Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 август 2021, 14:28

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (1)

Чибәр хатыннарым бала табарга теләмәделәр... Һәм мин аларны ике дә уйламый аерып җибәрдем. Баласыз тормыш нинди тормыш инде ул?

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер  эзләү. Новелла (1)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (1)
  1. РУХ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ

         Мөхәммәдьяр карт бүген беренче мәртәбә йөрәгенең барлыгын тойды. Төне буе сызланып, ухылдап чыкты. Әле кай төшендәдер чәнчеп-чәнчеп алды, әле, үзәкләргә үтеп, күңел күген  ачы сагыш басты; ул сагыш, беленер-беленмәс  кенә әрнү булып, җанын бертуктаусыз борчып-бимазалап интектерде...

         Ул үз гомерендә беренче мәртәбә шик-шөбһәгә төште; гаҗизлектән, тәүге тапкыр үз рухы белән бәхәсләшеп, әрепләшеп чыкты. Бу рух дигәнне шундук тойды ул. Әнә бит – өйдә аннан башка да кемдер бар... Әнә аның карашы, әнә сулышы...

         – Син... Син минем Әҗәлемме?

         – Юк, мин синең Әҗәлең түгел.

         – Син... минем Язмышыммы?

         – Юк, Язмышың да түгел.

         – Кем соң син?

         – Мин – синең Рухың...

         – Рухым? Рухым... Алайса, бу – минем рухым авырта?

         – Юк, бу – синең йөрәгең. Күпне күргән, күпне кичергән йөрәгең...

         – Бик авырумы ул?

         – Йөрәгең  зәгыйфь синең, әмма рухың таза.

         – Алайса... Нигә килдең монда?

         – Минем киткәнем дә юк. Мин һәрвакыт синең янда. Шуңа да мин синең рухың бит инде...

         – Шулай да сине нидер борчый, рух иптәш...

         – Мине түгел, сине борчый, картлач...

         – Борчый шул, син хаклы... Ыһ!.. Ыһ!.. – Мөхәммәдьяр картның йөрәк тамырлары, өзелердәй булып, тагын бер мәртәбә тартылып куйды. – Үләр вакытым да җитеп килә бит, ничек борчылмыйсың ди... Ничек калдырыйм бу дөньяны, кемгә калдырыйм?

         Бу юлы рух дигәннәре дәшмәде. Мөхәммәдьяр картка аның дәшүе мөһим дә түгел иде. Аның үз борчуы борчу...

         – Беләсең бит инде, мин  яшьли өйләнә алмадым. Дөнья кудым. Тоттым дип әйтә алмыйм, әмма үземнән ерак та җибәрмәдем мин аны...

         – Дөнья – ул иң элек гаилә...

         – Беләм!.. Син дә җанны үртәп торма әле. Өйләндем мин, бер-бер артлы ике тапкыр өйләндем... Дөньяның иң чибәр кызларын хәләл яр иттем... Икесендә дә яратып өйләндем. Чын мәгәр... Ләкин...

         – Нәрсә – ләкин?

         – Чибәр хатыннарым бала табарга теләмәделәр... Һәм мин аларны ике дә уйламый аерып җибәрдем. Баласыз тормыш нинди тормыш инде ул? Йә әйт... Нинди дөнья?! Ә? – Мөхәммәдьяр бераз уйланып ятты. Аннары тагын түземсезләнеп сөйләнергә кереште: – Беркемем дә юк бит минем, беләсеңме шуны? Сыңар кешем дә юк... Туганнарым кайсы кая югалып беткән, кайсы башка дөньяга китеп барган... Япа-ялгыз мин... Гидай зат...

         – Яшәлгән гомереңнән канәгать түгел инде, алайса? Синең урында бүтән берәү булса: “ Мин барысына да ирештем, мин иң бәхетле җан!” – дияр иде...

         – Мин бит әле: “Канәгать түгел”, – дип әйтмәдем. Беләсеңме, мин, әйтерсең лә, үземнең гомерне яшәмәдем, башка кеше гомерен яшәдем... Минем үз гомерем кайдадыр читтәрәк калды. Мин аны югалттым... Миңа инде күптән үз гомеремне эзләргә, ничек тә аны табарга кирәк иде...

         – Килешәм, картлач, син үз гомереңне яшәмисең. Син яшәешеңнең кайсыдыр чатында башка юлга кереп киткәнсең. Хәзер шуның әҗерен күрәсең... Ләкин кайгырырга да урын юк. Гомереңне табу белән барысы да җайланыр, иншалла...

         – Шуннан соң мин үлмимме?

         – Мин бит ”үлмисең”  димәдем ”җайланыр”  дидем...

         – Юк, син төп-төгәл әйт – үләмме, юкмы?      

         – Үлемнән шулай нык куркасыңмы?

         – Куркам, дөресе шул...

         – Оҗмахка эләгәсеңне белсәң дә куркасыңмы?

         – Оҗмахка эләгү өчен дә көч табып үләргә кирәк бит әле!.. Аннары...

         – Нәрсә – аннары?

         – Кем әйтә оҗмахка эләгәсең дип?..

         – Мин әйтәм.

         – Ә каян беләсең моны?

         – Беләм... Син оҗмахка эләгәчәксең... Синең кешеләр алдында да, Ходай каршында да бернинди гөнаһың юк... Син малыңны үз көчең белән таптың, җаныңны үз көчең белән асрадың... Әмма...

         – Тагын нәрсә инде?

         – Әмма синең ничек үлүең дә бик мөһим бу очракта. Яшәвең генә түгел, бу дөньяда үзеңнән соң кем-нәрсә калдыруың да мөһим...

         – Шул ук гомер мәсьәләсе инде бу.

         – Шулай булып чыга...

         – Тукта-тукта... Үз гомереңне яшәмичә үлү – дөресме соң? Минем бит әле аны табасым бар... Тапкач кына үлеп китсәм?.. – Мөхәммәдьярның йөрәге тагын бер мәртәбә сиздереп-чәнчеп куйды. Әллә шулай тоелды гынамы? Бу йөрәк гаменнән котылырга теләгәндәй, карт тагын үз рухы белән әрепләшергә кереште. –  Менә син минем рухым бит,  табарга булыш шул язмышымны! Гомер очымны! Гомер ахырымны!.. Ә, дәшмисеңме? Өйрәтергә барыбыз да оста, эшкә килгәндә генә кикрик шиңә, шулаймы?

         – Нишләп, әйтә алам мин сиңа каян табасын?

         – Нәрсә? Чынлапмы?

         – Чынлап. Мин бит рух, мин барысын да беләм. Тыңла...

Фото: https://i.ytimg.com

(Дәвамы бар.)

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер  эзләү. Новелла (1)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Гомер эзләү. Новелла (1)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: