Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 август 2021, 15:07

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (3)

– Бабакай, хәлләрең ничек? Җиңеләйдеме бераз? – Картны аяк астында яткан буш әрҗәләр өстенә урнаштыра-урнаштыра, егет бертуктамый сорашты. – Ашыгыч ярдәм чакыртыйкмы әллә? Врач кирәкмиме?

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер  эзләү. Новелла (3)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (3)
  1. ЯҢА ТАНЫШЛАР

         Җитү егет икән. Ир-егет. Әнә – янында кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле, матур йөзле, бала чырайлы хатыны да бар. Күренеп тора – авыл балалары. Мөхәммәдьяр белә: авыл балалары гына шулай йөзләрен каралтып йөриләр. Чөнки авыл эше – урам эше; авылда гына кояш – кешенең тугры юлдашы... Ләкин барыбер сак булырга кирәк – бая кизәнеп, янап үткән бәндәләр кебек, бер-бер хәл кылмасыннар тагын...

         – Бабакай, хәлләрең ничек? Җиңеләйдеме бераз? – Картны аяк астында яткан буш әрҗәләр өстенә урнаштыра-урнаштыра, егет бертуктамый сорашты. – Ашыгыч ярдәм чакыртыйкмы әллә? Врач кирәкмиме?

         – Юк... Кирәкми, балам... Хәзер үтә ул... Барыгыз, минем өчен мәшәкатьләнмәгез... Үз юлыгызны, үз эшегезне карагыз...

         – Юк-юк, бер дә мәшәкать түгел, һич кенә ашыкмыйбыз, шулай бит, Сирин? – Сабый йөзле яшь хатын да бик мөлаем телле булып чыкты, сүзен өреп кенә әйтеп тора... – Шундый җирдә адәм затын ташлап китәләр димени?! Юу-ук... Болай гына калдырабызмы соң!.. Бар, Сирин, берәр җылы әйбер алып кил, әнә анда кыстыбый белән сөтле чәй саталар, бар, йөгер!.. Тамакка тәгам ягылса, хәзер хәл кереп китә ул... Күреп торасың бит, авызына күптән  ризык эләккәне юк моның...  

         – Халисә...

         Сирин хатынына нидер әйтмәкче булып авызын ачкан гына иде, тегесе  кырт кисте:

         – Бармаган кунак түгел әле, җаныем, оныт ул хакта!...

         – Кирәкмәс, оланнар... Минем түләрлек акчам да юк... – Мөхәммәдьяр карт яңа танышларын ниндидер эштән калдырганын аңлап алды.

         – Кем сорый әле синнән акча? Юк белән башыңны катырма, абзый кеше. Хәлеңне бел дә тик утыр... Менә шулай...

         Сирин алып килгән кыстыбыйны кабып чәй эчкәч, чынлап та картка хәл керде, хәл белән бергә җан иңде. Ләкин ул әле һаман торып йөреп китәрлек түгел иде. Халисә тагын өтәләнә башлады:

         – Кайда соң синең өең, абзый кеше? Хәзер машина тотып илтеп куябыз. Адресыңны гына әйт...

         Ул арада ут кебек җитез хатын Мөхәммәдьяр алдына җәеп куелган ак җәймәне җыя да башлады. Тик картның калтыраныбрак чыккан сүзләре  бу яшь парны  тагын бер мәртәбә аптыратты, ахры, тәмам каушап төшкән  Халисә ризыклар төрелгән җәймәне  аяк астына төшереп җибәрүен сизми дә калды.

         – Минем торыр җирем юк шул, балалар...

         – Ничек инде – юк? Ә кайда яшисез соң сез? –  Моңа кадәр тыныч кына торган Сириннең тавышы калтыранып ук китте...

         – Кайда булсын, урамда... Урам хәзер минем йортым, җир – идәнем, күк –  түшәмем...

         – Алай икән... Нишлибез соң, Сирин? Ә?

          Бу сорауга салынган мәгънә язмышларга тиң иде. “Адәм тикле адәмне  урамда калдырып булмый бит инде, әллә үзебезгә алып кайтабызмы? Берәр җай чыкканчы, яши алган кадәр яшәсен... “ – дип сорый иде Халисә иреннән.

         Сирин исә бу сорауны нәкъ шулай аңлады да...

         – Нишлибез дип... Әйдә кайтабыз...

         Халисәгә шул җитә калды. Ул тагын Мөхәммәдъяр карт тирәсендә бөтерелә башлады:

         – Әйдәле, кем абзый, монда кеше типкесендә утырма. Якты, җылы өйдә җимешле чәй эчеп, йомшак түшәктә ял итеп алсаң, хәзер хәл кереп китә ул... Менә мин әйтте диярсең...

         Карт берни дә аңламый иде.

         – Нишләтергә уйлыйсыз мине, оланнар? Кая чакырасыз? Минем өчен мәшәкатьләнмәгез, барасы җирегезгә барыгыз...

         – Әйдә, безгә кайтабыз... Кунагы качмас, барган чаклар да булыр, без үзебез дә бу якты дөньяда кунак кына... – Сирин хатынын хуплап сөйләнәме, өзелгән юлларына аклану эзли идеме, әллә үзен-үзе изгелеккә дәртләндерә идеме – анысы Ходай Тәгаләгә генә билгеле булып калды, алар, кеше-кара шәйләп өлгергәнче, ашыга-ашыга базар катыннан урамга чыгып киттеләр...

Фото: Pinterest

(Дәвамы бар.)

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер  эзләү. Новелла (3)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (3)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: