Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 август 2021, 13:36

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (3)

...Җәй урталары иде. Зөлфинә бер кичне: "Әтиләр ачулана, мин сәгать уникедән өйдә булырга тиешмен", – дип, уникедән үк кереп китә торган булып китте. Йөрәген яулады-яулавын егетнең, тик үзе генә суына башлады шикелле...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (3)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (3)

(Дәвамы.)

Бер атна үттеме-юкмы, дус егете Хисмәтнең алдына Хәлимә белән килеп басты. Таныштырды. Егетнең кулына Хәлимәнең кулын тоттырып ук куйды. Хәлимә бераз кыенсынса да кулын тартып алмады. Ул кичне дә, бүтән көннәрне дә Хисмәт Хәлимәне озатты. Зөлфинә бу араларда күренмәде. Егет инде, “ярар, соңыннан ачыкланыр әле, әлегә икесе дә ошый”, дип уйлады.

Бер кичне Зөлфинә, үзе килеп, көлә-көлә:

– Син нәрсә, егет, алай азгын булырга ярамый. Өч көн күренми торган идем, бөтенләй үгиләнгәнсең, – дип чыркылдап көлгән булды. Җитәкләп, үзләренә алып барды. Әти-әниләре каядыр кунакка киткәннәр икән. Зөлфинә белән икәүдән-икәү генә чәйләр эчтеләр. Кыз үзләренең гаилә альбомын ачып, туганнары белән таныштырды.

Хисмәт барысын да уйлап, кызларны чагыштырып йөрде-йөрде дә шундый карарга килде: күз атып йөргән кызлары арасында барысыннан да өстене – Зөлфинә.

Җәй урталары иде. Зөлфинә бер кичне:

– Әтиләр ачулана, мин сәгать уникедән өйдә булырга тиешмен, – дип, уникедән үк кереп китә торган булып китте. Йөрәген яулады-яулавын егетнең, тик үзе генә суына башлады шикелле. Һәрхәлдә, егеткә шулай тоелды. Егет инде “менә тагын бу кыз да миннән йөз чөерде” дип борчыла ук башлаган иде.

Зөлфинәнең дус кызы бер кичне:

– Син, егет, бик борчылма. Зөлфинәнең сине сынап каравы гына бу. Үзең бит теге вакытта Хәлимәгә ияреп киткәнсең. Шуның өчен әзрәк йөрәгеңне кытыклап карарга чамалыйдыр, – дип әйткәч, тынычланды.

Хисмәт Зөлфинә белән алсу таңнар аттырып, иртәнге сайраган кошларны тыңлап, кояш чыкканын каршыларга хыялланса да, кыз сәгать уникедән өйләренә кереп китә торган булды. Җәй көннәрендә сәгать уникеләрдә, әле иртә булыуына карамастан, нишләсен егет, вилсәпиденә утырып, авылларына кайтып китә.

Шулай яшь чакларын барлап, Хисмәт урындыкта хәтсез генә утырды. Үз-үзен: “Юк, булмас, Зөлфинә андый түгел. Сәлим нәрсәдер бутый булса кирәк”, –  дип тынычландырырга тырышты. Хисмәтнең хәтерләве буенча, Зөлфинә исемле кызлар авылда икәү иде. Берсе кайдандыр кайткан кунак кызы иде. Берчакны бер балага:

– Бар әле, Зөлфинә апаңны чакырып чыгар, – дигәч, теге кызчык клубтан шул кунак кызы белән чыгып басты. Җитмәсә, теге кызның егете күреп калып, Хисмәткә әтәчләнә башлады. Хәлнең ничек икәненә төшенеп алгач, көлешә-көлешә, кире кереп киттеләр.

Үткәннәрне барлап, хәтсез генә тынычлап утыру үзенекен итте — Хисмәтнең хәле шактый җиңеләйде. Ял йорты тирәли сузылган аллеялар буйлап бераз йөреп тә килде. Кире бүлмәгә кергәндә бүлмәдәше юк иде. Хисмәт өс киемнәрен салып, кичәге гәзитләрне карарга утырды. Күзләре гәзит битеннән хәрефләр укыса да, берни аңламады. Чөнки уйлар өермәсе аны тагы яшь чакларына алып кайтты.

Ул һаман үзенең мәрхүмә Зөлфинәсе турында уйлады. Әйбәт яшәделәр. “Эһ” иткән дә тавышлары чыкмады. Табак-савыт ватылу түгел, шылтырамады да. Хатыны аңа бер ул, бер кыз табып бирде. Балалары да үзләренә охшап, тыныч холыклы, тәртипле булдылар.

Зөлфинә белән май аенда танышкан булсалар, көзгә, октябрь бәйрәменә шаулатып туй да ясадылар.

Хисмәтнең Зөлфинә белән дуслашып, чын-чынлап йөри башлаганын ишеткән Тамара, егетне чакырып, ике-өч хат та җибәрде. Тамараның җиңгәсе, юк йомышын бар итеп кергәләп, кыздан сәләмнәр әйтте. Алар берничә йорт Хисмәтләрдән өстәрәк яшиләр. Бер кергәнендә, чын-чынлап торып, аңа Тамараны димләргә тотынмасынмы.

– Балда-майда йөзәрсең, әтисе дә урында эшли, үзе дә вазыйфалы кеше, – диюенә Хисмәт:

– Ул бит миннән олы, озата баргач та, үзен әллә кемгә куеп, эредән чирттерә. Миннән башка үзенә тиңнәрен таба алмадымы әллә? – дигәч, күрше апасы:

– И-и, хатын-кыз иркәләнеп кенә карыша, ир-егетләрдән көлгән булалар. Үзләренә игътибар сизсәләр, кызларның башы әйләнеп зиһене тарала башлый. Зиһене таралган кеше ни сөйләмәс. Яшькә олы хатынның куены кайнар, коймагы майлы була. Ташла шул Өметдин кызын. Алар нәселендә хатыннар астыртын була, – дип тезде дә тезде күрше апасы. Аптырагач, Хисмәт өйләреннән үк чыгып китәргә мәҗбүр булды.

Әнисе дә бер көнне:

– Әллә, улым, Зәкия апаңны тыңлыйсыңмы? Бер дә шул Өметдин нәселенә күңлем ятып бетми, – дигәч:

– Куй әле, әни, юк-бар белән башыңны катырма. Бер дә кешедән ким яшәмәбез. Күреп тор, бездән дә яхшы яшәгән гаилә булмас, – дип, кырт кисте Хисмәт.

Ә Сәбилә, каникулы бетеп укырга китәр алдыннан, җаен туры китереп, Хисмәтнең муенына ук асылынды.

Егет аңа:

– Кунак ашы кара-каршы. Яңагым әле булса кызарып тора, –  диде.  

Ә үзе Сәбиләне кочаклап алып әллә кайларга да күтәреп алып китәргә әзер иде. Сәбиләдән үч алдым дип үзен үзе юатты, аннан, Зөлфинәгә күрәләтә хыянәт итеп аны ташлап китә алмый бит инде. Яңадан кабынып китәм дигән мәхәббәт хисләрен ихтыяр көче белән кире сүндерде.

Зөлфинә белән киләсе атнага никах та укытырга сөйләштеләр. Әйе, Зөлфинәсен, берсүзсез, Сәбиләгә алыштыра алыр иде, тик Хисмәт кеше алдап өйрәнмәгән. Бигрәк тә хатын-кызны. Шуңа да үзен алдаганнарны беркайчан да кичермәде. Балаларын да шуңа өйрәтте. Зөлфинәне алдап ташлап китсә, аның вөҗданы яраланыр, күңеле мәңгегә китек калыр иде. Түзде. Сәбиләгә, ничек кенә авыр булмасын, “юк” дип әйтә алды. Сәбилә дә, күрәсең, аңлап:

– Их син!!! Үз бәхетеңне үзең таптаган кеше! – диде дә, һич көтмәгәндә, егетне яңадан кочаклап суырып-суырып бер үбеп алгач, “бар кит, күземнән югал”, дигән кебек этәреп үк җибәрде. Тагын нәрсәдер әйтергә теләп, егетнең күзенә бер мизгел яндырып карап торды да, берни дәшми китеп барды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (3)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: