Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 июль 2021, 23:22

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (6)

Тормышның кайсы мизгелендә, кайсы тукталышында нинди хата ясадылар соң әле алар Рәмилә белән?

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (6)
Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (6)

Бер-бер артлы килгән авыр кайгы-хәсрәтләрдән Галимҗан бөгелеп төште. Җитеш тормышта кайгы-хәсрәт күрми, балда-майда йөзеп кенә үскән улларының иң төпчеге шундый язмышка дучар булыр дип, кем уйлаган? Тормышның кайсы мизгелендә, кайсы тукталышында нинди хата ясадылар соң әле алар Рәмилә белән? Әниләре гомере буена балалар укытты, җанын-көчен аямады, көн димәде, төн димәде, мәктәптән кайтмады. Кеше хакына кермәделәр, кеше рәнҗетмәделәр, азып-тузып йөрмәделәр, беркемгә дә хөсетлек кылмадылар. Нигә болай гөрләп барган тормыш көннәрдән бер көнне җимерелде дә куйды соң әле? Кайсыбызда соң гаеп? Халык, авылдашлары ни уйлар? Улы үлеменең серен, димәк, Рәмилә белә. Тик бу дөнья гамьнәреннән азат хатыны, сорау бирә башласаң, “Бары да үтә” дип язылган Галимҗан балдагына” дип җырлаудан башка җавап бирми. Елмая да шул җырны җырлый...

Күп сорауларга җавапны Рәмиләнең группадашы, бергә укыган Зөләйха табарга булышты. Рәмиләнең сәер сөйләнүләрен, балаларча самими кылануларын тыныч кабул итте, “аһ” та “ваһ” килеп, хәлләренә кереп кайгырган булып кыланмады Зөләйха. Уйлап, киңәшләшкәннән соң, өйләрендә күршеләрен калдырып, Зөләйха боларны үзләренә — Уфага алып китте. “Таныш табибларым юк, әмма бер гаҗәеп кешене беләм. Аны карашы белән дәвалый диләр. Күңеле теләмәгән кешене кабул итми икән түлке, отказ бирсә, миңа үпкәләштән булмасын, егетләр, анысы сезнең проблема”,— диде Зөләйха, турысын ярып.

Бардылар. Таптылар. Яшен төгәл генә аерып әйтеп бирерлек түгел бу ирнең. Күзләрендә чагылган яктылык, зирәклек, акыл һәм илаһи ягымлылыкны тойган кеше аның турында дөньяны шактый күргән, белгән инде бу дип уйлаячак. Ә болай килеш-килбәтенә карасаң, утыз биш — утыз җиде яшьләрдән артыкны биреп тә булмый үзенә. Сөйкемле сөякле бу ирнең ниндидер мөһим эш белән шөгыльләнүенә хәтта бик ышанасы да килми.

— Мин бүген таңнан ук сезнең килүегезне көттем. Башкаларны кабул итәргә ризалык бирмәдем. Рәхим итегез! — дип, Рәмиләне үзенең кабул итү бүлмәсенә чакырып алды. Ире белән Зөләйха икенче бүлмәдә утырып калдылар. Табиб Рәмиләгә утырырга кушты һәм үзе дә, урындыгын алып, Рәмилә каршысына килеп утырды. Озак карап торды ул аның күзләренә. Тегесенең түземлеге бетте булса кирәк, урыныннан торып җәһәт кенә, чыгарга дип, ишеккә юнәлде.

— Утыр, кузгаласы булма урыныңнан! — дип каты гына дәште сөйкемле ир. Рәмилә урынына ничек барып утырганын да сизми калды. Иреннәрен бүлтәйтеп, нарасыйларча үпкәләп, усал иргә карап тора башлады. Гүя менә-менә елап җибәрергә җыенган турсайган бала инде. Ничек кенә үпкәләсә дә бу иргә, Рәмилә карашларын аннан ала алмады. Карашлар алышы шактый озак дәвам итте. Аннары, илаһи бер җылылык һәм тынычландыргыч наз, көй бөркелгән тавыш белән:

— Йә, нинди ният, нинди максат белән килдегез минем янга? Хәзер ашыкмый гына, акрын гына, барысын да хәтереңә төшереп, җентекләп сөйләп бир әле миңа, Рәмилә! — диде табиб.

Мондый кырыс назлы ирнең соравына җавап бирми кара!

 


Фото: postila.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: