Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 август 2021, 23:08

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сорап алган ялгызлык. Хикәя

Ире үлү хәбәрен ишеткәч тә, аны җир куенына иңдергәндә дә, җирләп кайткач та ник бер тамчы күз яшен күрсәтсен!

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сорап алган ялгызлык. Хикәя
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Сорап алган ялгызлык. Хикәя

Кырык сигез яшьлек ирен фаҗигале хәлдә югалткан Таңчулпан турында халык төрлесен сөйләде. Берәүләрнең күзе хатынга ире калдырган байлыкка кызыкты. Ике катлы иркен таш йорт, аңа терәлеп торган зур гараж, берсеннән-берсе затлы ике машина.

Икенче берәүләр, киресенчә, Зәвир кебек уңган, тырыш, булдыклы ирне югалтып, кырык дүрт яшендә тол калган хатынны кызганды. Өченчеләрне ире белән егерме елдан артык бергә гомер иткән Таңчулпанның каты бәгырьлелеге гаҗәпләндерде. Ире үлү хәбәрен ишеткәч тә, аны җир куенына иңдергәндә дә, җирләп кайткач та ник бер тамчы күз яшен күрсәтсен! Әтисе кайгысыннан кызы Әлфинурның озын керфекләре кипмәде бу арада. Хәтта улы Фаилнең дә күзләре кызарган иде. Зиратта Зәвирне озатырга килгән күпләр аның хакында бик җылы сүзләр әйтте. Ә Таңчулпан, тирә-яктагы таш сыннар кебек, өнсез-сүзсез катып тора бирде.

Кара күзлеге аша хатынның ни кичергәнен беркем дә белмәде. Зәвирне җирләп кайткач, халыкны ашханәгә җыеп, тиешле догасын укыттылар. Таңчулпан авыр чакта терәк булган туганнарына, дусларына зур рәхмәт әйтте. Болай да басынкы, тыныч тавышы гына урыны-урыны белән өзелеп куйды. Халык таралды. Таңчулпан якыннары белән генә калды.

Буш, караңгы өйгә алар кичкырын гына дүртәүләп кайтып керде. Әлфинур бу авыр минутларда әнисе яныннан китмәскә тырышты. Фаил, әтисен эзләгәндәй, гаражга чыгып китте. Таңчулпанның сеңлесе Рәхилә диванда хәрәкәтсез утырган апасын юатыр өчен кирәкле сүзләр таба алмыйча азапланды. Хәер, Таңчулпан аны ишетерлек халәттә түгел иде. Ул бүген үзе генә белгән дөньяда, әллә кайда иде.

Әйе, бүген барысының да миен бер уй әрнетә – ничек болай килеп чыкты соң? Нигә якын кешеләре бүген алар белән түгел? Нишләп ул, гөрләтеп яшәр урында, салкын гүрдә ята? Авыр тынлыкны бозар өчен Әлфинур телевизорны кабызып куйды.

Йончыган, арыган әнисен Әлфинур икенче катка, йокы бүлмәсенә озатып куйды. Өстенә җайлап йомшак җәймә япкан кызының кулларын әнисе бер мизгелгә тотып алды да, әкрен генә кысып куйды. Сеңлесе, килеп, бала сөйгәндәй башыннан сыйпап китте. Үзен генә калдырмаска тырышкан кызы белән сеңлесен Таңчулпан бүлмәдән чыгарып җибәрде. Шулай да, йөрәгеңне кайгы суырган бу мизгелдә мондый якыннарың булу ничек яхшы... Алар булмаса Таңчулпан ялгызы ни кылыр иде?

Әлбәттә, аны йокы алмады. Көне буе тыеп килгән яшьләре, йомылган керфекләре аша бәреп, иреккә чыкты. Менә шулай, эчендәген кешегә күрсәтмичә, гомере буена тыелып, басылып яшәде Таңчулпан. Төннәрен генә юеш мендәрен кочаклап бушанды. Зәвир кунарга кайтмаганда, аны көтеп, тәрәзә янында таңга кадәр капкадан күзен алмыйча басып торган чаклары булды. Ул өйдә чакта да ун кеше сыярлык киң караватның читендә яткан ире белән үзе арасындагы салкынлыктан өшеде Таңчулпан. Күңеле туңды. Хатынына аркасын куеп йоклап киткән иренең сулыш алуын тыңлый-тыңлый, кавышкач та бианасы биргән тар гына сиртмәле караватны, икесенә дә җитә торган уртак юрганны сагыш белән искә алды. Тар караватта бер-берсенә сыенып диярлек ятып, иренең үпкәсе озакка бармый иде. Нигә алдылар алар араны ерагайткан бу киң караватны? Хәер, карават кына гаеплеме икән?.. Җиргә сеңеп беткән иске өйләрендә алар нинди бәхетле иде! Кешедән калган җимерек йорт булса да, үзләренең җылы куышына сөенделәр. Шул бәп-бәләкәй өйдә ике балалары туды. Өч тимер карават, зур гына мич, ике өстәл торган өй аларга бер дә кысан күренмәде.

 

(Дәвамы бар.)

 


Фото: poembook.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: