Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 июль 2021, 09:05

Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Кыяташ кайтавазы. Хикәя (2)

Рәсимә дә куркуыннан сүзсез калды, артка таба чигенде. Шулвакыт яшен бөтен тирә-якны яктыртып алды да шартлап күк күкрәде. Хатын, ирексездән, юеш җир өстенә егылды...

Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Кыяташ кайтавазы. Хикәя (2)
Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Кыяташ кайтавазы. Хикәя (2)

(Ахыры.)

Бу, әлбәттә, аның шаяруы иде. Сәлим мылтыкның патроны булмаса да кешегә төзәргә ярамаганын белә hәм беркайчан да, беркемгә дә төзәгәне булмады. Аның бу балачаклык ахмаклыгы нигәдер көтелмәгәндә килеп чыкты.

Һәркемне дә үзенә төбәлгән мылтык куркуга салыр иде. Рәсимә дә куркуыннан сүзсез калды, артка таба чигенде. Шулвакыт яшен бөтен тирә-якны яктыртып алды да шартлап күк күкрәде. Хатын, ирексездән, юеш җир өстенә егылды. Ул артка чигенгәндә, Кыятауның читенә килеп җиткәнен сизми дә калган. Егылганда, Кыятауның сөзәкләп аска төшкән урынына туры килгән, хәзер инде юеш җир аны аска таба тарта иде. Куллары белән тотынырдай таш эзли, ләкин яңгыр явып чылаткан җиргә тотынырлык урын юк.

Сәлим, мылтыгын ташлап, “Рәсимә!” – дип кычкырып җибәрде. Аны ирештергәндәй, “Мә... мә...” дип, таулар арасыннан кайтаваз яңгырады. Кайнап, шаулап, кыя астындагы казанда аккан Җилем суының тавышы тагын да көчлерәк булып ишетелде. Ул, кыя читенә килеп, аска караса, ни күрсен: Рәсимә урман өстенә төшкән парашютчы кебек, астагы кыядан чыгып торган майданчыкта үскән яшь чыршыларны сындырып, төймәләре ычкынган кызыл курткасы белән ботакларда асылынып тора.

Ул, ярдәм эзләгәндәй, тирә-якка каранды. Яңгыр явудан туктамый, якын-тирәдә Алабайдан башка бер кем дә юк. Ул да хуҗасының әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып бөтерелеп йөри. Сәлим юеш, тар, урыны белән баскычлап ясалган тар сукмактан аска төшеп җиткәнен сизми дә калды. Аскы майданчыктан караганда, Рәсимә ике-өч метр өстәрәк курткасы белән агачларга эләгеп тора, канаган куллары белән нәзек кенә чыршыларга тотынган, килеп төшәргә генә тора, үзе әкерен генә “Сәлим, Сәлим” дип дәшә.

Ирнең аңарга куллары җитми, әгәр җитсә дә, Рәсимә аны эләктереп алып, алар икәү бергә тәгәрәшеп аска төшеп китәчәкләр.

– Рәсимәкәем, бәгырькәем, хәзер, хәзер, түз, селкенмә, мин хәзер! – дип, аны тынычландырырга тырыша, үзе нәрсә эшләргә дип уйлый, hәм башына ниндидер уй килеп: – Аз гына түз инде, Рәсимәкәем, – дип, текә сукмактан өскә омтыла.

Өскә менгәч, тирә-якка күз ташлады. Ерак түгел генә учак урынында агачлар өеме күренә, шул өем арасыннан киртә кебегрәк ике агач сөйрәп, аска алып төште. Киртәләрнең бер башын чыршылар арасына тыгып, икенче башын кыяга ныгытып, балкон кебек урын ясады. Рәсимәне җай гына агачлардан ычкындырып, кочаклап таш өстенә бастырды.

Хатынның өсте лычма су, юеш чәчләре битләренә сыланган, үзе калтыранып тора, күзләрен Сәлимгә төбәгән.

Алар бер сүз сөйләшмичә, кочаклашып, күпмедер басып тордылар. Сукмактан кыя башына ничек менгәннәре сизелмәде дә. Менгәч, Сәлим учак ягып җибәрде hәм алар учак янындагы ташка утырдылар, Сәлим, күлмәген салып, тасмалар ертып алып, Рәсимәнең яраларын бәйләде, үзенең кочагына алып курткасы белән каплады. Яннарында Алабай койрыгын болгап утыра.

Яңгыр туктаган иде инде. Көнбатышта кояш офыкка якынлашып килә, димәк, иртәгә көн аяз, матур булачак. Күктә, биектә кыя тауларны урап, бөркөт әйләнә, Кыятау астында аккан Җилемнең дә тавышы азайгандай тоела.

Кыятау башында, бер курткага төренеп, битләре белән – учак җылысын, тәннәре белән бер-берсенең җылысын тоеп, бер-берсен яраткан ике җан утыра. Алар әле генә коточкыч хәл булганын инде онытканнар да кебек.

Шунда Рәсимә, Сәлимгә сыеныбрак:

 – Ә беләсеңме, син безнең икебезне коткарып калдың, – диде.

Сәлим Рәсимәгә сораулы караш белән:

 – Ә ничек?

 – Мин агачларга эленеп торганда, йөрәгем астында нәниебез беренчегә тыпырчынды, ул да курыкты, ахры, җаныкаем...

Сәлим Рәсимәне тагын да кысыбрак кочаклады, ул ахмаклык эшләгәненә hаман үзен гаепле тоя  иде.

– Рәхмәт, Рәсимәкәем, – диде ул, хатынын яратып үбеп, – иртәгәдән Сабайга күчәбез, яңа тормыш башлыйбыз, – диде Сәлим.

 – Ә әтиләр йорты, аны нишләтәбез?

–  Әти йортында улыбыз торыр, бөркет оясыз булмый!

– Ә без Кыяташка кунакка кайтып йөрербез, яме, –  дип өстәде Рәсимә.

Алар үзләренең уйларына чумып, учак ялкынына карап, вакыт үткәнен сизмичә утырдылар да утырдылар...

Фото: Pixabay.

Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Кыяташ кайтавазы. Хикәя (2)
Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Кыяташ кайтавазы. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: