Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 июль 2021, 19:37

Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (3)

Һәм мин инде менә бер атнадан артык әлеге видео кибете янында көнбагыш орлыгы белән сәүдә итәм.

Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (3)
Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (3)

Өйгә кайткач, Мансур абый белән әни, залга чыгып, озак итеп сөйләшеп утырдылар. Әнинең күзләре участковыйны озатканда ук яшьле иде. Ә ишек ябылу белән өстәл янына утырды да ныклап, кычкырып ук еларга кереште. Мине кулларымнан тотып, үз янына тартып алып кочаклады, ике битемнән дә кат-кат үпте. Элекке кебек күз яшьләрен яшереп тормады. Үзе сөйли, үзе елый, үксеп бетте. Миңа әнием шулкадәр жәл булды инде.

– Яшәсеннәр әйдә,– диде әни,– комачаулама син әтиеңә. Яхшымы-яманмы, ул – синең әтиең. Безнең арада ниндидер аңлашылмаучанлык бар икән, ул фәкать безгә генә кагыла. Ул – синөң әтиең, син аның улы һәм аны ихтирам итәргә тиешсең.

Мин әнигә бүтәнчә әти артыннан күзәтеп йөрмәскә сүз бирсәм дә, ихтирам итүгә килгәндә... «Юк инде, ниндидер бер сары чәчле Гришага «улым» дип, аңа видиклар алып йөргән бәндәне ихтирам итә алмыйм. Әти түгел ул миңа! Минем әтием юк! Үлгән ул, сугышта һәлак булган! Сорасалар, шулай диячәкмен. Әфган сугышыннан кайтмаган һәм вәссәлам!»

Шул ук көнне кичке якта һич көтмәгәндә безгә әтием килеп керде. Мин аны тәрәзәдән күреп калдым һәм ул керүгә бәдрәфкә кереп бикләндем. Озак үгетләделәр алар мине әни белән. «Чык!», диләр. Әти миңа видик алып килгән, «бүләккә», ди. «Бүләгең үзеңә булсын! Әнә улың бар бит инде, теге салам башлы Гришага бир, аныкы икәү булсын»,– дидем.

– Нишләп алай дип әйтәсең, улым? – ди әти, минем улым син, Гриша түгел Синең әтиең – мин, – ди. Әллә ничек, үзеннән-үзе килеп чыкты: «Юк ул минем әтием, ул әллә кайчан үлгән, Әфган сугышында үтергәннәр аны!» – дигәнемне сизми дә калдым.

Әти исә жикеренергә үк тотынды, әнигә кычкыра башлады: «Син котырткансың, син өйрәткәнсең, югыйсә бала Әфганны каян белсен дә, андагы сугышны каян белсен...»

Бәдрәфтән мин әтием кайтып киткәч кенә чыктым. Әти бүләк – нәкъ Гришага алган кебек, тышына японча язылган матур тартма калдырып киткән иде. Видик, видеомагнитофон! Яшермим: ура кычкырасым, йөгереп барып аны тартмасыннан алып сыйпыйсым, күкрәгемә кысасым килде. Ә аннан... шуннан розеткага тыгасы да... Беләм мин аның рәтен, малайларда күргәнем бар, кешедән сорыйсы түгел. Аннан кара инде, озак итеп, ләззәтләнеп. Әти телевизордан футбол карагандагы кебек, диванга кырын ятып ал да – рәхәтлән.

Әмма шулчак кибеттәге хәлне, әтинең теге малайга «улым» дип дәшүләрен хәтерләдем һәм... кәефем төште дә куйды. Әлеге тартманы эләктереп алдым да чыгып чаптым. Теге салам башның кайда торганын беләм мин – акрын гына, үзенә сиздерми генә әтине озатып куйганым бар.

Кайтышлый, әмәлгә калгандай, тагын Мансур абый очрады: «Каян киләсең, Ринат? Нигә кәефең юк? Авызың да салынган кебек»,– диде ул һәм минем җавап биргәнне дә көтмәстән, дәвам итте. – Ә-ә, онытып торам икән, энекәш, ялгышмасам, әтиең видик бүләк итте бугай. Чын күңелдән котлыйм үзеңне! Кием-салым булса, эссе тәнеңдә тузсын дияр идем, ә инде видикка килгәндә, озакка чыдасын дияргә генә кала. Әйбәт эшлиме?»

– Юк ул минем видик, Мансур абый...

– Нишләп юк? Әтиең әйтте бит, үзе әйтте: «Билләһи алып бирәм, бүген үк», – диде. Кибеттә очраттым мин аны, магазинда. Сиңа дип видик алып калды...

– Илтеп бирдем мин аны үзләренә, әле шуннан кайтып киләм.

– Тукта, тукта әле! Ничек «илтеп бирдем?» Алдылармы?

– Белмим, алганнардыр инде, күрмәдем. Мин кыңгырау төймәсенә баскач, теге ала чәчле апа чыкты... Шунда болдырга, әлеге хатынның аяклары янына куйдым да чаптым, бөр сүз дә әйтмәдем.

– Да, энекә-әш! – диде Мансур абый сузып кына.– Зерә, зрә, зрә шулай эшләгәнсең. Кирәкмәс иде. Хәзер нишлисең инде? Синең ничек видик турында хыяллануыңны беләм бит мин, әниең сөйләде.

– И, Мансур абый! Моңарчы яшәдем бит, яшәрмен әле видиксыз да. Булмаса, берәр җаен табармын. Әнә, малайлар заправкада машина тәрәзәләре юалар... Тик бүтән кешене алмыйлар шул, якын да китермиләр.

– Конкуренцияме?– дип көлеп куйды ул.– Тик син җаен табам дип, хилаф эшкә тотына күрмә тагын, яме. Синең белән бер-бер хәл була калса, әниең нишли аннан? Алла сакласын! – Мансур абый бераз уйланып торды да болай диде:

– Беләсеңме ничек, Ринат? Без болай итик!

Һәм мин инде менә бер атнадан артык әлеге видео кибете янында көнбагыш орлыгы белән сәүдә итәм.

 


(Ахыры бар.)

 


Фото: craftlog.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: