Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 июль 2021, 23:46

Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (2)

Яныма бөтен сатучылар җыелды. «Карак, качып калып акча урларга уйладыңмы?»,– диләр. Шул арада милиция дә килеп җитте.

Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (2)
Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя (2)

Юк шул, күпме генә хыяллансам да алай була алмый... Әйттем бит: мин хәзер сабый түгел, мин инде акны карадан аера беләм... Ләкин барыбер гел генә әллә нәрсә күкрәгемне бик тирәннән, нәкъ йөрәк турысыннан авырттырып тора. Теге көнне дә шулай булды.

Бездән ерак түгел генә зур кибет бар. Аның ишегеннән өстәрәк утлы хәрефләр белән: «Аудио-видео» дип язылган. Бер кабынып, бер сүнеп җемелдәп тора ул язу. Менә шул кибет яныннан үтеп бара идем, «выжт» итеп әтинең «десяткасы» килеп туктады. Башта машинадан әтием чыкты, аннан, ишекне ачып, теге ала башлы апа белән сары малайны чыгарды да, өчәүләп, көлешә-көлешә кибеткә кереп киттеләр. Ничек килеп чыкканын сизми дә калдым, артларыннан иярдем боларның. Мин бик җитез, әни дә шулай ди, малайлар да.

Әле дә «ялт» итеп кенә калдым. Кердем дә, ишек төбендә генә торган пианино артына чумдым, һичкем күрмәде.

Залда сатып алучылар берәм-сәрәм генә иде. Ә әтиләр исә видеомагнитофон алырга килгәннәр. Сары малайга инде бу, туган көне икән тегенең, сөйләтүләреннән шәйләдем.

Видик турында мин дә күптәннән хыялланам. Ул нәрсә малайларның күбесендә бар. Җыелып алсалар, инде мактанышалар: кемнеке яхшырак күрсәтә дә, кемнең кассеталары күбрәк!

Элек, әле әтием безнең белән яшәгән чакта ук, мин дә: «Видик»,–дип авызымны ачкан идем, тик әтинең ишетәсе дә килмәде:

– Нинди видик ди ул тагын? Мин болай да акча җиткерә алмый җәфаланам – өй салабыз бит, – дип кырт кисте. Ә бүген...

Озак сайладылар алар, әллә ничәне эшләтеп карадылар. Теге матур апа куәт биреп тора: «Сайла, улым, кайсы охшый, шунсын алырбыз», – ди. Малайның авызы колакта инде, билгеле. «Шунысын алыйк, миңа ш ушысы охшый» – диде ул, ниһаять. Әнисе исә риза түгел: «Минемчә, әнә тегесе әйбәтрәк күрсәтә»,– ди. Үзе сүзен минем әтидән дөресләтергә тырыша. «Шулай бит, Азатик, тегесе әйбәтрәк күрсәтә, ибит?!»

Әти рәхәтләнеп көлә: «Ярар инде, Ниночка, комачаулама, үзе теләгәнен сайласын», – ди ул малайның башыннан сыйпап,– ал, улым, ал! Үзең белгәнен сайла!...» Әйе, билләһи менә ялганламыйм: шул салам башка «улым», ди. Ике күз дүрт булды минем, чәчләр үрә басты. Ә йөрәк кычыткан себеркесе белән чаптылар мени инде – шундый әрнеде! Бөтен кибетне яңгыратып: «Ник алдашасың, әти! Ул синең малаең түгел бит, менә мин синең улың!» – дип сөрән саласым килде, ләкин түздем – авызымны да ачмадым.

Теге малайга бүләкне тагын күпме сайларлар иде, белмим, сатучы апаларның түземлеге бетте. Алар: «Иптәшләр! Безнең тәнәфес вакыты җитте, гафу итегез, төштән соң килерсез, бергәләп сайларбыз», – дигәч, баягы, Гриша сайлаганга туктадылар. Тиз генә исәпләштеләр дә чыгып та киттеләр. Акчасын үз кесәсеннән чыгарып әтием түләде.

Миңа җәһәтрәк кузгалырга кирәк иде дә, өлгерә алмадым: кулына йозак тоткан сатучы апа күреп калды. Колактан эләктереп алды, тартып чыгарды ул мине пианино артыннан, үзе чырылдап кычкыра башлады. Яныма бөтен сатучылар җыелды. «Карак, качып калып акча урларга уйладыңмы?»,– диләр. Нишләп утырганымны аңлатмакчы булам – тыңлаган кеше юк, кычкыралар да, кычкыралар.

Шул арада милиция дә килеп җитте. Апарга да төшендерергә тырышам, шулай, мин әйтәм, шулай... Кая ул! «Ярар, ярар, телеңә салынма, бүлекчәгә баргач сөйләрсең», – диделәр. Аннан үзләре утырып килгән бобикның тимер рәшәткәле арткы ишегеннән төрткәләп керттеләр дә, алып та киттеләр үземне.

Тегендә баргач та ышанмыйлар: «Давай, син, әкият сөйләмә, дөресен әйт! «Дуслык» кибетен дә син талагансың, аны да әйт»,– дип җикеренәләр. Бәхеттән, әлдә Мансур абый килеп керде. Безнең участковый ул, өлкән лейтенант, безгә каршы гына яши. «Ринат! Нәрсә булды, Ринат?» – диде ул, гаҗәпләнеп.

Мине алып килгән абзыйлар үзләре сөйли башлаганнар иде, Мансур абый аларны туктатты. «Юк, егетләр, минем Ринатны тыңлыйсым килә. Үзе сөйләсен. Беләм мин аны – ул андый малай түгел!»

 


(Дәвамы бар.)

 


Фото: disfo.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: