Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 июль 2021, 09:28

Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (3)

Гариф, мине аерып алып, серен чиште: – Риза булсаң, мин сине төрек солтанына җариялеккə алып китəм. Əтиеңə күп акча калдырам. Үзең оҗмах тəрбиясендə яшəрсең, – диде...

Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (3)
Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (3)

(Дәвамы.)

Өченче очрашу.

Яшьлегенə кайткан Гөлсылу

1945нче елның апрель аенда Төркиядəн чыккан бер олау Канбəк авылына килеп керə. Ул туп-туры Абдулланың оныгы Гозəер йортына килеп туктый. Олауда кайтучы кеше – Гозаер хатыны Хəятнең əнисе Миңсылуның сеңлесе Гөлсылу була. Төркиядəн чыгып киткəндə пар ат җигелгəн япмалы арбага затлы кием-салым, савыт-саба төялгəн була. Аны юлда талыйлар. Мичəү ат югала, Гөлсылу исə гомерлек салкын тидереп кайтып егыла. Икенче көнне Солтан аны күрергə керə. Түшəктə яткан Гөлсылу янына, сəке йөзлегенə утыра. Кулын үзенең кулларына ала. Гөлсылуның кайнар яше аккан йөзеннəн Солтан алтмыш җиде ел элек күз алдында калган яшьлек чаткыларын, озын керфекле, шатлык яшьлəре белəн тулган яшькелт-соры ягымлы күзлəрне, елмаюдан туктамаган йөзе буйлап агып төшкəн, яшь тигезлəгəн буразналар арасыннан бит уртасындагы сөйкемле чокырларын эзли. Һəм таба аларны Солтан! Сөяллəнеп каткан бармаклары белəн битендəге миңен йомшак кына сыпырганда, Гөлсылу калтыранган куллары белəн Солтанның кулын учына алып күкрəгенə куя һəм:

– Онытмагансың икəн сабантуйдагы очрашуны, – дип, үксеп елый башлый.

Үзе дə сизми, Солтанның да күңеле тулыша һəм эре тамчылар булып, берничə бөртек хəтер һəм сагыш яше бите буйлап тəгəрəп, сакалы аша Гөлсылу кулына тама.

Берничə көннəн, җитəклəшеп, икесе ике таякка таянып, Солтан Гөлсылуны үз йортына алып кайта. Җитмеш елга якын йөрəк түрендə ядкəр итеп саклаган тойгылар язгы ташкын кебек аларның күңеллəрен ярсыта. Гөлсылуның бервакытта да сүнмəгəн, җилкенчəк үсмер кыз чагындагы кичерешлəре һəм изге телəклəре, ниһаять, тормышка аша. Сəламəтлеге дə тəртипкə салынгандай була. Алар яшь чакларына кире кайткандай, дөнья көтə башлыйлар. Гөлсылу төрек ризыкларына охшатып ашарга əзерли, ə Солтан мал-туар, бакча тирəсендə эшли.

Кичлəрен һəм төннəрен алар үткəн тормыш сəхифəлəрен искə төшереп үткəрə. Солтан хатирəлəрне Кыргыз сабантуендагы бердəнбер очрашудан башлый.

– Əйт əле, Гөлсылу, ничек белдең син ул вакытта безнең кавыша алмаячагыбызны?

– Хатын-кыз күңеле сизгер була бит ул. Синең белəн очрашып сөйлəшкəнгə чаклы бер ел алдан ук кавыша алуыбызга шик төшкəн иде. Ул хəл Җилдəр сабантуенда булды. Абдулла кода белəн əтиең безнең табынга килгəннəр иде. Минем Миңсылу апамны алар Богдан авылындагы дусларына яучыладылар. Шунда əтием:

– Абдулла дус, мин үзем дə сезгə барып, Гөлнəсыйха сеңлеңне улыма сорарга торам. Болай булгач икелəтə кода булабыз икəн, – дип, кымыз сузган иде.

Шулвакыт шатланып, синең əтиең:

– Кода, гафу ит, Гөлнəсыйха ярəше леп өлгерде шул, соңгарак калып эндəштең, – дигəн иде.

Гөлнəсыйханың сиңа ярəшелгəнлеге көн кебек ачык иде. Аннан соң да сиңа өметемне өзмəдем əле. Яратуым гына арта төште. Яратуым арта барган саен, икелəнүем дə, əтиеңнең “ярəшелгəн” дигəн сүзлəре дə, йөрəкне ныграк яндыра барды. Ə менə теге Кыргыз сабантуенда зəңгəр яулыгың очып калгач, ирексездəн, минем өмет кылларым өзелде. Дөньяда яшəүнең кызыгы, бар мəгънəсе бетте. Кыз бала шулай акылсыз була, дип уйларсың инде. Кайсы якка барып бəрелергə белми йөргəндə, Ырынбурдан килгəн Гариф сəүдəгəргə ияреп чыктым да киттем. Ул əтиемнəрнең күптəнге яхшы танышы иде. Ел да бер мəртəбə бездə тукталып, чит ил күчтəнəче, нинди дə булса бүлəк калдырып китə торган иде. Гариф, мине аерып алып, серен чиште:

– Риза булсаң, мин сине төрек солтанына җариялеккə алып китəм. Əтиеңə күп акча калдырам. Үзең оҗмах тəрбиясендə яшəрсең, – диде. – Үткəн ел ук əтиеңə əйтеп караган идем. Ул анда катгый каршы килгəн иде. Быел башта үзең белəн сөйлəшеп карарга булдым, – дигəч, мин, икелəнеп, санга сукмаган кебек булмасын дип, башта əтиемнəргə əйтүен үтендем.

Гариф аларга: – Төрек солтаны безнең якның иң чибəр һəм акыллы кызлары арасыннан кəлəш сорый. Менə сиңа биш ат алырлык акча – кызыңны бир! Үткəн ел андый бəхеттəн үзеңне дə, кызыңны да мəхрүм иткəн кебек, быел да каршы килмə, – диде.

– Гөлсылу үзе ни ди соң? – дип, əтием бер миңа, бер акчага карады.

Минем урынга Гариф:

– Нинди ахмак солтан кəлəше булырга каршы килер икəн? – дип, тынып торды да: – Солтанның талəплəрен мин яхшы белəм. Шуңа күрə телəсə кемгə тəкъдим итə алмыйм. Гөлсылуның сылулыгы, буй-сыны, акы лы, үзен тотышы, моңлылыгы туры килə, – дигəч, əтием дə эндəшмəс булды.

Шулай итеп, мин солтан сараена барып элəктем. Чыннан да, гомерем рəхəтлектə, нужа күрми үтте. Бер генə нəрсəгə дə мохтаҗлыгым булмады. Көндəшлəрем күп иде. Күпчелеге мине яратты. Җырларын миннəн дə моңлы башкарган җария юк иде. Төрекчə матур итеп биергə дə өйрəндем. Сине сагынуым көчəйгəн саен, моңым да арта барды. Җырларыма, биюлəремə юксыну, сагыну сагышлары салына иде. Бер генə көнем дə сине уйламый үтмəде. Озынбилеңдə суырылып, очып дигəндəй, килгəн чакларың гел күз алдымда торды. Шул вакытларда, ирексездəн: “Солтаным, дөлделем”, – дип кычкырып җибəрə идем. Көндəшлəрем солтанга ярарга тырыша дип юрый иде.

Мине тик солтанның җəмəгате Лəйлибанат кына дөрес аңлагандыр. Ул Кырым мəмлəкəте ханы нəселе кызы иде. Без аның белəн татарча сөйлəшеп яшəдек. Мин елый-елый сиңа булган мəхəббəтемне, муеныңа бəйлəнгəн зəңгəр яулыкның чишелеп очып калуын сөйли идем. Ул да, Кырымда калган сөйгəнен исенə төшереп, Сабын тавында чəчкə җыйган чакларын сагынып елый иде. Лəйлибанат бəби китермəде. Дəваланулар да файда бирмəде.

Ул вакытларда солтаннан минем бер кызым бар иде инде. Бəби тапканнан соң миңа караш үзгəрде, ирек алдым. Шуңа күрə дə, теге вакытта солтан җəмəгате Лəйлибанат белəн хаҗга бару бəхете тигəн иде. Синең белəн очрашканнан соң, игезəк кызларым туды. Ул тиклемен əле син үзең дə белмисең. Бикəм минем синнəн авырга калуымны сизенеп, солтан белəн очраштыру хəстəрен күрде. Əгəр солтан бер-бер хəл сизенгəн булса, икебезнең дə баш китүе көн кебек ачык иде. Шөкер, тəкъдир уңай килеп торды. Лəйлибанат игезəклəрне яратып кабул итте. Үз балалары кебек тəрбиялəште. Кызларым татар, төрек һəм инглиз теллəрендə иркен сөйлəштелəр. Җырга, биюгə, кул эшенə һəм пешеренүгə осталар иде. Өлкəн кызымны, дуслык ныгытабыз дип, хуҗам Фарсы илчесенең улына бирде. Игезəклəрем – Санигөл белəн Гөлсаниямне – солтан үзе янындагы гаскəр башларына бирде. Гөлсаниям киявен падишаһ кораблары хуҗасы итеп җибəрде.

Миңсылу апамнан сирəк кенə килеп торган хатлардан мин синең турыда белеп тордым. Төшлəремдə күпчелек синең канатлы атта очканыңны күрəм. Беркөнне, 1943 елның язында, сəер төш күрдем. Сезнең өй кыегында гөрелдəп утырган пар күгəрченнəрнең берсеннəн җиде бөртек каурый төште. Үзе очып һавага менеп китте. Мин бу төштəге каурыйларны синең балаларыңа, ə очып китүен Гөлнəсыйханың җаны бакыйлыкка күчү дип юрадым. Берничə айдан килеп төшкəн хат төшемнең дөреслеген ачыклады. Шул көннəн башлап мин кайтырга җыена башладым.

(Дәвамы бар.)

Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (3)
Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: