Рәсимә Кыяташ авылыннан бүген китәргә булды. Мондый тормышка озак түзеп булмас, араны өзеп, яңа тормыш башларга кирәк, дип уйлады ул. Вакыты да уңайлы. Бүген ял көне. Сәлим мотоциклы бәллүенә Алабаен утыртып, Җилем буендагы күлләргә үрдәккә ауга китте. Бигрәк тә әйбәт, әйткәләшеп торырга да булмас, эчендә җыелганнарны бәйнә-бәйнә хатка язып калдырыр. Шулай да дүрт ел бергә торган йортлары чиста калсын дип, идәннәрне юды, үткәннәрне күз алдыннан үткәреп, өйне җыештырды.
...Алар дүрт ел элек институтның азакы курсында таныштылар. Рәсимә –пединститутта, Сәлим авыл хуҗалыгы институтында укыйлар иде. Ул вакытларда студентлар әле бер институтта, әле икенчесендә кичәләр оештыралар иде. Билгеле, бу кичәләр укып бетереп эшкә җибәрелгәндә гаиләле булып китәргә дә уңайлы, күпләр шулай итәләр дә иде. Рәсимә үзе Илеш якларыннан, кайсы якка барып эшкә урнашырга икәнен анык кына белми иде әле. Ә Сәлим таулы, урманлы Җилем якларында туып-үскән, әлбәттә, шул якка каерды. Чыгарылыш имтиханнарын биреп беткәч, диплом алганчы, алар якын дуслары белән ЗАГСка барып язылышып, аннан гади генә итеп, бер ашханәдә туй кебек табын үткәреп алдылар, бик күңелле булды булуын, ләкин әти-әниләре, туганнары катнашмагач, Рәсимә үзен бик уңайсыз хис итте. Моны аңлап, Сәлим: “Ярар, туганнарны авылга кайткач җыярбыз”, – диде hәм шулай эшләделәр дә.
Рәсимәгә Сәлимнең туган ягы ошады, бу якта Илештәге кебек киң дала түгел. Кыяташ авылы биек кыялы тау куенына сыенып урнашкан, авыл каршысында – таулар. Урманнар арасыннан боргаланып чыгып, урыны белән ургылып, урыны белән тынычланып, Җилем елгасы ага. Аның аша күрше Ташимән авылына чыга торган матур асылмалы басма бар. Бар тирә-як урман, урыны белән калкулыклы, ачык җирләр дә күренә. Мондагы кешеләр дә, якын-тирәдә калалар булмаганга, ачык йөзле, сөйләшүчән. Рәсимәне якын күреп кабул иттеләр.
Рәсимә өч ел башлангыч мәктәптә укытты, ләкин “оптимизация” дигән булып, мәктәпне яптылар, укучылар да җиде генә иде шул. Унике чакырым ераклыктагы райүзәккә терәлеп торган Сабай авылы мәктәбенә күчәргә тәкъдим иттеләр, ләкин маллар да асрагач, йөреп укытырга мөмкинчелек юк иде.
Сәлим, үз һөнәре буенча эш булмагач, шул Сабай авылындагы леспромхозга йөреп эшли, бик соң кайта. Сабай авылында Сәлимнең картәнисе, искерәк булса да үз өендә яши, hәрдаим, минем янга күчегез, миңа торырга күп калмаган, йортны да ныгытырсыз, дип чакыра.
Ире, әтинең йорт-курасы яңа, әти нигезен ташламыйм, ди. Тик соңгы вакытта ул үзгәрде, эшкә киткәндә элекечә үбеп: “Мине көт, мин кайтырмын”, – дип китми, көннән-көн аралар суына, ераклаша бара, кайвакыт эчкәләп тә кайткалый.
Рәсимәнең уе – Уфага барып эшкә урнашу, сеңлесе Зилә шул ук институтта аспирантурада укый, тулай торакта берүзе бер бүлмәдә яши, “Апакаем, килсәң, икәү торырбыз, комендант белән сөйләшеп куярмын”, – дип тора.
Шуларны уйлый-уйлый, эшләре беткәч, Рәсимә Сәлимгә бәйнә-бәйнә аңлатып хат язып, өстәлдәге ваза астына куйды. Әйберләр җыйган, йортны бикләп чыгып китәсе генә калды. Ләкин аны нидер тоткан кебек.
Нинди эшем калды икән, дип уйлангач, исенә төште: ул бит Кыятау белән саубуллашмаган икән әле. Сәлим Рәсимәне алып кайтканның беренче көнендә үк шул тауга алып менгән иде. Шунда тау башыннан Җилемгә карап, кулларын сузып: “Саумы, Җилем, саумы, Кыятау, мин кайттым!” – дип кычкырган иде. “Мин кайткан саен шулай итәм”, – дигән иде ул чакта.
Рәсимә, алып китәсе әйберләрен ишек янында калдырып, йортны бикләмичә генә Кыятауга юл тотты. Әлбәттә, тауга менү җиңел түгел, кайвакытта тезләнеп тә менәсең, аяк астыннан аска ташлар тәгәри, тын кысыла, ә менгәч... Менгәч, нинди иркенлек, hава чиста, тирә-як бик еракка кадәр күренә. Ә аста боргаланып, зәңгәрләнеп, Җилем ага, аның теге ягында Ташимән авылының йортлары, балаларның таралган уенчыклары кебек, сибелеп яталар. Җилем аша салынган асылмалы басма тар гына тасма кебек күренә. Озакламый, Рәсимә шул басма аша соңгы кат чыгар да, автобус тукталышына барып, автобуска утырып, Уфага юл тотар.
Текә булып Җилемгә кадәр төшкән кыя башыннан аска, Җилемгә, карап торды. Әнә кыя астына табан урыны белән баскычлап чокылган тар гына сукмак төшә, ул кыядан аска таба бер биш метрлап астагы, киңлеге ике-өч метр киңлектәге таш мәйданчыкка барып тоташа. Таш мәйданчыкта кемдер чокып кергән куышлык бар, аның алдын яшь чыршылар каплап килә инде. Шул куышлыкта башкорт җирен яулап алырга килүчеләргә каршы тору өчен урындагы халык яу коралларын саклаган, дип сөйләгән иде Сәлим. Әлеге вакытта да шушы урыннарда уклар, сөңге очлары табучылар булган, дип сөйләде ул.
Бервакытны Сәлим, Рәсимәне җитәкләп, шул куышка кадәр алып төшкән иде. Төшкәндә дә, менгәндә дә бик куркыныч, текә кыя астына, борылып, Җилем суы агып керә дә, казанда кебек кайнап, борылып чыгып китә. Шаулап аккан су тавышы түбәннән очкан самолет тавышлары чыгара, аска карап торсаң, бигрәк куркыныч. Рәсимә, өскә менгәндә, тезләнеп дигәндәй, Сәлимнең кулларын ычкындырмыйча, чак менеп җитте ул чакта.
...Шулай уйланып басып торганда, каяндыр болыт килеп чыгып, яңгыр сибәли башлады. Рәсимә, кулларын алга сузып: “Сау бул, Җилем, Кыяташ, сау бул!” – дип кычкырды. “Бул... бул” дигән кайтаваз кыяларны урап, яңадан Рәсимәгә кайтты.
Кайтырга таба борылса, каршысында аркасына мылтыгын аскан Сәлим басып тора иде, артында Алабае да койрыгын болгый.
– Нишләп йөрисең монда, мине куркыттың бит, – диде Сәлим. – Ярый, күреп калдым үзеңне, – дип өстәде.
– Кыяташ белән саубуллашырга килдем, мин синнән китәм Сәлим! – диде Рәсимә.
– Нәрсә булды, нинди чебен тешләде үзеңне? Мин бернәрсә дә аңламыйм, – диде Сәлим, якынрак килеп.
– Кит, Сәлим, яныма килмә, хатны кайткач укырсың, анда барысы да язылган, – диде Рәсимә, артка чигенеп.
– Юк, мин сине беркая да җибәрмим! Мин сине җанымнан да артыграк яратам бит. Бу сүзләреңне ишетәсем килми! Алай булса, шушында сине дә, үземне дә мылтыктан атам! – дип, Сәлим мылтыгын Рәсимәгә төзәде.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)