Таһир анасының соңгы сүзләренә елмаеп кына куйды, дәшмәде. «Ничек әнине куркытмый гына үзе белән ни булып ятуын аңлатырга, ничек барысын да төшендереп бирергә икән?» — дигән уй бораулый иде аның миен. Хәзер сөйләп бирмәсә, әнисенең кайгыдан бөтенләй авырып китүе бар...
— Әни, хәтерлисеңме, без бәләкәй чактан бирле, язга чыксак, кара көзгә кадәр абыйлар белән йә лапас башында, йә абзар башында печән өстендә йоклый идек. Әле бәләкәй чагымда ук, абыйлар мыш-мыш йоклап китә, ә мин, күккә карыйм да әллә нәрсәләр турында хыялланам. Күңелдә әллә нинди матур теләкләр, изге хыяллар, якты уйлар. Бәләкәй чагында кеше начар уйлар уйлый белми бит ул. Имеш, мин Күкләргә ашам да, Җирдәге кешеләргә үзләре теләгән кадәр яхшылыклар эшлим. Алар мин эшләгән яхшылыкка тиенеп, үзләре дә башкаларга күп итеп изге гамәлләр эшләргә теләячәкләр икән дип уйлыйм. Балачак хыяллары бит инде, нишлисең. Әнә шундый татлы ниятләр белән йоклап китәм дә, төне буе күктән төшкән әллә нинди якты нурлар белән уйнап йөрүемне, ни теләсәм дә, шул нурларның минем теләгемне тормышка ашыруын күрә идем. Шул чактагы бәхетле булуымны күрсәң, белсәң икән, әни! Мин, чынлап та, башкача беркем дә бәхетле була алмаган кебек, бәхетле идем. Аны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Күк нурлары мин нәрсә телим, шуны үти иде. Алар мине мамык кебек кенә очыртып әллә нинди матур, сихри башка дөньяларга алып китәләр дә, минем шул матурлыкка гаҗәпләнүемә куаналар, гүя мине нәрсәгәдер өйрәтергә тырышалар. Йә диңгез өстен күрсәтәләр. Дулкыннарның Кояш нурлары белән кушылып җемелдәгән чагын күрсәң икән, әни! Яисә шул диңгез төбенә төшерәләр. Андагы дөнья турында берничек тә сөйләп аңлатырлык түгел. Аны тасвирлап сөйли дә белмим әле. Төшемдә шулай әллә нинди дөньяларны күрсәтәләр-күрсәтәләр дә, тагын да биеккәрәк алып китеп, Җирне, зәңгәрсу-яшькелт шарны күрсәтәләр. Озак итеп шул шарга карап торырга ярата идем мин. Малайларга шуларны сөйләп мактана идем. Алар миннән көләләр, «хыялый» дип үртиләр иде. Мин бит малайларны да шулай төшләрендә әллә нинди планеталарга алып китәләрдер дә, аларга да таулар биеклеген, диңгез төпләрен күрсәтәләрдер дип уйлый идем. Бәләкәй чагымнан бүгенгә кадәр бер тапкыр да авырмадым бит, әни. Бәлки алар мине төрле авырулардан, инфекцияләрдән саклаган булганнардыр...
Ул вакытта әле мин бөтен кеше дә шундый төшләр күрәдер дә, бөтен кеше дә шулай бәхетле буладыр, дип уйлыйм идем. Үсә төшкәч, мәктәптә укып йөргәндә андый төшләрне башкача күрми башладым. Ә Күктән килгән нурлар мине хәзер өнемдә эзәрлекләгән, миңа ачуланган кебек, куып йөртә башладылар. Әйтерсең шул балачактагы бәхетле төшләрем өчен миннән хак сорыйлар. Нидер әйтергә дә теләгән кебекләр үзләре. Сүгенеп, куып та карыйм. Китмиләр. Ул нурлар гүя мине кайдадыр әйдиләр, кайдадыр чакыралар. Нәрсәдер өмет итәләр, нәрсәдер көтәләр алар миннән, әни. Бәлки, син берәр киңәш бирерсең? Соңгы курсларда бу хәл атна саен диярлек кабатлана башлады. Ә инде ашаган җирдән кашыгымны ташлап чыгып йөгерүем, сезне шушы авыр, җанны, тәнне изүче нурлардан курчаларга тырышуым ул. Чөнки минем тирәдә 5 метр радиуста сизелә ул басым. Шуңа да басым, изү башлану белән, чыгам да йөгерәм. Барыбер арттан куалар, баш түбәмне чыдап булмас хәлгә җиткәнче изәләр. Йөгерәм дә чүгәлим, йегерәм дә чүгәлим. Инде ничек яшәргә соң, әни? Алсу да шикләнә башлады, хәзер миннән курка, хәтта бергәләп урамда йөрергә дә ояла. Болай түзеп яшәп тә булмый бит инде, нишләргә соң миңа, әни?
Фото: chudesamag.ru