Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 август 2021, 22:06

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (2)

...Моңа кадәр Хисмәт күз атып йөргән кызлар барысы да, ничектер, Хисмәтне кабул итмәделәр. Әллә ул үзе кызларның йөрәген яулый белми...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Тик Сәлим:

– Әйе, Зөлфинә, Зөлфинә җаныем, – дип кабатлап торды да, дәвам итеп: – Бу хатыннан кыз тугач, исемен Зөлфинә дип кушабыз дигән идем. Юк, бичәм ризалашмады. Сизенгән булыуы да бик ихтимал. Эчеп алсам йоклаганда сөйләнә торган гадәтем бар, мөгаен, шунда ычкынып киткәләгәндер. 1970 ел. Ул елны, әйтәм бит, үзебезнең колхозга шул авыл урманында агач әзерләтеп йөрим. Беркөнне урманчылар янына китеп барганда утырттым Зөлфинәне. Танышып киттек. Яшь чакта мин бик чибәр идем. Нинди генә кызларның һушын алып йокыларын качырмадым да, нинди генә хатыннар белән булмадым. Э..х, охо…хо, – дип, үткәннәрен хәтерләп, ләззәтләнеп, бөтенләй хисләнеп китте.

Хисмәт кәнәфидә утырган килеш ничек җитте шулай чалбарын киде дә дәшми-нитми чыгып китәргә чамалаган иде дә, Сәлим:

– Син кайда юл тоттың, әллә су коенырга барасыңмы? Көт, мин дә хәзер, – диюенә чак телен әйләндереп:

– Юк, мин китапханәгә, – дип, ишекне яба-яба мыгырданды. Коридорга чыгуын чыкты да ул, тик ишеткәннәреннән зиһене буталып бераз онытылып торды. Кайсы якка барырга кирәклеген аера алмый азапланды. Колагында ничәмә ел бергә яшәп бергә картайган хатынының исеме Сәлим тавышы белән яңгырады. Кабат-кабат “Зөлфинә, Зөлфинәкәй шул” дип, йөрәгенә үтеп кереп, әллә кайсы тамырларын авырттырды. Ул үзен-үзе белештерми коридор буйлап атлап китте. Баскычтан ничек җитте шулай төшеп, бакчага чыгып, шундагы бер урындыкка утырды. Саф һава аны бераз тынычландырды булса кирәк.

“Кит, бу Сәлим бигрәк юньсез. Юньләп шаярта да белми. Шаяртты, әлбәттә, шаяртты. Минем Зөлфинәләр авылына күрше генә авылдан икәнемне белә иде шикелле. Тәүге көнне әйттем түгелме соң? Хатынның да исемен белде ул, дип уйлады. Шаяртырга теләгәндер. Алай дисәң, мин бу турыда тел дә кыймылдатмадым, ахры,” дип, фикерләрен тәртипкә китерергә тырышты.

“Ул елларда авылларда бөтен кызларның исемнәре Зөлфия, Зөлфирә, Зөлфинә һәм Зинирә иде. Ялгыш ишеткәнмендер. Зөлфинә исемле кызлар авылларында өчәү иде, шикелле. Шуларның берсе булгандыр”, дип уйлады. Китапхәнәгә бару онытылды. Сәлимнең сүзләре аның бөтен үткән гомерен күз алдына китерде дә бастырды.

Зөлфинә белән алар район үзәгендә үзешчәннәр концертында таныштылар. Зөлфинә бик матур итеп җырлап икенче урынны алды. Ә Хисмәт, ни җыр, ни бию дигәндәй, бер скетчка катнашкан иде. Клуб мөдире бүтән кеше таба алмый бик кыстап әйдәләгәч, катнашкан булган иде шул.

Зөлфинә үзе аңа сүз башлап:

– Иртәгә безнең авылда да концерт куябыз. Иптәш егетләрегезне алып килегез. Азактан танцы да була, – дип, бер өттереп карап елмайды да китеп барды. Шул җитә калды. Хисмәт үзе дә төскә-башка ару гына. Техникумда укып йөри. Авылда түбән оч Сәхи кызы Сәбиләне яшьтән үк ошатып яратып йөреде. Тик Сәбилә генә кыргый булды. Якын да җибәрмәде, читкә дә типмәде. Хисмәттән берәр тапкыр озатып куярга үтенсә, ике-өч тапкыр кире какты. Бер көнне биленнән кочакларга рөхсәт итсә, икенче көнне тупас кына итеп кулын алып ташлады. Хәтта берчакны яңагына да кундырып алды. Анысына да түзәр идең, тик чит егетләр-кызлар алдында юкка көлеп кимсетүе тәмам Хисмәтнең күңелен кайтарды. Күрше Буалы авылында почтада эшләгән Тамараны бер-ике рәт озатып куйды куюуын да, анысы да сырты белән борылды. Тамара аңардан ике яшькә олы. Чибәрлеге дә бар. Шуңадырмы, бик сайланды. Бер кичне танцадан соң озатып куйганда ул да үзен әллә гадәтенчә һавалы тотып, әллә егетне сынарга теләп:

– Хисмәт, минем арттан селәгәеңне агызып йөрергә синең башың яшь бит әле. Мин бит сиңа апа кеше. Синең дәрәҗәң дә чамалы. Мин бит почта мөдире, – дип әйтеп салды. Әйе, Хисмәт әлегә студент кына шул. Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумының механиклар әзерләү бүлегендә укып йөри. Апа-сеңелләре бишәү. Шуңа да өстендәге киемнәре дә уртача гына. Шул уку дип әти-әнисе дә тукып кына тордылар. Тәүдә уку кирәк, белем алыгыз дип баш катырдылар. Әтисе инде: “Кызлар матур киенергә тиеш”, дип, кызларны барлы-юклы акчага матур киемнәр алып киендерделәр. Хисмәт боларның барысын да аңлый иде. Нишләсен, яшьтәшләре күбесе эшләп, каерып-каерып акча алалар. Матур киенеп, тәмле ашап, күңелле яшиләр. Ә алар барысы да күмәкләп укырга ябыштылар. Тамараның гаиләләрендә ике малай да  бердәнбер кыз, әтиләре  кәнсәләрдә хисапчы. Абыйлары да шофер, акчалы эштәләр. Кыз үзе дә урында эшләгәч, акча күп. Шуңа да иң матур кыйммәтле киемнәр аңарда, иң матур күз явын алып торган ялтыр түфлиләр аның төз аякларында булды. Тамараның аңа:

– Үбешә дә белмисеңдер әле. Авызыңнан сөтең кипмәгән, Хисмәт җаныем-бәгырем, – дип мыскыллавы егетнең күңеленә бозлы су булды. Тамаралар авылыннан йөрәге сүрелеп, вилсәпиденә дә утырмыйча җәяүләп кайтты. Кайтты да вилсәпиден утынлыкка атып бәрде. Әйтерсең дә, барысына вилсәпид гаепле. Бүтән Тамаралар авылына әйләнеп тә карамады. Ә бит ул авылда аңа күптән күз атып йөрегән кызлар да бар иде. Тик аларны ул күрмәде, “күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге” диләрме әле? Дус егетләре чакырып карадылар, арурак кызлар сәлам җибәргәләделәр. Юк, бетте. Теге, кем әйтмешли, Буалы авылы юлына тәре кадап куйды Хисмәт.

Ә менә Зөлфинәләр авылына ул чакырган көнне үк барды. Бер таныш егеттән кызның егете бармы-юкмы икәнен белеште. Тегесе:

– Нигә, килеп йөре. Егетләргә әйтермен, сиңа кыек карап, “эһ” дип әйткән кеше дә булмас. Тик Зөлфинә сиңа тиң түгел. Матри, егет, ябыштырып куймасын үзеңне. Бер атнадан Хәлимә кайта. Менә ул сиңа тап-таман. Йөргән егете дә юк шикелле. Төскә башка да – ут. Әлегә авыл белән таныш, егетләр белән аралашып дуслаш. Килеп йөре, – дип, бик тирәнгә төшми генә Камиләсе белән танцыга төшеп китте.

Зөлфинә аңарга бик игътибарлы булды. Бүтән кызлар кебек кырыс-кыргый кыланмады. Моңа кадәр Хисмәт күз атып йөргән кызлар барысы да, ничектер, Хисмәтне кабул итмәделәр. Әллә ул үзе кызларның йөрәген яулый белми. Ул инде шулайрак уйлый башлаган иде. Үзем гаепле, дип, үз-үзен гаепләде. Ә менә Зөлфинә бөтенләй башка. Бик шат күңелле. Үзе үк кочаклап үбеп алырга да күп сорап тормый. Җырлап җибәрсә инде, йөрәкнең әллә кайсы кылларына барып бәрелә. Шуңа да ул егетнең күңелен тиз тышаулап, йөрәген яулап алды.

(Дәвамы бар.)

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: