Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 июль 2021, 11:36

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (4)

Уфадан кайтканда улы тагын әллә нишләде. Шофердан тиз генә автобусны туктатуын үтенде дә, ишек ачылу белән юл читенә чыгып, чокыр буйлап «салдыра» да башлады. «Эче китәдер егетнең»,— дип көлештеләр шаянрак пассажирлар.

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (4)
Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Акланмаган өмет (4)

Улы сөйләгәннәргә шаккатты Рәмилә. «И-и-и, чынлап та, бу баланың баш түбәсе ямьшәйгән ләсә. Акылдан язып бара түгелме соң? Әллә нинди Күк дөньясы, әллә нинди якты нурлар турында сөйли. Имеш, шул нурлар аны бәхетле иткән, имеш, башка планеталарны күрсәткән, имеш, диңгез төбенә алып төшкән. Ха¬раплар гына булган бит балакаем!!! Акылына зыян килгән инде, шулай гына. Иртәгәдән үк табибларга күрсәтергә кирәк баланы...»

Таһир, анасының табибларга күренергә кирәк, улым, дигән тәкъдименә бер дә каршы килмәде. Өзелеп төшәр чиккә җитеп арыган, йончыган иде ул.

Иртәгәсен район үзәгендәге больницага барып, булган бөтен белгечләргә күренеп, анализлар биреп кайттылар.

Өч көннән соң Рәмилә Таһирның анализларын барып белеш¬те, табиблар улын «абсолютно здоров» дип бәяләгәннәр. «Юк инде, район врачларына ышанып, баламны харап итәсем юк»,— дип, табибларның мазаларына тия-тия республика хастаханәсенә юллама алды Рәмилә. Уфага киттеләр. Әмәлгә калгандай, табибларга күренеп, юлда йөргәндә Таһир бер дә «алмашынмады». Кайсы гына табибка күренсә дә, барысы да егетнең сау-сәламәт булуына соклануларын белдереп, «совершенно здоров» дип язалар да бирәләр. «Ат кебек таза малаен армиягә җибәрмәс өчен юк чирен бар дип, документ юллап йөри күрәсең бу хәйләкәр хатын», диделәр бәгъзеләре. Менә ышан шуннан соң табибларга! Беренчедән, улының искиткеч сәламәт булуына чынлап торып ышанасы бик килә Рәмиләнең, бик килә... Икенчедән... Уфадан кайтканда улы тагын әллә нишләде. Шофердан тиз генә автобусны туктатуын үтенде дә, ишек ачылу белән юл читенә чыгып, чокыр буйлап «салдыра» да башлады. «Эче китәдер егетнең»,— дип көлештеләр шаянрак пассажирлар. Әмма Таһир ярты сәгатьтән дә, бер сәгатьтән соң да килмәде. Пассажирлар инде ду килеп шаулаша, ачулана башлагач, шофер егет юлын дәвам итәргә мәҗбүр булды. Инде баласының «абсолютно здоров» булуына, ниһаять, ныклап ышанган Рәмилә, юл буе авыз ачып сүз әйтә алмады. Әллә нинди тискәре эчке бер көч улы артыннан төшеп, аның янында калудан, артыннан барудан да тыйды.

«Аның шундыйрак сәер гадәтләре булгалый, тынычлангач, җаен табып кайтыр әле, кесәсендә акчасы бар, юлны әйбәт белә, инде бишенче ел йөри шушы юлдан»,— диде Рәмилә төрле яктан төрле сораулар белән төрттереп, җанын әрнеткән пассажирларга.

Үтергеч авыр, хәсрәтле уйларга бирелеп, хәлсезләнеп кайтып керде ана йортына. Ире эштән кайтмаган әле, ихатада матае күренми.

— Әни, юлда арыгансыңдыр, су җылытып куйдым, юынып ал да, чәй эчәрбез бергәләп, — дип, елмаеп кухня ягыннан чыккан улын күргәч, Рәмилә күкрәгендә нәрсәнеңдер шартлап өзелүен акылы, зиһене белән тойды. Бу мизгелдә улының исән-имин килеш үзеннән ни хәл итеп алданрак кайтып керүен аңлый алырлык дәрәҗәдән узып бара иде ул. Ана, самими елмаю белән елмаеп:

— Тегеләр килгәнче тизрәк юынып алыйм да, аннары космоска менеп, Җир шарына карап торырмын, гел шунда менәсем килеп тора. Диңгез төбенә дә төшәрмен әле, туегызга энҗе-мәрҗәннәр җыеп алып кайтырга кирәк булыр,— дип сөйләнә башлады. — Кичә абзар башында йоклаганда тегеләр килеп миңа: «Син һаман мөһим бер нәрсәне аңлаудан баш тартасың, нишләп шул кара көчләр тәэсиреннән арынып акылыңа килә алмыйсың, сиңа бит дөньяда беркемгә дә бирелмәгән бәхет, мәртәбә бирелергә тора», — диләр. Шул бирелергә торган бәхет, мәртәбәсен да алып кайтырмын, улым, өйдән чыкма, елама, курыкма», — дип, өстенә җылы киемнәрен киенә башлады Рәмилә.

 


Фото: pexels.com

 

 

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: