Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 июль 2021, 10:45

Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (2)

...Укалы һəм төрле асыл тəңкəлəр белəн бизəлгəн дирбияле атларын туктатканчы ук, япмалы арба тəрəзəсеннəн, үтə дə таныш һəм ягымлы тавыш ишетеп, Солтан берара зиһене томалануын тоя. Һушына килеп, үзен кулга алган вакытта, ат тотучының зиннəтле фаэтон ишеген ачып, җиңел гəүдəле сылу ханымны кулыннан тотып, чыгарга ярдəм иткəнен күреп ала...

Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (2)
Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (2)

(Дәвамы.)

Икенче очрашу. Төрек Зөбəрҗəте Гөлсылу

…Зəңгəр яулыкның очып калуына еллар үткəн саен, шаулап килгəн сабантуйлар Солтанның хəтерен яңартып тора. Əлеге хəл күңелендə бер истəлек булып калгангамы, сабантуй саен ат ярышында малайларының муенына зəңгəр тасма бəйлəп җибəрү аның гадəтенə кереп кала. Колачлы дөньясы, тупырдап үсеп килгəн балалары, аларны эшкə, тормыш авырлыгын җиңəргə өйрəткəн ягымлы һəм сөйкемле Гөлнəсыйхасы янында булуы гына əкренлəп Гөлсылуны онытырга ярдəм итə.

Таңнан караңгы төнгə чаклы кыр эшлəрендə арыган чакларында, зəңгəр яулыгын болгап, үзенə таба килгəн рəшəлəр сирəгəеп, инде бетеп килгəндə, Гөлсылу үзе турында соңлап килгəн хəбəр ишеттерə. Бу хəл Кыргыз сабантуенда очрашудан соң бер ел үткəч була.

 Миңсылуны Богдан авылында яшəгəн Вəлиəхмəткə ярəшкəннəн соң, Солтанга аларның туенда катнашырга туры килə. Шунда Миңсылу, сеңлесе Гөлсылу турында сөйлəп, Солтанны аптырата. Гөлсылуның аңа гашыйк булуын, тугыз яшеннəн үк Солтанны яратуын һəм аңардан башка беркемне дə ярата алмаячагы турында үзенə сөйлəгəнен əйтə. Гөлнəсыйхага өйлəнəсен белгəч, чиргə сабышканын, атна-ун көн ашаудан, йокыдан язып ятканнан соң, Ырынбур сəүдəгəренə ияреп чыгып киткəнен дə җиткерə.

Ниндидер дəрəҗəдə үзен гаепле кебек тоеп йөрсə дə, Солтан дөнья мəшакате белəн, боларны да əкренлəп оныта. Тик, аллы-артлы өч баласы тугач кына, Гөлсылу аңа үзе турында хəбəр бирə. Миңсылуга килгəн хатында ул, төрек солтаны хəрəмендə яшəве турында яза.

Хатының калган өлеше, Солтанга багышланган була: “Белəм, Гөлнəсыйханы яратып алдың. Икегез дə эшкə, дөнья көтəргə тырышлар. Димəк, тормышыгыз матур һəм мулдыр. Үзегез кебек балалар үстерəсездер. Көнлəшмим. Тəкъдир шулай кушкач, Ходайдан узып берни дə эшлəп булмый. Сине яратуымны да, башка кешене ярата алмавымны да, Ходай кушкан гамəл дип карыйм. Тик бер нəрсəгə генə көчем җитми – күңелемнəн өмет дигəн нəрсəне алып ташлый алмыйм. Сиңа булган илаһи тойгыларымны, хəтта минем хуҗам солтан үзе дə кысрыклап чыгарырлык түгел. Сиңа үпкəм юк. Телəгем артык зур булса да, яратуыма җавап кайтаруыңа өмет итмим. Шулай яратуым өчен Ходай Тəгалəгə рəхмəт кенə əйтəм. Сине искə алмаган бер генə көнем дə юк. Сине уйлап яшим. Шуңадыр инде, күңелем һəрчак илһам белəн тулы. Хуш! Ə менə син булмасаң нишлəр идем? Гомерем мəгънəсез бушлыкта үтəр иде!»

 Бу хəбəрдəн соң, Солтанның, Кыргыз сабантуенда очрашкандагы кебек, акылы бераз томаланып йөрсə дə, хуҗалык эшлəренə дəрте тагын да үсə төште. Күңелендə яшерен сер йөрткəнгəме, үзен дə аптыратып, гаилəсенə карата якынлык тойгылыры тагын да ныграк арта барды.

Гөлсылуның апасына язган икенче хатын Солтан берничə елдан, тагын да ике баласы тугач укый. Ул анда Солтанга кагылган бер генə нəрсə турында язмаса да, Миңсылу, җаен туры китереп, аңа укыта. Хатында ул, төрек солтаны җəмəгате Лəйлибанатка килəсе елның 15нче сентябрендə кырык яшь тулачагы турында язган.

Шул көнгə багышлап, аның хаҗга барачагы һəм анда Гөлсылуны да алып барачагы турында өстəп, астына сызып куйган. Солтан, аптырап, миңа бер хəбəре дə юк бит дип, хатны əйлəндергəлəп утыра да, ярар инде исəн булгач, дип, кире бирə. Миңсылу хатны кулына ала да, азагында язылган “Солтанга, һичшиксез, укыт!” дигəн урынга күрсəтеп: "Мин дə аңламыйм да ул, тик монавы сүзлəре булганга күрə генə укыттым”, – дип куя. Əлеге хатның эчтəлеге аңлашылып бетмəсə дə, Солтан Богданнан Канбəккə кайтып җиткəнче, атын əкрен генə юыртып, Гөлсылу турында уйланып кайта. Ни əйтергə уйлады икəн Гөлсылу?

Җавап берничə айдан, Солтанга хаҗга барырга форсат туганнан соң гына, күпмедер дəрəҗəдə чишелə. Дөресрəге, анда баргач очраклы рəвештə очрашу хыялы борчый башлый. Үткəн гасыр башында Русиядə хаҗга бару активлаша. Моңа патша хөкүмəте дə уңай тəэсир итə. 1908нче елда чыккан патша указы хаҗга барырга телəүче мөселман-мөэминнəргə урындагы губерниялəрдəн алты айлык танытмалар алырга рөхсəт итə. Чит ил паспорты тутырып торасы булмый. Үзəк нəзарият кушуы буенча, хаҗ юлы тəүдə имамнар, мөəзиннəр, муллалар, гомумəн, дин əһеллəренə ачыла. Канбəк авылы мөселманнар җəмгыяте җитəкчесе Гаффар мулла хаҗда берничə ел элек үк булып кайта. Габдрахман мөəзиннең бик барасы килсə дə, җитмеше үтеп, олыгаюы сəбəпле икелəнеп кала. Берничə көн уйланып йөргəннəн соң, ул бер карарга килə.

Стəрлебаш мəдрəсəсендə укып кайткан Солтанга мөрəҗəгать итеп:

– Солтангəрəй туган, белүеңчə, мин сине, вакыты җиткəч, үземнең урынга мөəзин вазыйфасында калдырырга хəл иттем. Гаффар мулла да каршы түгел. Мөселманның биш бурычының берсе булган хаҗга баруны үзем вакытында хəл итə алмадым. Хəзер имин генə юллары ачылса да, авыр юлны күтəрə алмам, дип уйлыйм. Шуңа күрə, Мөхəммəт галəйһиссəлам (урыны җəннəттə булсын!) əйтеп калдырган канунны файдаланырга булдым. Мин сиңа йөреп кайтырлык акча бирəм. Ə син минем өчен хаҗ кылып кайт! – ди.

Шул көннəн башлап, алда бер елга якын вакыт булуга карамастан, Солтан юлга əзерлек эшлəре башлый. Беренче башлап, ул барачак юлларны өйрəнергə керешə һəм Гаффар мулладан Төркия аша юл өйрəтүен үтенə.

Гаффар мулла:

– Мин үзем йөргəн юл туры, димəк, тизрəк тə барып җитəр идең. Əлеге юлдан сөнни мөселманнары йөри. Ə икенчесе, син сораганы – шигый мөселманнары юлы”, – дип, икенче юлны өйрəтергə риза була.

Анысы Кавказ аша, Тифлистан, Төркия шəһəрлəре аша үтə. Үтəсе юлны Солтан күңелдəн үзлəштерə. Шəһəрлəрнең, вак авылларның исемнəрен Гаффар мулла картасыннан күчереп ала һəм яттан өйрəнə. Бер көнне ул аңардан, үтəсе юлның ни өчен шигыйлар юлы икəнен дə сорый. Алар хаҗга барганда юл уңаеннан, Мəккəдəн кала үзлəренең изге урын саналган урыннарына – Гыйрактагы Недхафе һəм Кербеле шəһəрлəрендə дə тукталып китəлəр икəн. Ə соңыннан Кабул шəһəрендə җыелып, Мəккəгə юл тоталар. “Димəк, миңа, сөнни мөселманы булсам да, шигыйларның изге урыннарын да күрү насыйп була икəн”, – дип əйтеп куя Солтан.

Олы юлга Бəлəбəй өязеннəн унике кеше юлга чыга. Авыр һəм озын юл үтəлəр. Тик 12нче сентябрь көнне генə Мəккəгə барып җитəлəр. Бер көн ял иткəннəн соң, Солтан хаҗ кагыйдəлəрен җиренə җиткереп үтəргə керешə. Төрле иллəрдəн килгəн башка йөзəрлəгəн кеше белəн ул, Аллаһ кушкан йолаларны үти. Тылмачлар аша Солтан, үзе дə яхшы ук шəйлəгəн, зур түрəлəр тукталган урыннарны үзлəштерə.

15нче сентябрь көнне, муенына зəңгəр тасма бəйлəп, Гөлсылуны очрату телəге белəн, зиннəтле атлар килгəн тирəдə йөрештерə башлый. Аңа озак көтəргə дə туры килми, берничə олаудан соң, шактый зур кунак йорты янына пар ат җигелгəн чираттагы олау килеп туктый.

Укалы һəм төрле асыл тəңкəлəр белəн бизəлгəн дирбияле атларын туктатканчы ук, япмалы арба тəрəзəсеннəн, үтə дə таныш һəм ягымлы тавыш ишетеп, Солтан берара зиһене томалануын тоя. Һушына килеп, үзен кулга алган вакытта, ат тотучының зиннəтле фаэтон ишеген ачып, җиңел гəүдəле сылу ханымны кулыннан тотып, чыгарга ярдəм иткəнен күреп ала.

Ат тотучы икенче ханымга фаэтон баскычыннан төшəргə ярдəм иткəн вакытта тəүге ханым: “Менə син нинди икəн, Солтан!” – дип, аңа таба атлый. Солтан, үзен кулга алып, бер аягында тезлəнгəн килеш башын иеп сəлам бирə. Шулвакыт ашкынып атлап килгəн Гөлсылу Лəйлибанатның терсəгенə тотынып өлгерə һəм аңын югалтып, бөгелеп төшə. Солтан, җитез хəрəкəт һəм көчле куллары белəн Гөлсылуның курчактай җиңел гəүдəсен күтəреп фаэтонга алып керə.

Лəйлибанат Солтан белəн Гөлсылуны шəһəрдəн берничə чакрымда булган бер шəһəрчеккə алып барып, кунак йортында калдыра. Ə үзе кире Мəккəгə китə. Шул вакыт эчендə Гөлсылу ничə еллар буена җыелган сөю тойгыларын, хислəрен һəм телəклəрен Солтанга түкми-чəчми сөйлəп бирə. Алар бер-берсенə онытылмаслык хатирəлəр булып истə калырлык сөю кичерешлəрен бүлəк итə һəм, тагын озакка аерылыша.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (2)
Флүр СОЛТАНОВ. Мəхəббəтнең яше юк. Хикәят (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: