Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 август 2021, 19:04

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (1)

...Хисмәт чалбарының бер балагын киеп тә бетерә алмады, “лып” ишек төбендәге кәнәфигә утырды. Чөнки Сәлим: "Шул авылда Зөлфинә дигән кыз белән таныштым бит, әй. Шул елның шундый ае иде, бүгенгедәй хәтеремдә, – дип, Хисмәтнең хатынының исемен әйтеп ташлады"...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (1)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (1)

Ял йортыннан Хисмәт нишләптер бик бирешеп, бетеренеп кайтты. Улы күп кенә акчалар түләп алып биргән иде бу юлламаны. Азаккы атнасын ял итеп бетерә алмады менә. Бер бүлмәдә ял иткән Архангель районыннан килгән иркәй кайтып киткәч, аның урынына күрше районнан Сәлим килде. Ә аңа чаклы, Аллаһка шөкер, рәхәтләнеп ял иткән иде дә бит. Сызлаган буыннарын дәвалады. Тешләрен тәртипкә китертеп, төшкән биш-алтысы урынына алтын йөгерткән тимер тешләр куйдырды. Бер атна ял итеп өлгермәде, улы белән килене килеп хәлен дә белеп киттеләр. Алар Хисмәт белән бергә авылда яшиләр һәм аның өчен “әти дә әти” дип үлеп торалар. Хатыны мәрхүмә булгач, Уфадагы кызы гына әзрәк читләшеп, суыныбырак торган иде. Анысы да соңыннан Хисмәтне үзләренә алып китеп баштан-аяк киендереп кайтарды. Кыз бала бит, әнисенең үлемен авыр кичергәндер. “Кышны үзебездә чыгарсың әти”, дигән иде дә, тик Хисмәт шәһәрдә торып түзә буламы соң...

Тәүдә ял йортында бүлмәсе бер генә кешелек булып, бер-ике көн шунда яшәде. Аннан, берүземә күңелсез дип, ике кешелек бүлмәгә күчерүләрен сорап, шушы бүлмәгә күчте. Соңыннан килгән Сәлим күрше районнан иде һәм бер мактанчыграк кына бәндә булып чыкты. Шулай бер мактанганында:

– Гомер бакый колхозда зампред, колхоз рәисенең уң кулы булып эшләдем. Нинди генә хуҗалар белән эшләргә туры килмәде миңа, барысы белән дә уртак тел таптым. Барысы белән дә әйбәт яшәдем. Алар ашаганны ашап, алар кигәнне кидем. Күп очракта алардан арттырып та җибәрә идем әле. Стәрлетамак каласында улым белән кызыма фатир да юнәттем. Кече малайга хәтта Уфаның үзеннән алдым. Тик ул малай юньсез булып үсте. Яшьтән үк баш бирмәде. Фатирын сатып, акчасын туздырып бетерде. Азактан бер ару гына марҗага өйгә кергән иде, эчеп, тегеләй-болай йөри башлагач, анысы да куып чыгарды үзен. Хәзер кайда йөридер. Биш-алты ел кайтканы юк, – дип уфтанып та куйды ул.

Хисмәтнең карчыгы мәрхүмә булып улы белән киленендә яшәгәнен белгәч, бөтенләй аптырады.

– Әйе, безнекеләр белән торырсың. Бер атнада йә ачтан үтерерләр, йә бар мал-мөлкәтеңә хуҗа булып урамга куып чыгарырлар. Карчык белән икәү генә торабыз. Колхоз үземнең кулда булганда икебезгә дә пенсияне ару гына ясадым. Хатын да, үзем дә авылда иң күп пенсия алабыз. Авылның ачкүзләре белмәсен өчен икебезнең дә пенсияне район үзәгендәге саклык банкына минем исемгә күчертәбез. Тәк што бөтен акча минем кулда. Мин менә елына кайчак икешәр тапкыр ял йортына чыгып ычкынам. Районның баш табибы да, бүтән түрәләре дә – үзебезнең кешеләр, – дип, тавышын әкренәйтеп, «сиңа гына әйтәм» дигәндәй, авызына учын куеп пышылдап сөйләде. Әйтерсең, аның сөйләгәнен бүлмәне җилләтергә дип ачкан форточкадан кергән җиләс һава бүтән бүлмәләргә алып барып ишеттерә.

– Хатын өйдә дөнья көтә, мал карый. Әйдә, карасын. Аларга шул кирәк. Чөнки өйдәге барча тапкан мал минеке. Аны бит яшь чагында да эшләтмәдем. Исем өчен кантурда эшләп йөргән булды шунда. Әйтәм бит, эш стажын да, пенсиясен дә ясадым. Кулдан килә. Хатыннар дигәннән, аларны һич жәлләргә түгел. Минем ялга китәсене белеп алгач: “Әллә ялга икәү барабызмы? Минем дә йөрәк авыртып, бавырым чәнчештерә,” – дигән иде дә, риза булмадым. Ятсын өйдә мал карап. Ял йортына кеше хатыны белән йөриме. Урманга утын төяп барырга ни, теге… Чибәр апалар монда да җитәрлек. Акчаң гына булсын, – дип һавалы сөйләнде.

Хисмәт бу бәндәне тәүдә үк ошатмады. Үзе эредән чирттергән була, үзе бертуктаусыз төпченә. Хисмәттән ничек дөнья көтүләрен, кайсылайрак яшәп ятуларын сораша да, шуннан үзенең тормышы белән мактана башлый. Өйрәтергә тотына.

– Мондый люкс бүлмәле юлламаны ничек кулыңа төшердең? – ди. Хисмәтнең дөресен әйткәненә, ышанмыйча: – Әй, хәзерге балалардан көт изгелек, күр явызлык. Минекеләр өең белән машинаңны тартып алып, хәер сорашырга куып чыгармасалар ярый. Ышанмыйм. Үзең берәр урында эшләгәнсеңдер әле, әллә Себердә яшисеңме? – диюенә Хисмәт теләр-теләмәс кенә:

– Юк, Стәрлебашта, улым белән киленемдә яшим, – дип, канәгатьсезлек белдереп, йөзен читкә борды. Үзе яшәгән авылның исемен дә әйтмәскә булды. Бетмәс моның шапырынуы. Китапханәгә барып, укырга берәр юньле китап караштырып кайтыйм дип, киенә башлады. Шунда Сәлим:

– Син, Хисмәт кордаш, Стәрлебаш районыннан булгач шул-шул авылны да беләсеңдер? – дип, күрше авылның исемен әйтте. Хисмәт инде, сүзне кыскартырга була, бигерәк тә Сәлимнән тизерәк котылырга теләп:

– Белмим, ул авыл әллә кайда, район үзәгеннән читтә, урман эчендә, – дип, белсә дә белмәмешкә салышты. Беләм, үзем шул яктан дисә, бөтенләй теңкәгә тиеп кырмавык булып ябышачагын көт тә тор. Ә Сәлим, киресенчә, тагы да җанланыбрак сөйләп алып китте:

– Беләсең килсә, мин ул авылда да малай белән кыз калдырдым. Әле кай тирәләрдә яшәп яталардыр, – диде дә, бер мизгел тынып торгач:

– Яшь чак – тиле чак, дәрт ташып тора. Шул авыл урманыннан безнең колхозга агач бирделәр. Мин шунда урман кистереп ятам. Агач мул, ташып кына өлгер. Акча да җитәрлек, чөнки уңга да сулга да озатам агачны. Үземнең кулда. Зампред булып эшли башлаганга да берничә ел иде. Тәҗрибә бар, чөнки унны беткән көе шул вазыйфаны бирделәр. Ул, кәнишне, хуҗа кешегә дә өлеш чыгарасың инде, ансыз эшләп булмый.

Хисмәт чалбарының бер балагын киеп тә бетерә алмады, “лып” ишек төбендәге кәнәфигә утырды. Чөнки Сәлим:

– Шул авылда Зөлфинә дигән кыз белән таныштым бит, әй. Шул елның шундый ае иде, бүгенгедәй хәтеремдә, – дип, Хисмәтнең хатынының исемен әйтеп ташлады. Хисмәт тәүдә әллә ялгыш ишетәмме дип уйлады.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Хисаметдин Шәрәфетдин улы Исмәгыйлев 1953нче елда Стәрлебаш районының Гөлем авылында туган. Үз авылларында башлангыч мәктәптә, аннан Әмир, Стәрлебаш мәктәпләрендә укый. Армиягә алынып, 1971-1973нче елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Ветеринария белгечлеге буенча тәүдә техникум, аннан Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1980-1983нче елларда – Бәләбәй районының баш ветеринар табибы. Озак еллар Стәрлебаш районының ветеринар участокларында хезмәт сала. Бүгенге көндә хаклы ялда. Гаиләсе белән Турмай авылында яши.

Әдәби сукмакка саллы тормыш тәҗрибәсе туплап аяк баскан язучы тиз арада журналыбызның төп авторларының берсенә әверелде, укучы белән уртак тел тапты. 2013нче елда Башкортстан “Китап” нәшриятында “Зимагурлар” дигән повестьлар җыентыгы нәшер ителде. Быел "Казан утлары" журналының китаплар сериясендә "Никах" китабы дөнья күрде.

 

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (1)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: