Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 июль 2021, 13:43

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Телефон. Хикәя

Әскать карт, фуфайкасы төймәләрен ычкындырып бетереп, куеныннан песи баласы китереп чыгарды...

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Телефон. Хикәя
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Телефон. Хикәя

Карты тышка чыкканнан файдаланып, тиз генә телефонын эзләргә кереште Сәйдә карчык. Этен ашатып, шуның ашаганына карап торып, маэмай белән сөйләшеп-иркәләп, аннан җайлап бәдрәф тарафына да сәяхәт кылып киләчәк әле ул. Бу хәлнең ярыйсы гына вакытны алырын белә карчыгы. Юккамыни “чыгып әйләнәм” дигәч, карчыгын пырылдата-пырылдата калын итеп телеп икмәк ала, галошлы пимасын, фуфайкасын кия, башына колакчын бүреген батырып кия, кулына тиредән тегелгән җылы бияләйләрен эләктерә. Кеше чыгып кергәнче генә шулай утынга баргандагыдай киенәме? Озаклап йөререн, я киртә ягына, я бакча ягына чыгып, әле болай, әле тегеләй төбәлеп торырын белеп тә шулай киенә ул. Чыгып керәм, имеш... 

– Кая булган шул? – кабаланганда телефоны да табылмады. Якынча ятар урыннарын чамалап, карап чыкты, тик күзенә чалынмады бәләкәй нәрсә. Вакыты тыгыз булган әби бушка йөгергәләп йөри алмый иде һәм ул өй телефонын алып, янындагы дәфтәрдән карап, үзенең саннарын җыйды. Кәнәфи белән диван арасында яткан икән мәлгунь, чыелдап тавыш бирде. Кызына шалтыратырга кирәк аңа, бая сөйләшкәндә бер нәрсәне оныткан икән. Өй телефоныннан шалтырату кыйммәткә төшә дип өйрәткәч кызы, сотовыйдан итү кирәк. Бая карты сөйләшергә форсат бирмәде. Кашын җимереп, ишарәләп җанына тиде. Карчыгының телефоннан озак сөйләшкәнен җене сөйми. “Көне буе шунда ләңгелдисең”,  дип кычкырып җибәрергә дә күп сорамый. Әй-й, шуны! 

Инде төймәләрне җыя башлаган гына иде, ишек аръягында картының буылып йөткергәне ишетелде. Кереп килә! Сәйдә дә ишек ягына юнәлде, тиктомалга алай җәһәт урамаган бит инде, димәк, нәрсәдер булган. 

Әскать карт кергәч тә, бертын иелеп чәчәп алды, салкын һава кузгатты, күрәсең, тамагын. Каршы килеп төбәлеп торган хатынында эше булмагандай, шундагы эскәмиягә утырып, аяк киемен салды, бүреген элде дә, фуфайкасы төймәләрен ычкындырып бетереп, куеныннан песи баласы китереп чыгарды. 

– Эһе! Шулай иткән, ди! – дип Сәйдәсенең кычкыруын да җавапсыз калдырып, аш бүлмәсенә үтеп, теге мәхлукны песи савыты янына төшерде. Анысы төшкән уңайга савыттагы аш калдыгына ябышты. 

Картының суыткычка сөткә юнәлгәнен аңлап, карчыгы тагы җикеренде: 

– Чәйлек кенә сөткә тимә ыштубы! 

Тик картының тыңлаганы бармы? Салып бирде тәки. Песи калтырый-калтырый булса да, сөтне дә эчеп бетереп, савытын ялап ук куйды. Ул бу эш белән булган арада әби белән бабай талашып та китте. 

– Урамдагы бар берәдәк песине җыеп алдың инде, өй тулы песи хәзер, – дип башлады Сәйдә. 

– Песи сиңа мишәйтлиме? Үзалдына йөргән нәрсәләргә нигә бәйләнәсең? – дип бирешмәде карты. 

– Синең шулай юләр икәнеңде белеп, калдыралар бит песиләрен шушы тирәдә! 

– Юләр булсам да, синең сыман явыз түгелмен әле. 

– Явыз булмыйм, дип, ни, әйдә, бар, әнә, бич җыеп ал йолкышларны! 

– Алсам, алырмын да, синнән рөхсәт сорап тормам. Минем пинсәм өч песи асрарга гына җитәдер әле. Бер тиенен дә күргәнем юк, бич син тотынасың, – дип тә әйтте Әскать. 

Бу хәбәргә карчыгы тагы ярсып китте: 

– Ай, алла! Бутта мин аның акчасына ясанып-киенеп утырам! Әнә, утка, газга, ашлыкка!.. Сөтен дә сатып алам! Син песиләреңә эчереп бетереп торасың әле көннекен-көнгә. 

Карчыкның тавышы күтәрелгәнен ишеткән ике песи, зал түрендә утырган җирләреннән шым гына төшеп, бабай ята торган бүлмәгә кереп югалдылар. Алар да белә кайчан кайда яшеренергә икәнне. Бу йортка үзләренең чакырылмый килеп, шул картның мәрхәмәтендә генә көн күргәннәрен дә аңлыйлар. Әби бит усал, “прәссс” дип  тибеп  җибәрергә генә тора. Ярый әле әлеге бабай яклый. Бабай иркәли, бабай ашата аларны. 

Залга үтеп утырып, телевизорның тавышын көчәйткән картына нәрсәдер сөйләүнең дә, әрләүнең дә файдасыз икәнлеген белгән Сәйдә, кул селтәде дә, зур дебет шәленә уранып чыгып китте. Бәләкәй өендә казлары бәбкәгә утыра, киртәләнгән почмакта сарык бәрәннәре тора. Бәрәннәрен инәләренә кушкач, мич артында кибеп яткан утыннарны үрелеп алып, учагын яндырып җибәрде. Берсе шул мич артында, икенчесе урындык астында утырган казлары сүз кушкан шикелле гыгылдап тавыш бирде. Сәйдә дә аларга җаваплады: 

– Утырыгыз-утырыгыз, тимим сезгә, тимим. Әйдә, матур гына итеп утырып чыгарыгыз балаларыгызны. 

Мондагы эшләрен барлагач, бәрәннәре имеп-уйнап туйганчы, мичнең уты сүрелгәнче дип, урындыкка терәлгән иде, халат кесәсендә яткан телефоны исенә төште. Тукта, иркенләп сөйләшеп алсын әле! Алып карап җибәрсә, экранында кабул ителмәгән бер шалтырату тора. 

– Әһә? Кем бу? – дип үзалдына сөйләнеп, исемсез номерга карап тора бирде дә, шалтыратып карарга булды. Гудок барса да, теге яктан озак кына алмый тордылар. Инде сүндерим дигәндә, берәү ашыкмый гына җаваплады: 
– Дә-ә? 

– Ни... бу номерга шалтыраткансыз бит? 

– Шулаймы... – дип әйтеп өлгерде ир тавышы, чәчәп тә куйды. Трубкасын читкә алып, озак кына чәчәде. Сәйдә аны сабыр гына көтеп торды да, кире килеп тамак кыргач: 

– Ничек начар йөткерәсең! Авырыйсыңмы әллә? – диде. 

– Чәчәтә әле, үтми, – дип ризалашты теге дә. 

– Кәҗә сакалы киптермәдегезме? Шуны кайнатып эчсәң, бетә ютәл. Я берәр башка үлән. Хатының бардыр бит, карап алса, дим? 

– Барын, бар да, минем кайгы юк анда, – диде ир битараф кына. 

– Нишләп алай? – дигәнен сизми дә калды монысы. 

– Ул шул кина карый да, аннан бушаса,  ахирәтләре буйлап хәер эсти. 

Шул урында Сәйдә карчык теге яктагы җиде ят кешегә йөткерүне баса торган әллә ничә юлны сөйләп-өйрәтеп ташлады. 

– Ярый, рәхмәт, шулай итеп карармын әле, – дип канәгать калды анысы. 

– Авырма, шәп бул, – дип хушлашты аның белән бу як. 

Ир кеше тамак кына кырды.Саубуллашуы шул булды, ахры. Телефонын колагыннан алгач, Сәйдә бертын һушын җыя алмый утырды. Нинди бер... сөйләшүгә сөйкемле генә адәм булды әле бу, дип уйлады. Ничек начар ютәлли, бахыр... Хатыны була торып, дәваласа ни булган... юньсез. Ихлас кына бер ирне... 

Кергәч, карты сарык-кәҗәгә ашарга салып, киртәгә ябарга чыкты. Ул керүгә Сәйдәнең сериалы башланды. Бәйләмен тотып, күзлеген элеп алып, экранга терәлә язып утырган кәнәфигә чумды да, дөньясын онытты. Әскать исә үз юнен үзе күреп өйрәнгән карт, бәләкәй кәстрүлгә аш салып, җылытып эчте, песиләренә дә өлеш чыгарды. Аннан келәттә эленеп торган үләннәрне кертеп, төнәтергә утыртты. Кичкелеккә мич ягып җибәрде. Почта тартмасыннан гәзит-журналлар алып керде дә, бүлмәсендәге урынына ятып, шуларны укырга кереште. Өч песи аның өстенә үк менеп алып, йомарланып яттылар. Язгы төн буранларга итте, ахры. 

Ике-өч көннән, бәләкәй өе тупсасына сырган карны көрәп йөргәндә, гадәтенчә, кесәсендә йөрткән телефонына шалтыраттылар. 

– Әү! – дип алды да, сәламләвеннән теге көн сөйләшкән ир икәнлеген таныгач, көрәген ташлап, эчкә ашыкты. 

– Йөгереп йөрисеңме әллә? Ничек авыр тын аласың, – дип башлады танышы. 

– Кар көри идем, – дип җаваплады Сәйдә. 

– Нишләп син? Ирең кайда? 

– Көрәми бит, буран үткәненә ике көн, урамга галош белән чыгарлык та түгел. 

– Алай икән... Мин син өйрәткәнчә итеп, үләннәр эчтем әле, менә, ярыйсы гына савыктым, шуны әйтим, дип шалтыра идем, – дип күңелле кенә дәвам итте. 

– Яхшы буган. Хәзер чәчәвең үткәч, хатыныңнан аркаңны сылат. 

– Сылап куймасын! 

– Һы-ы... Шулай иткәндә әйбәт булыр иде. Я булмаса, мунча ягып, чабын, анда да какырыгың йомшарыр, – дип тагы да күп кенә киңәшләр биреп ташлады бу юлы да Сәйдә. Теге як аны шым гына тыңлады да, кат-кат рәхмәтләр укып, “менә бит, яхшы хатын ничек була”, дип мактап куйды. Шундый күңеле булды карчыкның. Үзалдына елмаеп утырды. Була бит менә шундый ирләр, хатынның күңелен таба, җылы сүз әйтә белә торган. 

Төшке чәй артында Әскать карчыгына дәште: 

– Мунча ягыйк әле. 

Сәйдәнең чырае караңгылана төште: 

– Ай, алла, ялны көтмикме? Коедан су алуы ансат, дисеңме әллә? Балалар килсә, ягалар да инде барыбер. 

– Үзем ташыйм соң суын әтү? 

Бу хәбәрдән әби “әллә ялгыш ишетәмме” дигәндәй карап куйды: 

– Әстәгъ! Син су ташысаң, кояш чыкмас ул иртәгә, – дип көлеп тә алды. 

– Ә нәрсә? Су гына апкилгәнем юкмы әллә? – Әскать картның күзләрендә очкыннар кабынып китте хәтта. 

– Бар да... тик бик-бик борынгы заманнарда шул. 

– Заманын ни аның ... Хәзер ташыйм мин аны. 

Шулай күңелле генә тәмамланды төшке ашлары. Карты мунча якты, бер дәртләнгәндә урамын да көрәп керде. Аның бу кыланышларын тәрәзә аша күзәтеп йөргән Сәйдә телефон аша аралашкан теге ир турында уйлады. Ул ир, мөгаен, мондый эшләрне көн дә башкарадыр, хатынына бер генә дә авырлык салмыйдыр. Андый кеше белән яшәве дә рәхәт инде. Шунда аның “менә бит яхшы хатын ничек була” дигәнен исләде дә, тагы да яхшырак буласы килде. Ул ир аны күзәтеп торадыр, яхшы булмаган урыннарын белеп калыр кебек тоелды. Шуңамы иренә мунчага алмаш кием әзерләп тоттырганда, туңдыргычтан сары май да алып сузды: 

– Мә, эри торсын, бераздан барып аркаңны сылармын. 

Алдагы көннәрдә Сәйдәгә телефоны тагы да якынрак, кадерлерәк була төште. Ул хәзер теге ирнең шалтыратуын көтеп кенә йөрде. Анысы да Сәйдәнең өйдән чыкканын белеп кенә торгандай, һәрвакыт уңайлы мәлгә туры килде. Аңа үзенең нәрсәләр эшләвен сөйләде, аны тыңлады. Нинди дә булса киңәш бирде, барысын да  уңайга юрап хуплады. Ир дә үзен мактап, рәхмәтләрен яудырып кына торды. Картына зарланып алырга да онытмады, теге як та хатыныннан артык канәгать түгел иде. Шундый сөйләшүдән соң Сәйдә танышының хатыны турында әйтелгән “кина караудан башы чыкмый”, “сөйләшеп тә утырган юк” яки “мине кайгыртмый” дигәнрәкләрен үзендә дә шәйләп алды. Ул да шулай түгелме соң? Теге ир белеп калса – нинди оят. 

Камыр куеп, ачытып алды да, майда гына йөздереп кабартмалар пешерде бүген. Аннан ирен чакырды: 

– Әйдә, тәмле итеп чәй эчеп алыйк әле. Берүзең утырып ашыйсың да торасың да китәсең атыу. Симья түгелме әллә без? 

Карты өстәлдәге сыйдан бала кебек шатланды: 

– Үәт, әби, булдыргансың бит! Май икмәк пешереп ташладыңмы? Нинди тәмле ис чыга, дип ятам. Дауна мондыйны ашатканың юк. Ай, малатса! Ай, малатса... 

Озаклап сөйләшеп утырып эчтеләр чәйне. Үлән салып пешергән иде, тирләшеп, канәгать булып калдылар. Күңеле эрегән хатын ире янына менеп, тезелешеп утырган песиләргә сөт тә салып  куйды. Шунда да теге ирнең хатыны турында “эт-песи яратмаган бер нәрсә инде”, дип ычкындырганын да хәтерләде. Менә ул яратмаса да, түзә әле, күнә, ире яраткач шуларны, нишләсен? 

– Йә, ярый, бар, сериалың башлангандыр, – диде Әскать карчыгына ахырда. Сәйдә хәйран булып көлде: 

– Аллакаем! Кина карыйсың да, телефоннан сөйләшәсең, дип әрләгән кеше кая булган? 

– Карап өйрәнгәнсең бит инде, моңача караганыңны карап бетер инде. Бар-бар. Мин теге коеның су суыргычын төшеп алдым әле, шуны рәтләп карыйм хәзер. Чиләк белән су тартып арыдым, дисең бит. 

– Ә-әй,әттәгенәсе! Эшләп куйсаң, синнән шәбе  булмас иде. 

Ир белән хатын бүген сүзгә килешми генә тәмамлады  көннәрен. Күптән, бик күптән булмаганча... 

Тышта көннәр матурайганнан-матурайды. Өйдәге хәлләр дә шул чама үзгәрде. Карты майлаган кебек булды да куйды бу арада Сәйдәнең. Әйткәнне дә, әйтмәгәнне дә эшли. Элекке сыман юкка үртәшми, җикеренеп йөрми. Хәзер аларның сөйләшеп сүзләре бетми, атлаган саен чәйгә бергә утыра башладылар. Күптән икесе ике бүлмәдә яткан булса, беркөн карты “күңелсез” дип күчеп килеп тә куйды әле. Үзгәрде, чынлап үзгәрде, алыштырып куйган кебек булды. Алай дисәң, Сәйдә дә үзгәрмәде түгел. Аш бүлмәсендә ешрак кайнаша башлады, икмәкне дә хәзер сатып алмый, үзе пешерә.

Йөткерүеннән дәвалап алды, соңгы мәлдә “аягым тартыша” дигәнгә дә бер әмәл табып тәрбияли әле. Бик килешә үзенә. Май кебек эреп китә дә: “Синнән калдырып бер көн дә тотмасын инде, карчык”, – дип җибәрә. Шундый мәлләрдә Сәйдәнең намусы кысып-кысып ала. Ул бит теге иргә шушы картын яманлап сөйли. Чынында хәзер бер дә генә начар түгел бит карты. Киресенчә, аннан әйбәте юк сыман. Әйе, тукта, җитәр, ул адәм белән башка сөйләшмәскә кирәк, дип уйлый. Ул да булдымы эш! Карты белеп калса, җанын алыр. 
Шулай хәл итте дә, телефонындагы теге саннарны җуеп ташлады хатын. Ярый әле  исемен,  кемлеген белми. Кирәге дә юк! Шалтыратып-фәлән куйса, кабат сөйләшмим, үз ирем, үз дөньям бар, вакытым да юк, болай килешми дә, дип әйтер. Әмма теге ир дә башкача шалтыратмады. Чөнки ул да шулай хәл иткән иде.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА.

Фото: astori-18.livejournal.com

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Телефон. Хикәя
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Телефон. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: