Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 июль 2021, 14:33

Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя

Мин әтисез малай. Әтисез дип... әтием бар ул барлыгын, тик ул безнең белән тормый – ташлап китте.

Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя
Мәҗит КӘРИМОВ. Әтиле ятим. Хикәя

Мин әтисез малай. Әтисез дип... әтием бар ул барлыгын, тик ул безнең белән тормый – ташлап китте. Аның мин белмәгән, танымаган апаны машинасына утыртып йөрткәнен әллә ничә тапкыр күрдем. Яннарында, гел дип әйтерлек, арыш саламы кебек сап-сары чәчле малай да була иде. Көпә-көндез утыралар да китәләр өчәүләп. Әнигә дә әйттем. «Әни,– мин әйтәм,– шулай, шулай... Бер малай, бер апа. Апаның ярты чәче әбиләрнеке кебек ап-ак, ә башының арткы ягы чем- кара».

Ләкин әнинең бик исе китмәде. «Бәй, улым, аның ни гаебе бар? – диде ул бер дә аптырамастан,– танышларыдыр. Танышларны утырталар инде, улым. Әнә, Камил абыең да утырта бит безне, юл уңай туры килгәндә, гел утырып йөрибез».

Сизеп торам, болай дип, әни юри генә әйтә, мине тынычландырыр өчен генә. Камил абый да, аның хатыны да әнинең классташлары. Ләкин мин сабый бала түгел бит инде, беләм, тиктомалга гына утыртып йөртми ул аларны!

Миңа калса, әти бергә торганда да мине бик өзелеп яратып бармады. Кайчак баштан сыйпап куя, аркадан сөйгән була. Ләкин «Туган көнең белән, улым!» – дип, уенчык машина булса да алып биргәнен хәтерләмим. Ә шулай да бәйрәмнәрдә мин бүләксез калмый идем. Әни аларны үз акчасына ала да, һәрвакыт әти барында: «Менә икебездән бүләк», – дип бирә иде. Әти исә ике сүзнең берсендә: «Өй салам, үз йортыбыз белән торырбыз», – дип сөйләнергә ярата.

Чыннан да, өй сала башлаган идек ул, кирпече дә, бүтән әйберләре дә әзер иде. Хәтта әни белән икесе барып магазиннан ванналарга кадәр алып кайтканнар иде. Ләкин әти ни өчендер подвалын казытып, нигезен эшләтте дә, шуның белән туктады.

Бик-бик ярата идем мин әтиемне. Усал, кырыс булса да ярата идем. Әле дә сагынам мин аны. Сагынам, ләкин хәзер яратмыйм инде. Үскәч тә яратмаячакмын. Шулай да аны күрәсем килеп тик тора... Урамда машинасын шәйләп калсам, эчемдә әллә нәрсә кыткылдарга тотына, артыннан йөгерәсем килә башлый... Их, йөгереп кенә барсаң иде дә, ул машинадан чыкканда кысып кочакласаң иде үзен, битеннән үбеп үк алсаң иде!.. Бәлки, ул да мине кочаклар, «улым» дип башымнан сыйпар иде... Ә теге сары малайнымы, ул малайнымы мин аны!..

 


Фото: webunions.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: