Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 август 2021, 14:26

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (Ахыры)

Ялгызлык миңа йөрәк авыртуы, җан сызлавы алып  килде. Шул авыртуга, сызлауга түзә алмыйча, урамга, кешеләр арасына чыгып киттем. Рухым шулай кушты, тәкъдирем чакырды...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер  эзләү. Новелла (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (Ахыры)
  1. “БЕРГӘ ЯШИК, ОЛАННАР!”

         Сирин, Халисә кебек игелекле җан ияләре белән тагын өч көн яшәде Мөхәммәдьяр. Ләкин, ике тапкыр өчәр көн яшәп,  изге фал алып килергә тиешле җиденче көнгә чыккач та  яшәүнең асыл мәгънәсенә төшенеп җитә алмады ул. Теләгенә ирешә алмады. Изге рухы әйткән сүзләр хакында кат-кат, кайта-кайта уйланды. Көне-төне уйланды... Ниһаять,  төшенде...

         Бердән бер көнне, иртән торуга ук, Мөхәммәдьяр карт үз янына Сирин белән Халисәне чакырып алды. Чакырып алганчы, үз  бүлмәсеннән яшьләрнең  сөйләшүен тыңлап ятты...

         – Каяле, кил әле, Халисә, бер кочаклыйм  үзеңне...

         – Ай! Каты кысма! Балабызны имгәтәсең... Болай да бик тынгысыз булырга охшый. Төне буе йөгереп чыкты...

         – Йөгерергә яраткач, кышка чаңгы әзерләп куярга кирәк әле... Кышка кайтып җитә бит инде ул, әйеме?

         – Кайта-кайта, Сирин... Тик көннәрне санама, яме... Санарга ярамый, ди... Әнә инде җәй дә үтеп бара... Балабызны кая алып кайтырбыз соң, Сирин?

         – Эзлим, эзлим, Халисә... Бу йортның хуҗасы  күргән саен: “Кышлый торган йорт түгел, салкыннар башлануга ябып куям, урын эзләгез”, – дип  күзне ачырмый..      

         – Без ничек тә бер куыш табып керербез, ә менә Мөхәммәдьяр абзый белән нишлибез соң?

         – Нишлибез дип... Аны да үзебездән калдырмыйбыз... Үзе генә яши алмаячак ул, Сирин. Ә без ничек тә яшәрбез, аны да сыендырырбыз... Балабыз тугач, Дәү әти булып йөрер... Без бит икебез дә ятим хәзер. Синекеләр дә, минекеләр дә бик иртә китеп бардылар... Мөхәммәдьяр абзый исә ятимләнеп калган гаиләбезне бөтенәйтеп, мәгънәле һәм догалы итеп торыр...

         – Ярый, шулай булсын, Халисә, тормыш барысын да урынына куя ул...

         ...Сирин инде өстенә киенеп беткән, эшкә китәргә җыенып йөри икән. Халисә исә озын халаттан, йөз-битләрен, чәчләрен дә җыеп өлгермәгән... Болай да көнгә янган йөзләре борчылудан тагын да караеп киткән кебек.

         – Нәрсә булды, Мөхәммәдьяр абзый? – Сәгатенә карый-карый, Сирин картның алдына ук килеп тезләнде.

          Аннары Халисә үрсәләнеп килеп җитте:

         – Бер-бер хәл булмагандыр бит? Авырыйсыңмы әллә?                              

         – Оланнар, җыеныгыз, сез минем белән барырга тиеш.

         – Кая, Мөхәммәдьяр абзый?

         – Кая? Нишләп?

         – Җыеныгыз, баргач күрерсез... – Карт үзе исә, мәсьәләнең артык җитди булуын искәртергә теләгәндәй, түшәгеннән торып, барлы-юклы әйберләрен җыя да башлады. “Бер-бер хәл булганмы, зиһенгә ялгышканмы әллә бу карт?” – дигән кебек, Сирин белән Хлисә бер-берсенә карашып басып тордылар да җилкәләрен сикертә-сикертә үз бүлмәләренә таралыштылар...

         Озак барырга туры килмәде. Ике-өч урам үтүгә шәһәрнең тап уртасында төзелеп яткан коттеджлар бистәсенә килеп чыктылар. Аз гына алгарак китеп, бераз барган саен туктап ял итүче Мөхәммәдьяр картка шикле-шөбһәле караш ташлап алсалар да, Сирин дә, Халисә дә юл буе бер авыз сүз  эндәшмәделәр.

         Ниһаять, карт ниндидер таш йорт каршында туктап калды. Урынында таптана-таптана хәл алды. Әмма аларны монда көтмәгәннәр иде. Әнә бит – биек капка артындагы мәһабәт йортка да, капканың үзенә дә ат башы кадәр йозак эленгән.

         “Без нигә килдек инде монда?” – дигән кебек, Сирин белән Халисә тагын Мөхәммәдьяр картка таба борылдылар. Карт илаһи бер дәрәҗәдә тыныч иде. Ул шулкадәр тыныч иде, яшьләр хәтта картның әйткән сүзләрен баштарак чынгы алып, төшенеп тә бетә алмадылар...

         – Менә шунда торачаксыз, оланнар... Менә шунда торачакбыз...

         Беренче булып Сирин аңына килде:

         – Бу нинди йорт, Мөхәммәдьяр абзый?

         Аннары Халисәнең “теле ачылды”:

         –  Ни сөйлисең син, Мөхәммәдьяр абзый?

         – Бу минем йортым, оланнар. Ялганым өчен кичерә күрегез... Шулай кирәк булып чыкты... Мин авыр сынау үттем, минем белән бергә сез дә сыналдыгыз... Мин бит гомерем буе хезмәттә булдым. Мал җыеп, тау кебек йорт салдым. Тик мин бу йортта яшәү ямен таба алмадым, мин анда чит-ят идем. Чөнки ялгыз идем. Ялгызлык миңа йөрәк авыртуы, җан сызлавы алып  килде. Шул авыртуга, сызлауга түзә алмыйча, урамга, кешеләр арасына чыгып киттем. Рухым шулай кушты, тәкъдирем чакырды. Мин үземнең гомеремне чын кешеләр арасыннан табарга тиеш идем. Картлык көнемдә булса да үз язмышыма ирешергә тиеш идем... Мин аны сезнең иске, тар бүлмәләрдә таптым. Аннары... сезнең олы җаныгызда, мәрхәмәтле, игелекле йөрәгегездә таптым... Зинһар, кире какмагыз, оланнар, рәхәтләнеп яшәгез шушы йортта, озын, тигез гомер итегез, бәхетле булыгыз... Бергә яшик, балалар, оныклар үстерик, бер-беребезнең кадерен белеп, Ходай тарафыннан бирелгән  гомерләребезнең ямен күреп яшик... Шуның хакына әйдәгез бер дога...

Фото: https://pbs.twimg.com

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер  эзләү. Новелла (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: