Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 июль 2021, 17:53

Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (4)

Үскәч, баесам, мин дә мохтаҗларга ярдәм итәчәкмен, Алла боерса.

Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (4)
Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (4)

Авылда, картәниләр бакчасында күп ул. Алар аны «гөмбагыш» дип йөртәләр. Бик биек булып үсә, һич ялгансыз, табак хәтле була инде башлары. Тик көнбагышлар яңа чәчәк ата әле, бакчалары асалы палас кебек сап-сары булып утырадыр. Әле исә базардан чиләкләп алам да, стаканлап сатам. Әнием кыздырып бирә. Файдасы бар, тик барыбер видикка җитәрлек акча җыйганчы, байтак гомер узачак – акрын, акрын бара эшләр. Җитмәсә, баштарак теге, мине милициягә тапшырган апалар теңкәгә тиеп беттеләр, штраф, милиция белән куркыттылар! Мансур абый сөйләшкәч кенә туктадылар. Мин тәмам рәхәткә чыктым хәзер – кумыйлар. Ә бүтән кешене якын да җибәрмиләр. Әле кичә генә күршедән күрмәк-күчермәк дигәндәй, минем янга бер әби килеп кунаклаган иде, теге усал апалар аның белән тезгенне бик кыска тоттылар: «Аңа карама, – диләр миңа төртеп күрсәтеп,– аның рөхсәте бар. Ятим малай ул, әтисе Әфганда үлгән, ә синең кибет тирәсендә эзең булмасын». Сатамын мин. Алалар. Ләкин видео өчен күп акча кирәк шул. Хыялым тормышка ашканчы ничә чиләк гөмбагыш сатарга кирәклеген әллә кайчан исәпләп куйдым инде. Әле байтак гомер кибет төбен саклыйсы бар минем.

Картәнием: «Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына» ди торган иде. Бүген минем белән дә шулайрак килеп чыкты. Гадәттәгечә, сатучы апалардан сорап ике кечкенә агач тартма алдым да, шуларның берсенә янчыгымны куйдым. Икенчесенә үзем утырып та бетмәдем, яныма бер иномарка килеп туктады. Беләм мин чит ил машиналарын, маркаларын да аерам, ә мондыен тәү кат күрүем, урталай кисеп каплаган тавык йомыркасы мени – түм-түгәрәк, үзе көзге кебек ялтырап тора.

Машинадан яшь кенә ир белән хатын төштеләр. Икесе дә чибәрләр, заманча киенгәннәр, төшеп калганнардан түгел болар – «яңа урыс» икәнлекләре әллә каян күренеп тора.

– Ни хактан сатасың көнбагышыңны? – ди теге абзый саф татарча, үзе эшләп алган акчамны кая куярга җыенуым белән кызыксына. Әйттем инде, видеомагнитофон алам мин әйтәм. Мактады үземне теге абзыкай. «Бик шәп, бик яхшы! Бизнеска яшьтән өйрәнәсең, синнән рәт чыгачак»,– дигән була. «Әле күп җыйдыңмы, тагын ничә тәңкә кирәк?» – дип сорый.

Беләм инде мин аны, көн дә исәплим. Бу абзыкайдан яшермәдем, дөресен әйттем. «Нигә, начар түгел,– ди теге татарча сөйләгән «яңа урыс», үзе пачкасы белән акча чыгарып миңа тоттыра. Гөмбагышыңны уптым алам, күмәртәләп. Менә монда төп-төгәл видеога җитәрлек, иң кыйммәтлесен алырсың».

Ризасызлык билгесе минем йөземә үк бәреп чыкты ахыры: абзыкаем сул кулының җәелгән учын минем күз төбемә үк китереп куйды: «Син, энем, ык-мык килеп торма, яме. Әйдә, яңа гына эш башлаган эшкуарга кечкенә ярдәм булыр... Эшкуарлар әнә шулай бер-берләренә булышырга тиешләр бит инде. Аннан килеп, бабайларның сүзе бар: һәр мөселман үз малының кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиеш. Мин дә мөселман кисәге бит – менә шул нәрсә була инде бу акча, нәрсә, фытыр диләрме әле үзен, гошерме...»

Рәхмәт әйттем үзләренә. Бик дөрес эшлиләр алар. Үскәч, баесам, мин дә мохтаҗларга ярдәм итәчәкмен, Алла боерса.

Ә бизнесны барыбер ташламаска киңәш бирделәр: «Тырыш, тырышкан табар – ташка кадак кагар» – диделәр.

Менә шулай алдым мин видикны. Мактанам хәзер мин дә, малайлардан калышмыйм. «Үзем алдым, хәләл көчем салдым», – дип кенә җиффәрәм.

 


(Ахыры бар.)

 


Фото: drive2.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: