Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 июль 2021, 08:42

Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (4)

...Зиннəтле сарайда, затлы киемнəр киеп, җəннəт ризыклары ашап яшəдем. Илле яшем өстендə аттан егылып билем кəкрəеп калганын, кайчак көндəшлəрнең җəфалавын исəплəмəгəндə, гомерем җирдəге оҗмах шартларында үтте. Əмма лəкин йөрəк түремдə йөрткəн үз Солтаным кочагында өч кенə көн, ач яшəп булса да, җантəслим кылсам, бу дөньяда миннəн дə бəхетле кеше булмаячак.

Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (4)
Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (4)

Түземлегем тəмам беткəн иде. Солтан кушуы буенча, мине озата кайтырга бер кеше беркеттелəр. Пар ат җигелгəн япмалы арба əзерлəделəр. Сугыш əле дəвам иткəн вакыт булу сəбəпле, төрле хəллəргə тару мөмкинлеген исəпкə алып, мине наган, атлар белəн эш итəргə өйрəттелəр. Ел буе əзерлəндем. Өч мең чакрым араны айга якын кайттым.

Балачактан яратып калган сабантуйларны сагынган идем. Быелгысына өлгерергə була яз башыннан юлга чыктым. Кызларым, бер киявем һəм аларның якыннары ил чигенə чаклы озата килде. “Күңелең басылганчы тор да, кире кайт! Без сине көтəбез. Чик буеннан каршы алырбыз”, – дип, елашып калдылар.

Əллə алдан əзерлек алып барганнар, əллə очраклы хəл булды, юлда безгə берничə мəртəбə һөҗүм ясадылар. Тəүгесе Хəрби грузин юлында, перевалга менеп җиткəч, ялга туктаганда булды. Мостафа, атларны тугарып, ашарга-эчəргə биреп калды, мин трактирга чəй эчəргə кердем. Ат кешнəгəнгə ашыгып чыксам, Мостафа кара киемле ике кеше белəн алыша. Ул ике кешегə генə бирешə торган егет түгел иде, югыйсə. Тегелəр пычак ларын чыгарып ташлангач, наганын чыгарып, берсен атарга мəҗбүр булды. Икенчесе, нидер əйтеп кычкырды да, качты.

Икенче хəл Элистаны үткəч, ял итəргə бер су буена туктаганда булды. Олы юлда арыта бит ул. Җиңелчə генə тамак ялгап алгач, алмашлап йок ларга уйладык. Əмма, мин үземнең чиратта да йоклап киткəнмен. Бер атыбызның сизгерлеге үлемнəн коткарып калды. Ул кешнəгəнгə уянып китсəк, безнең янга бер җигүле ат килеп туктаган. Өч кешенең берсе, бирдəнкə тотканы төшеп, атлары алдына баскан. Калган икесе, əллə безне коралсыз дип уйлаганнар, мичəү атын бəйдəн ычкындырып булашалар. Мостафа сикереп төште дə, берсен атып екты. Атына ышыкланып бирдəнкə тотканы Мостафага атты. Мин арба тəрəзəчегеннəн төзəп, Мостафага аткан дошманны ектым. Өченчесе атына утырып качарга уйлаган иде, ул да шушы наганнан үлемен тапты, – дип, Гөлсылу, сандыкны ачып, яшерелгəн наганын ычкындырып, Солтан алдына салды.

– Аларның кешесез аты һəм безнең ычкынган мичəү, атыштан куркып, юлсыз далага чаптылар. Мин бер ат белəн үзем генə калдым. Калган ярты юлны берүземə кайтырга туры килде, – дип, озын юл газабын шактый кыскартып, ял итə-итə сөйлəп тəмам итте.

Солтан, һушы киткəндəй, озак эндəшми утыра. Аңына килгəч, елмаеп утырган Гөлсылуга карап:

– Шундый рəхəт тормышны ташлап, юлда шулчаклы җəфалар чигеп, нəрсəгə дип, алабута ипие белəн бəрəңге шулпасына кайтырга уйладың син? – дип сорый аңардан, хəйран калган Солтан, гомерендə күрмəгəн наганны əйлəндергəлəп.

– Рəхəт тормыш сагыну тойгыларын баса ала дип уйлыйсың микəнни? Авыр юл газаплары сөйгəнең кочагында үлү телəген туктата ала дип уйлыйсың микəнни, Солтан? – ди ул, өзгəлəнеп. – Əйе, ике солтан кул астында хезмəт иттем. Агасы вафат булгач, солтан булып калган туганы да мине какмады. Зиннəтле сарайда, затлы киемнəр киеп, җəннəт ризыклары ашап яшəдем. Илле яшем өстендə аттан егылып билем кəкрəеп калганын, кайчак көндəшлəрнең җəфалавын исəплəмəгəндə, гомерем җирдəге оҗмах шартларында үтте. Əмма лəкин йөрəк түремдə йөрткəн үз Солтаным кочагында өч кенə көн, ач яшəп булса да, җантəслим кылсам, бу дөньяда миннəн дə бəхетле кеше булмаячак. Əйткəн сүзлəрем хак һəм камил! – дип, күз яшьлəре белəн Солтан муенына сарыла.

Шактый вакыт уйланып, Гөлсылуның иңбашларыннан сөеп утырганнан соң, Солтан аның солтан сараендагы вазыйфалары һəм андагы тəртип турында сөйлəвен сорый. Алтмыш җиде ел солтан сараенда үткəн гомере турында Гөлсылу ничаклы гына кыска тотарга тырышса да, төрле выкыйгаларга бай тормыш юлын озак сөйли. Шулчаклы бирелеп тыңлаган Солтан, берничə көн үткəч: “Мең дə бер кичə”дəге Шəһрезадə кебек инде син”, – дип əйтеп куя. Гөлсылу хикəясен хəрəм тарихыннан башлый. Аның мөселман тарихы белəн бергə башлануы турында сөйли. Хəрəмдəге кызларның саны өч йөздəн дə артуы мөмкин. Алар ике төрле юл белəн тулыланып тора. Беренче юл – үзлəреннəн яки башка күрше иллəрдəн җиде яше үткəн кызлар сатып алына. Сатучылар, башлыча, – кызларның əтилəре. Солтанның илдəге якын һəм абруйлы кешелəре, яки туганлашырга телəгəн күренекле кешелəр дə үзлəренең кызларын тəкъдим итə. Бирегə элəгү ата-анасы өчен дə, кызның үзе өчен дə дəрəҗəле гамəл санала.

Икенче юл – алар сугыш вакытында кулга төшкəн кол кызлар арасыннан сайлап алына. Алар хəрəмдəге җариялəргə хезмəт итə. Кол кызлар да, солтан сараендагы тəртип буенча уку һəм эшкə өйрəнү чорын үтə. Алар белəн солтанның анасы – вəлидə, ул булмаса, солтанның бертуган апалары, яки сеңеллəренең берсе җитəкчелек итə. Алардан кала, хəрəм тормышының гомум эшлəре белəн хəрəм агасы җитəкчелек итə. Ə көндəлек тормыш мəшəкатьлəрен һəр аерым төркем кызлар өстеннəн “əни”лəр һəм иң югары “əни” башкара. Үзе бер умарта күче инде, валлаһи!

Мəктəплəрендə ике төрле тел, тарих, медицина, рəсем, җыр, бию, кул эшлəре, гүзəллек, əдəп фəннəре укытыла. Буш вакыты булмый аларның. Тəртип каты булу сəбəпле, кызлар беркая да бара, беркем белəн дə очраша алмый. Əти-əнисен, туганнарын да онытырга тиеш хəтта. Сылулыгына һəм сəлəтенə карап, кызга чəчкə яки асыл таш исеме бирелə – үз исемен онытырга тиеш. Гөлсылуга Зөбəрҗəт исеме кушылса да, башкалардан аермалы буларак, ул үз исемен дə онытмый. Хəрəмгə чит кешенең керүе мөмкин түгел. Кагыйдə бозган кешене үлем җəзасы көтə.

Кызлар солтан хатыннары булып саналса да, хуҗа кеше аларның күплəре белəн очраша да алмый. Бер-ике очрашу белəн гомерлəре үткəн кызлар да күп. Аларның барысының да иң зур телəге – солтаннан бала табу. Андый кызлар аерым, югары дəрəҗə ала. Солтанның тулы ышанычына кереп киткəннəре дə була. Димəк, алар бөтен көчлəрен салып, солтанга ярау өчен үз камиллеген күтəрү өстендə армый-талмый эшли.

Гөлсылуның да абруе зур була. Ты рышып укый, төрек телен тиз үзлəштерə. Солтан хатыны Лəйли банат белəн дуслыгы да абруен күтəрүгə уңай тəэсир ясый. Берничə елдан ул ун кызга “əни” вазифасын үти башлый. Унике елдан баш “əни” исеме ала. Əлеге дəрəҗəле исем – вəлидəдəн кала иң югары титул. Ул җаваплы җариялəрнең генə түгел, ə солтан сараенда яшəгəн башка кешелəрнең дə, ышанычын һəм ихтирамын яулап кына лаек булып була. Ə инде солтаннан кызы тугач һəм берничə елдан тагын игезəк кызлары да тугач, сарайда Гөлсылуның абруе тагын да күтəрелə. Аны бөтен көндəлек вазыйфалардан азат итəлəр. Гөлсылу тик балалары өчен генə яши башлый. Кызларын кияүгə биреп бетергəч, ул янə ирекле кешелəр дəрəҗəсенə күчə. Солтанның никахлы хатыны була алмау сəбəпле, ул телəсə кайда яшəргə хокук ала һəм үзенең соңгы телəген тормышка ашыру – туган илгə кайту турында уйлана башлый...

* * *

 …Кыргыз сабантуена алар ике олау да алдан ук барып, атларын тугарды. Чабыш юлына якынрак, инеш читендə урын сайлап, карт каен астына иске соры киез җəйделəр. Аның өстенə колак мендəрлəре салып, утырырга урын əзерлəделəр. Солтанның улы – дуслары, танышлары янына, Абдулланың оныгы Мəгафур көрəш мəйданы янына китте. Гөлсылу башындагы яулыгын чишеп, Солтанга тоттырды. Ə ул аны мичəү атында чабасы оныгының муенына бəйлəп куйды һəм, Гөлсылу янына килеп утыргач:

– Очып калмаслык итеп бəйлəдем, – дип, кулын маңгаена куеп, атлар арасыннан җилфердəгəн яулыкны күзəтте.

Бераздан атлар ярышка кузгалды. Талгын гына салкынча иртəнге дымлы җил исеп үтте. Кайбер кешелəр ат тугарган урыннарында гармун уйнап җибəрде. Халык җыела башлаган түгəрəктə курайга кушылып бер кыз бала үзəк өзгеч озын көйгə җыр башлады. Шулвакыт Гөлсылу төш кебек кенə булып калган, төрек илендə үткəн гомерен күңеленнəн алып ташлагандай тойды. Уналты яшьлек чагындагы вакытына кайткандай хис итте ул үзен.

Шул ук кояшлы матур җылы иртə. Шул ук ярыш юлы, чишмə буе. Əнə тегендəрəк – ел да əтилəре белəн табын корып утырган урын. Тик, ни өчендер агачлар картайган, сирəгəйгəн. Кайчандыр үзенең елый-елый “Тəфтилəү”не җырлап торган урынны күзлəре белəн эзлəп тапты. Ул төш чокырсу булып калган. Солтан муеныннан яулык очып, эленеп калган карт имəннең юклыгын күргəч, күңеле тулды. Əллə шуларның бик еракта калуын уйлап, сагыну тойгылары ташып ярсыдымы, əллə инде туган җирен күрүгə, теге чактагы изге телəклəренең, ниһаять, кабул булуы тəэсир иттеме, Гөлсылу бүген бəхетле иде. Аның шатлык яше тулы күзлəреннəн – очкын, язгы җилдəн җилсенеп алсуланган йөзеннəн нур чəчелə иде. Гөлсылу Солтанның кулын үзенең учларына алды. Бераз калтыраган йомшак, моңлы тавышы белəн əкрен генə яшьлеге җырын көйлəде:

И мөкатдəс моңлы сазым!

Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнəмен,

аерылабыз ахрысы…

Һəм түш кесəсеннəн нəрсəдер алып, ике куллап Солтанга сузды. Бу – бераз искерə төшсə дə, зəңгəрлеген җуймаган, аларның яшьлегендəге зəңгəр яулык иде...

Фото: pexels.

Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (4)
Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: