— Туганым, минем улыкаемны кайтарсана, үлмәде бит ул, андый бала үләргә тиеш түгел иде бит! — Рәмилә ярсып елый башлады. Ана кешенең елаудан туктаганын сабыр гына көтте табиб.
— Тынычландыңмы, әллә кичкә кадәр минем каршымда елап- улап утырыргамы ниятең? — Сөйкемле ир чынлап та ачулана башлады.
Ни гаҗәп, Рәмилә тынычланып, ашыкмый гына, уйлана-уйлана ни булганын энәсеннән җебенә кадәр табибка сөйләп бирде. Ул сөйләгәндә ирнең кыяфәте, йөзе үтә дә кырыс, усал сыман күренсә дә, күзләрендәге яктылык яктырганнан-яктыра барды. Чөнки табиб Рәмиләнең зиһене ачыкланып үз урынына утырганын күреп, тоеп куана иде. Үзе белән ни булганын бөтенләй оныткан Рәмилә янә шул сорауны кабатлады.
— Туганым, улымны кайтарсана, ул бала үләргә тиеш түгел иде бит!
Озак дәшмәде кырыс, усал ир. Турысын, дөресен яра салып әйтеп, бу ананың әле ныгынырга да өлгермәгән психикасын җимереп куюым бар дип уйлады ул. Сүзне икенче яктан башлады табиб.
— Син, Рәмилә, бу дөньяга шундый талантлы, сәләтле бала булып тугансың. Әйбәт итеп рәсем төшерә беләсең, спорт белән шөгыльләнгәнсең, сәламәтлегең йөзеңдә чагыла хәтта. Җитмәсә, төгәл фәннәрдән көчлесең. Музыка яратасың, гармунда да уйныйсың. Пәйгамбәрләргә генә бирелгән тагын бер сәләтең булган — шигырьләр язгансың. Бер кешегә күбрәк тә түгелме соң әле бу? Ничек уйлыйсың? Ә нишләп син йә музыкант, йә рәссам булып китмәдең?
— Безнең сәләтне үстерергә мөмкинлекләр булмады шул... — Рәмилә үзе турында каяндыр белеп, дөресен сөйләгән табибка гаҗәпләнеп тиз генә җавап бирергә ашыкты Инде ана ныклап тынычлана башлаган иде бугай.
— Шулай да, үҗәтлегең, тырышлыгың һәм сәләтең аркасында төгәл фәннәр укытучысы дипломы алып, гомерең буе намуслы эшләгәнсең. Матур, мул тормышта ваемсыз гына үз корсагыгызны гына кайгыртып, җиргә генә карап, аннан туенып яшәвегезне дәвам иткәнсез... — Әллә нинди әрнүле үкенечле тонда сүзен дәвам итте табиб. — Әнә шул ваемсызлыгыгыз аркасында сез әллә күпме халыкның тәнен вә җанын дәвалап, сихәтләндерергә сәләтле улыгызны югалткансыз да инде. Әйе, әйе, нәкъ шулай! Аллаһы Тәгалә аны Җирдәге үз кешесе — илчесе итәргә теләгән, әмма син — ана кеше, шул бала күңелен аңлый алмагансың. Чөнки синең үзеңнең күңелеңдә Аллага урын булмаган. Син бит үзеңнең Аллаһы Тәгаләнең бер тузан бөртеге икәнеңне, димәк, үзең шул ук Алла кодрәтенә ия икәнеңне дә белмисең. Шулай түгелме? Әллә мин ялгышаммы?
— Безне бит бәләкәй чактан ук “Алла юк, ул халыкның миен томалар, халыкны куркытыр өчен генә уйлап чыгарылган” дип ышандырдылар. Болай мин үзем ел саен Коръән укытам укытуын, — диде үпкәләүдән, гарьләнүдән елар чиккә җиткән ана.
— Күңелеңдә шул Коръән догаларын ихлас кабул итеп ышану, Аллаһы Тәгаләне ярату дигән хис-тойгылар яшәми икән, аны ни дип укыттың соң, Рәмилә?
Җавап булмады.
Фото: tatar-inform.tatar