Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 июль 2021, 22:34

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (5)

Ике айдан Галимҗан белән Рәмиләгә Уфадан телеграмма килеп төште. Таһир гомум торак бүлмәсендә асылынып үлгән. Ни өчен үлгәнен беркем дә әйтә алмады. Группаларында староста булган уку отличнигының үлеме барысы өчен дә коточкыч хәл булды.

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (5)
Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (5)

Әнисенең балаларча кыланышына, әллә ниләр сөйләнүенә инде Таһирның коты очты. Каядыр барырга җыенган әнкәсен кочаклап урындыкка утыртырга иткән иде, кая ул, көче җитмәде. Ашкынган анасын тотып кала алмады Таһир. Үсмер кыз баланыкыдай җыйнак, матур гәүдәле әнисенә егерме өч яшьлек көче ташып барган улының көче җитмәде... Сыгылып төште Таһир. Шушы хәлләрдән соң теге тәнне изүче көчләр Таһирны борчымас булды. Әмма әнисе, аз гына күз яздырдыңмы, чыга да йөгерә, чыга да йөгерә. Үзе бераз бара да, башын тотып, чүгәләп утыра. Шулай йөри-йөри дә, кайтып керә үзе. Юк инде, әнисенә берничек тә ярдәм итә алмый Таһир. Әтисе дә ни хәл кылырга да белми. Психбольницага илтеп салыр идең, анда төрле уколлар белән бөтенләй эштән чыгарулары бар. Бәлки бераздан үз халәтенә кайтыр әле, дип өметләнделәр улы белән ире.

Бер айдан соң, җәйге каникулы тәмамлангач, Таһир соңгы курска укырга китте. Әтисе эшеннән туктап, Рәмиләне танылган табибларга күрсәтте. Ни гаҗәп, илленең түрен узып баручы Рәмиләнең бертөрле чирен дә тапмадылар. “Бу яшьтә бер генә дә чире булмаган мондый сәламәт хатынны беренче тапкыр күрәбез әле”, — дип, үзләре дә гаҗәпләнде табиблар. Тегесенең балаларча елмаеп: “Мин сезгә диңгез төбеннән Атлантида алыплары бичәләренең энҗе- мәрҗәннәрен алып кайтып бүләк итәрмен, яме?! ” — дигәнен ишеткәч, психоневрологка күренергә киңәш иттеләр. Анысы, үз чиратында, тизрәк психбольницага салуны хуп күрде, хәтта таләп итте...

Ике айдан Галимҗан белән Рәмиләгә Уфадан телеграмма килеп төште. Таһир гомум торак бүлмәсендә асылынып үлгән. Ни өчен үлгәнен беркем дә әйтә алмады. Группаларында староста булган уку отличнигының үлеме барысы өчен дә коточкыч хәл булды. Таһирның үз куллары белән язып калдырган кәгазьне укып та берни дә аңламадылар. “Әти, минем башкача түзәрлегем калмады, мин үзем теләп бу дөньядан китәм, үлемемдә бер кешене дә гаепли күрмәгез. Әни, “алар” мине тирән упкын янына алып килделәр дә: “Йә, бу дөнья¬га сине бар иткән затка дәшеп, үзеңә ярдәм итүен сора!” — ди¬деләр. Мин: “Әнием, ярдәм ит миңа!” — дип ялвардым. Ярдәм булмады. “Син безнең өметне акламадың...” диделәр һәм... упкынга ыргыттылар. “Көн саен шулай булачак!” — диделәр. Әни, мине кичер һәм гаепләмә. Мин башкача түзә алмыйм бу хәлгә. Әтигә ни булганын аңлатып бир үзең. Мин сезне бик-бик яратам. Таһир”.

 


Фото: stihi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: