Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 август 2021, 13:25

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (4)

Мин бит урамнан да, кешеләрдән дә курыкмыйм, ялгызлыктан куркам...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер  эзләү. Новелла (4)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (4)
  1. ЙОРТ

         Йорт иске иде. Вакыт җиленнән бер якка кыйшайган мәһабәт йортның шундый ук авыш капкасыннан  үтүгә таш белән түшәлгән киң ишегалдына килеп чыгасың. Күренеп тора: бу йортта элек татар сәүдәгәрләре яшәгән булырга тиеш. Әлбәттә татар байлары! Әнә бит тәрәзә башларына  чын милли күгәрченнәр уелган... Кайчандыр бу йорт затлы буяуларга буялган булган... Тик хәзер аның төсе дә, исе дә калмаган... Мөхәммәдьяр карт,үзе дә сизмәстән, бу караңгы йортны үз гомере белән чагыштырып куйды... “Читтән караганда мин дә шулай күренәмдер шул. Юкса, бөтенләй чит-ят кешеләр, кызганып, аны үз өйләренә дәшмәс иде...    

         Аннары... Шушындый гомергә ашкындымыни ул? Олы, бөтен гомерен ташлап, шушы иске, кылка дөньяга ымсындымыни? Бу яшьләрдән ни көтәсең тагы?.. Үз-үзләрен карарга да җитмидер әле... Тормышларын башлап кына киләләр... Башка гомер кайгысымыни аларда?..”

         Яшьләр үзләренчә кыландылар. Картны өйләренә алып кереп, өс киемнәрен салдырдылар, җитәкләп диярлек юыну бүлмәсенә алып керделәр,  аннан юындырып-кырындырып чыккач, искерәк кенә да чиста киемнәр бирделәр. Аннары чәй өстәле артына чакырдылар. Чәйдән соң, ниндидер кечкенә бүлмәгә алып кереп яткырдылар... Боларның барысын да дәшмичәрәк кенә, үз игътибарыбыз белән картны рәнҗетмик, дигән кебегрәк кенә эшләделәр...

         Мөхәммәдьяр карт Сирин белән Халисә янында өч көн кунды. Ул шушы өч көн эчендә рәхәтләнеп йоклады, тамагын туйдырды, күңелен тынычландырды... Юк, тынычланып ук җитә алмады шул. Барысы да әйбәт әйбәтлеккә. Ләкин  болай  кеше өстендә  күпме яшәргә була инде?.. Бу ярымҗимерек өйдә кыш чыгарлык түгел, аз-маз гына явып киткән яңгырдан соң да тәрәзә башларыннан, түшәм читләреннән су саркып керә. Ул кунып йөргән бүлмә – йортта бердәнбер аулак бүлмә. Яшьләр үзләре хәзер залда торалар. Халисәнең “йөге” дә бар... Шуңа да ул өйдә. Иртән Сиринне эшкә озаткач, бераз йоклап ала да  авыл кызларына гына хас җитезлек белән мең төрле эшенә тотына... Бу вакытта Мөхәммәдьяр йоклаган булып ята. Халисәне борчыйсы, эшеннән бүләсе килми...

         Шулай хәйләләп яткан арада черем итеп ала... Иртәнге йокы татлы була бит. Һәм  иләс-миләс. Ә иләслек инде изгелек белән бәйләнгән. Хәтта илаһилык белән. Иләс-миләс дигәч тә, һаман бер үк манзара күренә Мөхәммәдьяр картның күзенә: имеш, ул үзенең сарай кебек катлы-катлы, затлы-затлы йортында болын кебек киң түшәк өстендә ята... Менә бервакыт томан кебек йөзеп кенә ишектән бер карт килеп керә. Баксаң, Мөхәммәдьяр карт үзе, имеш... Бәй, аның Изге Рухы ласа бу! Ул ничек кергән булса, шулай йөзеп кенә картның ятагы каршына килеп баса, сораша башлый:

         – Мин әйткәннәрнең барысын да үтәдеңме? – ди.

         – Үтәдем дә, үтәмәдем дә... – Мөхәммәдьяр йокылы-уяулы гына җавап бирә. Авыз ачып бер сүз эндәшми, әмма җавап дигәннәре бөтен өй эчендә иңрәп, яңгырап тора...

         – Ничек инде? Син үз гомереңне тапмадыңмыни?

         – Белмим, мин гомеремне болай күз алдына китермәгән идем... Әйбәт кешеләргә юлыктым юлыгуын, тик барыбер бәхетле түгел мин, күңелем һаман да тынычлана алмый...

         – Бәлки син үзеңнең элеккеге тормышыңны сагынасыңдыр?

         – Юк, сагынмыйм. Бөтен булса да, ул ялгыз иде. Мин бит урамнан да, кешеләрдән дә курыкмыйм, ялгызлыктан куркам... Үткәндәге тормышымнан киткәнгә кырык көн инде, әле бер тапкыр да, язмышымны ник үзгәрттем, дип үкенгәнем булмады... Менә хәзер генә күңелем шомланып калды...

         – Бу шомның сәбәбе нидә?

         – Үзем  кешеләр янында, ә ялгызлыктан котыла алмыйм...

         – Әйе шул, ялгызлыкка төшү генә тиз, җиңел, ә менә аннан котылу ай-һай күп вакыт, күп көч-егәрлек сорый... Хәтта бөтен бер язмышка торырлык  вакыт, көч сорый...

         – Шулай икәнен үзем дә аңладым инде... Нишләргә соң миңа? Рух булсаң бул – әнә шул хакта әйт син.

         – Син миннән күп сорама, карт. Аңласаң-аңламасаң да, соравыңа җавап шул: син инде гомереңна таптың. Син минем сынауны үттең. Хәзер инде  тапкан гомереңә үз язмышыңны такма,  аны Ходай бүләк итеп биргән язмышыңа ал...

         Менә шундый сөйләшү булды Мөхәммәдьяр карт белән аның газиз рухы арасында. Сөйләшү төштә булдымы, әллә өндәме – бу хакта беркем дә белми калды.

Фото: chitalnya.ru

(Дәвамы бар.)

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер  эзләү. Новелла (4)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: