Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 июль 2021, 11:18

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (Ахыры)

Күккә карап: “И газиз Аллам! Нигә интектерәсең минем балакаемны, зинһарлар ярдәм ит шуңа!”— дип, бер генә тапкыр чын күңелеңнән үтенеп, елап ялварсаң да, син улыңны да, үзеңне дә бу газаплардан курчалаган булыр идең.

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (Ахыры)
Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (Ахыры)

— Бәндә тормышта үз тәгаенләнешен тапмаса, йә эчә, йә наркоманга әверелә, йә фәхешлек белән шөгыльләнә башлый. Аның рухы гарипләнә. Җир йөзендә яшәгән халыкның өчтән ике өлешенең рухы гарип. Ә синең улың әнә шуларны дәвалар өчен тәгаенләнгән булган. Ул бала күңеленә Аллаһы Тәгаләгә ышану, аны ярату, ул кушканча яши белергә өйрәтү бөреләрен син салырга тиеш идең, Рәмилә! Югыйсә, ул бала ничек Күкләргә менгән, башка планеталарда булган, ничек диңгез төпләренә төшә алган дисең? Аллаһының кодрәте белән. Ул дөньядагы матурлыкларны күрсәтеп, үзең яшәгән Җирдә шундый ук матурлык булдыр, дип улыңны бәләкәй чактан ук өйрәтә килгән. Ходай, ана кеше буларак, сине шулкадәр олы бәхеткә лаек итеп яраткан, ә син шуны аңлый алмагансың. “Улым авырый, улым чирли, инде халык бу турыда белсә, оятына ничек түзәрсең, ничек яшәрсең. Ниләр генә сөйләмәсләр инде” дип кайгырдың, әйеме? Кеше сүзеннән курыктың? Улыңның кара тиргә батып, башын тотып өзгәләнгән чакларында, аз гына дөнья гамьнәреннән аерылып, башыңны күтәреп Күккә карап: “И газиз Аллам! Нигә интектерәсең минем балакаемны, зинһарлар ярдәм ит шуңа!”— дип, бер генә тапкыр чын күңелеңнән үтенеп, елап ялварсаң да, син улыңны да, үзеңне дә бу газаплардан курчалаган булыр идең. Улың барысын да аңлаган һәм әнә шул нурлар ярдәмендә дәвалау серләренә төшенә башлап, дөньякүләм дәрәҗәгә танылган сихәтче, Җиһан телен аңлап, шулар киңәше белән халыкны дәвалаучы бөек, изге җан иясенә әверелер иде.

Шаккатты бу сүзләргә Рәмилә. Теге вакытта улы артыннан баргач, “Әни, якын килмә миңа!”— дип кычкырса да, ике адым атлагач, җиргә сеңгәнен һәм шул минутта гомерендә беренче мәртәбә: “И Ходаем, ярдәм итсәнә!” дип әйтүен һәм үзенең нинди кодрәт беләндер читкә тәгәрәп китүен исенә төшереп, тәкатьсез калды...

— Үзенә таянып булырдай бәндәләрне Ходай Тәгалә соңгы чиккәчә сыный, кисәтә, әмма, ул барыбер үч алып, бәндәне газапламый. Шул сынауларны үтә алмагансың, Рәмилә. Кеше сүзеннән курыккансың. Ә бит акылы камил кеше уйлана, нәтиҗә ясый белергә дә тиеш. Рухлары, җаннары гарип кешеләр генә кеше сөйли, кешедән көлә. Акыллы кеше кеше сөйләрдән элек, үзенең кемлеген, үзенең ул кешедән ни җире, кайсы ягы белән өстенлеген тикшерер һәм, киресенчә, шул кешегә ярдәм итү турында уйлар. Без барыбыз да Алла кодрәте белән дөньяга килгән, тузан бөртегедәй булса да — Аллалар. Улың ни дигән? “Йә, бу дөньяга сине бар иткән затка дәшеп, үзеңә ярдәм итүен сора!” дип әйттеләр дигәнме? Улың, “Аллам, ярдәм ит миңа!” дип әйтәсе урынга, әнисенә — сиңа мөрәҗәгать иткәнме? “Син безнең өметне акламадың...” диюләре хак шул. Чынлап та, Рәмилә, син кешелек дөньясында хөсетсез, хыянәтсез, матур итеп яши белсәң дә, үзеңне бар иткән Алланы санга сукмыйча, рухыңны гарипләткәнсең. Әле соң түгел, гомереңнең кайсы мизгелендә генә булса да син иманга килергә тиешсең.

Хәзер син сап-сау. Кешелек дөньясы алдында бурычың зур синең. Балалар укытасың. Әнә шул балалар күңеленә бәләкәйдән үк иман нурлары салырга тырыш. Балалар кечкенәдән үк үзләренең илаһи зат булуларын тоеп, үз кадерләрен, бәяләрен белеп, зиһенле булып, уйлый, анализлый белеп үссеннәр. Кыз балалар... Булачак әни кешеләр, икеләтә илаһи затлар ич... Бүген шулар, әле ныгынып, өлгереп җитмәгән тәннәрен сатып, исерек ата-аналарына икмәк кайтара. Шул балаларга нәфесләре кузгалган “маллар”... Аларны да бит Алла бар иткән... Гомерләренең бер мизгелендә Ходай алардан бик каты сораячак, йә балаларыннан, йә малларыннан яздырып. Ә бүген алар тән белән уйный, тән рәхәтенә сатыла... Гарип, бәхетсез җаннар... Улыңны эзәрлекләгән нурлар тиздән Җир шарына төшәчәк. Күңелләрендә, җаннарында Ходайга карата сөю, ярату хисләре булган чиста рухлы, саф җанлы кешеләргә моның куркынычы юк, ул илаһи нурлар аларның күзәнәкләрен яңартып, организмнарын яшәртәчәк. Җир йөзендә авыру, гарип җанлы кешеләр бөтенләй калмаячак. Алары үлеп бетәчәк. Менә сиңа шуны аңлатырга куштылар, Рәмилә!

Сөйкемле кырыс ир елмаеп сүзен тәмамлады.

Көн кичкә авышса да, бу ике кешенең күзләрендә балкыган нурларны күреп, көне буе авызларына валчык та капмый сөйләшеп утырганнардыр, арыганнардыр дип уйламассың. Минут саен, “Кичер, Аллам!”, “Кичер, улыкаем!” дип, елый-елый кабатлаган Рәмилә белән табиб илаһи елмаеп хушлашты...

 


Фото: zvezdagukovo.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: