Беренче очрашу.
Миякə сылуы Гөлсылу
Солтан чиннектəн җитəклəп чыккан атларын тарантас янына алып килгəндə, Тимəш тавы өстеннəн сызылып кына алсу таң ата башлады. Тəҗрибəле, акыл утырткан Тимеркүген ул төпкə җикте. Дүрт яшьлек, ялтырап торган җирəн төстəге Озынбилен, кыска итеп киселгəн ялыннан сөя-сөя, янəштəн мичəде. Тарантас төбенə кыска саплы бишле чалгысын урнаштырды. Ике чилəк солылы капчыгын җəя биреп, уңайлап салды. Аның өстенə катлы-катлы бөклəнгəн соры киез түшəп куйды. Əтисе белəн яшь əнисе утырачак урыннарга утырып, талпынгалап та алды.
Ул арада иртəнге намаздан соң җыенып, җиңел гəүдəле əтисе белəн яшь əнисе дə җигүле атлар янына чыкты. Шулвакыт, бер урамнан торган бəлəкəй генə авылның урта өлешендə, сабан туйларына бергə йөргəн көрəшче Абдулла дустының да, алдан сөйлəшеп куйганча, олавы күренде. Ике дус гаилə, җиз кыңгыраулар тагылган пар атларда, аллы-артлы Кыргыз сабантуена барып җиткəндə, халык җыела башлаган иде инде. Куе чуклары салынып торган ябалдаш каен төбенə атларын тугардылар. Киезлəрен җəеп, ял урыны көйлəделəр. Абдулла – көрəш мəйданына, ə Солтан, Озынбиленə атланып, чабыш юлында җыела башлаган атлар янына юнəлде.
Берничə урында гармун тавышы ише телде. Кемдер курай тартып җи бəрде. Ярышчыларның кайберəү лəре атларын атлатып йөртə, кемнəрдер атын матур итеп юыртып, ə кайберəүлəр кыска-кыска арада чаптырып карый.
Үзен шактый тыныч тоткан Озынбил чабыш юлындагы атларны күрү белəн үзгəрде. Аккошныкы кебек дугаланып торган муены алга сузылды. Җилфердəп торган, алтындай җирəн яллы бəлəкəй башын тагын да югарырак күтəрде дə, күкрəген киереп, мəйдан тутырып кешнəп җибəрде. Очкынланып янган соры күзлəре тəмам тынычлыгын югалтты. Малкай, ярыш буласын сизеп, ярсып китте. Өстендə ыспай утырган үсмергə дə Озынбилнең ярсуы күчте.
Ул шулай, юыртып-атлап йөргəндə, инеш буйлап бире таба килгəн кызны күреп, туктап калды. Бəйрəмчə киенеп, яшел алан буйлап килгəн кыз, җылы һəм тыныч иртəнең кояш нурлары астында чəчкə бəйлəмен хəтерлəтте. Егетнең күңелен җəлеп итəргə телəгəндəй, ул иңендəге зəңгəр яулыгын кулларына алды. Озынбил əллə үз белдеге, əллə Солтан “əмере” белəн “һə” дигəнче кыз янына килеп туктады. Егет кыз каршына сикереп төште. Кызның чибəрлеген күреп, ул өнсез калды. Бит очлары яна башлады.
Оялчан кыз, яулыгын йомарлап тоткан кулларын, тезлəренə чаклы сузылып төшкəн толымнары арасына, күкрəгенə куйды. Күзлəрен аяк очына төбəгəн килеш, берара сүзсез торды. Аның да бит очлары күзгə күренеп кызарды.
– Нечкəбилең китə бит, – диде, сылу кыз, ниһаять, башын күтəрми генə.
– Озынбил, – дип төзəтте аны Солтан. – Мин əйтмəсəм, беркая да китмəс. Мин кушсам, синең сүзне дə тыңлаячак əле ул, – дип өстəп куйды, елмаеп.
– Əй, шулай бит əле исеме. Тик минем нигəдер Нечкəбил дип əйтəсем килə. Ə син шаяртырга да яратасың икəн, Солтан, – диде ул, сөрмəле озын керфеклəрен сирпеп.
– Каян белəсең безнең исемнəрне? Безнең бит очрашканыбыз да юк.
– Үзең игътибар итмəсəң дə, мин сине күптəн белəм. Беренче мəртəбə җиде ел элек нəкъ əлеге урында күргəн идем. Анда миңа тугыз яшь иде. Əтием белəн əниемə ияреп, инештəн су алырга килдем. Ə син, бүгенге кебек, атыңны чабыш юлына өйрəтеп йөри идең. Шунда əтием: “Кызым, əнə, алмачуар тимеркүк өстендə утырган малайга карап кал. Ул ике ел рəттəн беренче булып килде. Аты – Зəйтүнгөл, үзе – Солтан исемле. Канбəк авылыннан алар. Аның атасы Тимербулат белəн дə, алар белəн сабантуйга гел бергə йөргəн атаклы Абдулла көрəшче белəн дə күптəнге танышлар без”, – дигəн иде. Шуннан бирле сезне бөтен кеше дə белəдер, дип уйладым. Мин сезне күрү өчен сабантуйларны сагынып көтеп алам. Син соңгы ике елда Нечкəбилдə, əй, Озынбилдə чабасың. Сезне күрү өчен мин əтиемнəр белəн күрше авыл сабантуйларына да йөрим. Быел Азнайдагысына гына бара алмадым. Сезне төштə дə күрə башладым əле, – диде ул, оялуын җиңə алмый, кызарып.
Солтан кыз йөзен матурлап торган миңенə: “Нечкəбил”, – дип, сак кына бармагы белəн үрелде.
– Мин Нечкəбил түгел! Исемем – Гөлсылу, – дип, кыз тайпыла бирде һəм тиз генə ефəк яулыгын өчпочмаклап, Солтанның муенына бəйлəп куйды. Яулык җиле белəн егетнең битенə хуш ис, кызның еш-еш сулаган кайнар тыны кагылып китте. Яулык очларын бəйлəп бетүгə, аларның сораулы һəм ягымлы күзлəре бер мизгел очрашып алды да, кыз, шатлыгыннан кояштай елмаеп, əтилəре янына йөгерде. Солтан, кулларын сузып:
– И сылукай, гөллəр бəйлəме! – дигəн арада, аты пошкырудан һушына килде һəм егет үзен кулга алды. Ярсып типкəн йөрəге тынычлана төште. Əтием, һəрнəрсəнең исеме җисеменə туры килергə тиеш, дип əйтергə ярата. Аның сүзлəре Гөлсылуга бигрəк туры килə икəн дип уйлап куйды. Башка атларны шактый артта калдырып, очып дигəндəй суырылып килгəн, Озынбилне күреп, халык “гү” килде. Атлар үтү өчен ара калдырып, халык дулкын-дулкын булып, икегə аерылды. Гөлсылу шатлыгын тыя алмый, кулларын алга сузып:
– Зəңгəр яулыгым минем... – дип кычкырганын сизми дə калды. Шулвакыт Солтан муенындагы зəңгəр яулык чишелеп, очып китте. Ул күпмедер ара өскə күтəрелеп, ат җиле белəн бер җəелеп, бер болганып барды да мəһабəт имəн агачына кунды.
Бераздан тупырдашып һəм ярсып, төрле ераклыкта ара калдырып, башка атлар үтте.
Сабантуйның иң күркəм өлеше – атлар ярышы тəмам. Җиңүчелəрне котлаулар, бүлəклəүлəр башланды. Иң əүвəл Солтанны əтисе, туганнары тəбриклəде. Əтисе аны кочагына алып, аркасыннан сөйде. Аннан, Озынбилнең муенын сыпырды, яңагыннан сөйде һəм шикəр кисəге каптырды. Солтанның иңенə чигелгəн, чуклы озын ак сөлге салдылар. Башын чайкап җир тырнап торган Озынбилгə укалы ияр элəктереп куйдылар. Солтан, сөлгесен алып, əтисе өйрəтүе буенча, Озынбилнең муенына бəйлəде һəм аның ярсуын басар өчен, туганнарының берсенə биреп, атлатып йөртергə җибəрде. Үзе исə, агачка эленеп калган яулык артыннан китте.
Имəннəн сикереп төшүгə моңлы җыр ишетеп, ул туктап калды. Тавыш таныш кебек иде аңа. Караса, янəшəдəге каен кəүсəсенə сөялеп, дөньясын онытып, Гөлсылу “Тəфтилəү” көенə җыр суза. Солтан кулындагы зəңгəр яулыкны кызга сузмакчы булды. Тик Гөлсылуның агарган йөзен һəм күз яшьлəрен күреп, аптырап калды. Кызның битендəге сөйкемле чокырлар да, гел елмаеп торган озын керфекле, ягымлы яшькелт караш та юк иде. Əмма ул əлеге кыяфəтендə дə күреп туйгысыз соклангыч иде.
Гөлсылу ашыкмый гына зəңгəр яулыкны кулына алды. Аны күкрəгенə кысты һəм моңлы тавышы белəн җырлавын дəвам итте:
И мөкатдəс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнəмен –
аерылабыз, ахрысы.
Очты дөнья читлегеннəн
тарсынып күңелем кошы,
Шат яратса да,
җиһанга ят яраткан Раббысы.
Солтан, аның хислəрен күңеленнəн булса да уртаклашырга телəгəндəй: “И Нечкəбил – Гөлсылу! Ни булды сиңа?” – дип, авыз эченнəн кабатлады.
…Зəңгəр яулыкның чишелеп очып калуын кызның кавышуга өмете өзелү дип кабул итүен ул вакытта Солтан күз алдына да китерə алмый. Бу җыр килəчəктə, Ходай биргəн шактый озын гомерендə еш кына исенə төшеп торачак аның. Алтмыш җиде елдан соң гына, Гөлсылу, элеккечə моңлы тавышы белəн:
– И мөкатдəс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?.. – дип, “Тəфтилəү” көен кабатлаячак. Тик шул вакытта гына, Солтан аның үзенə яшьли гашыйк булуын һəм бу керсез тойгыларны гомере буе йөрəк түреннəн төшерми, ерак Кафтау артларыннан йөртеп кайтуына тəмам ышаначак… Əле исə тəкъдир кушуы буенча Кыргыз сабантуенда очраган Гөлсылу, Солтанның йөрəгенə сүрелмəстəй ялкын салып калдырды.
Солтан Гөлсылуның кайда яшəгəнен дə сорый алмый калды. Шактый калын нəселдə, авылның авыр эшлəрендə тəрбия алып үскəн, җиткəн егет буларак, Солтан ярсыпчəпчеп тə бармады. Аяз көнне яшен ялтыраган кебек, күңеленнəн генə үткəрде. Əллə тавис, əллə əкияттəге елан – кем белə, бер күрүдə өнеңне алган, башка кызларда булмаган андый гүзəллекнең соңы ничек булып бетəсен. Əмма лəкин Гөлсылуны күңеленнəн бөтенлəйгə алып ташлый да алмады.
Бəлки, Солтан аны эзлəп тə тапкан булыр иде, əгəр дə, аның Гөлнəсыйхасы булмаса. Чөнки тыныч холыклы, яшьли ярəшелгəн Гөлнəсыйхасын да күңеленнəн чыгарырлык түгел иде. Курчак уйнап үскəн чагыннан ук белə ул аны. Үсə килə аның сыгылмалы зифа гəүдəсенə, ягымлы зəңгəр күзлəре елмайганда бит очлары алсуланып китүенə сокланып, көннəн-көн күңел якынлыгы арта барды.
Əйе, Гөлнəсыйха – авылда бердəнбер чибəр һəм эшчəн кыз. Аңа күз салмаган егетлəр юктыр. Əтиəнилəре дə, вакыты җиткəч, аларны кавыштыру уенда. Яшьлəрнең үзлəренə дə əйтə килəлəр. Күңел араларына башка кеше, ай-һай, керерлек түгел.
Үзеннəн унбиш яшькə өлкəн, булачак каенагасы, атаклы көрəшче Абдулла да, Солтанны бəлəкəйдəн якын күрде. Үсə төшкəн саен, дуслык тойгылары да ныгый барды. Алты яшьтəн атта чабып, ел да алдынгы урыннардан калмагангамы, əллə инде сеңлесе белəн аралары якынлыгын күрепме, ул аны үзенə тиң санады. Ел да алар – сабантуй батыры: берсе – көрəш буенча, икенче се – ат чабышында. Тик соңгы вакытта егетлəрнең Гөлнəсыйхага карата игътибары кинəт кенə үсеп китүе Солтанны борчый башлады. Соңгы мəртəбə Җилдəр сабантуенда Гөлнəсыйханы соратканнарын үзе дə күрде. Ат чабышы үтеп, көрəштə батырлар сайлангач, Абдулла белəн Тимербулат, Богдан авылында яшəгəн дуслары Вəлиəхмəткə Миңсылу исемле Миякə кызы ярəшəлəр. Миңсылуның əтисе шунда:
– Абдулла кода, мин дə сезгə барып, улыма Гөлнəсыйха сеңлеңне кодаларга торам бит əле, – ди. Шушы көннəрдə тагын бер хəл булды. Инəктəге атаклы Агыйдел буе көрəшчесе Галимулла кода, кызы Мəликəне сагынып, кияве Абдулланы милли көрəш нечкəлегенə өйрəтергə килгəч, ике кода арасындагы сөйлəшүне Гөлнəсыйха да ишетə. Галимулла кода ул көнне, күчердə килгəн энесе Габделхəйгə карап алып: “Сəйфулла кода, минем Мəликə кызыма алмашка Гөлнəсыйхаң да өлгергəн икəн”, – ди. Бу хəлдəн соң, эш зурга китүдəн куркып, кыз энесе Галине Солтанга йөгертə. Солтан белəн Гөлнəсыйха чишмə буенда очрашып, үзлəренең телəген əти-əнилəренə җиткерергə карар итəлəр. Бу вакытта Солтанның əнисе вафатына өч ел була. Əтисенең шул кайгыны кичерə алмый йөргəн чагы. Шуңа күрə, егет өйлəнү турында сүз тишəргə батырчылык итми. Бикбулат картəтисе белəн киңəшлəшергə уйлап йөргəн көннəрнең берсендə, картəтисе, Солтанны үз янына утыртып, җитди сүз башлый:
– Сиңа үз дөньяңны корырга вакыт җитте. Без əтиең, Сəйфулла, Абдулла дуслар белəн киңəшлəштек һəм кодалар булырга килештек. Аларның кызы Гөлнəсыйха белəн сезне кавыштырырга булдык, – дип, оныгына карап тынып кала.
Егет шатлыгын яшерə алмый сикереп торып, картəтисен кочаклап ук ала.
Солтан йорт-хуҗалыгын Абдулла каенагасы каршына төзи. Үзенə тиешле җирне ала. Əтисе аңа үз хуҗалыгыннан колынлы бия, башка мал-туар бүлеп бирə. Яшь гаилə тернəклəнеп китсен өчен, Сəйфулла бабасы да, үз мөлкəтеннəн шактый гына өлеш кертə. Солтан дөньясын матур гына башлап җибəрə. Аның хəллелəр рəтендə дөнья көтүе үткəн гасырның егерменче елларына кадəр дəвам итə. Гөлнəсыйха белəн алар бер-бер артлы биш кызга, ике малайга гомер бирəлəр. Балалары əтиəнисен сокландырып үсə, хуҗалыкта кул арасына керə тора, үз дөньясын кору өчен берəм-берəм “оча” тора. Өлкəн улы Бəхрегəрəйне өйлəндереп башка чыгара. Шəңгəрəйне үзе белəн төп йортта калдырып, калган гомерен аның тəрбиясендə үткəрə.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Флүр Шəңгəрəй улы Солтанов 1939нчы елның 12нче июнендə Миякə районының Богдан авылында дөньяга килə. Балачагы узган Канбəкне дə ул хаклы рəвештə туган авылы итеп саный. Бəлəбəйдə курслар тəмамлап, туган колхозында электрчы булып эшли башлый. Совет Армиясе сафларында хезмəт итеп кайтканнан соң Богдан мəктəбендə физкультура укытучысы булып эшлəп ала. Югары белемле агроном булу телəге аны Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына алып килə. Бер төркем аеруча сəлəтле студентлар исəбендə Мəскəүдəге данлыклы Тимирязев исемендəге авыл хуҗалыгы академиясенə җибəрелə. Кесəсендə Мəскəү вузы дипломы булган яшь егет туган колхозында агроном, баш агроном вазыйфаларында дəртлəнеп эшли, үзен булдыклы белгеч итеп таныта. Озакламый Флүр Солтанов хуҗалык рəисе, КПСС райкомының икенче секретаре итеп үрлəтелə. Хезмəт эшчəнлеген күрше Əлшəй районының Ким поселогында тəмамлый – Аксен авыл хуҗалыгы техникумы директоры, Аксен авылы хакимияте башлыгы була. Хаклы ялга китү белəн əтисенең яраткан шөгыле булган умартачылыкка тотына. Бүген ул – Əлшəйнең иң көчле умартачыларының берсе.
Киң билгеле классикның “Язмый булдыра алсаң – язма!” дигəн сүзлəрен яхшы белгəн Флүр Шəнгəрəй улы күңелендə йөргəн уй-хислəрен дистə еллар буена башкалардан яшереп, миндə язучы сəлəте юк, дип, кулына алган калəмен читкə куя килə. Əмма классик “Язма!” димəгəн бит – “Язмый булдыра алсаң”, дигəн. Ə Флүр язмый булдыра алмый. Күп уйланулардан, икелəнеп йөрүлəрдəн соң, тəвəккəллəп, кулына калəм ала. Ул – инде алты китап авторы. Болар – барысы да үз исəбенə бастырылган китаплар. Күрүебезчə, умарта – аның өчен байлык чыганагы түгел, язганнарын ташка бастыру чарасы. Бүген, шөкер, китап бастыру берни тормый – акчаң гына булсын. Үзнəшер белəн бастырылган китапларның бик сирəген, түземлегем җитеп, азагынача укып чыкканым бар. Анда да, башлыча, авторга ихтирам йөзеннəн. Ə менə Флүр Солтановның “Янган учаклар”ын да, башка китапларын да бер тында укыдым. Əлбəттə, алар
əдəби кануннарга бигүк җавап биреп бетми, əмма укучыны, һичшиксез, җəлеп итə. Алар, тəү чиратта, тормышчанлык, халыкчанлык, гадилек белəн аерыла һəм, миңа калса, шуның белəн алдыра да.
“Биючене бии-бии остара”, дилəр. Язучы да шулай яза-яза остара торгандыр. Флүр Солтановның соңгы елларда язылган “Җиңүче булып туган” һəм “Яугир” исемле документаль повестьлары авторның əтисенə һəм бабасына – хатыны Мөнирəнең əтисенə – багышланган. Бу əсəрлəрне күз яшьлəрсез уку мөмкин түгел. Əлеге əсəрлəр тарихи əһəмияткə дə ия – якташларыбызның язмышы аша ил тарихы күз алдына килеп баса.
Авторның кайсыбер вакыйгаларга үзенчəлекле бəһасы да игътибарга лаек – алар белəн килешергə дə, килешмəскə дə була, əмма алар барыбер уйланырга мəҗбүр итə. Ə тарихны нəкъ шулай – уйланып, күңел аша үткəреп, чагыштырып, гадел күзлек аша карап өйрəнергə, кабул итəргə кирəк.
Флүр Солтановның бүген сезнең игътибарга тəкъдим ителгəн хикəяте дə, ирексездəн, күңел түрен яулый, тарихны реаль язмышлар аша күрү мөмкинлеген бирə. Аның нигезендə бер дигəн кинофильм төшереп булыр иде. Монда гомерлек сөю дə, мəхəббəткə тугрылык та, ялгышу-гөнаһлар да, ачы язмыш сынаулары да бар. Дөрес, геройларга аяк чалучы явыз җаннарга урын калмаган, диярлек. Флүр Солтанов əсəрлəрендə тискəре геройларга урын аз бирелүне мин үзем аның шəхесе, явызлыкның ни икəнен дə белмəве, гомер буе таш белəн атканга да аш белəн атып яшəргə өйрəнгəнлеге белəн генə аңлата алам.
Флүр Шəңгəрəй улы Солтановның шулай яшь егетлəргə генə хас егəрлек һəм үҗəтлек белəн тормыш көтүе, иҗат итүе миндə бары тик соклану хисе генə уята. Аның алдагы əсəрлəре тагын да камилрəк булачагына, аларның тормыштагыча төрле каршылыкларга, конфликтка корылачагына һəм аларда, нəфис əдəбият кануннарына ярашлы, яхшылык белəн явызлыкның көрəше ярылып ятачагына бер генə дə шиклəнмим.
Рəүф ХƏКИМОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат хезмəткəре,
Шаһит Ходайбирдин исемендəге премия лауреаты.