Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 июль 2021, 21:04

Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (Ахыры)

Битне ачыттырып аккан күз яшьләремне генә күрмәгән булсалар ярар иде кешеләр...

Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (Ахыры)
Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (Ахыры)

Беркөнне тагын шул турыда сүз чыкты.

– Юкка мактанасың, – дип бүлдерде мине Озын Гайсә малае Хәлит, – гөмбагыш та гөмбагыш имеш! Аңа калса, бөтен кеше дә гөмбагыш сатып баер иде. Барсы да видеомагнитофон, машина алыр иде. Минем әткәй дә һаман булса шул бер тартай арбасы – сызгырып-шыгырдап торган иске шестеркада йөрмәс иде, менә дигәнен, японскийны, «Тойота» алган булыр иде. Гөмбагыш имеш! Син бөтен кешене ахмакка чутлама, яме. Әтиең биргән акчага алдың син аны, мин беләм бит инде, белмәсәм сөйләмәс идем.

– Алдашма! – дим тегеңәргә. – Минем әтием юк, минем өчен әллә кайчан үлгән ул, Әфган сугышыннан кайтмаган.

– Сөйлә, сөйлә әйдә,– дип авызын ера Хәмит – тел сөяксез бит, теләсә нәрсә сөйләргә була, ә мин, беләсең килсә, үзем ишеттем, җиңгәчәйнең бертуган энесе Нурфаяз абыйга әтиең үзе әйтте, төргәге белән акча тоттырды. «Минем малай видик белән саташа. Шуны алам дип, кибет янында чемечке сатып утыра, имеш. Син, җан кисәгем, җаен туры китереп шушы акчаны аңа бир инде. Бик бай, акчасын кая куярга белмәгән эшкуар булып кыйлан. Миннән икәнен белсә, алмас, эре малай ул»,– дигәнен үз колакларым белән ишетеп тордым!

Мин коелдым да төштем, өстемә салкын су сиптеләрмени! Шул кызудан өйгә йөгереп кайттым да, видикны эләктереп, әтинең яңа фатирына барып җиткәнче йөгердем. Ишекне янә әтинең яшь бичәсе ачты. Мин, ул аны-моны абайлап өлгергәнче, кулымдагы тартманы ишек аша ыргыттым да кире тышка атылдым.

Битне ачыттырып аккан күз яшьләремне генә күрмәгән булсалар ярар иде кешеләр...

 


Мәҗит КӘРИМОВ

 

 

 

Белешмә:

Кәримов Мәҗит Гафур улы тумышы белән Стәрлебаш районыннан, әмма кендеге, җаны белән Бәләбәйгә береккән иде. Отставкадагы майор 20 ел Бәләбәй ТИҮ рәисе йөген тартты. Әдәби иҗат белән дә шөгыльләнде. 2017 елның ноябрендә бакыйлыкка күчте.

 


Фото: dokladiki.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: