Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 июль 2021, 10:23

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (7)

...Калку булып, эре туң кисәкләрдән торган кабер өстенә тубыкланып, озак елады тол калган хатын.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (7)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (7)

(Дәвамы)

Почтальон Баян

Кайчандыр үзләренеке булып исәпләнгән атлары янына, колхоз утарына, йыш төшә Гаптелбаян. Әтисенең төсен саклый кебек алар. Яңавылда заготзерно төзелешендә вафат булган Шәймәрдәнне авылга алып кайтып җирләргә туры килмәде.

Авыл советында эшләгән, йорт-җирләрен туздыруга күп өлеш керткән көндәшләре үлем хәбәрен атналар үткәч кенә әйттеләр. Яңавылдан шалтыраткач: “Безнең авылда андый кеше юк!” – дигәннәр.

Ишетеп, район үзәгенә килгән Кифаяга, “менә монда күмелде ирегез, киеме белән күмдек”, дип, төзелеш кырының агачлыгында, бер нарат агачы төбендәге кызыл-балчык өемнәрен алып барып күрсәттеләр.

Калку булып, эре туң кисәкләрдән торган кабер өстенә тубыкланып, озак елады тол калган хатын. Авылдан килгәндә, аерым чакларындагы җирләреннән алган берничә учлам кара балчыкны, билбавына эленгән төенчегеннән алып, мәңгелеккә йокыга талган иренең кабере өстенә салды да, бар көчен җыеп торып, чыгар якка ыңгайлады...

Кешеләрнең һәрбер адымын күзәтергә күнеккән кораллы кеше, Кифаяны чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган, күп сандагы калкулыклардан торган территориядән чыгарып, артыннан биек тимер капканы бикләгәч, каравыл будкасы алдында басып калды...

Инде бөтенләйгә әтисез калган малай, колхоз атларының өсләрен тазартып, су эчертеп, ә җәй көннәрендә елгага алып кереп, кигәвен тешләгән урыннарыннан аккан каннарын юып төшереп, яраларына яфрак ябыштырып куя иде.

Яшь егетнең атлар яратуын күреп йөргән колхоз рәисе почтальон булырга тәкъдим ясады. Идарә йортындагы бер бүлмәне газета-журналлар китереп тутыру өчен бирделәр.

Почта хезмәткәре, ике көнгә бер тапкыр Ямадыга барып, гәзитләрне язылу исемлекләре буенча икенче көнне үк таратырга да тиеш. Ә Гаптелбаян хатларны гына түгел, гәзитләрне дә кайткан көнне үк таратырга тырышты, чөнки яңалыклар белән халык вакытында танышырга һәм хөкүмәт карарлары кичекмәстән үтәлергә тиеш дигән күрсәтмәне гел исендә тотты.

Атланып йөрер өчен, аңа ат та бирделәр. Авыл хакимиятенә караган тирә-як авылларга да йөрде егет. Мулла бабайның колагына пышылдап кушкан исемен никтер кыскартып, “почтальон Баян” дип йөртә башладылар. Үзгәртелгән яңа исеменә үпкәләмәде, чөнки кыска исеме үзенә дә охшый иде.

Гарәпчә язулы гәҗитләрдән башка, авылда русча басылганнары да күренә башлагач, кызыксынып укый торган булды. Дөньяга карашы киңәйде. Бераздан ярыйсы гына тиз укырга өйрәнеп алды.

Яңалыкларны авылдашлары да сорап-белешә башладылар, аларга, үзе аңлаганча, Гаптелбаян җиткерә торды. Күп чакларда, гәзитләрдән укып аңлатты. Илдә барган үзгәрешләр турында хәбәрдар булганга һәм якынлашып килгән мотлак үткәрелергә тиешле кызыл бәйрәмнәрдә катнашып йөргәнгә күрә, ул гел игътибар үзәгендә иде.

Клуб төзелү аеруча зур яңалык булды. Берничә авыл крәстиәненнән тартып алынган юан амбар бүрәнәләрен берләштереп, кушып күтәргәч, мәһабәт бина калкып чыкты. Авыл тормышының мәҗбүри бер йоласына әйләнгән өмәләргә колхозга берләшкән барлык халыкны җәлеп иттеләр.

Партия карарларын, аның чираттагы съезды күрсәтмәләрен тормышка ашыру максатын күздә тотып төзелгән һәм массакүләм агитация урыны булачак бу йортка тагын бер исем өстәлде: Г-хәрефе рәвешендә яңадан бер бура китереп кушылган өлеше “изба-читальня” дип йөртелә башлады. Анда үзеңә уңайлы вакытта килеп, китаплар, гәҗитләр уку мөмкинлеге туды.

 “Грамотный” Баянга тиздән клуб-избач ачкычын ышанып тапшырдылар. Бу эшне дә ул зур җаваплылык белән башкарды. Такмаклар, җырлар чыгару остасы булганга, күңелле чараларны да еш үткәрде. Доклад сөйләүчеләргә трибуна ясап бирде.

Авылда җидееллык мәктәпне уңышлы бетереп, имтиханнар тапшырырган малай инде хәзер һәрбер үтенеп сораган кешегә төрле гаризалар да язарга булыша башлады. Хак сорамады, чөнки үзләре укый-яза белмәгәннәр аңа бик жәл иде.

 

Сугыш җилләре

1939нчы елның ямьле җәй ае. Иртән явып узган яңгыр җирнең тузанын басты. Ял көне булса да, Баян иртә торды. Ат җигеп кайтты.

Кичә сөйләшү буенча, дусты Галимҗан белән утынга киттеләр. Урман каравылчысының бер йомышын үтәгән өчен, ике юл коры ботак китерергә рөхсәт алынган иде.

Бер йөк коры ботакларны ихатага алып кайтып бушаткач, икенчесен Галимҗаннарга алып кайтыр өчен, яңадан Рабак-баш урманына киттеләр.

Беренче баруларында ук ике юллык әзерләп куйганга, ботакларның калган өлешен тиз арада төяп, йөкне үзләре ишкән юан бау белән берничә кат уратып, атның бушайтылган ыңгырчак бавын тарттырып тәртәгә бәйләп куйгач:

 – Но-о-о, малкай! – дип, атны кузгаттылар.

Галимҗан дилбегәне үз кулына алды. Җайлап утырып, күңелләрендәге шатлыкны җырларына куштылар.

Тормышлар авыр инде,

Яңгырлар явыр инде,

Явып киткән яңгырлары

Безгә нипачум инде...

Ээх-мааа! Нипачум...

Кинәт күк йөзе караңгыланып китте. Ерактан тонык булып ишетелгән каты күк күкрәү тавышы утын төяп кайтып килүчеләр турысында гына “чатнады”. Берни уйламыйча, утын өстендә барган ике дус, сүз куешкандай, җиргә сикерделәр. Ат, җиңеләеп киткән йөгенә таба башын борды, ләкин алга ыргылмады.

Кыйбла яктан искән җил, юнәлешен үзгәртеп, урман ягыннан исә башлады. Бермәлгә карангыланган күк кызгылт-алсу төскә керде. Җил көчәйде. Һәр секунд саен аның этү көче арта гына барды, юлчыларны аяктан егардай булып җилләде. Еракта, басу өстендә, зур өермә күтәрелүе күренде. Ул, юлында очраган төрле чүп-чар, басуның кибә башлаган өске катламыннан балчык тузанын югарыга өерелтеп, авыл өстенә ябырылды.

Урманнан кайтучылар тирәсендә дә давыл купты. Гаптелбаян табигатьнең чираттагы бу “бүләген” һәрвакыттагыча салкын канлылык белән кабул итте. Ул атны искән җил юнәлешенә арты белән борды. Галимҗанга арба астына кереп ятарга боерды. Үзе атны муеныннан кочаклап басып торды...

Ничек кинәт башланган булса, шулай ук тиз генә юкка да чыкты котырынып күтәрелгән өермәле давыл. Тиздән кояш та күренде. Зыян күрми котылуларына шатланган егетләр атны куалады.

Авылга якынлашкач, үткән давылның беренче нәтиҗәләре күзгә ташланды. Усак-урам кешеләренең каралтысына зур зыян салынган: коймалар авып беткән, лапасларының салам түбәләре урынында киштәлек агачлары гына торып калган, кемнәрнеңдер өй түбәләрен куптарып, күршеләре бакчасына очырткан; кемнеңдер әбрәкәен икенче урынга күчереп утырткан...

Ишегалдына кайтып кергән абыйсын Нурия елап шешенеп беткән көе каршылады:

 – Абый! Без инәй белән нык еладык... Сезне урманда агачлар астында калдыгыз, дип...

Соңрак билгеле булды: давыл урманның күп урынын, ялап куйган кебек, җиргә сылаган.

 – Тәрәзәләргә мендәрләр терәп тордык... – булып узган хәлләрне һаман сөйләргә тырыша Нурия.

 – Кит әле юлдан! Ашыйсым килә, – дип, апаен читкә этеп узып, Баян өйгә кереп китте.

Иртәгәсенә, ярдәм сорап, кешеләр колхоз идарәсенә тулдылар. Күмәк хуҗалыкның мөмкинлекләренә елдан-ел ышанычлары ныгыган колхозчылар, гаризалар яздылар, икешәр көн ял алуга ирештеләр.

Берничә көннән табигать рәхимсезлегеннән зыян күргән кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтелде. Яңа килгән район гәҗитендә дә бу турыда язылды. Күмәк хуҗалыкларның нинди зур көчкә ия булуына инде ныграк ышана барган халык яңадан көндәлек мәшәкатьләренә тотынды.

Быелгы урак өстенең кызу мәле. Чикләвек-арка ягындагы солы җирен чабарга лафетлы ЧТЗ тракторлары җибәрелде, алар артыннан ук комбайннар кузгалды. Солы уңышы мул булырга охшаган, кичә яңгырга чаклы борчакны суктырып бетерделәр. Аның да уңышы ярыйсы гына.

Өч көннән соң килгән үзәк гәҗитләрдә әле күпләргә аңлаешсыз булган яңалык басылды. “Герман гаскәрләре Польшаны басып алды”, дигән хәбәр иде бу. Гаптелбаян барысын да аңлады...

Былтыр тарихтан имтихан тапшырганда укытучы биргән сорау исенә төште. “Германиядә властька килгән Гитлерның планнары нинди?” – дип сорагач, Гаптелбаян: “Германнар көнчыгышка, байлык эзләп киләчәкләр”, – дигән иде. Тиз бирелгән җавабы өчен Хәйретдинова апасы “бик яхшы” билгесе куйды.

Менә бит ул ничек тиз үзгәрә “политика” дигән нәрсә! Күпне аңласа да, егет бу хәбәрне беркемгә дә аңлатмады. Ләкин күңелендә эчке бер тоемлау сәләте барлыгына төшенде. Шул уйлар белән яшәде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (7)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: