Базар ыгы-зыгысында Мөхәммәдьяр картны күреп-шәйләп алу мөмкин дә түгел. Ул хәзер нык үзгәргән. Өстендәге киемнәре сәләмәләнгән, сакал-мыеклары да күптән кырылмаган. Йөз-чыраенда, күз карашларында гамьсезлек, хәтта чарасызлык чалымнары күбәйгән...
Әнә ул үткән-сүткән халыкка күтәрелеп карарга да кыймыйча, мескен бер кыяфәттә басып тора. Юк, кулын сузып хәер дә сорашмый ул, кайсыдыр гомер юлы чатында адашып, аптырап калган бәндә кебек, бөтен яшәешен язмышы ихтыярына тапшырган да тынып, басылып калган...
Менә бервакыт базар капкасы төбенә җете кызыл буяулары белән балкып чит ил машинасы килеп туктады. Аннан көлешә-көлешә бер пар төште. Татарлар. Ниндидер затлылык, зыялылык аңкып тора бу яшь пардан. Үз-үзләрен тотышларында да, күз карашларында, йөз-чырайларында да иман нуры бар. Әнә бит – егет бармакларында изге тәсбих бауы уйнатып килә. Башын пөхтәләп яулыкка төргән мөлаем туташ та милләт кызларының иң сылуларыннан булырга тиеш...
Үзе дә сизмәстән Мөхәммәдьяр карт аларга табан берничә адым атлап куйды. Кулларын алга сузып, ишетелер-ишетелмәс кенә эндәште:
– Ярдәмегездән ташламагыз, оланнар...
Әһә! Ишеткәннәр икән! Тәсбих бәйләмен боҗраландырып уйнатып килүче яшь ир шундук аңа күтәрелеп карады. Ләкин бу күтәрелеп караган йөздә баягы матур, иманлы нурланышның бер тамчысы да юк иде инде...
– Кит юлдан, өтек! Юкса!.. – Тәсбихле кул, кизәнеп күтәрелгән килеш, һавада эленеп калды, ыспай киемле усал бәндәне янындагы сылукай тарткалый-тарткалый базар эченә алып кереп китте. Хатынның: “Шул урам әтрәк-әләмнәре белән булашмасана, әллә нинди авыру йоктырулары бар...” – дигән сүзләре генә килеп иреште.
Мөхәммәдьяр карт түзде, бар сабырлыгын җыеп, тешләрен кысып түзде. Бәлки түзә дә алмаган булыр иде, кабаклары әрнеп авыртканчы күзләрен йомды. Ләкин күзләрне йомып кына дөнья ыгы-зыгысыннан котылып буламы соң?! Әнә – үч иткәндәй, кемдер бәреп-төртеп китте, икенче берәү: “Тормале юл өстендә, синнән башка да дөнья котсыз, кит моннан, хәсрәт!” – дип үртәлеп узды.
Түзде карт. Алда өметләндереп, ымсындырып торган язмышы бәрабәренә түзде. Их, әгәр дә изге максатына ирешәсе – үзенең хәләл гомерен табып, аны күпме булса шулкадәр бәхете-бәхетсезлеге белән яшисе булмаса, торыр идемени ул кеше типкелегендәге бу урында?! Ул бит инде сизенә, ниндидер сихри-илаһи тоем белән сизенә – бу гомер дигәннәре кайдадыр шушында, якын-тирәдә генә...
Әнә ул, әнә – бер мәрхәмәтле затка ияреп килә дә инде. Кулында өр-яңа йөзлек. Йөзлектәмени хикмәт?! Хикмәт аның булуында, килүендә, адәми затларның авыр хәлен, күңел гамен күреп, тоеп килүендә...
– Картлач, менә сиңа йөз тәңкә, ал да олак минем базар яныннан! Болай да халык аз, син дә өркетеп торма карачкы кебек... Мә, ал...
Төртсәң кан чәчрәп чыгардай таза ир күпме генә үгетләп булашса да, Мөхәммәдьяр карт аның көенә килмәде, берни булмагандай, кулын сузып, базар капкасы төбендә тора бирде.
– Нәрсә, җитмиме әллә? Мә тагын йөз тәңкә... Тик, зинһар, күземә генә күренмә... Тагын бер күренсәң, үзеңә үпкәлә, яме... Әлегә әйбәтлек белән әйтәм, ишетсен колагың...
Мөхәммәдьяр карт бу юлы да дәшмәде. Юк-юк, тәкәбберлекнең тамчысы да юк иде аңарда. Бу минутта аның йөрәге, йөрәгенә кушылып бөтен җан-рухы өзелеп-өзелеп сызлый, сыкрый иде... Менә ул, буыннары йомшап, әле генә язгы дымнан, пычрактан арына башлаган асфальт өстенә авып төшә башлады. Ләкин җиргә барып җитә алмый калды, кемнеңдер көчле куллары аның юкарып, җиңеләеп калган гәүдәсен үзенең киң кочагына алды...
Фото: inlviv.in.ua
(Дәвамы бар.)