Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 август 2021, 22:08

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сорап алган ялгызлык. Хикәя

Таңчулпан сораган ялгызлык та килде. Тик бәхет кенә юк... Ничек яшәргә?.. Ничек онытырга барысын да? Кайдан, кемнән дәва эзләргә? Балаларга ничек элеккечә терәк була алырга? Ничек бөгелмәскә?

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сорап алган ялгызлык. Хикәя
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сорап алган ялгызлык. Хикәя

...Таңчулпан торып, тәрәзә янына килеп басты. Тышта сибәләп яуган җәйге яңгыр хатынга кушылып елый кебек... Иренең кайтканын көтә-көтә күпме төннәр үткәрде Таңчулпан бу тәрәзә янында.

Хыянәтенә түзә алмыйча, ачынып, Зәвирне каргаган чаклары да булды. Хатынның йөрәген гаеп тойгысы телгәләде: “И, Ходаем, каргышым төштеме әллә?..” Күңелендә үкенечкә якын хис тойды ул. Иң кадерле, иң газиз еллары шулай үткән өчен... Гаилә учагы менә шулай аянычлы сүнгән өчен. Өмет-хыяллары киселгән өчен...

Ялтыравык байлык дөньясында күзе чагылган ирен югалткан өчен.

Иренә ялынып, ялварып, көйләп-үтенеп тә тормышлары бармагач, Таңчулпан Ходайдан ялгызлык бирүен сорады. Парлы булса да, Таңчулпан өчен мондый тормышның яме калмады. Балкып торган дөньялары сөендермәде. Мәхәббәт җепләре өзелде. Арага тирән упкын ятты. Күзен байлык, гөнаһ элпәсе томалаган Зәвир шул чоңгылга төшеп юк булды. Машина газына агуланып үлгән Зәвирне яңа гына мәктәп тәмамлаган бер кыз белән бергә эчке яктан ябык гаражда киемсез килеш таптылар. Бер нәрсәне дә үзе белән алып китә алмады бай Зәвир. Барысы да өелеп җир өстендә калды.

Менә... Таңчулпан сораган ялгызлык та килде. Тик бәхет кенә юк... Ничек яшәргә?.. Ничек онытырга барысын да? Кайдан, кемнән дәва эзләргә? Балаларга ничек элеккечә терәк була алырга? Ничек бөгелмәскә? Балалар тиздән тагын китәрләр. Берсе укый, берсе эшли. Аларның үз тормышы. Бу зур, буш йортта ничек яшәргә? Теләп алган ялгызлыкка ничек түзәргә? “...Эх, әнкәй исән булса!..” Юк шул! Таңчулпанның дөньяда иң газиз кешесе моннан өч ел элек мәрхүм булды. Өе авылда буш тора. Сеңлесе Рәхилә гаиләсе белән аръякта гына яши. Таңчулпан шкафтан әнисенең төсе итеп саклаган җиңсез, яшел бәрхет камзулын эзләп тапты да, өстенә киеп куйды. Йомшак бәрхеткә борынын төртте. “Әни исе килә...” Хатынның йончыган, өшегән гәүдәсенә җылы булып китте, әйтерсең лә, иңнәрендә әнисенең кытыршы кулларын тойды. Бик авыр чакларда бер генә кайтып егылмады Таңчулпан әнисе бусагасына. Күңеленә әнисенең сүзләре килде: “Балам, тормышыңда ни генә булмасын, туган йортың барлыгын онытма. Монда яралы йөрәккә туфрак сипсәң, туфрак та дәва...” Үз йортын, дөньясын, тормышын ташламас Таңчулпан. Өеңне ташлап чыгып китеп кенә барысы да җиңел генә онытылмас. Шулай да әни йортына кайтып килергә кирәк. Әнкәй үзе булмаса да, анда әниле һава бар... Ул һавада эленеп калган әнкәй тавышы бар... Идәндә ул баскан эзләр бар... Әнкәй эчкән чишмә суы бар... Дәвалы туган туфрак бар...

Төне буена керфек тә какмаган Таңчулпан тәрәзә янына килеп, аны киереп ачканда тышта сибәләп яуган җәйге яңгыр туктаган, офыкта алланып таң атып килә иде.

 


Фото: blackpantera.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: