүз, ишарә сизмәде. Ә кызы, Сәлимәсе, мөгаен да, әнисенең вафатын авыр кичерде, шуңа бераз читләшеп торды. Хатын-кыз затыннан бит. Хатын-кыз күңеле усак яфрагы кебек. Әз генә жил иссә дә дерелдәп лепердәргә тотына.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (4)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: